6 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
18 ҖЫР Йолым өчен рәхмәтлебез
Йәһвәгә гөнаһларыбызны кичергәне өчен рәхмәтле булыгыз!
«Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки... үзенең бердәнбер Улын бирде» (ЯХЪЯ 3:16).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Нәрсә нигезендә Йәһвә безнең гөнаһларыбызны кичерә? Моны яхшылап аңласак, безнең рәхмәт хисе тагы да артыр.
1, 2. Кешелекнең хәле мисалдагы егетнең хәленә кайсы яктан охшаш?
КҮЗ алдына китерегез: бер егет бай гаиләдә үскән. Бер көнне фаҗига аркасында аның әти-әнисе вафат була. Бу хәбәр шул егетне кайгыга батыра. Әмма хәл тагы да кискенләшә, чөнки аның әти-әнисе гаиләнең мал-мөлкәтен туздырып бетергән һәм бурычка баткан булган икән. Нәтиҗәдә, бу егет зур мирас алыр урынына әти-әнисенең бурычларын түләргә мәҗбүр була. Бурыч шулкадәр зур, ул аны хәтта гомере буена да каплый алмаячак.
2 Безнең хәлебез дә бу егетнең хәленә охшаш. Без — Адәм белән Хауваның токымнары. Алар камил булган һәм гүзәл оҗмахта рәхәтләнеп, мәңге яшәргә тиеш булган (Ярат. 1:27; 2:7—9). Ләкин тыңламаучанлыклары аркасында алар оҗмахны да, мәңге яшәү мөмкинлекләрен дә югалткан. Изге Язмаларда болай диелә: «Дөньяга бер кеше [Адәм] аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән... һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (Рим. 5:12). Әйе, Адәм белән Хаува безгә «мирас» итеп зур бурыч — гөнаһ белән үлемне калдырган. Бу бурычны безнең беребез дә түләп бетерә алмый (Зәб. 49:8).
3. Нинди мәгънәдә без Аллаһы күзендә бурычлы?
3 Гайсә дә гөнаһларны «бурычлар» белән чагыштырган (Мат. 6:12; Лүк 11:4). Без, гөнаһ кылганда, Йәһвә күзендә бурычлы булып китәбез дип әйтеп була. Без бу бурычны түләргә тиеш, әмма бу кулыбыздан килми. Кеше, үлгәч кенә, бурычларыннан азат ителә (Рим. 6:7, 23).
4. а) Йәһвә чаралар күрмәгән булса, бар гөнаһлы кешеләр белән нәрсә булыр иде? (Зәб. 49:7—9) ә) «Гөнаһ» дигән сүз нәрсәне аңлата? («Гөнаһ нәрсә ул?» дигән рамканы кара.)
4 Адәм белән Хаува югалтканны без үзебез генә кайтара алабызмы? Юк. (Зәбур 49:7—9 укы.) Йәһвә чаралар күрмәгән булса, безнең мәңге яшәргә дә, үледән терелергә дә һичбер өметебез булмас иде. Бу яктан без хайваннардан аерылып тормас идек (Вәг. 3:19; 2 Пет. 2:12).
5. Яратучы Атабыз бурычларыбызны ничек түләгән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
5 Яңадан теге егет мисалына кайтыйк. Берәр кеше аның бурычларын түләргә тәкъдим итсә, ул аңа бик рәхмәтле булыр иде. Шул ук рәвешчә без яратучы Атабыз Йәһвәгә бик рәхмәтле, чөнки ул безнең өчен түләгән. Гайсә моны болай дип аңлатып биргән: «Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Мәңгелек тормыштан тыш, Аллаһының юмарт бүләге ярдәмендә без аның белән яхшы мөнәсәбәтләргә дә ия була алабыз.
