29 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
87 ҖЫР Кил, җаныңны яңартып җибәр!
Киңәшләрне ничек бирергә?
«Сиңа киңәш биреп, сине күзәтермен» (ЗӘБ. 32:8).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Киңәшебез кешенең йөрәгенә ирешсен өчен, аны ничек бирергә?
1. Кем киңәшләр бирә һәм ни өчен?
СЕЗ киңәш бирергә яратасызмы? Кайберәүләргә киңәшләр бирү авыр түгел, башкаларга исә бу ошап бетми, һәм, киңәш биргәндә, алар үзләрен уңайсыз хис итә. Ничек кенә булмасын, вакыт-вакыт без барыбыз да башкаларга киңәшләр бирергә тиеш, чөнки киңәшләр бирү — ярату билгесе, ә ярату, Гайсә әйткәнчә,— мәсихчеләрне аерып торучы сыйфат (Яхъя 13:35). Изге Язмалардан күренгәнчә, «эчкерсез киңәштән» хәтта «дуслык» та туа ала (Гыйб. сүз. 27:9).
2. Өлкәннәр нәрсә эшли белергә тиеш һәм ни өчен? («Атна уртасындагы очрашуда бирелә торган киңәшләр» дигән рамканы да кара.)
2 Без барыбыз, ә аеруча өлкәннәр киңәшләр бирә белергә тиеш. Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих бит аларны җыелышны көтәргә билгеләгән (1 Пет. 5:2, 3). Мәсәлән, өлкәннәр нотыкларында киңәшләр бирә. Шулай ук алар аерым кардәшләрне, шул исәптән җыелыштан читләшкәннәрне үгетләргә бурычлы.
3. а) Киңәшләрне оста бирергә кемнән өйрәнеп була? (Ишагыя 9:6) («Киңәшләр биргәндә, Гайсәдән үрнәк алыгыз» дигән рамканы да кара.) ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
3 Киңәшләрне оста бирергә телибез икән, безгә Аллаһының борынгы хезмәтчеләреннән үрнәк алырга кирәк. Аеруча Гайсәдән күп нәрсәгә өйрәнеп була, чөнки ул «Гаҗәеп киңәшче». (Ишагыя 9:6 укы.) Кайвакыт бездән киңәш сорыйлар, ә кайвакыт аны сорамасалар да бирергә туры килә. Андый чакларда ничек эш итәргә? Киңәшне туры килгән вакытта һәм тиешле рәвештә ничек бирергә? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.
БЕЗДӘН КИҢӘШ СОРАСАЛАР
4, 5. Бездән киңәш сорасалар, үзебезгә нинди сорау бирергә кирәк? Мисал китерегез.
4 Берәрсе сездән киңәш сораса, бу күңелегезгә хуш килердер, чөнки шулай итеп кеше сезгә үз ышанычын белдерә. Сез аңа шунда ук ярдәм итәргә теләрсез, мөгаен. Әмма үзегезгә мондый сорау бирегез: «Минем бу өлкәдә белемнәрем җитәрлекме?» Ә инде җитәрлек булмаса, сез аңа бу өлкәдән хәбәрдар кешене табарга булыша аласыз.
5 Бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, якын дустыгыз каты чирләп китте, ди. Ул төрле дәвалану ысулларын тикшереп чыга һәм сездән кайсысын сайларга дип сорый. Сезнең бу мәсьәлә буенча үз фикерегез бардыр, әмма сез табиб түгел. Шуңа күрә, аңа бу чирне дәвалый белгән табибны табарга булышсагыз, хәерлерәк булыр.
6. Ни өчен киңәшне бирү белән ашыкмаска кирәк?
6 Киңәш бирер өчен белемнәребез җитәрлек булса да, шунда ук җавап бирмәү, бәлки, яхшырак булыр. Ни өчен? Чөнки Гыйбрәтле сүзләр 15:28 дә «тәкъваның йөрәге уйлап җавап бирә» дип әйтелә. Җавап бирер алдыннан өстәмә тикшерү үткәрсәгез, дога кылсагыз һәм уйлансагыз, киңәшегез Йәһвәнең карашына туры килгәненә тагы да ныграк инанган булырсыз. Әйдәгез, Натан пәйгамбәр белән булган бер очракка игътибар итик.
