7 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
15 ҖЫР Йәһ Улын данлагыз!
Йәһвәнең кичерүе нинди ул?
«Син кешеләрне ихлас күңелдән кичерәсең» (ЗӘБ. 130:4).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Изге Язмаларда Йәһвәнең кичерүе никадәр бөек икәнен күрсәтүче образлар бар. Алар турында уйлансак, Йәһвәнең мәрхәмәтен тагы да күбрәк кадерләрбез.
1. Кеше: «Мин сине кичердем»,— дисә дә, нинди шикләр калырга мөмкин?
КҮЗ алдына китерегез: сез дустыгызны сүзегез я эшегез белән рәнҗеттегез, ди, шуңа күрә аңардан гафу үтенәсез. Дустыгыз: «Мин сине кичерәм»,— дигәч, сез җиңел генә сулап куясыз. Шулай да шикләр калырга мөмкин: Дустыгыз сезне чыннан да кичердеме, мөнәсәбәтләрегез элеккегечә нык калырмы? Яисә ул бүтән моның турында сөйләшергә теләмәгәнгә генә: «Мин сине кичерәм»,— дип әйтәме?
2. Изге Язмаларда Йәһвәнең кичерүе турында нәрсә әйтелә? (Шулай ук искәрмәне кара.)
2 Йәһвәнең кичерүе безнең бер-беребезне кичерүеннән бик нык аерылып тора. Беркем дә Йәһвә кичергәндәй кичерә алмый. Йәһвәнең кичерүе уникаль. Кичерү турында әйткәндә, Йәһвә иң камил үрнәк күрсәтә. Шунысы игътибарга лаек: Изге Язмаларда кичерүне аңлаткан еврей сүзләренең берсе Аллаһыга карата гына кулланыла. Мәдхия җырлаучы Йәһвә турында болай дип әйткән: «Сине тирән хөрмәт итсеннәр өчен, син кешеләрне ихлас күңелдән кичерәсең»a (Зәб. 130:4).
3. Йәһвәнең кичерүе турында нәрсә әйтеп була? (Ишагыя 55:6, 7)
3 Йәһвә гөнаһларыбызны кичергәндә, аларны тулысынча оныта һәм без яңадан аның белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия була алабыз. Без Йәһвәнең гаҗәеп мәрхәмәте өчен шундый рәхмәтле! (Ишагыя 55:6, 7 укы.)
4. Йәһвә безгә чын кичерү нәрсә икәнен аңларга ничек булыша?
4 Йәһвәнең кичерүе безнекеннән аерылып тора икән, без чын кичерү нәрсә икәнен аңлый алабызмы? Әйе, чөнки Изге Язмаларда Йәһвәнең никадәр мәрхәмәтле булуын күрсәтүче образлар бар. Бу мәкаләдә без аларның кайберләренә игътибар итәрбез. Без шуны күрербез: безне кичергәндә, Йәһвә гөнаһларыбызны юкка чыгара һәм яңадан үзе белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булырга рөхсәт итә. Бу образларны карап чыгу безгә назлы күктәге Атабызның шәфкатьлелеген кадерләргә булышыр.
ЙӘҺВӘ ГӨНАҺЛАРЫБЫЗНЫ АЛЫП КУЯ
5. Безне кичергәндә, Йәһвә гөнаһларыбыз белән нәрсә эшли?
5 Изге Язмаларда гөнаһлар авыр йөк белән чагыштырыла. Мәсәлән, Давыт патша үз гөнаһлары турында болай дигән: «Гөнаһларым баштан ашып, өстемдә тора, алар бик күп һәм минем өчен күтәрә алмаслык авыр йөк шикелле» (Зәб. 38:4). Ләкин Йәһвә тәүбә иткән кешеләрнең гөнаһларын кичерә (Зәб. 25:18; 32:5). «Кичерә» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе туры мәгънәдә «күтәрү», «күтәреп алып бару» дигәнне аңлата. Мондый образ туа: Йәһвә, көчле кеше сыман, җилкәбездән гөнаһ йөген күтәрә дә аны алып куя.