Гайсә Йәһвәнең кичерүе турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән. Кичерү исә йолым корбаны ярдәмендә мөмкин булган (Яхъя 3:16). Соңрак ул теләп үз тормышын йолым буларак биргән (5 абзацны кара)
6. Бу мәкаләдә Изге Язмалардагы нинди төшенчәләр каралачак һәм бу безгә нинди файда китерәчәк?
6 Бу гаҗәеп бүләк безгә файда китерсен өчен һәм гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? Бу сорауга җавапны табар өчен, әйдәгез, Изге Язмалардагы татулашу, йолып алу, татулаштыру, йолым, азат ителү һәм тәкъва дип игълан ителү дигән төшенчәләрне карап чыгыйк. Бу безгә Йәһвәгә, үз Улын җибәргәне өчен һәм гөнаһларыбызны кичергәне өчен, рәхмәт хисебезне арттырырга булышыр.
МАКСАТ: ТАТУЛАШУ
7. а) Адәм белән Хаува тагын нәрсәне югалткан? ә) Адәм белән Хауваның балалары буларак, безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Римлыларга 5:10, 11)
7 Мәңгелек тормышларын югалтудан тыш, Адәм белән Хаува күктәге Аталары белән дуслыкларын да югалткан. Башта алар Аллаһының гаиләсендә булган (Лүк 3:38). Әмма, Йәһвәне тыңламаганга, алар аның гаиләсеннән куылган һәм аның дошманнары булып киткән. Аннан соң гына аларның балалары туган (Ярат. 3:23, 24; 4:1). Адәм белән Хауваның балалары буларак, без Йәһвәнең дошманнары булып туганбыз. Шуңа күрә безгә аның белән татулашырга, ягъни яхшы мөнәсәбәтләрне кайтарырга кирәк. (Римлыларга 5:10, 11 укы.) Ни гаҗәп, Йәһвә, безнең белән татулашыр өчен, үзе беренче адым ясаган.
ЧАРА: ЙОЛЫП АЛУ
8. а) Йолып алу нәрсә ул? ә) Татулаштыру нәрсә ул?
8 Гөнаһлы кешеләргә үзенә якынлашырга мөмкинлек бирер өчен, Йәһвә аларны йолып алырга булган. Йолып алу ул — тиешлесен түләп, нәрсәнедер кайтару. Йәһвә, Адәм югалтканны кайтарыр өчен, аның тормышына тиң бәя түләгән. Шулай итеп ул безне йолып алган. Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы безне үзе белән татулаштырган дип тә әйтелә (Рим. 3:25). «Татулаштыру» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «йолып алу» дип тәрҗемә ителгән грек сүзенә мәгънә буенча бик охшаш: Аллаһы безне үзе белән татулаштырганга, без аның дуслары була алабыз.
9. Исраиллеләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен, алар нәрсә эшләргә тиеш булган?
9 Исраиллеләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен, Йәһвә аларга корбаннар китерергә кушкан. Мәсәлән, исраиллеләр ел саен Йолып алу көнен үткәргән. Шул көнне баш рухани халык өчен хайваннарны корбанга китергән. Әлбәттә, хайваннар кешеләрдән түбәнрәк булганга, алар исраиллеләрнең гөнаһларын тулысынча йолып ала алмаган. Өстәвенә, корбаннар вакытлыча гына чара булган. Шулай да Йәһвә исраиллеләрнең корбаннарын хуп күргән һәм аларны кичергән (Евр. 10:1—4). Корбаннар китерү исраиллеләргә үзләренең гөнаһлы булуларын онытмаска һәм зуррак корбан кирәклеген аңларга булышкан.
10. Кешеләрнең гөнаһларын кичерер өчен, Йәһвә нәрсә эшләгән?
10 Йәһвә, кешеләрнең гөнаһларын кичерер өчен, үзенең яраткан Улын җиргә җибәргән. Шулай итеп, Гайсә «күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килгән» (Мат. 20:28). Ул «күпләрнең гөнаһларын алып китәр өчен, бер тапкыр гына корбан ителгән», ягъни бүтән корбаннар китерергә инде кирәк булмаган (Евр. 9:28).
БӘЯ: ЙОЛЫМ
11. а) Йолым ни өчен түләнергә тиеш булган? ә) Йолымны кем генә түли алган?
11 Йәһвәнең гадел нормалары буенча, безнең гөнаһларыбыз кичерелсен өчен һәм без яңадан аның гаиләсенә кушыла алсын өчен, йолым таләп ителгәнa. Шунысы мөһим: бу йолым Адәм югалткан нәрсәгә тиң булырга тиеш булган (1 Тим. 2:6). Хәтерләгәнебезчә, Адәм белән Хаува камиллекне һәм мәңге яшәү мөмкинлеген югалткан. Димәк, алар югалтканны кайтарыр өчен, йолым түләгән зат Адәмгә охшаш булырга тиеш булган. Кайсы яктан? Ул 1) камил булырга, 2) аның мәңге яшәү хокукы булырга һәм 3) ул корбан буларак үләргә әзер булырга тиеш булган. Бу кеше бала була алмаган. Бар бу шартлар үтәлсә генә, тиешле йолым түләнер иде.
12. Гайсә тиешле йолымны ни өчен түли алган?
12 Йолымны түләр өчен, Гайсә бик яхшы туры килгән. Ни өчен? 1) Ул камил булган: «ул гөнаһ кылмаган» (1 Пет. 2:22). 2) Камил булганга, аның җирдә мәңге яшәргә хокукы булган. 3) Ул безнең өчен үләргә теләгән (Евр. 10:9, 10). Әйе, Гайсәнең тормышы Адәмнең камил тормышына тиң булган (1 Көр. 15:45). Шулай итеп, Гайсә, үлеп, Адәмнең гөнаһын йолып ала алган, ягъни Адәм югалтканны кайтарган (Рим. 5:19). Менә ни өчен Гайсә «соңгы Адәм» дип атала. Моннан ары, инде беркемгә дә, килеп, Адәмнең гөнаһы өчен түләргә кирәк булмаган. Гайсә моны «бер тапкыр һәм гомергә эшләгән» (Евр. 7:27; 10:12).
13. Йолып алу белән йолым арасында нинди аерма бар?
13 Йолып алу һәм йолым бер-берсеннән нәрсә белән аерылып тора? Йолып алу — Аллаһының кешелекне үзе белән татулаштырыр өчен башкарган эше. Йолым исә — кешелек өчен түләнгән бәя. Гайсә бу бәяне үзенең кыйммәтле канын түгеп түләгән (Эфес. 1:7; Евр. 9:14).
НӘТИҖӘ: АЗАТ ИТЕЛҮ ҺӘМ ТӘКЪВА ДИП ИГЪЛАН ИТЕЛҮ
14. Без хәзер нәрсә карап чыгарбыз?
14 Йолып алу нәрсәгә китерә? Изге Язмаларда, моның файдасын сурәтләр өчен, ике сүзтезмә кулланыла. Мәгънәви яктан бер-берсенә охшаш булсалар да, аларның һәрберсе йолып алуның төрле якларын ассызыклый. Әйдәгез, хәзер бу сүзтезмәләргә игътибар итик.
15, 16. а) Изге Язмаларда кайбер контекстларда «азат ителү» дигән сүз нәрсәне аңлата? ә) Бу безнең өчен нинди мәгънәгә ия?
15 Изге Язмаларда кайбер контекстларда «азат ителү» дигән сүзтезмә йолым түләнгәнгә иреккә чыгуны аңлата. Мәсәлән, рәсүл Петер болай дип язган: «Сез бит шуны беләсез: сез ата-бабаларыгыздан гореф-гадәт буенча күчкән буш тормыш рәвешеннән алтын-көмеш кебек фани нәрсәләр белән түгел, ә кимчелексез һәм тапсыз бәрәннең — Мәсихнең — кыйммәтле каны белән азат ителдегез» (1 Пет. 1:18, 19).
16 Әйе, безнең өчен йолым түләнелгәнгә, без гөнаһ белән үлем коллыгыннан котыла алабыз (Рим. 5:21). Гайсәнең каны безне азат иткәнгә, без Йәһвә белән Гайсәгә чиксез рәхмәтле! (1 Көр. 15:22)
17, 18. а) Тәкъва дип игълан ителү нәрсәне аңлата? ә) Бу безнең өчен нинди мәгънәгә ия?
17 Камилсез кешеләрнең Йәһвәдән үзләрен кичерүен таләп итәргә хокуклары юк. Ләкин, Изге Язмалар буенча, мәрхәмәтле Йәһвә Аллаһы үз хезмәтчеләрен тәкъва дип игълан итә, ягъни алар үз гөнаһлары өчен инде түләргә тиеш түгел. Әллә, гөнаһларыбызны кичереп, Аллаһы аларга күз йомамы һәм үзенең гаделлек нормаларын бозамы? Юк, әлбәттә. Аның безне кичерергә нигезе бар, чөнки ул йолымны түләгән һәм без бу йолымга ышанабыз (Рим. 3:24; Гәл. 2:16).
18 Тәкъва дип игълан ителү безнең өчен нәрсәне аңлата? Гайсә белән күктә идарә итәргә сайланганнар инде Аллаһының балалары дип санала (Тит. 3:7; 1 Яхъя 3:1). Ул аларның гөнаһларын кичерә. Әйтерсең лә алар беркайчан да гөнаһ кылмаган, шуңа күрә алар күктә идарәчеләр булырга лаек (Рим. 8:1, 2, 30). Җирдәге оҗмахта яшәргә өметләнүчеләр Аллаһының дуслары дип санала. Аларның да гөнаһлары кичерелә (Ягък. 2:21—23). Армагеддонны кичәчәк бихисап күп кешенең һичкайчан үлмәскә өметләре бар (Яхъя 11:26). Үлем йокысына талган «тәкъва кешеләр» һәм «тәкъва булмаганнар» үледән терелеп торачак (Рәс. 24:15; Яхъя 5:28, 29). Ахыр чиктә Йәһвәнең бар тугры хезмәтчеләре «Аллаһы балаларының шөһрәтле азатлыгын алачак» (Рим. 8:21). Йолып алу чыннан да гаҗәеп фатиха китерә: без күктәге Атабыз белән татулаша алабыз!
19. Йолым ярдәмендә хәлебез ничек үзгәрде? («Йәһвәнең кичерүе нәрсәгә китерә?» дигән рамканы да кара.)
19 Әйе, без барысын югалткан һәм зур бурычлар белән калган егеткә охшаш идек. Ләкин Йәһвә хәлне җайга салган. Зур бәя түләп, ул безне гөнаһ белән үлем коллыгыннан йолып алган. Без Гайсә Мәсихкә ышанганга, безнең гөнаһларыбыз кичерелә һәм, иң мөһиме, без күктәге Атабызның гаиләсенә кире кайта алабыз.
20. Киләсе мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?
20 Йәһвә һәм Гайсә Мәсих безнең өчен нәрсә башкарганнары турында уйланганда, йөрәкләребез рәхмәт хисе белән тула (2 Көр. 5:15). Йәһвә йолым бирмәгән булса, без өметсез булыр идек. Киләсе мәкаләдә без Йәһвәнең кичерүе турында күбрәк белербез. Без төрле мисалларга игътибар итәрбез һәм Йәһвәнең мәрхәмәте безгә гаеп хисеннән ничек арынырга булышканын күрербез.
10 ҖЫР Данлыклы Йәһвәне мактыйк!
a Кайбер телләрдә «йолым» дигән сүз «тормыш бәясе» яисә «түләнгән бәя» дип тәрҗемә ителә.