16 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
87 ҖЫР Кил, җаныңны яңартып җибәр!
Кардәшләр белән якын мөнәсәбәтләр үстерегез
«Кардәшләрнең бердәмлектә яшәве шундый яхшы һәм шундый күңелле!» (ЗӘБ. 133:1)
БУ МӘКАЛӘДӘ
Әйдәгез, кардәшләр белән ничек якын мөнәсәбәтләр үстереп булганын һәм моның нинди фатихалар китергәнен белик.
1, 2. Йәһвә өчен нәрсә бик мөһим? Ул бездән нәрсә көтә?
ЙӘҺВӘ Аллаһы кешеләрне ярата һәм бездән дә моны көтә. Гайсә Мәсих тә якыныңны үзеңне яраткандай ярат дип өйрәткән (Мат. 22:37—39). Әйе, без бөтен кешеләргә дә игелекле булырга тиеш. Йәһвә өчен бу бик мөһим. Ул үзе дә яхшы үрнәк күрсәтә. Ул «кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара һәм яңгырын тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да яудыра» (Мат. 5:45).
2 Бөтен кешелекне яратса да, үз дусларын Йәһвә аеруча кадерли (Яхъя 14:21). Ул безне дә кардәшләрне нык, назлы итеп яратырга дәртләндерә (Рим. 12:10; 1 Пет. 4:8). Гадәттә, без андый яратуны туганнарга я якын дусларыбызга күрсәтәбез.
3. Яратуның нинди үзенчәлеге бар?
3 Гөл гөрләп үссен өчен, аның турында кайгыртырга кирәк. Шуны ук мәхәббәт турында да әйтеп була. Йәһвә безнең кардәшләргә карата ярату үстерүебезне тели. Рәсүл Паул мәсихчеләргә болай дип язган: «Бер-берегезне туганнарча яратып тормыш итегез» (Евр. 13:1). Бу мәкаләдә кардәшләр белән якын мөнәсәбәтләр үстерү ни өчен мөһим икәнлеге һәм моны ничек эшләп булганы каралачак.
КАРДӘШЛӘР БЕЛӘН ДУСЛЫК ҮСТЕРҮ НИ ӨЧЕН МӨҺИМ?
4. Зәбур 133:1 дә сурәтләнгән бердәмлекне кадерләргә безгә нәрсә булышыр? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
4 Зәбур 133:1 укы. Мәдхия җырлаучы кардәшләрнең якын дуслар булуы «шундый яхшы һәм шундый күңелле» дип язган. Без бу сүзләр белән тулысынча килешәбез. Ләкин бер куркыныч бар. Матур парк янында яшәгән кеше аның матурлыгына ияләшә алган кебек, безнең дә, кардәшләр белән регуляр рәвештә очрашканга, бердәмлегебезне гадәти нәрсә дип саный башлавыбыз бар. Моны ничек булдырмаска? Кардәшләрнең җыелыш һәм шәхсән үзебез өчен никадәр мөһим булганы турында уйланырга кирәк.
Арабыздагы бердәмлек гадәти нәрсә булып китмәсен (4 нче абзацны кара)
5. Арабыздагы ярату башкаларда нинди тәэсир калдыра?
5 Җыелыш очрашуына беренче тапкыр килгән күп кенә кешеләр арабыздагы мәхәббәткә хәйран кала. Кайберләре хак дин тапканнарын шунда ук аңлап ала. Бу Гайсәнең мондый сүзләрен раслый: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Ча́йтра исемле кызның мисалына игътибар итик. Ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Кардәшләребез аны региональ конгресска чакырган. Беренче көннән соң ул үзе белән өйрәнү үткәргән кардәшкә болай дигән: «Әти-әниемнең мине беркайчан да кочаклаганы булмады. Ә монда бер көн эчендә генә мине 52 тапкыр кочакладылар! Сезнең аша Йәһвә мине яратуына ышандырды. Мин дә бу гаиләгә кушылырга телимен». Чайтра рухи яктан үсә барган һәм 2024 елда суга чумдырылган. Әйе, кешеләр яхшы эшләребезне һәм арабыздагы мәхәббәтне күргәндә, бу аларны Йәһвәгә хезмәт итә башларга дәртләндерә (Мат. 5:16).
6. Кардәшләр белән якын дуслык үстерү безне ничек яклый ала?
6 Кардәшләр белән якын дуслык үстерү безнең өчен рухи яктан яклау була ала. Мәсәлән, рәсүл Паул имандашларына болай дип язган: «Бер-берегезне һәр көн дәртләндереп торыгыз, моны берегез дә, гөнаһ коткысына бирелеп, үҗәтләнмәсен өчен эшләгез» (Евр. 3:13). Боегып китсәк һәм моның аркасында дөрес юлдан тайпыла башласак, Йәһвә безгә берәр игътибарлы имандашыбыз аша булышырга мөмкин (Зәб. 73:2, 17, 23). Бу безнең өчен, һичшиксез, «шундый яхшы».
7. Ярату ничек бердәмлек сакларга булыша? (Көләсәйлеләргә 3:13, 14)
7 Йәһвәнең халкы ярату күрсәтергә тырыша, шуңа күрә күп фатихалар ура (1 Яхъя 4:11). Мәсәлән, кардәшләрне ярату безне «бер-беребезгә карата сабыр» булырга дәртләндерә, ә бу, үз чиратында, бердәмлегебезне ныгыта (Көләсәйлеләргә 3:13, 14 укы; Эфес. 4:2—6). Нәтиҗәдә, җыелыш очрашуларыбызда гаҗәеп рух хөкем сөрә. Бүтән беркайда да андый рухны табып булмый.
БЕР-БЕРЕГЕЗГӘ ИХТИРАМ КҮРСӘТЕГЕЗ
8. Йәһвә безгә бердәмлегебезне сакларга ничек булыша?
8 Бөтендөнья бердәмлегебез — чын могҗиза. Йәһвә ярдәмендә хәтта камилсезлек тә безгә бердәмлегебезне сакларга комачауламый (1 Көр. 12:25). Изге Язмаларда Аллаһы безне «бер-беребезне яратырга өйрәтеп тора» дип әйтелә (1 Тис. 4:9). Ул моны ничек эшли? Үзенең Сүзе аша ул, кардәшләр белән якын мөнәсәбәтләр үстерер өчен, нинди адымнар ясарга кирәклеген әйтә. Безгә Изге Язмаларны тикшерергә һәм андагы киңәшләрне кулланырга гына кала (Евр. 4:12; Ягък. 1:25). Дөнья буйлап Йәһвә Шаһитләре нәкъ шуны эшләргә тырыша да.
9. Римлыларга 12:9—13 тә ихтирам күрсәтү турында нәрсә әйтелә?
9 Кардәшләр белән дуслык үстерергә булышучы кайбер киңәшләр Римлыларга 12:9—13 тә язылган. (Укы.) Бу өзектәге «Бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Без яратуыбызны беренче булып күрсәтергә тиеш. Башкаларның үзебезгә ярату күрсәтүләрен көтеп тормыйк. Мәсәлән, кичерүчән, кунакчыл, юмарт булуда «беренче булыйк» (Эфес. 4:32). Гайсә бит болай дигән: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәс. 20:35).
10. «Бер-беребезгә ихтирам күрсәткәндә», без ничек «эшчән» була алабыз? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
10 Кардәшләрне ихтирам күрсәтүдә беренче булырга дәртләндергәннән соң, Паул аларга эшчән булырга, ялкауланмаска киңәш иткән. Эшчән кеше ашкынучан һәм тырыш. Ул үзенә бирелгән йөкләмәләрне җиренә җиткереп үти. Ә Гыйбрәтле сүзләр 3:27, 28 дә болай дип әйтелгән: «Ярдәм итү кулыңнан килгәндә, игелеккә мохтаҗ булганнарга аны күрсәтми калма». Шуңа күрә, ярдәмгә мохтаҗ кардәшне күргәндә, без аңа булышырга тырышабыз. Без бу эш белән сузмыйбыз һәм башкалар булышыр әле дип уйламыйбыз (1 Яхъя 3:17, 18).
Башкаларга ярдәм итәргә ашкынып торыгыз (10 нчы абзацны кара)
11. Кардәшләр белән дуслык үстерергә тагын нәрсә булыша?
11 Кардәшләрне тиз арада кичерү — аларга ихтирам күрсәтер өчен тагын бер мөмкинлек. Үзенең Сүзендә Йәһвә безгә башкаларны кичерергә дип кат-кат әйтә. Мәсәлән, Эфеслеләргә 4:26 да болай диелә: «Ачуыгыз кояш батканчы басылсын». Ни өчен бу мөһим? «Иблискә мөмкинлек калдырмас» өчен (Эфес. 4:27). Ә Көләсәйлеләргә 3:13 тә: «Бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез»,— диелә. Әйе, кардәшләр белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә телибез икән, аларны кичерү бик мөһим. Шулай эшләсәк, без кардәшләр белән «тыныч-тату яши» һәм «изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегебезне саклый» алырбыз (Эфес. 4:3).
12. Йәһвә безгә башкаларны кичерергә ничек булыша?
12 Танырга кирәк, үзебезне рәнҗеткән кардәшне кичерү авыр була ала. Ләкин Аллаһының изге рухы ярдәмендә бу мөмкин. «Назлы итеп ярату» һәм «эшчән булу» турында әйткәннән соң, рәсүл Паул мәсихчеләрне «рух ярдәмендә ялкынланып торыгыз» дип өндәгән. Димәк, Аллаһы рухы безгә бер-беребезне назлы итеп яратырга һәм ихлас күңелдән кичерергә булыша ала. Әмма моның өчен безгә Йәһвәдән шул рухны сорарга кирәк (Лүк 11:13).
«АРАГЫЗДА БҮЛЕНЕШЛӘР БУЛМАСЫН»
13. Бүленешләр нәрсә аркасында туа ала?
13 Җыелыш төрле-төрле кешеләрдән тора (1 Тим. 2:3, 4). Килеш-килбәт, киенү рәвеше, сәламәтлек һәм күңел ачу белән бәйле сорауларга карашыбыз аерылып торырга мөмкин. Сак булмасак, моның аркасында бүленешләр туа ала (Рим. 14:4; 1 Көр. 1:10). Бу өлкәләрдә үз карашларыбызны башкаларныкыннан өстен куймыйк. Ул чакта без Аллаһының бер-беребезне яратырга дигән киңәшенә колак салган булырбыз (Флп. 2:3).
14. Без нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?
14 Җыелышта бүленешләр булдырмас өчен, безгә шулай ук бер-беребезне «дәртләндереп һәм ныгытып торырга» кирәк (1 Тис. 5:11). Соңгы вакытта актив булмаган һәм җыелыштан читләштерелгән күп кенә кардәш кире Йәһвәгә кайта. Без аларны җылы каршы алырга бик шат! (2 Көр. 2:8) Мәсәлән, 10 ел дәвамында җыелышка йөрмәгән бер апа-кардәш Патшалык Залына килүен болай дип исенә төшерә: «Мине кул кысып якты йөз белән каршы алдылар» (Рәс. 3:19). Бу аңа ничек тәэсир иткән? Ул болай дип дәвам итә: «Йәһвә мине, үзе кулдан тотып, мин бәхетле булачак урынга китергәндәй булды». Әгәр башкаларга җылы мөнәсәбәт күрсәтсәк, Мәсих безне кулланып «эштән йончыганнарның, авыр йөк күтәреп йөрүчеләрнең» җаннарын яңартыр (Мат. 11:28, 29).
15. Бердәмлекне ныгытыр өчен, тагын нинди мөмкинлек бар? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
15 Бердәмлекне без сөйләмебез белән дә ныгыта алабыз. Әюп 12:11 дә болай диелә: «Тел ризыкның тәмен сизгән кебек, колак та сүзләрне аера түгелме?» Пешекче ризыкны өстәлгә куяр алдыннан башта аны авыз итеп караган кебек, безгә дә берәр нәрсә әйтер алдыннан уйларга кирәк (Зәб. 141:3). Сөйләмебез һәрчак башкаларны ныгытсын, дәртләндерсен һәм «аларга файда китерсен» (Эфес. 4:29).
Сүзләрегезне үлчәп әйтегез (15 нче абзацны кара)
16. Кемгә сөйләменә аеруча игътибарлы булырга кирәк?
16 Аеруча ирләр белән әти-әниләрнең сөйләме ныгытучы һәм игелекле булырга тиеш (Көл. 3:19, 21; Тит. 2:4). Өлкәннәргә дә Йәһвәнең сарыкларын рухландырырга һәм юатырга кирәк (Ишаг. 32:1, 2; Гәл. 6:1). Изге Язмаларда: «Үз вакытында әйтелгән сүз шундый яхшы!» — дип юкка гына әйтелми бит (Гыйб. сүз. 15:23).
ЯРАТУЫБЫЗНЫ «ЭШЛӘРЕБЕЗ БЕЛӘН, ЭЧКЕРСЕЗ КҮРСӘТИК»
17. Кардәшләргә ничек эчкерсез ярату күрсәтергә?
17 Рәсүл Яхъя: «Яратуыбызны сүз һәм тел белән генә түгел, ә эшләребез белән, эчкерсез күрсәтик»,— дип дәртләндергән (1 Яхъя 3:18). Кардәшләр белән күбрәк вакыт үткәрсәк, мөнәсәбәтләребез якынрак булыр һәм без бер-беребезне ныграк яратырбыз. Шуңа күрә кардәшләр белән аралашырга тырышыгыз, мәсәлән җыелыш очрашуларында һәм хезмәттә. Бер-берегезгә кунакка йөрегез. Шулай эшләп, сез эчкерсез ярату күрсәтерсез, ә Аллаһы безне нәкъ моңа өйрәтеп тора да (1 Тис. 4:9). Кардәшләрне яратсак, без дә, мәдхия җырлаучы кебек: «Кардәшләрнең бердәмлектә яшәве шундый яхшы һәм шундый күңелле!» — дип әйтә алырбыз (Зәб. 133:1).
90 ҖЫР Бер-берегезне дәртләндерегез