Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 апрель 8-13 б.
  • Аллаһыга якынлашу — безнең өчен фатиха!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһыга якынлашу — безнең өчен фатиха!
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «АЛЛАҺЫГА ЯКЫНЛАШУ» БӘХЕТЛЕ ИТӘ
  • «АЛЛАҺЫГА ЯКЫНЛАШУ» ТОРМЫШНЫ МӘГЪНӘЛЕ ИТӘ ҺӘМ ӨМЕТ БИРӘ
  • АЛЛАҺЫГА АЛГА ТАБА ДА НИЧЕК ЯКЫНЛАШЫРГА?
  • АБЫНСАК ТА, БЕЗ АЛЛАҺЫГА ЯКЫНЛАША АЛАБЫЗ
  • ЙӘҺВӘГӘ МӘҢГЕ ЯКЫНЛАШЫГЫЗ
  • Кардәшләр белән якын мөнәсәбәтләр үстерегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвәнең «тере Аллаһы» булуын беркайчан да онытмагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Күңелегездә булган шикләрне таратыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 апрель 8-13 б.

15 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

30 ҖЫР Йәһвә — Атам, Яклаучым һәм Дустым

Аллаһыга якынлашу — безнең өчен фатиха!

«Аллаһыга якынлашу — минем өчен фатиха» (ЗӘБ. 73:28).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Йәһвәгә ничек якынлашып булганын һәм моның нинди фатихалар китергәнен белик.

1, 2. а) Берәрсе белән дуслашыр өчен, нәрсә таләп ителә? ә) Бу мәкаләдән без нәрсә белербез?

СЕЗНЕҢ якын дустыгыз бармы? Сез аның белән ничек дуслаштыгыз? Бәлки, сез бергә вакыт үткәргәнсездер, аның авырлыкларын, нәрсә ошатканын, ә нәрсә ошатмаганын белгәнсездер. Сезне аның сыйфатлары җәлеп иткәндер. Шулай итеп сезнең мөнәсәбәтләрегез ныгып киткәндер дә.

2 Берәрсе белән дуслык үстерер өчен, вакыт һәм тырышлыклар кирәк. Шуны ук Йәһвә белән дуслык турында да әйтеп була. Бу мәкаләдән без Йәһвәгә ничек якынлашып булганын һәм моның нинди фатихалар китергәнен белербез.

3. Ни өчен Йәһвәгә якынлашуның файдасы турында уйлану мөһим?

3 Һичшиксез, Йәһвәгә якынлашу безнең файдабызга бара. Моның турында уйлану безне алга таба да аңа якынлашырга дәртләндерер (Зәб. 63:6—8). Менә нәрсә турында уйланыйк: күп кенә кеше файдалы ризык ашау, күнегүләр ясау, ял итү һәм җитәрлек су эчүнең файдага барганын белүен белә, шулай да алар моны эшләми. Яхшы гадәтләрнең файдасы турында уйлансалар, аларның дөрес тукланырга һәм күнегүләр ясарга теләге үсәр иде, мөгаен. Нәкъ шулай ук без дә Йәһвәгә якынлашуның файдага барганын беләбез, әмма, Аллаһыга алга таба да якынлашырга теләк булсын өчен, безгә моның турында һәрвакыт уйланырга кирәк (Зәб. 119:27—30).

4. Зәбур 73:28 дә мәдхия җырлаучы нәрсә дип әйткән?

4 Зәбур 73:28 укы. 73 нче мәдхияне язган левиле Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә җырлаган. Күрәсең, ул Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән. Әмма хәтта аңа да Аллаһыга якынлашуның чын фатиха булганы турында уйланырга кирәк булган. Аның мәдхиясен укып, без дә бүген моның турында уйлана алабыз. Әйдәгез, «Аллаһыга якынлашу» нинди фатихалар китергәнен исебезгә төшерик.

«АЛЛАҺЫГА ЯКЫНЛАШУ» БӘХЕТЛЕ ИТӘ

5. а) Ни өчен Аллаһыга якынлашу безне бәхетле итә? ә) Йәһвә биргән зирәклек сезне ничек яклый һәм сезгә ничек булыша? (Гыйбрәтле сүзләр 2:6—16)

5 Йәһвәгә якынлашсак, бәхетлерәк булырбыз (Зәб. 65:4). Ни өчен алай дип әйтеп була? Мәсәлән, Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланганга, без зирәк эш итәбез. Ә андый зирәклек безне начар йогынтыдан һәм җитди хаталардан саклый. (Гыйбрәтле сүзләр 2:6—16 укы.) Менә ни өчен Изге Язмаларда: «Зирәклек тапкан кеше һәм үткен акыл казанган адәм бәхетле»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 3:13).

6. Ни өчен мәдхия җырлаучы шатлыгын югалткан?

6 Әлбәттә, Йәһвәнең дуслары да кайчак боега. Мәсәлән, 73 нче мәдхияне язган кеше тискәре уйлары аркасында шатлыгын югалткан булган. Ул Аллаһыны да, аның нормаларын да санга сукмаган кешеләрнең рәхәт яшәгәннәрен күреп, бик күңелсезләнгән һәм алардан көнләшә башлаган. Мәрхәмәтсез, горур кешеләр һәрчак бай, сәламәт һәм авырлыкларсыз яши кебек тоелган аңа (Зәб. 73:3—7, 12). Ул шулкадәр боеккан ки, хәтта Аллаһыга хезмәт итү аңа мәгънәсез кебек тоела башлаган. Ул хәтта болай дигән: «Юкка гына мин йөрәгемне саф көенчә саклаганмын, гаепсез булуымны күрсәтеп, юкка гына кулларымны юганмын» (Зәб. 73:13).

7. Боеккан чакларда нәрсә эшләргә? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

7 Тискәре хисләреннән арыныр өчен, мәдхия җырлаучы чаралар күргән. Ул «Аллаһының бөек изге урынына кергән». Анда Аллаһы аңа фикерләрен рәткә китерергә булышкан (Зәб. 73:17—19). Без дә боегып китәргә мөмкин. Иң яхшы дустыбыз Йәһвә моны күреп тора. Шуңа күрә андый чакларда аңардан ярдәм сорагыз, аның Сүзен укыгыз һәм кардәшләрдән ярдәм кабул итегез. Шулай эшләп, сез юаныч алырсыз һәм күңелегездә тынычлык урнашыр (Зәб. 94:19)a.

Левиле бакыр мәзбәх белән гыйбадәтханә арасында басып тора.

73 нче мәдхияне язган левиле «Аллаһының бөек изге урынында» басып тора (7 нче абзацны кара)


«АЛЛАҺЫГА ЯКЫНЛАШУ» ТОРМЫШНЫ МӘГЪНӘЛЕ ИТӘ ҺӘМ ӨМЕТ БИРӘ

8. Аллаһыга якынлашу тагын нинди фатихалар китерә?

8 Аллаһыга якынлашу тормышыбызны мәгънәле итә, шулай ук өмет тә бирә. Әйдәгез, хәзер шушы ике якка игътибар итик (Ирм. 29:11).

9. Йәһвәгә якынлашу тормышыбызны ничек мәгънәле итә?

9 Йәһвәгә якынлашу тормышыбызны мәгънәле итә. Аллаһының барлыгын кире кагучы кешеләр тормышның мәгънәсе юк дип саный һәм кешелек ахыр чиктә юкка чыгачак дип уйлый. Әмма Изге Язмаларда Аллаһы бар һәм ул «үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирә» дип әйтелә (Евр. 11:6). Без моңа бер тамчы да шикләнмибез. Шулай ук безнең Аллаһыга табынырга ихтыяҗыбыз бар. Бу ихтыяҗны канәгатьләндергәнгә, без инде бүген бәхетле тормыш алып барабыз (Кан. 10:12, 13).

10. Йәһвәгә өметләнүче кешеләрнең киләчәге турында Зәбур 37:29 да нәрсә әйтелә?

10 Күпләрнең тормышлары эш, гаилә һәм картлыкка акча җыю тирәсендә генә әйләнә. Аллаһыга исә аларның тормышларында урын калмый. Ә без Аллаһыны исәпкә алып гомер итәбез һәм өметебезне аңа баглыйбыз (Зәб. 25:3—5; 1 Тим. 6:17). Без аның вәгъдәләрен беләбез һәм аларның үтәләчәгенә ышанабыз. Безне искиткеч киләчәк көтә: без мәңге яшәп Йәһвәгә хезмәт итә алачакбыз. (Зәбур 37:29 укы.)

11. Аллаһыга якынлашуыбыз: а) безне нинди йөктән арындыра? ә) аңарда нинди хисләр уята?

11 Аллаһыга якынлашу тагын бер фатиха китерә: Йәһвә безнең гөнаһларыбызны кичерә (Ишаг. 1:18). Шуңа күрә без үткәндә кылган гөнаһларыбыз аркасында интегеп яшәмибез (Зәб. 32:1—5). Сез исегезгә башка фатихаларны да төшерә аласыздыр. Үзенә якынлашкан кешеләрне күреп, Йәһвә бик сөенә (Гыйб. сүз. 23:15). Хәзер, әйдәгез, Йәһвәгә ничек алга таба да якынлашып булганын карап чыгыйк.

АЛЛАҺЫГА АЛГА ТАБА ДА НИЧЕК ЯКЫНЛАШЫРГА?

12. Аллаһыга якынлашыр өчен, сез инде нәрсә эшләдегез?

12 Суга чумдырылган мәсихче булсагыз, Аллаһыга якынлашыр өчен, сез инде күпне эшләгәнсез. Мәсәлән, сез Йәһвә һәм Гайсә Мәсих турында белем алдыгыз, гөнаһларыгыздан тәүбә иттегез, Аллаһыга нык иман үстердегез һәм аның ихтыяры буенча яшисез. Әмма, Йәһвәгә алга таба да якынлашыр өчен, туктамаска, ә шуны ук эшләүне дәвам итәргә кирәк (Көл. 2:6).

13. Аллаһыга якынлашырга нәрсә булышыр?

13 Аллаһыга алга таба да ничек якынлашырга? 1) Безгә регуляр рәвештә Изге Язмаларны укырга һәм өйрәнергә кирәк. Безнең максатыбыз — белем алу гына түгел, ә Аллаһының принципларын һәм үзебезгә карата ихтыярын аңлау (Эфес. 5:15—17). 2) Йәһвәнең шәхсән безне ничек кайгыртканы турында уйланып, үз иманыбызны ныгытырга кирәк. 3) Без Йәһвә хупламаган эшләрне нәфрәт итәргә һәм андый эшләр кылган кешеләр белән дуслашмаска тиеш (Зәб. 1:1; 101:3).

14. Көндәлек тормышта Йәһвәне ничек сөендерергә? (1 Көринтлеләргә 10:31) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

14 1 Көринтлеләргә 10:31 укы. Без Йәһвәне сөендерергә телибез. Моны без хезмәттә һәм җыелышта гына түгел, ә көндәлек тормышта да эшли алабыз. Мәсәлән, юмарт һәм һәрнәрсәдә намуслы булуыбыз Йәһвәне сөендерер (2 Көр. 8:21; 9:7). Шулай ук тормыш бүләген кадерләвебез дә аны шатландырыр, шуңа күрә чамасын белеп ашау, эчү һәм сәламәтлегебезне кайгырту мөһим. Йәһвәне хәтта кечкенә нәрсәләрдә дә сөендерсәк, ул безне тагы да ныграк яратыр (Лүк 16:10).

Йәһвәне сөендерер өчен мөмкинлекләр. 1. Машинаны куркынычсыз йөртү: абый-кардәш светофорның кызыл утына туктаган. 2. Сәламәтлек турында кайгырту: абый-кардәш тиз атлап йөри. 3. Файдалы ризык белән туклану: тәлинкәдә — файдалы ризык. 4. Кунакчыл булу: яшь апа-кардәш кулы имгәнгән олы яшьтәге апа-кардәшкә чәчәкләр һәм ризык алып килгән.

Машинаны куркынычсыз йөртеп, физик күнегүләр ясап, файдалы ризык белән тукланып һәм кунакчыл булып, без Йәһвәне сөендерәбез (14 нче абзацны кара)


15. Йәһвә башкалар белән ничек мөгамәлә итүебезне көтә?

15 Йәһвә тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга карата да игелекле (Мат. 5:45). Ул безнең дә башкаларга шундый мөгамәлә күрсәтүебезне тели. Мәсәлән, без беркемне дә яманламаска, гаугачыл булмаска һәм бар кешеләр белән үзебезне юаш тотарга тиеш (Тит. 3:2). Кеше карашларыбызны уртаклашмаса да, бу безгә аңа өстән карарга хокук бирми (2 Тим. 2:23—25). Бар кешеләр белән үзебезне игелекле тотып, без Йәһвәгә якынлашабыз.

АБЫНСАК ТА, БЕЗ АЛЛАҺЫГА ЯКЫНЛАША АЛАБЫЗ

16. 73 нче мәдхияне язган левиле нинди хисләр кичергән?

16 Барыбыз да хаталар кыла. Моның аркасында без үзебезне Йәһвәнең яратуына лаексыз дип санарга мөмкин. 73 нче мәдхияне язган левиленең мисалына кабат кайтыйк. Ул болай дип сукранган: «Мин чак кына читкә тайпылмый калдым, аякларым чак кына таймады» (Зәб. 73:2). Бу левиле үзе әйткәнчә, аның «күңеле ачы тойгы белән тулган», ул Аллаһы алдында «аңсыз хайван кебек булган» (Зәб. 73:21, 22). Әмма моның аркасында ул үзен Йәһвәнең яратуына лаексыз дип санаганмы?

17. а) Мәдхия җырлаучы хәтта бик боекканда да нәрсә таныган? ә) Без аңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

17 Мәдхия җырлаучы Йәһвә үзен кире каккан кебек тойса да, аның бу хисе кыска вакытлы гына булгандыр. Хәтта бик боекканда да, ул Йәһвәгә якынлашуның кирәклеген таныган. Бу аның мондый сүзләреннән күренә: «Хәзер мин һәрвакыт синең белән, син мине уң кулымнан тотып торасың. Син мине үз киңәшең белән йөртәсең һәм ахыр чиктә мине данга лаек итәчәксең» (Зәб. 73:23, 24). Безнең дә иманыбыз какшаганда я кулларыбыз салынып төшкәндә, безгә Йәһвәдән көч сорарга кирәк (Зәб. 73:26; 94:18). Хәтта җитди хата кылсак та, шуны истә тотыйк: Йәһвәгә кайтырга беркайчан да соң түгел, чөнки ул «кичерергә әзер» (Зәб. 86:5). Тормышыгызны куе болытлар каплаганда, Йәһвәгә якынлашу аеруча мөһим (Зәб. 103:13, 14).

1. Бер абый-кардәш боегып утыра. 2. Соңрак Патшалык Залында аны бер пар каршы ала, ул моңа шатлана.

Рухи яктан хәлсезләнгәндә, безгә, рухи эшләрдә күбрәк катнашып, Йәһвәгә якынлашырга кирәк (17 нче абзацны кара)


ЙӘҺВӘГӘ МӘҢГЕ ЯКЫНЛАШЫГЫЗ

18. Ни өчен Йәһвәгә мәңге якынлашып була?

18 Йәһвәгә якынлашуның һәм аның турында белем алуның чиге юк. Изге Язмаларда Йәһвәнең зирәклеге, юллары һәм белеме «төшенә алмаслык» дип әйтелә (Рим. 11:33).

19. Мәдхияләр безне нәрсәгә ышандыра?

19 Зәбур 79:13 тә болай диелә: «Без — синең халкың һәм көтүлегеңдәге сарыкларың — сиңа мәңге рәхмәтләр белдерербез, буыннан-буынга сине мактарбыз». Сез дә, Йәһвәгә алга таба да якынлашсагыз, мәңгелек фатихалар алырсыз һәм ышаныч белән: «Аллаһы мәңге йөрәгемнең кыясы һәм минем өлешем булыр»,— дип әйтә алырсыз (Зәб. 73:26).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ни өчен Йәһвәгә якынлашуның файдасы турында уйланырга кирәк?

  • «Аллаһыга якынлашу» нинди фатихалар китерә?

  • Без Аллаһыга алга таба да ничек якынлаша алабыз?

32 ҖЫР Йәһвә ягына бас!

a Озак вакыт дәвамында боегу, борчылу я күңелсезлек кичергән кешегә табибларның ярдәме кирәк булырга мөмкин. Күбрәк мәгълүмат алыр өчен, 2023 елгы «Күзәтү манарасы» № 1 карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу