Сугыш никадәр кыйммәткә төшә?
«Икенче бөтендөнья сугышыннан соң бүгенге көндә иң күп кораллы конфликтлар бара. Алар 2 миллиард кеше тормышына турыдан-туры тәэсир итә. Бу кешелекнең 25 проценты дигән сүз»
(Амина Мохаммед, БМО Генераль секретареның беренче урынбасары, 26 гыйнвар, 2023 ел).
Чагыштырмача тыныч илләрдә дә кинәт кенә сугыш кабынып китәргә мөмкин. Бүгенге дөньяда илләр бер-берсенә шулкадәр нык тәэсир итә ки, хәтта сугыш барган илдән ерак яшәүчеләр дә аның нәтиҗәләреннән зыян күрә. Сугыш бетсә дә, аның эзе әле бик озакка кала. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.
Ачлык. БМО Бөтендөнья азык-төлек программасының отчетында әйтелгәнчә, «сугышлар һәм конфликтлар әле дә ачлыкның төп сәбәбе булып кала, чөнки дөньядагы ачлыктан интегүчеләрнең 70 проценты сугыштан һәм җәбер-золымнан зыян күргән районнарда яши».
Физик һәм эмоциональ сәламәтлек белән бәйле проблемалар. Сугыш башланыр дип курыкканга һәм үзләрен имин хис итмәгәнгә, кешеләр зур стресс кичерә. Сугыш барган җирдә яшәүчеләр, физик җәрәхәтләрдән тыш, психик травмалар да алырга мөмкин. Өстәвенә, еш кына алар кирәкле медицина ярдәме ала алмый.
Миграцион кризис. Качаклар буенча БМОның баш комиссары идарәсе отчетында әйтелгәнчә, 2023 елның сентябрь аена бөтен дөнья буенча 114 миллионнан артык кеше, үз өйләрен калдырып, качарга мәҗбүр булган. Моның төп сәбәбе — сугышлар һәм бәрелешләр.
Экономик авырлыклар. Сугыш аркасында еш кына инфляция кебек экономик авырлыклар туа. Хәрби чыгымнарны каплар өчен, хөкүмәтләр, гадәттә, бюджетның башка өлкәләреннән, мәсәлән сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләреннән, акча ала. Сугыш тәмамланса да, җимерелгән биналарны торгызуга бик күп акча сарыф ителә.
Экологик проблемалар. Сугыш вакытында табигать ресурсларын белә торып бозалар. Суның, һаваның һәм җирнең пычрануы аркасында кешеләр хроник авырулардан интегә. Сугыш беткәннән соң да, әле озак вакыт дәвамында минага эләгеп шартлау ихтималлыгы саклана.
Һичшиксез, сугыш зур зыян китерә һәм бик кыйммәткә төшә.