Россия: кардәшләр Мәскәүдә вәгазьли
ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАРЫ
Юридик отчет
Юридик регистрация
Йәһвә Шаһитләренә, үз дини эшләрен башкарыр өчен, юридик регистрация алу мәҗбүри түгел. Ләкин регистрация ярдәмендә безнең җыелыш очрашуларын үткәрер өчен биналарны арендага алырга яки сатып алырга, шулай ук әдәбиятыбызны башка илләрдән кертергә мөмкинлек туа.
2004 елда Россия суды Мәскәүдәге Йәһвә Шаһитләре кулланган юридик берләшмәне япкан. Нәтиҗәдә, Мәскәүдәге кардәшләр каты каршылыкларга ешрак дучар була башлаган: вәгазьдә кайбер кешеләр кардәшләргә һөҗүм иткән, полицейскийлар аларны кысрыклаган, ә очрашулар өчен бинаны арендага бирүчеләр алар белән төзегән килешүләрен таркаткан, һәм моның аркасында кардәшләрнең җыелыр өчен урыннары булмаган. 2010 елда исә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕКХМ) Россиядә Мәскәүдәге Йәһвә Шаһитләренең хокуклары бозыла дип таныган һәм юридик берләшмәне яңадан рәсмиләштерергә кушкан. Без шуны белдерергә шатбыз: 2015 елның 27 май аенда Россия Федерациясенең Юстиция Министрлыгы Мәскәүдәге Йәһвә Шаһитләренең дини берләшмәсен рәсми теркәгән.
Салым түләттерү
Бөтен дөньяда Йәһвә Шаһитләре кулланган юридик берләшмәләр, дини яки хәйрия эше белән шөгыльләнгән башка оешмалар кебек, гадәттә, салым түләүдән азат. Әмма кайбер илләрнең хөкүмәтләре бездән салым түләттерә.
Швециядә хөкүмәт Бәйтелне сәүдә оешмасы дип һәм бәйтелчеләрне тулы вакытлы махсус хезмәтчеләр дип түгел, ә «ялланган эшчеләр» дип таныган. Хөкүмәт Бәйтелдән («эш бирүчедән») һәм бәйтелчеләрнең үзләреннән («ялланган эшчеләрдән») дистәләгән мең евро салым түләргә таләп иткән. Бу сорауны хәл итәр өчен, Йәһвә Шаһитләре җирле судларга мөрәҗәгать иткән һәм шуннан соң ЕКХМ га алты шикаять язган.
Вөҗдан кушуы буенча нейтралитет саклау
Йәһвә халкы Изге Язмалардагы «кылычлардан... төрәннәр» ясарга һәм «бүтән сугышырга өйрәнмәскә» дигән әмергә җитди карый (Ишаг. 2:4). Кайбер хөкүмәтләр альтернатив гражданлык хезмәтен башкарырга рөхсәт итмәсә дә, Йәһвә Шаһитләре нейтралитет саклый.
Көньяк Кореяның законнары кешегә вөҗдан буенча армиядә хезмәт итүдән баш тартырга рөхсәт бирми. Соңгы 60 ел эчендә 18 000 нән артык Йәһвә Шаһите, хәрби хезмәттән ваз кичкәнгә, төрмәгә утырган. Бу илдә һәр Йәһвә Шаһитенең диярлек я дусты, я туганы төрмәдә утырган. 2004 һәм 2011 елда Көньяк Кореяның Конституцион Суды андый очракларда төрмә җәзасы конституциягә каршы килми дип таныган. Әмма 2015 елның июль аенда бу мәсьәлә судта яңадан карап чыгылган. Бөтен дөньяда Йәһвә Шаһитләре бу озак вакытка сузылган мәсьәлә аларның файдасына чишелсен дип дога кыла. Алар Көньяк Кореядәге яшь абый-кардәшләрнең үз иманнары өчен төрмәдә утыруларын теләми.
Эритреядә өч Йәһвә Шаһите хәрби хезмәттән баш тартканнары өчен төрмәдә инде 22 нче ел утыра. Паулос Ияссне, Негеде Теклемариамны һәм Исаак Могосны рәсми рәвештә әле дә гаепләмиләр һәм аларга үзләрен судта якларга мөмкинлек бирмиләр. Алар 50 дән артык башка абый һәм апа-кардәшләр белән бергә, кырыс мөгамәләгә һәм төрмәдәге авыр шартларга карамастан, сафлыкларын саклап кала. Йәһвә үз иманнары өчен төрмәдә утыручыларның «көрсенүләрен» ишетә һәм үз вакытында алар хакына эш итәр. Без моңа бер дә шикләнмибез (Зәб. 79:11).
Украинада Виталий Шалайко 2014 елның август аенда мобилизация вакытында армиягә чакырылган булган. Вөҗдан кушуы буенча ул хәрби хезмәттән баш тарткан, ләкин альтернатив гражданлык хезмәтен үтәргә риза булган. Прокурор Виталий кардәшебезне хәрби хезмәттән качарга тырышуда гаепләгән, ләкин беренче инстанция суды һәм апелляцион суд аны яклаган. Апелляцион суд карашы буенча, хәтта ил иминлеге өчен кешенең төп хокукларын бозарга ярамый һәм «кешенең вөҗданын милли иминлек өчен чикләргә кирәкми». Прокурор яңадан судка мөрәҗәгать иткән. 2015 елның 23 июнендә Украинаның Гражданлык һәм Җинаятьләр буенча Югары Махсус Суды беренче судларның карарлары белән ризалашкан. Шулай итеп, хәтта сугыш барганда, кеше вөҗданы буенча хәрби хезмәттән баш тартырга һәм альтернатив гражданлык хезмәтен башкарырга мөмкин.
Украина: Виталий Шалайко кардәш вәгазьләргә ярата
Бу судның уңай карары турында Шалайко кардәш болай ди: «Ирмия 1:19 дагы сүзләр мине ныгытты. Мин теләсә кайсы карарга әзер идем, чөнки минем өчен иң мөһиме — Йәһвәгә тугры булып калу. Аллаһы мине беркайчан да ташламаячак һәм тугры булып калыр өчен көч бирәчәк дип ышанам. Әмма судларның карарлары мине бигрәк тә гаҗәпләндерде: мине судларның өчесе дә яклады. Судлар барганда, мин кардәшләрнең ярдәмен сизә идем. Мин үземне ташладылар дип беркайчан да хис итмәдем».
Нейтралитет саклау һәм патриотик церемонияләр
Нейтралитет саклау турында әйткәндә, патриотик церемонияләр дә авырлыклар тудыра. Аеруча яшьләргә Йәһвәгә сафлыкларын сакларга авыр булырга мөмкин: мәктәпләрдә укучыларны милли гимн җырларга я байракка честь бирергә мәҗбүр итәләр.
Руанданың Каронги районында Йәһвә Шаһите булган берничә укучы гимнны җырларга баш тарткач, мәктәп администрациясе аларны байракны хөрмәт итмәүдә гаепләгән. Укучыларны мәктәптән куып чыгарганнар һәм хәтта төрмәгә утыртканнар. 2014 елның 28 ноябрендә Каронгиның Суды укучыларны аклаган һәм аларның гимнны җырлаудан баш тартулары хөрмәтсезлек күрсәтү булмаган дип карар иткән. Африканың башка илләрендә дә, мәсәлән, Конго Демократик Республикасы, Камерун, Малави һәм Экваториаль Гвинеядә, яшь Йәһвә Шаһитләре шул ук авырлык белән очрашкан һәм кайберәүләрен шулай ук мәктәптән куып чыгарганнар. Бу илләрдәге кардәшләребез Йәһвә Шаһитләренең нейтралитет саклаганнары турында дәүләт хезмәткәрләренә һәм мәктәп администрацияләренә сөйләр өчен тырышлыклар куя.
Гондурас: Мирна Пас һәм Бесси Серрано ахыр чиктә аттестатлар алган
2013 елның декабрь аенда Лепаэра шәһәрендә (Гондурас) бер мәктәптә ике Йәһвә Шаһитенә аттестат бирергә теләмәгәннәр, чөнки алар гимн җырлаудан һәм байракка честь бирүдән ваз кичкән. Бу проблеманы хәл итәр өчен, Йәһвә Шаһите булган ике юрист, Мәгариф Министрлыгының вәкиле белән очрашып, башка илләрдә булган шундый ук очраклар турында сөйләгән. Шул илләр хөкүмәтләре Йәһвә Шаһитләре ягына баскан, дигән алар. Чиновник ихтирамлы булган һәм укучылар белән әти-әниләренә үз үтенечләрен Гондурасның Мәгариф Министрлыгының юридик вәкиленә язарга рөхсәт иткән. Аларның үтенечләрен карап чыкканнан соң, шул юридик вәкил 2014 елның 29 июлендә күрсәтмә чыгарган. Анда һәр кешегә уку мөмкинлеге «бернинди дискриминацияләүсез бирелергә тиеш» дип әйтелгән, һәм ул Йәһвә Шаһитләренә аттестатлар бирергә кушкан.
Хөкүмәт ягыннан дискриминация
Кайда гына яшәсәк тә, без, Йәһвә Шаһитләре буларак, Гайсәнең әмерен үтибез: кешеләргә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне җиткерәбез; гыйбадәт кылу өчен бергә җыелабыз һәм Изге Язмаларны өйрәнәбез. Изге Язмаларда шулай ук Йәһвә кануннарын балалар йөрәкләренә сеңдерергә һәм «каннан тыелырга» кирәк дип әйтелә (Рәс. 15:20; Кан. 6:5—7). Без шул әмерләргә дә җитди карыйбыз. Кайвакыт моның аркасында безнең хөкүмәт белән конфликтлар туа, чөнки алар карашларыбызны дөрес аңламый.
Флорида штатында (АКШ) беренче инстанция суды Йәһвә Шаһите булмаган хатын-кызга өч баласын дингә өйрәтергә тулы хокук биргән. Йәһвә Шаһите булган иренә исә судья үз балаларын католик диненә каршы килгән тәгълиматларга өйрәтергә рөхсәт итмәгән. Бу ир кеше апелляцион судка шикаять язган, һәм суд 2014 елның 18 августында теге беренче карарны гамәлдән чыгарган. Прецедент булып торган бер очракка нигезләнеп, суд болай дип язган: «Әти кешенең дине балаларга зыян китерә ала икәненә дәлилләр булмаганга, аның үз балаларын дингә өйрәтү хокукын якларга һәм элеккеге судның карарын гамәлдән чыгарырга кирәк».
Шулай итеп, хәзер абый-кардәшебезнең балалары Йәһвә Аллаһыдан өйрәнә һәм җитәкчелек ала ала. Балаларның өчесе дә, җыелышка йөреп, рухи яктан яхшы гына үсә. Абый-кардәшебез болай ди: «Бу сынаулар аша үтү мине, һичшиксез, рухи яктан сафландырды. Соңрак иманым тагын берничә тапкыр сыналды, ләкин Йәһвә миңа җиңеп чыгарга булышты! Йәһвәгә хезмәт итү юлын сайлаганда, без эзәрлекләүләргә дә әзер булырга тиеш».
Намибия: Эфигения Сименте өч баласы белән бергә
Намибиядә Эфигения Сименте исемле апа-кардәш өч баласын тәрбияли. Ул каты бер сынау белән очрашкан. Аның, өченче баласын тапканда, авырлыклары туган. Шуңа күрә табиблар һәм Йәһвә Шаһитләре булмаган туганнары суд аркылы кан җибәрергә рөхсәт алган. Сименте апа-кардәш, тәвәккәл булып, кан җибәрүгә каршы чыккан һәм дәвалау сайлауга хокукын яклар өчен юридик адымнар ясаган. 2015 елның 24 июнендә Намибиянең Югары Суды Сименте апа-кардәш ягына баскан: «Кешенең баласы бармы, юкмы [кеше йөклеме, юкмы], ул үзенең тәне белән нәрсә эшләргә икәнен үзе сайларга тиеш». Сименте апа-кардәш болай дигән: «Бу авыр вакытларда Йәһвә безне кулыбыздан нык тотып торгандай булды. Кардәшлек арасында булу шундый рәхәт. Йәһвә чыннан да безнең турында кайгырта».
Швейцариядә кардәшләргә зур шәһәрләрнең урамнарында вәгазьләргә ошый. Әмма Женева шәһәренең администрациясе «иҗтимагый урыннарда дини мәгълүматны таратыр өчен стендларның» кулланылуын тыйган. Йәһвә Шаһитләре судка мөрәҗәгать итеп, бу тыю «дин һәм фикер йөртү иреген чикли» икәненә игътибар иткән. Суд моның белән ризалашкан. Нәтиҗәдә, кардәшләр җирле хөкүмәт белән стендларны кайда һәм кайчан куярга икәнлеге турында сөйләшеп, бер фикергә килгән.
Азәрбайҗанда чиновниклар Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыяр өчен басымнарын көчәйткән. Милләт Иминлеге Министрлыгы, кардәшләрдән допрос алыр өчен, аларны регуляр рәвештә чакыра. Бу Министрлык хезмәткәрләре шулай ук, илгә кертергә ярамаган дини әдәбиятны табар өчен, кардәшләрнең йортларында тентү үткәргән. 2015 елның февралендә шул хезмәткәрләр Ирина Захарченконы һәм Валида Джабраилованы Изге Язмалар тәгълиматлары турында башкаларга сөйләгәннәре өчен генә кулга алган һәм әле дә төрмәдә тоталар. Башка илләр, моның турында белгәч, аптырашта калган. Андый аяныч хәлгә карамастан, Азәрбайҗандагы кардәшләрнең «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәрне» кешеләргә ашкынып һәм кыюлык белән сөйләгәннәренә шатланабыз (Мат. 24:14).
Россиядә хөкүмәт Йәһвә Шаһитләренең дини эшләренә бертуктамыйча каты каршылыклар күрсәтә. Бүгенге көнгә Россиядә 80 басмабыз «экстремистик» дип танылган. Моның аркасында андый басмаларны һәм хәтта «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы» дигән басманы өйдә тоту я тарату законсыз булып чыга. Өстәвенә, 2014 елның декабрендә Россия Федерациясенең Югары Суды рәсми сайтыбызны «экстремистик» дип таныган. Интернет тоташтыручы оешмалар бөтен Россия буенча сайтыбызга керергә мөмкинлек бирми. Бу сайтка реклама ясау да законсыз. 2015 елның март аеннан алып таможня Йәһвә Шаһитләренең басмаларын, хәтта Изге Язмаларны һәм «экстремистик» булып танылмаган басмаларны да илгә кертми.
Таганрог шәһәрендә әле дә суд бара. Анда чиновниклар 16 вәгазьчене җыелыш очрашуларын оештырганнары һәм анда йөргәннәре өчен гаепли, алар моны «җинаять» дип атый. Самарада хөкүмәт, җирле юридик берләшмәне «экстремистик» дип атап, аны ябарга дип суд аркылы рөхсәт алган. Бу авырлыкларга карамастан, Россиядәге кардәшләр «Аллаһыныкын Аллаһыга» бирергә тәвәккәл (Мат. 22:21).