Кереш сүз
Сез дә, күпчелек кеше кебек, сугышлар булмаган дөньяда яшәргә телисездер. Әмма күпләр моны тормышка ашмаслык хыял дип саный. Кешелек сугышларны бетерер өчен күп тырышлыклар куйса да, ни өчен җирдә һаман да тынычлык юк? Изге Язмаларда бу сорауга җавап бирелә. Анда шулай ук тиздән бөтен җир буенча тынычлык урнашачак дигән вәгъдә язылган.
Бу журналда кайбер кешеләрнең исемнәре үзгәртелгән.