«Син... гөнаһларымны кичердең» (Зәб. 32:5)
6. Йәһвә гөнаһларыбызны никадәр ерак алып китә?
6 Зәбур 103:12 дә тагын бер образ язылган. Анда болай диелә: «Көнчыгыш көнбатыштан ни хәтле ерак булса, ул җинаятьләребезне бездән шул хәтле ерак итә». Көнчыгыш һәм көнбатыш — җирнең капма-каршы яклары ул. Алар бер-берсенә беркайчан да якын булмаячак. Нәкъ шулай ук Йәһвә дә гөнаһларыбызны бездән бик ерак алып китә. Безне, гөнаһлы кешеләрне, бу фикер бик юата!
«Көнчыгыш көнбатыштан ни хәтле ерак булса...» (Зәб. 103:12)
7. Йәһвәнең кичерүе тагын нинди образлар белән сүрәтләнә? (Мик. 7:18, 19)
7 Йәһвә, гөнаһларыбызны ерак алып киткәч, алар белән нәрсә эшли? Һизәкыя патша Йәһвә турында болай дип язган: «Бөтен гөнаһларымны артыңа ташлап калдырдың» яисә, искәрмәдә әйтелгәнчә, «Күз алдыңнан алып куйдың» (Ишаг. 38:9, 17, иск.). Бу сүзләрне болай да тәрҗемә итеп була: «Гөнаһларымны алып куйдың, әйтерсең лә мин беркайчан да гөнаһ кылмадым». Әйе, Йәһвә гөнаһларыбызны күз алдыннан алып ташлый. Бу фикерне Микай 7:18, 19 да язылган образ да раслый. (Укы.) Анда Йәһвә гөнаһларыбызны «диңгез тирәнлекләренә ыргыта» диелгән. Борынгы вакытта диңгез тирәнлекләренә эләккән нәрсәләрне инде чыгарып булмаган.
«Бөтен гөнаһларымны артыңа ташлап калдырдың» (Ишаг. 38:17)
«Син аларның бар гөнаһларын диңгез тирәнлекләренә ыргытырсың» (Мик. 7:19)
8. Без бу мәкаләдән инде нәрсә белдек?
8 Без карап чыккан образлардан күренгәнчә, Йәһвә безне кичергәндә, җилкәләребездән гөнаһ йөген алып куя һәм без җиңеллек сизәбез. Давыт дөрес әйткән: «Явыз эшләре кичерелгән һәм гөнаһлары гафу ителгән кешеләр бәхетле. Гөнаһлары Йәһвә тарафыннан исәпкә алынмаган кеше бәхетле» (Рим. 4:6—8). Менә нинди ул чын кичерү!
ЙӘҺВӘ ГӨНАҺЛАРЫБЫЗНЫ ЮЫП ТӨШЕРӘ
9. Йәһвәнең кичерүен тагын нинди образлар күрсәтә?
9 Йәһвәнең йолым нигезендә гөнаһларыбызны ничек кичергәнен күрсәтер өчен, Изге Язмаларда башка образлар да кулланыла. Мәсәлән, анда Йәһвә гөнаһларыбызны юып төшерә һәм юып бетерә дип әйтелә. Нәтиҗәдә, гөнаһ кылган кеше рухи һәм әхлакый яктан саф булып китә (Зәб. 51:7; Ишаг. 4:4; Ирм. 33:8). Йәһвә моның турында үзе болай дип әйтә: «Гөнаһларыгыз җете кызыл тукыма кебек булса да, алар кардай ак булып китәр. Куе кызыл тукыма кебек булса да, алар йон кебек ак булып китәр» (Ишаг. 1:18). Киемнән кызыл тапны юып бетерү авыр, ләкин Йәһвә нәкъ моны эшләргә вәгъдә итә: ул безне кичергәнгә, гөнаһларыбызның эзе дә калмый.
«Гөнаһларыгыз җете кызыл тукыма кебек булса да, алар кардай ак булып китәр» (Ишаг. 1:18)
10. Йәһвә бөек мәрхәмәтен тагын нинди образ аша күрсәтә?
10 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, гөнаһларыбыз бурычлар белән чагыштырыла (Мат. 6:12; Лүк 11:4). Безнең болай да Аллаһы алдында зур бурычыбыз бар, һәм көн саен кылган гөнаһларыбыз аркасында бу бурыч үсә генә бара. Ләкин, безне кичереп, Йәһвә гөнаһларыбызны бәхилли, ягъни гөнаһларыбыз өчен түләүне инде бүтән таләп итми. Бу образ да тәүбә иткән кешеләр өчен юаныч булып тора!
«Безнең бурычларыбызны да кичер» (Мат. 6:12)
11. Изге Язмаларда Йәһвә гөнаһларыбызны юып төшерә дип әйтелгәндә, нәрсә күздә тотыла? (Рәсүлләр 3:19)
11 Йәһвә бурычларыбызны, ягъни гөнаһларыбызны, бәхилләп кенә калмый, ул аларны юып та төшерә. (Рәсүлләр 3:19 укы.) «Бурыч кәгазендә» кешенең бурычы сызылып куелса да, анда язылганнар барыбер күренә. Юып төшерү белән исә хәл башкача. Борынгы вакытта язу карасы корым, сумала һәм су катнашмасыннан ясалган, шуңа күрә язуны губка белән юып төшерү мөмкин булган. Юып төшерелгәч, язылганнар инде күренмәгән. Йәһвә дә, безнең гөнаһларыбызны кичергәндә, аларны тулысынча юып төшерә, ягъни инде күз алдында тотмый (Зәб. 51:9).
«Йәһвә үзе гөнаһларыгызны юып төшерсен» (Рәс. 3:19)
12. Куе болыт турындагы мисалдан без нәрсәгә өйрәнәбез?
12 Безнең гөнаһларыбызны ничек кичергәнен күрсәтер өчен, Йәһвә тагын мондый мисал китерә: «Мин синең җинаятьләреңне болыт белән каплагандай, синең гөнаһларыңны куе болыт белән каплагандай каплармын» (Ишаг. 44:22). Әйе, гөнаһларыбызны кичергәндә, Йәһвә аларны куе болыт белән каплагандай була һәм аларны инде бүтән күрми.
«Синең гөнаһларыңны куе болыт белән каплагандай каплармын» (Ишаг. 44:22)
13. Йәһвә безне кичергәндә, без нәрсә хис итәбез?
13 Йәһвә безне кичергәч, безгә гомер буе гаеп хисеннән интегеп яшәргә кирәк түгел. Гайсәнең каны нигезендә безнең бурычларыбыз тулысынча бәхилләнә. Хәтта бурычларыбыз турында язу да бүтән калмый. Әйе, без тәүбә иткәндә, Йәһвә безне тулысынча кичерә.
ЙӘҺВӘ ЯХШЫ МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕ КАЙТАРА
Йәһвә безне кичергәнгә, без яңадан аның якын дуслары була алабыз (14 нче абзацны кара)
14. Ни өчен Йәһвәнең безне тулысынча кичергәненә ышанып була? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
14 Йәһвә безне кичергәндә, аның белән мөнәсәбәтләребез яңадан яхшыра. Безгә гөнаһларыбыз турында уйлап яшәргә я беркөн Аллаһы безне җавапка тартачак дип куркырга кирәкми. Ни сәбәпле? Ирмия китабында Йәһвәнең мондый сүзләре язылган: «Мин бит аларның җинаятьләрен кичерермен һәм гөнаһларын инде исемә төшермәм» (Ирм. 31:34). Рәсүл Паул да Еврейләргә 8:12 дә Йәһвәнең бу сүзләрен кабатлаган. Ә «гөнаһларын инде исемә төшермәм» дигән сүзләр нәрсәне аңлата соң?
«Аларның... гөнаһларын инде исемә төшермәм» (Ирм. 31:34)
15. Нинди мәгънәдә Йәһвә гөнаһларыбызны инде искә төшерми?
15 Изге Язмаларда «искә төшерү» дигән сүзләр кайвакыт күчмә мәгънәдә кулланыла һәм эш итүне аңлата. Мәсәлән, Гайсә янәшәсендә кадакланган җинаятьче аңа болай дигән: «Гайсә, үз Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшер» (Лүк 23:42, 43). Бу җинаятьче нәрсә турында сораган? Ул Гайсәнең үзе хакына нәрсәдер эшләвен үтенгән, һәм Гайсә аның хакына эш итәчәк: аны җирдәге оҗмахта терелтәчәк. Шул ук рәвешчә, Йәһвә гөнаһларыгызны искә төшермәячәкмен дип әйткәндә, безне алар өчен беркайчан да җавапка тартмаячагын күздә тота. Шул мәгънәдә ул гөнаһларыбызны оныта.
16. Йәһвә безне нәрсәдән азат итә һәм, моны күрсәтер өчен, Изге Язмаларда нинди образ кулланыла?
16 Йәһвәнең кичерүе безгә нинди файда китергәнен күрсәтер өчен, Изге Язмаларда кол булу һәм азат ителү образы да кулланыла. Камилсез булганга, без — «гөнаһ колы», әмма, Йәһвә безне кичергәнгә, без гөнаһ коллыгыннан «азат ителәбез» (Рим. 6:17, 18; Ачыл. 1:5). Әйе, Йәһвәнең кичерүе нәтиҗәсендә без үзебезне иреккә чыккан кешеләр итеп хис итәбез.
«[Сез] гөнаһтан азат ителдегез» (Рим. 6:18)
17. Нинди мәгънәдә Йәһвәнең кичерүе ярдәмендә без савыгабыз? (Ишагыя 53:5)
17 Ишагыя 53:5 укы. Йәһвәнең кичерүе белән бәйле соңгы образга игътибар итик. Бездә үлемгә китерә торган чир бар дип әйтеп була. Әмма без өметсез түгел. Бу чирдән дәва — Гайсә Мәсихнең йолым корбаны. Аның ярдәмендә без савыгабыз (1 Пет. 2:24). Рухи чиребез аркасында Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез бозылды, ләкин йолым ярдәмендә без яңадан Йәһвәнең якын дуслары була алабыз. Җитди чирдән савыккан кеше чиксез шатлык кичергән кебек, без дә, рухи яктан савыкканга һәм Йәһвәнең хуплавын алганга, бик сөенәбез.
«Аның яралары ярдәмендә без савыктык» (Ишаг. 53:5)
ЙӘҺВӘНЕҢ КИЧЕРҮЕ СЕЗНЕҢ ТОРМЫШЫГЫЗГА НИЧЕК ТӘЭСИР ИТӘ?
18. Йәһвәнең кичерүенә кагылышлы образлардан без нәрсә белдек? («Йәһвәнең бөек кичерүе» дигән рамканы да кара.)
18 Без Йәһвәнең кичерүенә кагылышлы образларны карап чыктык һәм шуны белдек: Йәһвә гөнаһларыбызны тулысынча кичерә һәм аларны инде беркайчан да исенә төшерми. Нәтиҗәдә, аның белән мөнәсәбәтләребез яхшыра. Шул ук вакыт Йәһвәнең кичерүе бүләк икәнен онытмыйк. Йәһвә безне яратканга һәм юмарт игелекле булганга безгә аны бирә. Шулай да безнең бу бүләкне таләп итәргә хакыбыз юк (Рим. 3:24).
19. а) Без нәрсә өчен рәхмәтле булырга тиеш? (Римлыларга 4:8) ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә турында сүз барыр?
19 Римлыларга 4:8 укы. Без Йәһвәгә «ихлас күңелдән кичерүе» өчен шундый рәхмәтле! (Зәб. 130:4) Әмма, Йәһвә безне кичерсен өчен, без дә башкаларны кичерергә тиеш. Гайсә моны болай дип аңлаткан: «Кешеләрнең ялгышлыкларын кичермәсәгез, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичермәячәк» (Мат. 6:14, 15). Киләсе мәкаләдә башкаларны кичерү турында сүз барыр.
46 ҖЫР Рәхмәт сиңа, Йәһвә
a Еврей телендә Йәһвәнең кичерүенә генә кагылган сүз Зәбур 130:4 тә очрый һәм «ихлас күңелдән кичерә» дип тәрҗемә ителгән.