Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w24 декабрь 30 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Фәрештәләр — «хезмәт итү өчен җибәрелгән рухлар»
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Фәрештәләр кемнәр алар?
    Рухи сорауларга җавап
  • Тугры фәрештәләрдән үрнәк алыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Аллаһының фәрештәләре ярдәм итә
    Бөек Остаздан өйрән
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w24 декабрь 30 б.

Укучыларның сораулары

1 Тимутигә 5:21 дә искә алынган «сайланган фәрештәләр» кемнәр алар?

Рәсүл Паул үзе кебек өлкән булып хезмәт иткән Тимутигә болай дип язган: «Аллаһы, Мәсих Гайсә һәм сайланган фәрештәләр алдында катгый боерам: бу күрсәтмәләрне үтә һәм, үтәгәндә, кешеләрне аерма, һәркемгә бертигез кара» (1 Тим. 5:21).

Башта кемнең «сайланган фәрештәләр» була алмаганын билгелик. Монда 144 000 майланган мәсихче турында сүз бара алмый, чөнки, Паул Тимутигә язганда, майланганнарның терелтелүе әле башланмаган булган, ягъни рәсүлләр дә, башка майланган мәсихчеләр дә рухи затлар булып китмәгән әле (1 Көр. 15:50—54; 1 Тис. 4:13—17; 1 Яхъя 3:2).

Туфанга кадәр җиргә төшкән фәрештәләр дә «сайланган фәрештәләр» була алмый, чөнки алар Шайтан ягына баскан һәм, җеннәр булып китеп, Гайсәнең дошманнарына әйләнгән (Ярат. 6:2; Лүк 8:30, 31; 2 Пет. 2:4). Киләчәктә Гайсә аларны 1 000 елга упкынга ташлаячак, ә аннары аларны да, Шайтанны да мәңгегә юк итәчәк (Яһүд 6; Ачыл. 20:1—3, 10).

Әгәр «сайланган фәрештәләр» — ул майланганнар да, җеннәр дә түгел икән, димәк, сүз Аллаһыга һәм Гайсә Мәсихкә тугры булып хезмәт иткән фәрештәләр турында бара.

Күктә миллионлаган тугры фәрештә бар (Евр. 12:22, 23). Алар төрле йөкләмәләр үти (Ачыл. 14:17, 18). Мәсәлән, бер фәрештәгә Аллаһы 185 000 ассирияле гаскәрине һәлак итәргә кушкан булган (2 Пат. 19:35). Ә кайбер фәрештәләргә Мәсихнең «Патшалыгында башкаларны гөнаһка котыртучыларны һәм явызлык кылучыларны» җыеп алу йөкләмәсе бирелгән (Мат. 13:39—41). Башка фәрештәләр Аллаһының «сайланганнарын бар яклардан... җыяр» (Мат. 24:31). Ә бүтәннәренә Аллаһы безне бар юлларыбызда сакларга кушкан (Зәб. 91:11; Мат. 18:10; Маттай 4:11 белән чагыштыр; Лүк 22:43).

Фәрештә вәгазьләүче ирле-хатынлыны бер йортка юнәлтә. Шул йорт эчендә ир-ат дога кылып утыра.

1 Тимутигә 5:21 дә искә алынган «сайланган фәрештәләр» — ул җыелышлар турында кайгырткан фәрештәләр, күрәсең. Бу шигырьнең контекстында Паул өлкәннәргә киңәшләр бирә һәм җыелыштагылар аларны хөрмәт итәргә тиеш дип яза. Паул сүзләре буенча, өлкәннәр, үз вазифаларын үтәгәндә, «кешеләрне аермаска», «һәркемгә бертигез карарга» һәм карарларны ашыгып кабул итмәскә тиеш. Паул моның өчен җитди сәбәп тә китерә: өлкәннәр «Аллаһы, Мәсих Гайсә һәм сайланган фәрештәләр алдында» хезмәт итә. Инде әйтелгәнчә, кайбер фәрештәләр җыелышлар турында кайгырта: аларны яклый, вәгазь эше белән җитәкчелек итә һәм күргәннәрен Йәһвәгә хәбәр итә. Безгә моның турында беркайчан да онытмаска кирәк (Мат. 18:10; Ачыл. 14:6).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу