Ни өчен сугышлар һаман да бетми?
Изге Язмалар ни өчен сугышларның һаман да бетмәгәнен һәм аларның чын сәбәпләрен ачыклый.
ГӨНАҺ
Аллаһы беренче кешеләрне — Адәм белән Хауваны — үзенә охшаш итеп барлыкка китергән (Яратылыш 1:27). Шуңа күрә аларга Аллаһының сыйфатлары, шул исәптән тынычлык һәм мәхәббәт, хас булган (1 Көринтлеләргә 14:33; 1 Яхъя 4:8). Ләкин алар Аллаһыны тыңламаган һәм гөнаһ кылган. Нәтиҗәдә, барыбыз да гөнаһ белән үлемне мирас итеп алганбыз (Римлыларга 5:12). Мирас итеп алынган гөнаһ безне дөрес булмаган уйларга һәм эшләргә этәрә (Яратылыш 6:5; Марк 7:21, 22).
КЕШЕЛӘРНЕҢ ИДАРӘ ИТҮЕ
Аллаһы кешеләргә үзләре өстеннән идарә итәргә сәләт бирмәгән. Изге Язмаларда моның турында: «Кеше үз юлы белән идарә итә алмый. Баручы хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый»,— дип әйтелә (Ирмия 10:23). Шул сәбәптән кеше хөкүмәтләре сугыш белән җәбер-золымны тулысынча бетерә алмый.
ШАЙТАН ҺӘМ АНЫҢ ҖЕННӘРЕ
Изге Язмаларда «бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» дип әйтелә (1 Яхъя 5:19). «Явыз» бу — Шайтан Иблис, ә ул «кеше үтерүче» (Яхъя 8:44). Шайтан һәм җеннәр кешеләрне кансыз булырга һәм сугышырга котырта (Ачылыш 12:9, 12).
Кешеләр сугышларның чын сәбәпләрен юкка чыгара алмый, моны Аллаһы гына булдыра ала.