Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 февраль 14-19 б.
  • Йәһвә кебек, кичерүчән булыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә кебек, кичерүчән булыгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ХИСЛӘРЕГЕЗГӘ ТӨШЕНЕРГӘ ТЫРЫШЫГЫЗ
  • ҮПКӘ ХИСЕННӘН АРЫНЫГЫЗ
  • УҢАЙ ХИСЛӘР БУЛДЫРЫГЫЗ
  • ҮПКӘ ТОТМАУНЫҢ ФАЙДАСЫ
  • Бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Йәһвә «китек күңеллеләрне... савыктыра»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Кардәшләр белән якын мөнәсәбәтләр үстерегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Кичерә белгәннәрне Йәһвә үз фатихасыннан аермас
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 февраль 14-19 б.

8 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

130 ҖЫР Кичерүчән булыгыз

Йәһвә кебек, кичерүчән булыгыз

«Йәһвә сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш» (КӨЛ. 3:13).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Берәрсе безне рәнҗетсә, аны гафу итәр өчен, нинди адымнар ясарга кирәклеген белик.

1, 2. а) Башкаларны гафу итү кайчан аеруча авыр булырга мөмкин? ә) Дениз кичерүчән булуын ничек күрсәткән?

СЕЗГӘ башкаларны гафу итү авырмы? Безнең күбебезгә бу җиңел бирелми, аеруча безне нык рәнҗетсәләр. Әмма тискәре хисләребезне җиңү һәм башкаларны кичерү мөмкин. Дени́зa исемле апа-кардәшнең мисалына игътибар итик. 2017 елны Дениз үз гаиләсе белән Йәһвә Шаһитләренең яңа төзелгән төп идарәсенә барган. Кызганычка каршы, кайтышлый, алар юл һәлакәтенә эләккән. Дениз аңына килгәч, балаларының — каты җәрәхәтләр алганын, ә иренең вафат булганын белгән. Ул болай ди: «Дөньямның кояшы да, ае да юкка чыккандай булды». Соңрак апа-кардәшебез үз машиналарына бәрелгән кешенең исерек булмаганын һәм, машина йөрткәндә, игътибарлы булырга тырышканын белгән. Ул Йәһвәгә тынычлык бирсен дип дога кылган.

2 Теге машина йөртүчене ялгышлык белән кеше үтерүдә гаепләгәннәр. Гаепле дип тапсалар, аңа төрмә янаган. Дениз кардәшкә судның карары аның шаһитлегенә бәйле дип әйткәннәр. Ул болай дип сөйли: «Миңа тормышымдагы иң коточкыч вакыйга турында сөйләргә кирәк булганга, йөрәгем ярасына бер пот тоз салынгандай булды». Берничә атнадан соң аңа теге кеше барында шаһитлек бирергә кирәк булган. Ул нәрсә әйткән? Дениз судьядан бу кешегә карата шәфкатьле булуын үтенгәнb. Ул сүзен тәмамлагач, судья күз яшьләрен тыя алмыйча елап җибәргән. Ул болай дигән: «Судта инде 25 ел эшлим — беркайчан да зыян күргән якның гаепләнүчегә карата мәрхәмәтле булганын күрмәдем. Монда „ярату“ һәм „кичерү“ сүзләрен беренче тапкыр ишетәм».

3. Денизны кичерүчән булырга нәрсә дәртләндергән?

3 Ни өчен Дениз теге кешене кичерергә булган? Ул Йәһвәнең кичерүе турында уйланган (Мик. 7:18). Без дә Йәһвәнең үзебезне кичергәне турында уйлансак һәм моны кадерләсәк, башкаларны кичерү җиңелрәк булыр.

4. Йәһвә бездән нәрсә көтә? (Эфеслеләргә 4:32)

4 Йәһвә башкаларны ихлас күңелдән кичерә. Ул бездән дә моны көтә. (Эфеслеләргә 4:32 укы.) Әйе, безне рәнҗеткән кешеләрне кичерү бик мөһим (Зәб. 86:5; Лүк 17:4). Бу мәкаләдә без башкаларны кичерергә булыша торган өч киңәшне карап чыгарбыз.

ХИСЛӘРЕГЕЗГӘ ТӨШЕНЕРГӘ ТЫРЫШЫГЫЗ

5. Башкалар безне рәнҗеткәндә, Гыйбрәтле сүзләр 12:18 буенча, без үзебезне ничек хис итәргә мөмкин?

5 Берәрсенең сүзләре я эшләре, аеруча ул безнең якын дустыбыз я туганыбыз булса, күңелебезгә җәрәхәт салырга мөмкин (Зәб. 55:12—14). Кайчак авырту шундый көчле, әйтерсең лә бәгырьгә пычак кадаганнар. (Гыйбрәтле сүзләр 12:18 укы.) Без үзебезне бернәрсә дә булмагандай тотарга һәм хисләребезне танымаска мөмкин. Әмма бу пычакны ярада калдыруга тиң булыр иде. Шуңа күрә, эмоциональ яраларыбыз төзәлсен өчен, безгә хисләребезне игътибарсыз калдырмаска кирәк.

6. Безне рәнҗетсәләр, нинди хис кичерүебез бар?

6 Башкалар безне рәнҗеткәндә, бездә еш кына ачу хисе туа. Изге Язмаларда ачу хисе ул — гөнаһ дип әйтелми. Әмма Аллаһы Сүзендә ачуга бирелмәскә киңәш ителә (Зәб. 4:4; Эфес. 4:26). Ни өчен? Чөнки ачуга бирелгән кеше җитди хаталар кылырга мөмкин (Ягък. 1:20). Истә тотыгыз: ачу хисе ул — реакция, ә ачуга бирелербезме, юкмы — бу инде безнең сайлавыбыз.

Ачу хисе ул — реакция, ә ачуга бирелербезме, юкмы — бу инде безнең сайлавыбыз

7. Башкалар безне рәнҗеткәндә, бездә тагын нинди хисләр туарга мөмкин?

7 Ачу хисеннән тыш, без башка тискәре хисләр дә кичерергә мөмкин. Мәсәлән, Энн исемле апа-кардәш болай дип сөйли: «Балачакта әтием безне әнием белән калдырып китте һәм няняма өйләнде. Мин үземне ташланган итеп хис иттем. Ә аларның балалары тугач, үземне гел дә кирәксез итеп хис итә башладым». Джордже́т исемле апа-кардәшкә исә ире хыянәт иткән. Апа-кардәшебез үз хисләрен болай дип белдерә: «Без бергә үстек, бергә пионерлар булып хезмәт иттек. Әмма ул миңа хыянәт иткәч, йөрәгем көл булды». Ә Нао́ми исемле апа-кардәш болай дип әйтә: «Ирем, порнография караганы һәм моны яшереп йөргәне турында әйткәч, мине хыянәте белән утка салгандай булды. Ул миңа шундый авырту китерер дип мин бер дә уйламаган идем».

8. а) Ни өчен безгә башкаларны кичерергә кирәк? ә) Бу безгә нинди файда китерә? («Эмоциональ яраларыбыз булса...» дигән рамканы кара.)

8 Без башкаларның сүзләрен һәм эшләрен контрольда тота алмыйбыз. Әмма үз хисләребезне контрольда тоту кулыбыздан килә. Дөресен генә әйткәндә, еш кына башкаларны кичерү ул — иң яхшы карар. Ни өчен без башкаларны кичерергә тиеш? Чөнки без Йәһвәне яратабыз, ә ул безнең кичерүчән булуыбызны тели. Әгәр дә без ачу саклап йөрсәк һәм башкаларны кичермәсәк, без акылсыз эш итәрбез һәм хәтта сәламәтлегебезгә зыян китерербез (Гыйб. сүз. 14:17, 29, 30). Мисал буларак, Кристи́н сүзләренә игътибар итик. Ул болай ди: «Үпкәләп йөргәндә, мин сирәгрәк елмаям, зыянлы ризык ашый башлыйм, аз йоклыйм һәм хисләремне тезгендә тота алмыйм. Моның аркасында ирем һәм башкалар белән мөнәсәбәтләрем бозыла».

Эмоциональ яраларыбыз булса...

Берәрсен кичерү — бу аның эшләрен хуплау һәм аңа безне алга таба да рәнҗетергә рөхсәт итү дигәнне аңлатмый. Без бары тик канәгатьсезлек һәм ачу хисеннән котылабыз. Кичереп, без үзебезгә бүләк ясыйбыз дип әйтеп була. Без эмоциональ яктан савыгабыз һәм алга таба шатланып яши алабыз. Без берәрсен кичерсәк, ул Йәһвә алдында барыбер җаваплы булып кала. Үпкә хисеннән котылып, без мәдхия җырлаучы әйткәнчә эш итәбез. Ул болай дип язган: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал» (Зәб. 55:22). Үпкә сакламыйча, без бу мәсьәләне Йәһвәгә тапшырабыз, һәм ул рәнҗетүчебезне хөкем итәчәк. Йәһвә моны безгә караганда күпкә яхшырак эшли ала. Ул бит иң гадел Хөкемче.

9. Ни өчен безгә үпкә хисеннән арынырга кирәк?

9 Безне рәнҗеткән кеше, бәлки, гафу үтенмәстер дә, әмма без, ярабыз тизрәк төзәлсен өчен, чаралар күрә алабыз. Джорджет болай ди: «Элекке иремә карата ачу хисе басылганчы, күпмедер вакыт үтте. Аннан соң мин күңел тынычлыгын сиздем». Ачу хисеннән котылсак, без нәфрәт утында янмабыз. Үпкә хисеннән арынып, без ниндидер мәгънәдә үзебезгә бүләк ясыйбыз: үткәннәрне онытып, яңадан бәхет татып яшибез (Гыйб. сүз. 11:17). Шулай да, боларның барысын аңласак, әмма башкаларны кичерү барыбер авыр булса, нәрсә эшләргә?

ҮПКӘ ХИСЕННӘН АРЫНЫГЫЗ

10. Эмоциональ яктан савыгыр өчен, ни өчен вакыт кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

10 Каты җәрәхәтләр алган кешегә, савыгыр өчен, вакыт кирәк. Шулай ук безгә дә, эмоциональ яктан савыгыр өчен һәм рәнҗетүчебезне кичерер өчен, вакыт үтәргә тиеш (Вәг. 3:3; 1 Пет. 1:22).

Бер абый-кардәш җәрәхәтләнгәннән соң вакыт узу белән савыга. 1. Медиклар аны ашыгыч ярдәм машинасына сала. 2. Аны кабат йөрергә өйрәтәләр. 3. Ул инде үзе атлап бара.

Җәрәхәт төзәлсен өчен, дәвалау һәм вакыт кирәк. Шуны ук эмоциональ яралар турында да әйтеп була (10 нчы абзацны кара)


11. Кичерүчән булырга сезгә дога ничек булыша ала?

11 Йәһвәдән үзегезгә кичерүчән булырга булышсын дип сорагызc. Элегрәк искә алынган Энн доганың үзенә ничек булышканы турында болай дип сөйли: «Гаиләбездә һәрберебез хаталар кылды, һәм мин Йәһвәдән безне кичерүен үтендем. Аннары мин әтием белән аның хатынына аларны кичерәм дип хат яздым». Эннга моны эшләү бер дә җиңел булмаган, әмма ул болай ди: «Йәһвәдән үрнәк алып кичерүчән булуым аларны Йәһвә турында күбрәк белем алырга дәртләндер дип өметләнәм».

12. Ни өчен без хисләребезгә түгел, ә Йәһвәгә таянырга тиеш? (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6)

12 Хисләрегезгә түгел, ә Йәһвәгә таяныгыз. (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 укы.) Йәһвә, бәхетле булыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәклеген күпкә яхшырак белә (Ишаг. 55:8, 9). Ул үзебезгә зыян китерә алган нәрсәләрне эшләвебезне беркайчан да сорамас иде. Шуңа күрә, ул безне кичерүчән булырга дәртләндерә икән, бу безнең файдабызга бара (Зәб. 40:4; Ишаг. 48:17, 18). Ә хисләребезгә таянсак, безгә башкаларны кичерү авыр булачак (Гыйб. сүз. 14:12; Ирм. 17:9). Элегрәк телгә алынган Наоми болай ди: «Башта мин иремне, порнография караганы өчен, кичерергә теләмәдем. Ирем мине кабат рәнҗетер дип курыктым я күпме зыян китергәнен онытыр дип борчылдым һәм Йәһвә минем яклы дип уйладым. Әмма шуңа төшендем: әйе, Йәһвә минем хисләремне аңлый, әмма бу ул минем белән ризалаша дигәнне аңлатмый әле. Ул хис-кичерешләремне һәм эмоциональ яктан савыгыр өчен вакыт кирәклеген белә, әмма шулай ук кичерүчән булуымны да телиd».

УҢАЙ ХИСЛӘР БУЛДЫРЫГЫЗ

13. Римлыларга 12:18—21 буенча, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

13 Берәрсе безне каты рәнҗетсә, булган хәл турында сөйләшми йөрү генә җитәрлек түгел. Рәнҗетүчебез безнең кардәшебез икән, аның белән татулашу аеруча мөһим (Мат. 5:23, 24). Ачуланып һәм үпкә саклап йөрер урынына без шәфкатьле булырга һәм кичерергә тиеш. (Римлыларга 12:18—21 укы; 1 Пет. 3:9.) Бу яктан безгә нәрсә булышыр?

14. Безгә нәрсә эшләргә тырышырга кирәк һәм ни өчен?

14 Безгә рәнҗетүчебезгә Йәһвә күзлегеннән карарга тырышырга кирәк. Йәһвә кешеләрдә яхшыны күрергә тырыша (2 Елъ. 16:9; Зәб. 130:3). Гадәттә, без нәрсә эзләп табарга теләсәк, шуны табабыз да. Әгәр кешеләрдә яхшы сыйфатлар күрергә тырышсак, безгә аларны кичерү җиңелрәк булыр. Джа́ррод исемле абый-кардәшнең мисалын алыйк. Ул болай ди: «Берәрсе мине рәнҗетсә, мин шул кешенең күп кенә яхшы сыйфатлары турында уйлана башлыйм. Бу миңа аны кичерергә булыша».

15. Ни өчен кешегә аны кичергәнегез турында әйтергә кирәк?

15 Шулай ук кешегә аны кичергәнегез турында әйтү дә мөһим. Ни өчен? Инде искә алынган Наоми болай ди: «Бервакыт ирем миннән: „Син мине кичердеңме?“ — дип сорады. Җавап итеп мин сине кичердем дип әйтергә җыенгач, тамагыма төен килеп тыгылды. Әйе, үпкәм эремәгән булган икән. Әмма вакыт узу белән мин аңа бу сүзләрне әйтә алдым. Аларны әйткәч, иремнең күзләренә яшь бәреп чыкты һәм без икебез дә зур җиңеллек сиздек. Мин иремә яңадан ышана башладым, һәм хәзер без кабат яхшы дуслар».

16. Кичерү турында сез нәрсә белдегез?

16 Күргәнебезчә, Йәһвә безнең кичерүчән булуыбызны тели (Көл. 3:13). Шулай да башкаларны кичерү авыр бирелергә мөмкин. Әмма без тискәре хисләребезгә төшенергә һәм алардан арынырга тырышсак, безгә моны эшләү җиңелрәк булыр. Шунда без уңай хисләр булдыра алырбыз. («Кичерүгә алып барган өч адым» дигән рамканы да кара.)

Кичерүгә алып баручы өч адым

Кайгыга баткан апа-кардәш тәрәзәгә карап басып тора.

ХИСЛӘРЕГЕЗГӘ ТӨШЕНЕРГӘ ТЫРЫШЫГЫЗ

  • Чаралар күрмәсәк, тискәре хисләр үзеннән-үзе юкка чыкмас.

Шул ук апа-кардәш догада Йәһвәгә күңелен бушата.

АЧУ ХИСЕННӘН АРЫНЫГЫЗ

  • Эмоциональ яктан сәламәтләнер өчен, вакыт кирәк.

  • Йәһвәдән үзегезгә үпкә хисеннән азат булырга булышсын дип сорагыз.

  • Йөрәгегезгә түгел, ә Йәһвәгә таяныгыз.

Шул ук апа-кардәш ире белән татулашкан һәм алар кабат бәхетле.

УҢАЙ ХИСЛӘР БУЛДЫРЫГЫЗ

  • Кешегә Йәһвә күзлегеннән карарга тырышыгыз.

  • Йәһвәдән үпкәләтүчене кичерергә булышсын дип сорагыз.

  • Кешегә аны кичергәнегез турында әйтегез.

ҮПКӘ ТОТМАУНЫҢ ФАЙДАСЫ

17. Үпкә тотмауның файдасы нинди?

17 Кичерүчән булыр өчен, сәбәпләр бик күп. Аларның өчесенә игътибар итик. Беренчедән, без шәфкатьле күктәге Атабыз Йәһвәдән үрнәк алабыз һәм аны сөендерәбез (Лүк 6:36). Икенчедән, без аңа үзебезне кичергәне өчен рәхмәтле булганыбызны күрсәтәбез (Мат. 6:12). Өченчедән, безнең сәламәтлегебез һәм башкалар белән мөнәсәбәтләребез яхшырак булыр.

18, 19. Кичерүчән булуыбыз нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

18 Башкаларны гафу итсәк, бу көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кабат Дениз мисалына кайтыйк. Теге ир-ат судтан соң үзенә кул салырга җыенган икән. Әмма Денизның кичерүе аны моны эшләмәскә дәртләндергән. Ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган.

19 Кичерү кайвакыт бер дә җиңел түгел. Әмма шулай эшләсәк, бу күп файда китерәчәк (Мат. 5:7). Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәдән үрнәк алып, кичерүчән булыйк.

БЕРӘРСЕ СЕЗНЕ РӘНҖЕТСӘ...

  • ни өчен хисләрегезгә төшенү мөһим?

  • ачу хисеннән ничек арынырга?

  • уңай хисләрне ничек булдырырга?

125 ҖЫР «Шәфкатьлеләр бәхетле»!

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

b Андый очракларда һәр мәсихче нәрсә эшләргә икәнен үзе хәл итәргә тиеш.

c jw.org сайтыннан «Прощайте друг друга», «Ихластан кичерермен» һәм «Татулашырмын» дигән музыкаль видеоларны карагыз.

d Тормыш иптәшегезнең порнография караганы — гөнаһ булса да һәм күңелегезгә яра салса да, Изге Язмалар буенча, бу аның белән аерылышыр өчен сәбәп бирми.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу