Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yb17 106-107 б.
  • Мин Йәһвәдән җитәкчелек эзләдем

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мин Йәһвәдән җитәкчелек эзләдем
  • 2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Охшаш мәкаләләр
  • Чын мәсихче мәхәббәт мәңгелек
    2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Миңа уңышлы тормыш алып барам кебек тоела иде
    2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Мин Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен үз күзләрем белән күрдем!
    2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Ирем Изге Язмаларны йотлыгып укый иде!
    2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
Күбрәк карарга
2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
yb17 106-107 б.

ГРУЗИЯ

Мин Йәһвәдән җитәкчелек эзләдем

Тамази Библаия

  • ТУУ ЕЛЫ: 1954

  • СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1982

  • КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: яшерен рәвештә басмалар бастыруда булышкан һәм, дүрт баласы була торып, Грузиянең иң беренче күчеп йөрүче күзәтчеләренең берсе булып хезмәт иткән.

Тамази Библаия

БЕЗ хатыным Цицо белән Йәһвә Шаһитләре булып киткәч, әнием бик рәнҗеде. Беркөн ул, туганнарыбыз мине Йәһвә Шаһитләре белән бүтән аралашмаска инандырыр дип өметләнеп, аларның барысын бергә җыйды. Миңа сайларга куштылар: я мин карашымны үзгәртәм, я гаиләм миннән ваз кичә.

Мин шәһәрдән китәргә булдым һәм Кутаисига — Грузиянең зурлык буенча икенче шәһәренә күченү турында уйландым, чөнки, слесарь булганга, анда җиңел генә эш таба алырмын дип уйлый идем. Өстәвенә, анда вәгазьчеләргә ихтыяҗ зур иде. Мин Йәһвәдән җитәкчелек эзләдем.

Күп тә үтмәстән, мин Джвари шәһәрчегендә яшәгән бер өйрәнүчемне очраттым. Минем Кутаисига күченергә җыенганымны белгәч, ул миннән үз шәһәренә күченүемне үтенә башлады. «Без фатирда яшибез,— диде ул миңа.— Без хатыным һәм балаларым белән бер бүлмәдә яшәрбез, ә син хатының белән — икенчесендә».

Йәһвәнең җитәкчелеген эзләгәнгә, мин өйрәнүчемнең тәкъдимен вакытлыча кабул итәргә ризалаштым, әмма Джварида эш һәм яшәү урынын тиз арада эзләп тапсам гына калырга булдым. Ни гаҗәп, шул ук кичне өйрәнүчем вакансияләр исемлеге китерде.

Берничә көннән соң без Джварига күчендек. Беренче көнне үк мин яхшы түләнә торган эшкә урнаштым. Начальнигым миңа компаниябез ия булган бер зур йортта яшәргә тәкъдим итте. Тиздән миңа Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны яшерен рәвештә бастыруда ярдәм итәргә куштылар. Яңа йортта урын күп булганга, без хатыным белән бу эштә катнаша башладык.

Еллар буе безнең зур йортыбызда Кичәләр һәм башка махсус вакыйгалар үтте. Анда якынча 500 кеше суга чумдырылды! Мин, Йәһвәнең җитәкчелеген күреп, аның буенча эш иткәнемә бик шатмын!

Тамази Библаия хатыны белән бергә бер кеше белән өйрәнү үткәрә
    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу