28 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
88 ҖЫР Миңа үз юлларыңны күрсәт
Киңәшләрне бөтен йөрәк белән кабул итегез
«Киңәш эзләүчеләргә зирәклек хас» (ГЫЙБ. СҮЗ. 13:10).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Киңәшләр безгә файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
1. Зирәк эш итәр өчен, нәрсә эшләү мөһим? (Гыйбрәтле сүзләр 13:10; 15:22)
РИЗАЛАШЫРСЫЗ, һәрберебез дә карарларыбызның зирәк булуын һәм яхшы нәтиҗәләргә китерүен тели. Моның өчен, Изге Язмалар дәртләндергәнчә, киңәш эзләргә кирәк. (Гыйбрәтле сүзләр 13:10; 15:22 укы.)
2. Йәһвә безне нәрсәгә ышандыра?
2 Әлбәттә, иң яхшы киңәшләрне безгә күктәге Атабыз Йәһвә бирә. Шуңа күрә киңәшләрне һәм зирәклекне аңардан сорарга кирәк. Аллаһы безне болай дип ышандыра: «Сиңа киңәш биреп, сине күзәтермен» (Зәб. 32:8). Ягъни Йәһвә киңәшләр биреп кенә калмый, ул безгә бу киңәшләрне кулланырга да булыша.
3. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?
3 Изге Язмалардагы мисаллар һәм принциплар нигезендә без бу мәкаләдә мондый дүрт сорауга җавап табарбыз: 1) Киңәшләр миңа файда китерсен өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? 2) Яхшы киңәшне нинди кеше бирә алыр? 3) Киңәшкә колак салырга әзер булуыбызны ничек күрсәтергә? 4) Ни өчен карарлар кабул итү йөген башкаларның җилкәсенә салырга кирәкми?
НИНДИ СЫЙФАТЛАР КИРӘК?
4. Киңәшләр безгә файда китерсен өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
4 Киңәшләр сорар һәм кулланыр өчен, без басынкы һәм тыйнак булырга тиеш. Бу сыйфатлар безгә теге я бу өлкәдә белем һәм тәҗрибә җитеп бетмәгәнен танырга булыша. Басынкы һәм тыйнак булсак, без Аллаһының киңәшләрен теләп кабул итәрбез. Горур кешегә исә Йәһвә ярдәм итә алмый. Андый кеше бит Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне колагына да элми (Мик. 6:8; 1 Пет. 5:5).
5. Нәрсә аркасында Давыт горурланып китә алган?
5 Давыт патша мисалына игътибар итик. Әле тәхеткә утырганчы, ул зур уңышларга ирешкән. Ул арфада оста уйнаучы буларак билгеле булган һәм хәтта Шаул патша алдында уйнаган (1 Иш. 16:18, 19). Давыт булачак патша итеп майлангач, Йәһвә үз рухы аша аңа ярдәм итә башлаган (1 Иш. 16:11—13). Ул Исраилнең күп кенә дошманнарын, шул исәптән Голиат исемле әзмәверне дә җиңгән. Ул халык күзендә чын батыр булган (1 Иш. 17:37, 50; 18:7). Уңышлары аркасында Давыт, горурланып китеп, киңәшләргә мохтаҗ түгелмен дип уйлый башлый алган. Ләкин ул горурлык тозагына эләкмәгән.
6. Давытның киңәшләрне кабул итәргә әзер булуы нәрсәдән күренгән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
6 Давыт һәрвакыт киңәшләргә колак салган. Патша булып утыргач та, ул үзенә яхшы киңәшләр бирә алган дуслар сайлаган (1 Елъ. 27:32—34). Давыт киңәшләрне ир-атлардан гына түгел, ә хатын-кызлардан да кабул иткән, мәсәлән Абигыядән. Аның ире ихтирамсыз, яхшылыкның кадерен белмәүче һәм үзен генә яратучы кеше булган. Давыт исә басынкы булган һәм Абигыянең киңәшенә колак салган. Бу аны җитди хатадан яклаган (1 Иш. 25:2, 3, 21—25, 32—34).
Давыт Абигыянең киңәшен басынкылык белән кабул иткән (6 нчы абзацны кара)
7. Давыттан нәрсәгә өйрәнеп була? (Вәгазьче 4:13) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
7 Давыт — безнең өчен яхшы үрнәк. Без талантлы булырга я хакимлеккә ия булырга мөмкин. Әмма без үзебез барысын беләбез һәм безгә киңәшләр кирәкми дип уйларга тиеш түгел. Яхшы киңәшне безгә кем генә бирмәсен, әйдәгез, Давыт кебек, аны кабул итәргә әзер булыйк. (Вәгазьче 4:13 укы.) Ул чакта без күп кенә хаталардан качарбыз һәм үзебезгә дә, башкаларга да зыян китермәбез.
Безгә киңәшне кем генә бирмәсен, аны кабул итәргә әзер булыйк (7 нче абзацны кара)c
ЯХШЫ КИҢӘШНЕ НИНДИ КЕШЕ БИРӘ АЛЫР?
8. Ни өчен Йонафан Давытка яхшы киңәш бирә алган?
8 Давыт киңәшләрне Йәһвәне яраткан һәм шул ук вакыт кирәкле өлкәдә тәҗрибәсе булган кешеләрдән сораган. Мәсәлән, Шаул патша аңа зыян китерергә ниятлиме, юкмы икәнен белер өчен, Давыт Йонафанга мөрәҗәгать иткән. Ни өчен аңа мөрәҗәгать итү урынлы булган? Чөнки Йонафан Йәһвәне дә яраткан, әтисе Шаулны да яхшы белгән (1 Иш. 20:9—13).
9. Яхшы киңәшне нинди кеше бирә алыр? Мисал китерегез. (Гыйбрәтле сүзләр 13:20)
9 Безгә дә киңәшне Йәһвәне яраткан һәм шул ук вакыт компетентлы булган кешедән сорарга кирәкa. (Гыйбрәтле сүзләр 13:20 укы.) Мәсәлән, тормыш иптәшен табарга теләгән яшь абый-кардәшкә кем яхшырак киңәш бирер: буйдак дустымы я аны яхшы белгән һәм никахта бәхетле булган гаиләле кардәшләрме? Бер яктан, буйдак кардәш, Изге Язмаларга нигезләнсә, яхшы киңәшләр бирә алырдыр да. Ләкин гаиләле кардәшләр үз тәҗрибәләре белән дә уртаклаша алыр, бу теория генә булмас. Һичшиксез, бу аңа күбрәк файда китерер.
10. Без алга таба нәрсә карап чыгарбыз?
10 Шулай итеп, без нинди ике сыйфатка ия булырга кирәклеген һәм киңәш бирү өчен кем яхшырак туры килгәнен белдек. Ә хәзер киңәшкә колак салырга әзер булуыбызны ничек күрсәтергә һәм ни өчен карарлар кабул итү йөген башкаларның җилкәсенә салмаска кирәк дигән сорауларга күчик.
КИҢӘШКӘ КОЛАК САЛЫРГА ӘЗЕР БУЛЫГЫЗ
11, 12. а) Без нәрсәдән качарга тиеш? ә) Рихәбәм патша нинди хата ясаган?
11 Кайвакыт кеше киңәш сорый, ләкин чынлыкта ул киңәшкә колак салырга теләми. Ул карарны инде кабул иткән һәм үзе белән килешкән кешене генә эзли. Алай эш итү дөрес түгел, һәм Рихәбәм патша белән булган очрак моны яхшы раслый.
12 Рихәбәм үз әтисе Сөләйманнан соң Исраилдә идарә итә башлаган. Халык, ул вакытта имин яшәсә дә, Сөләйман үзләренә чиктән тыш зур йөк салган дип санаган. Шуңа күрә алар Рихәбәм патшадан йөкләрен җиңеләйтүен сораган. Рихәбәм аларга уйлармын дип әйткән. Аннан соң ул олы яшьтәге киңәшчеләргә мөрәҗәгать иткән. Бу акыллы адым булган, чөнки алар, әле Сөләйман исән булганда, аңа да киңәшләр биргән һәм бик тәҗрибәле булган (1 Пат. 12:2—7). Әмма кызганычка каршы, Рихәбәм аларның киңәшләрен кире каккан. Ни өчен? Бәлки, ул бу сорау буенча карарын инде кабул иткән булгандыр һәм өлкәннәр аны хуплар дип өметләнгәндер. Ләкин ул теләгәнчә килеп чыкмагач, Рихәбәм яшьтәшләреннән киңәш сораган. Ул күңеленә ятышлы сүзләр ишеткән һәм аларның киңәше буенча эш иткән (1 Пат. 12:8—14). Нәтиҗәдә, халык аңа каршы фетнә күтәргән. Акылсыз карары аркасында Рихәбәмнең күп кенә проблемалары туган (1 Пат. 12:16—19).
13. Киңәшкә колак салырга әзер булуыбыз нәрсәдән күренер?
13 Рихәбәм очрагы безне нәрсәгә өйрәтә? Киңәш сорыйбыз икән, без аңа колак салырга да әзер булырга тиеш. Безгә карарны алдан кабул итәргә кирәкми. Үзебезне тикшерер өчен, мондый сорау турында уйланыйк: «Кеше күңелемә ятышлы булмаган киңәш бирсә, мин аны шунда ук кире какмыйммы?»
14. Киңәш сораганда, нәрсәне истә тотарга кирәк? Мисал китерегез. (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
14 Мондый мисал турында уйланыйк. Әйтик, абый-кардәшкә акчалы эш тәкъдим итәләр, ди, әмма, бу тәкъдимне кабул итәр алдыннан, ул өлкән белән киңәшләшеп алырга була. Ул озак вакытлы командировкаларга китәргә туры киләчәге турында әйтә. Өлкән бу кардәшкә Изге Язмалардагы принципларны исенә төшерә һәм, гаиләсен калдыра торган булса, ул аны рухи яктан кайгырта алмас ди (Эфес. 6:4; 1 Тим. 5:8). Әмма аңа өлкәннең киңәше ошамый, шуңа күрә ул, күңеленә ятышлы киңәш ишеткәнче, башка кардәшләрдән дә киңәш сорый. Сезнеңчә, бу кардәш киңәшкә колак салырга әзерме? Безгә йөрәгебезнең мәкерле булуын беркайчан да онытмаска кирәк (Ирм. 17:9). Әйтергә кирәк, кайвакыт киңәш безгә ошамый, әмма ул еш кына нәкъ кирәкле киңәш булып чыга.
Без чыннан да киңәшкә колак салырга әзерме яисә үзебез белән килешкән кешене генә эзлибезме? (14 нче абзацны кара)
ЙӨГЕГЕЗНЕ БАШКАЛАРГА САЛМАГЫЗ
15. Нәрсә эшләмәскә кирәк һәм ни өчен?
15 Кайберәүләр: «Син минем урынымда булсаң, ничек эш итәр идең?» — дип сорый. Ә кемдер уйламыйча, тикшермичә башкалар кебек эш итә. Әмма һәрбер кеше карарлар кабул итү йөген үзе йөртергә тиеш (Гәл. 6:4, 5). Әйе, зирәк кеше Изге Язмалардан һәм җитлеккән мәсихчеләрдән киңәш эзли, әмма беркайчан да башкаларны үзе өчен карар кабул итүләрен сорамый.
16. Көринттәге мәсихчеләргә нинди сорау буенча карар кабул итәргә кирәк булган һәм кем моны хәл итәргә тиеш булган? (1 Көринтлеләргә 8:7; 10:25, 26)
16 Әйдәгез, беренче гасырдагы Көринт җыелышында булган хәлне исебезгә төшерик. Ул вакытта базарларда потка багышланган ит сатылган. Рәсүл Паул болай дип язган: «Без шуны беләбез: пот бу дөньяда буш нәрсә, һәм бер генә хак Аллаһы бар» (1 Көр. 8:4). Шуңа күрә кайбер мәсихчеләр бу итне сатып алып ашарга була дип санаган. Әмма кемдер андый итне ашарга ярамый дип уйлаган. (1 Көринтлеләргә 8:7; 10:25, 26 укы.) Паул имандашларын башкалар өчен карарны кабул итмәскә дәртләндергән. Ул шулай ук башкаларга ияреп уйланмыйча эш итүдән кисәткән. Әйе, һәрбер мәсихче үз вөҗданы кушуы буенча эш итәргә тиеш булган. «Һәрберебез Аллаһыга үзе хакында хисап бирәчәк»,— дип аңлаткан Паул (Рим. 14:10—12).
17. Уйламыйча, башкалар кебек эш итсәк, бу нәрсәгә китерер? Мисал китерегез. (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
17 Бүген дә вөҗданга кагылышлы сораулар аз түгел. Мәсәлән, кан фракцияләрен куллану турында уйланыйкb. Һәрбер мәсихче бу сорау буенча шәхси карар кабул итәргә тиеш. Бу мәсьәләгә төшенү авыр булса да, бу безнең йөгебез (Рим. 14:4). Уйламыйча, төшенмичә, башкалар кебек эш итсәк, вөҗданыбыз өйрәтелми калыр. Вөҗданыбызны куллансак кына, аны өйрәтеп була бит (Евр. 5:14). Зирәк мәсихчеләр башта шәхси өйрәнү үткәрә, аннан соң гына, берәр нәрсә аңлашылмаса, башкалар белән киңәшләшә.
Башта шәхси өйрәнү үткәрегез — аннан соң гына киңәш сорагыз (17 нче абзацны кара)
АЛГА ТАБА ДА КИҢӘШ ЭЗЛӘГЕЗ
18. Йәһвә безгә үз яратуын ничек күрсәтә?
18 Карарларны үзебезгә кабул итәргә рөхсәт итеп, Йәһвә безгә зур ышаныч күрсәткән. Акыллы карарлар кабул итәргә булышыр өчен, ул безгә Изге Язмаларны биргән. Моннан тыш, ул безгә зирәк дуслар да бүләк иткән. Алар безгә Изге Язмалардагы принципларга төшенергә ярдәм итә. Әйе, назлы күктәге Атабызның безне яратканы ап-ачык (Гыйб. сүз. 3:21—23). Аның яратуы өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтеп була?
19. Йәһвәне алга таба да сөендерер өчен, нәрсә эшләргә?
19 Балалар, үсеп, Йәһвәнең зирәк, фидакарь хезмәтчеләре булып киткәндә, әти-әниләре бик сөенә. Без дә рухи яктан үскәндә, киңәш эзләгәндә һәм зирәк карарлар кабул иткәндә, Йәһвә бик шатлана. Шуңа күрә, әйдәгез, алга таба да киңәш эзлик һәм акыллы карарларыбыз белән Йәһвәнең йөрәген сөендерик.
127 ҖЫР Йәһвә теләгәнчә яшәү
a Кайвакыт мәсихчеләр Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләрдән дә яхшы киңәш ала ала, мәсәлән финанс белән бәйле сорауларда я дәвалануга кагылышлы мәсьәләләрдә.
b Күбрәк мәгълүматны «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 39 нчы дәресенең 5 нче өстәмә исемендә һәм «Өстәмә материал» дигән өлештә табып була.
c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Яшь өлкән башка бер өлкәнгә киңәш бирә, чөнки тегесе өлкәннәр очрашуында кызып киткән булган.