Кешеләр сугышларны туктата алмый
Кем һәм ничек итеп сугышларны бетерә алыр?
Изге Язмаларда кешеләр түгел, ә Аллаһы «бөтен җирдә сугышларны туктатачак» дип әйтелә (Зәбур 46:9).
АЛЛАҺЫ КЕШЕ ХӨКҮМӘТЛӘРЕН ЮК ИТӘЧӘК
Аллаһы кеше хөкүмәтләрен Армагеддонa дип аталган сугышта юк итәчәк (Ачылыш 16:16). Ул вакытта «бөтен җир патшалары... Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугышка» җыелачак (Ачылыш 16:14). Аллаһы сугышы Армагеддоннан соң бүтән бернинди сугыш та булмаячак.
Аллаһы кеше хөкүмәтләрен үзенең Патшалыгы, ягъни хөкүмәте, белән алмаштырачак. Бу Патшалык күктән идарә итәчәк һәм беркайчан да җимерелмәячәк (Даниял 2:44). Аллаһы бу Патшалыкның патшасы итеп үз улы Гайсә Мәсихне билгеләгән (Ишагыя 9:6, 7; Маттай 28:18). Җирдә яшәгәндә, Гайсә үз шәкертләрен бу Патшалыкb турында дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9, 10). Киләчәктә ул бөтен җир өстеннән идарә итәчәк, һәм барлык кешеләр бердәмлектә яшәячәк.
Кеше идарәчеләреннән аермалы буларак, Гайсә хакимлекне үз файдасы өчен кулланмаячак. Ул гадел булганга һәм кешеләрне аермаганга, беркем дә үз милләте я расасы аркасында начар мөгамәлә кичермәячәк (Ишагыя 11:3, 4). Кешеләргә үз хокуклары өчен көрәшергә туры килмәячәк, чөнки Гайсә һәр кеше турында кайгыртачак. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ярдәм сорап ялварган ярлыны, мескен кешене һәм ярдәмчесе булмаган һәркемне ул коткарыр. [...] Ул аларны изүдән һәм җәбер-золымнан йолып калыр» (Зәбур 72:12—14).
Аллаһы Патшалыгы Җир шарындагы бөтен коралларны юкка чыгарачак (Микай 4:3). Явыз кешеләр дә юк ителәчәк, беркем дә тынычлыкны бозмаячак (Зәбур 37:9, 10). Һәр ир-ат, хатын-кыз һәм бала, кайда гына яшәсә дә, үзен тыныч-имин хис итәчәк (Йәзәкил 34:28).
Аллаһы Патшалыгы бар кешеләр өчен камил яшәү шартлары булдырачак. Кешеләрне сугышырга этәргән авырлыклар — ярлылык, ачлык һәм яшәү урыннарының булмавы инде үткәндә калачак. Барысының да мул ризыгы һәм яхшы йортлары булачак (Зәбур 72:16; Ишагыя 65:21—23).
Аллаһы Патшалыгы кешелекне сугыш китергән бар аяныч нәтиҗәләрдән азат итәчәк. Ул кешеләрнең физик, психик һәм эмоциональ яраларын савыктырачак. Хәтта үлгәннәр дә, тормышка кайтып, кабат җирдә яшәячәк (Ишагыя 25:8; 26:19; 35:5, 6). Без үлгән якыннарыбыз белән күрешәчәкбез, һәм, «элеккегеләр үтеп киткәнгә», сугыш хатирәләре инде йөрәгебезне телгәләмәячәк (Ачылыш 21:4).
АЛЛАҺЫ ГӨНАҺНЫ ЮК ИТӘЧӘК
Аллаһы Патшалыгы бар кешеләрне берләштерәчәк. Алар бердәм рәвештә «мәхәббәт белән тынычлык Аллаһысы» Йәһвәгәc гыйбадәт кылачак (2 Көринтлеләргә 13:11). Кешеләр тыныч-тату яшәргә өйрәнәчәк (Ишагыя 2:3, 4; 11:9). Аллаһыга тыңлаучан кешеләр гөнаһның бар нәтиҗәләреннән азат ителәчәк (Римлыларга 8:20, 21).
АЛЛАҺЫ ШАЙТАННЫ ҺӘМ АНЫҢ ҖЕННӘРЕН ЮК ИТӘЧӘК
Аллаһы Патшалыгы кешеләрне сугышырга котырткан Шайтанны һәм аның җеннәрен юк итәчәк (Ачылыш 20:1—3, 10). Аларның явыз тәэсире булмаганга, «бөтен җир йөзендә тынычлык хөкем сөрәчәк» (Зәбур 72:7).
Һич шикләнмәгез, Аллаһының сугышларны һәм бәрелешләрне туктатырга вәгъдәсе тормышка ашачак. Аның, моны эшләр өчен, теләге дә, көче дә бар.
Аллаһы, Чиксез Кодрәт Иясе һәм иң зирәк Шәхес булганга, сугышларны туктатачак (Әюп 9:4). Ул булдыра алмаган нәрсә юк бит (Әюп 42:2).
Кешеләрнең газап чигүе Аллаһыга авырту китерә (Ишагыя 63:9). «Җәбер-золым яратучы һәркемне ул нәфрәт итә» (Зәбур 11:5).
Аллаһы һәрвакыт үз сүзен үти; ул ялганлый алмый (Ишагыя 55:10, 11; Титуска 1:2).
Аллаһы җирдә бетмәс, чын тынычлык урнаштырачак.
Аллаһы сугышларны бетерәчәк
a JW.ORG сайтында «Армагеддон сугышы. Нәрсә ул?» дигән мәкаләне укыгыз.
b JW.ORG сайтында «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән видеоны карагыз.
c Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).