Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 июль 26-30 б.
  • «Бу сугыш — Йәһвәнең сугышы»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Бу сугыш — Йәһвәнең сугышы»
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АШКЫНУЧАН ХЕЗМӘТЧЕЛӘР ГАИЛӘСЕНДӘ ҮСӘМ
  • ТӨП ИДАРӘДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘ БАШЛЫЙМ
  • ЮРИДИК КӨРӘШТӘ КАТНАША БАШЛЫЙМ
  • ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ЯКЛАУ ҺӘМ ЗАКОНЛАШТЫРУ
  • РӘХМӘТ СИҢА, ЙӘҺВӘ!
  • Ирекле гыйбадәт кылу өчен көрәш
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Юридик отчет
    2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Аллаһы хөкүмәте ягында тугры торабыз
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Патшалыкның вәгазьчеләре судларга мөрәҗәгать итә
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 июль 26-30 б.
Филип Брамли.

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

«Бу сугыш — Йәһвәнең сугышы»

ФИЛИП БРАМЛИ СӨЙЛӘДЕ

2010 елның 28 гыйнварында, салкын кышкы көнне, мин Франциянең Страсбург шәһәрендә булдым. Әмма мин бу матур шәһәргә турист буларак түгел, ә юрист буларак килдем. Без башка юристлар белән бергә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә Йәһвә Шаһитләрен якларга тиеш идек. Франция хөкүмәте оешмабызны 64 миллион евро салым түләтмәкче иде. Бу бик зур акча иде! Әмма Аллаһының исемен данлау, аның халкының репутациясен һәм Франциядәге кардәшләрнең иркен хезмәт итә алуларын яклау тагы да мөһимрәк иде. Бу эшнең ничек чишелгәне бу сугыш «Йәһвәнең сугышы» булганын раслады (1 Иш. 17:47). Моның турында сезгә күбрәк сөйләп китәсем килә.

1999 елда Франция хөкүмәте Йәһвә Шаһитләреннән 1993—1996 елларда килгән ирекле иганәләрдән салым түләүләрен таләп итә башлады. Без җирле судларга мөрәҗәгать иттек, әмма җиңелдек. Ахыр чиктә хөкүмәт филиалның банк счетыннан 4,5 миллионнан артык евро конфискацияләде. Соңгы өмет Европа судына иде. Эшебез бу судта каралганчы, без һәм хөкүмәтнең юристлары судның вәкиле белән очрашырга тиеш идек. Андый очрашулар, гадәттә, ике як та уртак килешүгә килә алсын өчен үткәрелә.

Без суд вәкиленең, безгә басым ясап, салымның өлешен түләргә күндерә башлаячагын белә идек. Әмма хәтта бер евроны да түләү Изге Язмалардагы принципларны бозар иде. Кардәшләр бит иганәләрен хөкүмәткә түгел, ә Аллаһыга биргән (Мат. 22:21). Без бернәрсә дә түләргә җыенмый идек, әмма судка хөрмәт йөзеннән бу очрашуга бардык.

Мин башка юристларыбыз белән бергә — Европа суды бинасы алдында (2010 ел)

Очрашу судның матур бер конференц-залында үтте. Сөйләшү шома башланмады. Судның вәкиле Йәһвә Шаһитләренә Франция хөкүмәте таләп иткән салымның өлешен түләргә туры киләчәк диде. Без: «Ә сез хөкүмәтнең бездән инде 4,5 миллион евро конфискацияләгәнен беләсезме?» — дип сорадык. Бу сорау алдан әзерләнмәгән иде. Аннан соң нәрсә булганын исәпкә алсак, аны бирергә безне Йәһвә дәртләндергәне ап-ачык иде.

Суд вәкиленең шаккатуы йөзенә чыкты. Хөкүмәтнең юристлары сүзләребезнең дөреслеген раслагач, суд вәкиленең карашы үзгәрде: ул аларга канәгатьсезлеген белдерде һәм очрашуны шунда ук тәмамлады. Бу эштә Йәһвәнең безне җиңүгә алып барганы ачык күренеп торды. Без суд бинасыннан булган хәлгә ышанмыйча, канатланып чыктык.