7. Натан пәйгамбәр очрагыннан нинди сабак алып була?
7 Давыт патша Натан пәйгамбәргә Йәһвә өчен гыйбадәтханә төзергә теләгәне турында әйткән булган. Натан шунда ук аның бу ниятен хуплаган. Әмма башта аңа Йәһвәнең фикерен белергә кирәк булган, чөнки Йәһвә Давытның гыйбадәтханәне төзүен теләмәгән (1 Елъ. 17:1—4). Бу очрактан нәрсәгә өйрәнеп була? Бездән киңәш сорасалар, «сөйләргә... ашыкмыйк» (Ягък. 1:19).
8. Киңәш бирү белән ашыкмас өчен тагын нинди сәбәп бар?
8 Киңәш бирер алдыннан яхшылап уйланыр өчен тагын бер сәбәп бар: киңәшебез начар нәтиҗәләргә китерсә, гаеп өлешчә бездә дә булыр. Әйе, кисәр алдыннан җиде тапкыр үлчәү акыллы.
БЕЗДӘН КИҢӘШ СОРАМАСАЛАР
9. Киңәш бирер алдыннан өлкәннәр нәрсәне аңларга тырышыр? (Гәләтиялеләргә 6:1)
9 Кайвакыт өлкәннәр кардәшнең «ялгыш адым» ясаганын күрә һәм аңа киңәш бирергә мәҗбүр. (Гәләтиялеләргә 6:1 укы.) «Ялгыш адым» дигәндә сүз җитди гөнаһ турында бармаска да мөмкин, әмма бу адым гөнаһка илтә ала. Өлкәннәрнең максаты — шул кардәшкә тормыш юлында калырга ярдәм итү (Ягък. 5:19, 20). Әмма башта алар кеше чыннан да хата кылганмы икәнен аңларга тырыша. Мәсьәлә бит нибары вөҗданга кагылышлы сорау белән генә бәйле булырга мөмкин (Рим. 14:1—4). Кеше чыннан да киңәшкә мохтаҗ булса, өлкәннәр ничек эш итәр?
10—12. Кешегә киңәшне кабул итү җиңелрәк булсын өчен, өлкән нәрсә эшли ала? Мисал китер. (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
10 Киңәш сорамаган кешегә киңәш бирү авыррак була. Ни өчен? Чөнки, рәсүл Паул язганча, кеше ялгыш адым ясаганын абайламаска да мөмкин. Шуңа күрә өлкәннәр, кешегә киңәшне кабул итү җиңелрәк булсын өчен, берничә адым ясый ала.
11 Сорамаган кешегә киңәш бирү каткан җиргә орлык утыртуга охшаш. Башта бакчачы җирне казып аны йомшарта, аннан соң орлык утырта, ә ахырда су сибә. Нәкъ шулай ук өлкән дә киңәш бирер алдыннан «җирне» әзерләр. Мәсәлән, ул, уңайлы вакыт сайлап, кардәшне үз яратуына ышандырыр һәм әйтәсе сүзе барлыгын әйтер. Шул өлкән игътибарлы һәм игелекле кеше буларак билгеле булса, аның киңәшен кабул итү җиңелрәк булыр.
12 Аннары ул «җирне йомшартуын» дәвам итәр, мәсәлән барыбыз да хаталар кыла һәм барыбызга да вакыт-вакыт киңәш кирәк дип әйтер (Рим. 3:23). Тыныч тавыш, ихтирам белән сөйләшеп һәм Изге Язмаларга нигезләнеп, өлкән аның нинди хата кылганын аңлатыр. Кардәш үз хатасын таныгач, өлкән «орлык утыртыр», ягъни, хәлне төзәтер өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген ачык итеп күрсәтер. Ахырда өлкән «су сибәр», ягъни кардәшне эчкерсез мактар һәм аның белән бергә дога кылыр (Ягък. 5:15).
Киңәш сорамаган кешегә киңәш бирер өчен, ярату һәм осталык кирәк (10—12 нче абзацны кара)
13. Кеше киңәшне дөрес аңлаганмы, юкмы икәнен өлкән ничек белә ала?
13 Кайчак киңәш бирүче бер фикерне җиткерергә тели, ә кеше аны гел башкача аңлый. Кардәш киңәшне дөрес аңлаганмы, юкмы икәнен белер өчен, өлкән аңа ипләп кенә сораулар бирә ала (Вәг. 12:11). Аның җавапларыннан барысы да күренер.
ТУРЫ КИЛГӘН ВАКЫТТА ҺӘМ ТИЕШЛЕ РӘВЕШТӘ КИҢӘШ БИРЕГЕЗ
14. Ни өчен киңәшне ярсыган килеш бирергә кирәкми?
14 Без барыбыз да камилсез, шуңа күрә вакыт-вакыт башкаларны сүзләребез һәм эшләребез белән күңелсезләндерәбез (Көл. 3:13). Алай гына да түгел, кайвакыт без бер-беребезнең ачуын чыгарабыз (Эфес. 4:26). Әмма ярсыган килеш киңәш бирү дөрес булмас иде, чөнки «ярсыган кеше Аллаһы теләгән гаделлек буенча эш итми» (Ягък. 1:20). Ачуга бирелеп киңәш бирсәк, бу күбрәк файда түгел, ә зыян китерер. Әлбәттә, без үз хисләребез турында әйтә алабыз, ләкин башта тынычланырга кирәк. Бу яктан Илуй яхшы үрнәк күрсәткән.
15. Илуйдан нәрсәгә өйрәнеп була? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
15 Ялган дуслары Әюпне гаепләгәндә һәм тәнкыйтьләгәндә, Илуй моны күзәткән һәм аны бик жәлләгән. Әмма Әюп үзен якларга тотынгач һәм үзен Йәһвәгә караганда хаклырак итеп күрсәтә башлагач, Илуйның ачуы чыккан. Шулай да ул сөйләргә ашыкмаган, ә үз чиратын көткән. Аннары ул Әюпкә ихтирам белән йомшак кына киңәш биргән (Әюп 32:2; 33:1—7). Бу очрактан мөһим нәрсәгә өйрәнеп була: без дә киңәшне туры килгән вакытта, хөрмәт һәм ярату белән бирергә тиеш (Вәг. 3:1, 7).
Илуйның Әюпкә ачуы кабарган булса да, ул киңәшен йомшак кына һәм ихтирам белән биргән (15 нче абзацны кара)
КИҢӘШЛӘР БИРҮЕГЕЗНЕ ҺӘМ КАБУЛ ИТҮЕГЕЗНЕ ДӘВАМ ИТЕГЕЗ
16. Зәбур 32:8 буенча, Йәһвә безгә нинди үрнәк күрсәтә?
16 Бу мәкаләнең төп шигырендә Йәһвә, безгә киңәш биреп, безне күзәтер дип әйтелә. (Зәбур 32:8 укы.) Ул киңәш биреп кенә калмый, ә шулай ук аны кулланырга да ярдәм итә. Ул моны өзлексез эшли. Нинди яхшы үрнәк күрсәтә безгә Йәһвә! Әйдәгез, без дә кешегә киңәшләребез буенча эш итәргә булышыр өчен кулыбыздан килгәнне эшлик.
17. Ни өчен без киңәшләр биргән өлкәннәрне кадерлибез? (Ишагыя 32:1, 2)
17 Бу соңгы көннәрдә киңәшләр бирү һәм аларны кабул итү аеруча мөһим (2 Тим. 3:1). Изге Язмаларга нигезләнгән гамәли киңәшләр биргән өлкәннәр «сусыз җирдә су ташкыннарыдай» була. (Ишагыя 32:1, 2 укы.) Безгә тартынмыйча киңәшләр биргән дусларның сүзләре «көмеш савыттагы алтын алмалардай» кыйммәтле (Гыйб. сүз. 25:11). Әйдәгез, алга таба да киңәшләрне ярату белән бирик һәм аларны басынкылык белән кабул итик.
109 ҖЫР Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз