ҮТКӘН ЕЛНЫҢ ӘҺӘМИЯТЛЕ ВАКЫЙГАЛАРЫ
Патшалык Залларын төзү эшен тизләтү
ЙӘҺВӘ ярдәмендә бөтен дөньяда хак гыйбадәт кылу киңәя бара. Моны күрү гаҗәеп! (Ишаг. 60:22) Нәтиҗәдә, Патшалык Заллары төзелсә дә, аларга ихтыяҗ әле дә зур булып кала. Бөтен дөньяда 13 000 нән артык Патшалык Залын я төзергә, я реконструкцияләргә кирәк.
Төзү эшен тизләтер өчен һәм оешма акчасын сак тотар өчен, Җитәкче совет төзү бүлекләренә үзгәрешләр керткән. Күптән түгел генә Бөтендөнья төзү-проектлаштыру бүлеге оештырылган. Бу бүлек төп идарәдә урнаша (Бруклин, Нью-Йорк). Ул Залны иң беренче чиратта кайда төзергә яки реконструкцияләргә кирәклеген билгели һәм, төзү эше тиз барсын өчен, күрсәтмәләр бирә. Австралия, Үзәк Европа, Көньяк Африка һәм Кушма Штатлар филиалларында Региональ төзү-проектлаштыру бүлекләре урнаша. Алар, Патшалык Залларын төзү тизрәк барсын өчен һәм акча сак тотылсын өчен, җитәкчелек бирә. Бу бүлекләр үз территорияләрендә булган филиалларны теократик биналарны кайгыртырга өйрәтә. Һәр филиалда исә Филиалның төзү-проектлаштыру бүлеге эш итә. Ул Патшалык Заллары белән Конгресслар залларын төзү һәм кайгырту өчен җаваплы.
2015 елның гыйнвар аенда Кушма Штатларда бар өлкәннәр видеоэлемтә аша махсус бер программаны караган. Анда Патшалык Залларын төзүгә, планлаштыруга һәм кайгыртуга кагылышлы яңа программа турында сүз барды һәм мондый якларга игътибар ителде:
Төзү. Хәзер төзүчеләр, җирле шартларга карап һәм Җитәкче советының Нәшер итү комитетының күрсәтмәләрен исәпкә алып, бертөрле проектлар һәм материаллар кулланачак. Нәтиҗәдә, биналарны кайгырту җиңелрәк һәм очсызрак булыр. Биналар күбрәк вакыт хезмәт итәр һәм матур булыр.
Кайгырту. Һәр җыелышта ирекле хезмәтчеләрне үз Залларын кайгыртырга өйрәтерләр. Моның ярдәмендә гыйбадәт кылу өчен биналар күбрәк вакыт яраклы хәлдә калачак.
Әйе, Патшалык һәм Конгресслар Залларын төзү һәм кайгырту эше — гаять зур эш. Ләкин Аллаһы халкының бергәләп куйган тырышлыклары нәтиҗәсендә иганә итеп бирелгән акчалар акыллылык белән кулланылачак һәм төзү эше тизрәк башкарылачак.