2011 елның 30 июнендә Европа суды бертавыштан безне яклап чыкты. Шуңа күрә Франция бездән салымны таләп итмәскә һәм инде конфискацияләгән акчаны процентлар белән кайтарырга тиеш иде. Бу тарихи карар Франциядәге кардәшләрне бүгенге көнгә кадәр яклап тора. Суд вәкиленә биргән теге соравыбыз Голиатның маңгаена эләккән таш кебек булды. Ни өчен без җиңдек? Чөнки, Давыт әйтмешли, «бу сугыш — Йәһвәнең сугышы» (1 Иш. 17:45—47).

Бу бердәнбер җиңү булмады. Бүгенге көнгә 70 илнең югары судында һәм халыкара судларда 1225 эш буенча карар Йәһвә Шаһитләре файдасына чыгарылды. Бу судлар рәсми рәвештә теркәлергә, өйдән өйгә йөреп вәгазьләргә, патриотик церемонияләрдә катнашудан һәм кан җибәрүдән баш тартырга хокукыбызны яклады.

Кушма Штатларда Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә хезмәт итсәм дә, Европа судына мин ничек килеп эләктем?

АШКЫНУЧАН ХЕЗМӘТЧЕЛӘР ГАИЛӘСЕНДӘ ҮСӘМ

Әти-әнием, Джордж белән Люси́ль, Гиладның 12 нче сыйныфын тәмамлаган һәм миссионерлар буларак Эфиопиягә билгеләнгән булган. Мин анда 1956 елда туганмын да. Әти-әнием миңа яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филип хөрмәтенә исем кушкан (Рәс. 21:8). 1957 елны хөкүмәт эшчәнлегебезне тыйды. Яшерен рәвештә вәгазьләгәнебезне һәм очрашулар үткәргәнебезне мин әле дә хәтерлим. Бала буларак, минем өчен бу бик кызык иде! Кызганычка каршы, 1960 елда хөкүмәт безне илдән куып чыгарды.

Нейтан Норр (сул якта) Аддис-Абебада гаиләбездә кунакта (Эфиопия, 1959 ел)

Китәргә туры килсә дә, әти-әниемнең миссионер рухы сүрелмәде. Без Кушма Штатларга кайттык һәм Канза́с штатындагы Уи́чито шәһәрендә төпләндек. Әти-әнием Йәһвәне бик яратты һәм мине, апам Джу́ди һәм энекәшем Ле́слине дә моңа өйрәтте. (Алар да Эфиопиядә туган иде.) 13 яшемдә мин суга чумдырылдым. Өч елдан соң гаиләбез Перудагы Ареки́па шәһәренә ихтыяҗ буенча күченде.

1974 елда 18 яшемдә Перу филиалы мине һәм дүрт башка кардәшне махсус пионерлар итеп билгеләде. Безне Анд тауларына, вәгазьче аягы басмаган территориягә җибәрделәр. Без яхшы хәбәрне ке́чуа һәм аймара́ телендә сөйләшүче кешеләргә җиткердек. Без трейлерда йөреп яшәдек һәм аны яратып «Нух көймәсе» дип атый идек, чөнки ул олы тартмага охшаш иде. Без кешеләргә Йәһвәнең тиздән ярлылыкны, чирләрне һәм хәтта үлемне юк итәчәген сөйләдек (Ачыл. 21:3, 4). Күп кенә кеше хакыйкатьне кабул итте. Мин ул елларны шатлык белән исемә төшерәм.

Трейлер су баскан юлдан бара.

«Нух көймәсе» (1974 ел)

ТӨП ИДАРӘДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘ БАШЛЫЙМ

1977 елда Перуга Җитәкче советның әгъзасы А́льберт Шрёдер килде. Ул мине Бәйтелгә гариза язарга дәртләндерде. Мин шулай эшләдем дә. Күп тә үтмәстән, 1977 елның 17 июнендә, мине Бруклинга чакырдылар. Дүрт елдан артык мин чисталык һәм ремонтлау бүлекләрендә хезмәт иттем.

Туй көнебез (1979 ел)

1978 елның июнендә Яңа Орлеанда үткән халыкара конгресста мин Эли́забет Авалло́н исемле кардәш белән таныштым. Аның әти-әнисе, минекеләр кебек, Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итә иде һәм аңа да Йәһвәгә карата яратуны сеңдергән булган. Ул вакытка Элизабет пионер булып дүрт ел хезмәт итә иде һәм тормышын тулы вакытлы хезмәткә багышларга тели иде. Конгресстан соң без аның белән аралаша башладык һәм бер-беребезгә гашыйк булдык. 1979 елның 20 октябрендә без өйләнештек һәм Бәйтелдә бергә хезмәт итә башладык.

Башта без «Бруклин, Испан» дип аталган җыелышта хезмәт иттек. Аннан соң без тагын өч җыелышта булдык. Бу җыелышлардагы кардәшләр безне җылы кабул итте, безне яратты һәм Бәйтел хезмәтен дәвам итәргә дәртләндерде. Без аларга һәм картайган әти-әниләребез турында кайгыртырга булышкан дусларыбыз белән туганнарыбызга бик рәхмәтле.

Филип һәм аның җыелышында хезмәт иткән башка бәйтелчеләр.

«Бруклин, Испан» җыелышында хезмәт иткән бәйтелчеләр белән бергә (1986 ел)

ЮРИДИК КӨРӘШТӘ КАТНАША БАШЛЫЙМ

Гаҗәпләнүемә, 1982 елның гыйнварында мине юридик бүлеккә күчерделәр. Өч елдан соң кардәшләр миңа юристлыкка укырга керергә тәкъдим итте. Университетта без Йәһвә Шаһитләренең Кушма Штатларда һәм башка илләрдә җиңгән суд эшләрен дә өйрәндек. Бу җиңүләр нигезендә кеше хокукларын яклаган күп кенә законнар чыгарылган булган. Андый эшләрнең җентекләп каралуы мине гаҗәпләндерде.

1986 елда 30 яшемдә мине юридик бүлекнең күзәтчесе итеп билгеләделәр. Кардәшләрнең, яшь булуыма карамастан, шундый зур ышаныч күрсәткәннәре мине бик сөендерде. Шул ук вакыт мин белемнәремнең чикле булуын һәм эшнең катлаулы булачагын белә идем, шуңа күрә бераз курыктым.

1988 елда мин университетта укуымны тәмамладым. Югары белем үзеңне башкалардан өстен күрергә һәм абруйга омтылырга дәртләндерә. Кызганычка каршы, минем рухилыгыма да уку зур зыян китерде. Мин моны хәтта абайламый да калдым. Бәхеткә, хатыным миңа моны аңларга булышты. Ул шулай ук миңа рухи графигыма кайтырга ярдәм итте. Рухилыгымны ныгытыр өчен, вакыт кирәк иде, әмма ахыр чиктә мин моңа ирештем. Шуны төгәл әйтә алам: тормышта белемнәр тулы баш иң мөһиме түгел; Йәһвәне һәм аның хезмәтчеләрен ярату — менә нәрсә иң мөһиме.

ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ЯКЛАУ ҺӘМ ЗАКОНЛАШТЫРУ

Диплом алгач, мин Бәйтелдәге юридик эшләр белән һәм Патшалык эшен судларда яклау белән күбрәк шөгыльләнә башладым. Эшем кызык һәм шул ук вакыт авыр иде, чөнки оешмабыз бер урында тормый, һәрвакыт күп үзгәрешләр булып тора. Мәсәлән, элек без вәгазьдә басмалар өчен иганәләр сорый идек, әмма 1990 елларда кардәшләр бүтән шулай эшләмәскә карар итте. Әмма башта алар юридик бүлек белән киңәшләште. Кануннарны тикшереп, тиешле рекомендацияләр бирү җиңел булмады һәм күп тырышлык таләп итте. Ахыр чиктә басмаларыбыз түләүсез таратыла башлады. Бу бәйтелчеләрнең дә, вәгазьчеләрнең дә хезмәтен җиңеләйтте, шулай ук салымнар белән туа алган проблемалардан яклады. Кайберәүләр оешма акчасыз калыр һәм эшебез тукталыр дип уйлады. Ләкин аларның куркулары акланмады. Киресенчә, 1990 елдан алып Йәһвә Шаһитләренең саны икеләтә артты. Бу һәм башка үзгәрешләр уңышка китерде, чөнки безне Йәһвә фатихалый һәм ышанычлы хезмәтчесе аша зирәк җитәкчелек бирә (Чыг. 15:2; Мат. 24:45).

Без судларда яхшы юристларга ия булганга гына җиңмибез. Йәһвә халкының яхшы тәртибе — менә нәрсә мөһимрәк. Мәсәлән, 1998 елда Җитәкче советның өч әгъзасы үз хатыннары белән бергә Кубага конгресска барды. Бу кардәшләрнең ихтирамлы, игелекле булулары хөкүмәт кешеләрендә нык тәэсир калдырды. Алар сәяси яктан нейтраль булуыбызга инанды. Без юристлар буларак алар белән моңа кадәр инде очрашкан идек, әмма безнең сүзләребез андый көчкә ия булмаган иде.

Әмма, инде әйтелгәнчә, кайвакыт хөкүмәтләр белән туган каршылыкларны судлар аша хәл итәргә туры килә (Флп. 1:7). Мәсәлән, Европадагы кайбер илләрдә һәм Көньяк Кореяда хөкүмәт абый-кардәшләребездән хәрби хезмәткә баруларын таләп итте. Нәтиҗәдә, хәрби хезмәттән баш тартканга, Европада — якынча 18000 кардәшебез, ә Көньяк Кореяда 19000 нән артык кардәш төрмәдә утырып чыкты.

2011 елның 7 июлендә Европа суды «Баятян Армениягә каршы» дигән эш буенча карарын чыгарды. Бу карар буенча, Европадагы һәрбер илдә альтернатив хезмәт гамәлгә кертелергә тиеш иде. 2018 елның 28 июнендә Көньяк Кореяның Конституцион суды да охшаш карар чыгарды. Моңа кадәр кардәшләрнең хәтта кечкенә проценты да армиягә барырга ризалашкан булса, без бу судларда җиңә алмас идек.

Төп идарәдәге һәм филиаллардагы юридик бүлекләр, Аллаһы халкының хокукларын яклар өчен, бик күп тырышлык куя. Хөкүмәт ягыннан эзәрлекләүләргә һәм каршылыкка очраган кардәшләргә булышу — безнең өчен зур хөрмәт. Без судта җиңәбезме, юкмы, һәрхәлдә, «идарәчеләр белән патшаларга... һәм халыкларга» шаһитлек бирелә (Мат. 10:18). Суд документларында һәм чыгышларыбызда без Изге Язмалардан күп шигырьләр китерәбез. Шулай итеп судьялар, хакимият кешеләре, журналистлар һәм башка кешеләр яхшы хәбәрне ишетә. Нәтиҗәдә, эчкерсез кешеләрнең Йәһвә Шаһитләре һәм аларның тәгълиматлары белән танышырга мөмкинлекләре туа. Кайберләре Аллаһының халкына кушыла.

РӘХМӘТ СИҢА, ЙӘҺВӘ!

Соңгы 40 ел дәвамында мин төрле филиалларга юридик сораулар буенча ярдәм иттем, күп кенә илләрнең югары судларында катнаштым һәм югары дәрәҗәле дәүләт хезмәткәрләре белән очраштым. Мин төп идарәдә һәм башка филиалларда юридик бүлектә эшләгән хезмәттәшләрем белән сокланам. Алар минем өчен бик кадерле. Йәһвә мине мул итеп фатихалады, тормышым миңа канәгатьлек китерә.

Филип белән Элизабет Брамли.

45 ел буе яхшы вакытларда да, начар вакытларда да хатыным Элизабет миңа тугры булды һәм ярату белән миңа булышып тора. Ул моны көчен урлый торган чиренә карамастан эшли. Мин хатынымны бик кадерлим!

Тормышымда мин күп тапкыр шуңа инандым: җиңү һәм уңыш сәләтләребездән түгел, ә иң беренче чиратта Йәһвәдән тора. Давытның «Йәһвә үз халкы өчен көч-куәт» дигән сүзләре белән килешми булмый (Зәб. 28:8). Чыннан да, «бу сугыш — Йәһвәнең сугышы».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу