ИНДОНЕЗИЯ
Ниһаять, без берләштек!
Линда һәм Салли Онг сөйләде
Линда: 12 яшемдә әнием минем сеңелем бар, ләкин әни аны ятимнәр йортында калдырган булган дип әйтте. Миңа кызык иде: ул да, минем кебек, саңгырау булып туганмы? Мин сеңелемнең барлыгын белмичә яшәдем.
Салли: Мин үземнең үги бала булуымны белмәдем. «Әни» мине каты кыйный иде. Мин аның өчен кол кебек идем. Шуңа күрә, саңгырау булудан тыш, мин бәхетсез һәм ялгыз булып үстем. Вакыт узу белән, мин Йәһвә Шаһитләре белән танышып, Изге Язмаларны өйрәнә башладым. Моның турында белгәч, «әни» мине каеш белән кыйнады һәм, йортыбызның йозагын алмаштырып, мине төрмәгә япкан кебек япты. 20 яшемдә мин өйдән качып киттем, һәм Йәһвә Шаһитләре мине үзләренә яшәргә алды. 2012 елның башында мин суга чумдырылдым.
Линда: 20 яшемдә мин Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башладым. Соңрак мин Джакартада өлкә конгрессларга йөри башладым. Анда программа саңгыраулар өчен тәрҗемә ителә иде. Конгресста мин башка саңгыраулар, шул исәптән Салли исемле кыз, белән таныштым. Ул инде Йәһвә Шаһите иде һәм Төньяк Суматрада яши иде. Ул минем өчен аеруча якын иде, әмма мин моның сәбәбен аңламый идем.
Салли: Без Линда белән дуслар булып киттек. Миңа без бер-беребезгә охшаган кебек тоелса да, мин моңа әллә ни игътибар итми идем.
Линда: 2012 елның август аенда, суга чумдырылыр алдыннан бер көн калганда, минем үз сеңелемне табарга көчле теләк туды. Мин Йәһвәгә болай дип ялвардым: «Зинһар, сеңелемне табарга ярдәм итче, аңа да синең турында сөйлисем килә». Озакламый сеңелем турында белгән бер кеше әниемә СМС җибәрде. Шулай итеп, нәтиҗәдә мин Салли белән очраша алдым.
Салли: Линда миңа үзенең апам булуы турында хәбәр иткәч, мин шунда ук Джакартага киттем. Аэропортта мин Линданы күрдем. Ул мине әтием, әнием һәм тагын бер апам белән каршы алды. Хисләрем ташып торды. Без кочаклашып бер-беребезне үптек. Әни мине кочагыннан җибәрә алмый иде. Барыбыз да елый идек. Аннары әти белән әни үземне ятимнәр йортында калдырганнары өчен елый-елый миннән гафу үтенде. Без елый-елый бер-беребезне кочаклап тордык.
Линда: Төрле шартларда үскәнгә, безнең Салли белән холыкларыбыз һәм гадәтләребез төрле. Безгә бер-беребезгә күнегергә туры килде. Ләкин без бер-беребезне бик яратабыз.
Салли: Хәзер без Линда белән бергә яшибез һәм Джакартада ишарә телендәге бер җыелышка йөрибез.
Линда: Салли һәм мин 20 елдан артык аерым яшәгән идек. Ниһаять, без берләштек, һәм мин моның өчен Йәһвәгә рәхмәтле!