ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАРЫ
«Без JW телевидениесен бик яратабыз!»
2014 ЕЛНЫҢ 6 октябрендә мондый белдерү ясалды: инглиз телендә JW интернет-телевидениесе күрсәтелә башлаячак. 2015 елның август аеннан башлап, бу телевидениедәге тапшырулар 70 тән артык телгә тәрҗемә ителә башлады, шуңа күрә хәзер күбрәк кардәшләр бу рухи яктан ныгытучы тапшыруларны карый ала. Бөтен дөньяда бу тапшыруларны караган кардәшләр үз рәхмәтләрен белдерә. JW телевидениесен ачар өчен, нәрсә эшләргә туры килгән?
Студияне урнаштырыр өчен күп урын кирәк булган. Аны Бруклинда (Нью-Йорк), Колумбия-Хайтс, 30 нчы йортта, Йәһвә Шаһитәләренең төп идарәсендә урнаштырганнар. Нибары бер атна эчендә кардәшләр студия өчен бүлмәне бушаткан. Аннары Ремонтлау бүлеге эшкә тотынган. Шул ук вакыт студиянең дизайны турында да уйлый башлаганнар. Ул заманча булырга һәм шул ук вакыт рухи сорауларны карап чыгар өчен лаеклы булырга тиеш булган. Бөтен Кушма Штатлардан күп кардәшләр студия дизайнын ясарга ярдәм иткән һәм студияне ничек тиз төзеп булганын планлаштырган. Кайбер тикшерүләрне ясар өчен, гадәттә, айлар кирәк була, ләкин кардәшләребез бу тикшерүләрне нибары берничә көн эчендә генә башкарып чыккан. Тәэмин итү бүлеге дә йөзләгән әйбергә тоткарланмыйча заказлар биргән.
Күп километр кабель сузганнар. Студияне төзегән эшчеләр төркеме бар җайланмаларны тоташтырып куйган. Ул вакытта оркестрда хезмәт итүче кардәшләр, күп илләрдән килеп, Паттерсондагы аудиостудиядә тапшырулар өчен музыканы яздырган. Нотыклар язылган, төрле инсценировкалар әзерләнгән булган. Шуннан соң Бруклинда, Паттерсонда, Уолкиллда, шулай ук төрле илләрдә видеооператорлар роликларны яздырырга тотынган. Студия һәм кирәкле техника әзер булгач, беренче айлар өчен тапшырулар төшерелә башлаган.
JW телевидениесең студиясе (Бруклин, Нью-Йорк)
Студияләрне ясау буенча профессионал бер кешедән, андый студияне төзер өчен күпме вакыт кирәк, дип сорагач, ул, якынча ел ярым, дигән. Тырыш кардәшләребез исә бу студияне нибары ике ай эчендә төзегән!
Нәтиҗәләр бик дәртләндергеч булды! Һәр ай чыга торган тапшыру, гадәттә, айның беренче дүшәмбе көнендә чыга, һәм аны ике миллионнан артык кеше карый. Гомумән алганда, телевидениебездәге тапшырулар белән роликларны бер ай дәвамында ун миллионнан артык тапкыр карыйлар.
«Бу тапшыру миңа Йәһвә оешмасына һәм Җитәкче советка якынрак булып китәргә булышты. Мин ярату хөкем сөргән гаиләдә булуымны сизәм» (Кения).
Йәһвә халкына бу яңа корал ошыймы? Күпләр үз рәхмәтләрен белдерә. Аста кайбер кардәшләрнең рәхмәт сүзләре китерелә.
«Бу — тормышымда иң бәхетле кичләрнең берсе! Бүген без хатыным белән 2015 елның май аендагы тапшыруны карадык. Бәхетемне сүзләр белән әйтеп бетереп булмый. Бу — Йәһвә биргән иң кадерле бүләкләрнең берсе. Без Җитәкче советка һәм бу телевидениене ачар өчен тырышып эшләгән бар кардәшләргә бик рәхмәтле» (Индонезия).
«Элек күп кенә кардәшләрнең Җитәкче советның әгъзасы сөйләгән нотыкны беркайчан да ишеткәне булмаган. Ә хәзер без аларны тыңлый гына түгел, ә хәтта күрә дә алабыз. Безнең Җитәкче советка һәм бөтендөнья кардәшлегебезгә шулкадәр якын булганыбыз юк иде әле» (Кения).
«Ирем хакыйкатьтә түгел, шуңа күрә ике яшүсмер балам белән гаилә өйрәнүен үткәрү авыррак була. Мин шәхсән телевидениебезне бик кадерлим. Мин үземне оешманың өлеше итеп хис итәм. Тапшырулар мине дә, балаларымны да бик дәртләндерә. Бу — чыннан да Йәһвәнең фатихасы» (Бөек Британия).
«Без JW телевидениесен бик яратабыз! Үз телебездә чыккан тапшыруны догаларыбызга җавап итеп күрдек. Кардәшләр, сез Йәһвәгә шатлык белән, уңай караш саклап һәм бәхетле булып гыйбадәт кыласыз. Моны күрү безне дәртләндерә. Тапшыруларыбыз чыга башлагач, без чыннан да Йәһвә оешмасының әгъзалары булуыбызга инандык» (Чехия).
«Үз телемдә Җитәкче советның әгъзаларын тыңлау мине Йәһвәгә тагы да якынлаштырды» (Бразилия).
«Мин Йәһвәгә 16 ел хезмәт итәм, ләкин бүген кичергән хисләрем белән шатлыгымны суга чумдырылу көнендә кичергән шатлык белән чагыштырып була. Кадерле кардәшләр, рәхмәт сезгә JW телевидениесе өчен» (Бразилия).
Йәһвәнең ярдәме белән JW телевидениесе бөтендөнья кардәшлекне рухи яктан ныгытып торыр һәм Йәһвәгә дан һәм хөрмәт китерер дип ышанабыз.