Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yb17 134-135 б.
  • Чын мәсихче мәхәббәт мәңгелек

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Чын мәсихче мәхәббәт мәңгелек
  • 2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Охшаш мәкаләләр
  • Мин Йәһвәдән җитәкчелек эзләдем
    2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Сез элек кайда булдыгыз соң?
    2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Гасырлар буе яшерен торган хәзинә
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Башкаларга ярдәм күрсәтү хезмәте
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
Күбрәк карарга
2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
yb17 134-135 б.

ГРУЗИЯ

Чын мәсихче мәхәббәт мәңгелек

Игорь: Без икебез дә Ткуарчалда, Абхазиядә, бер төркемдә хезмәт иттек. Төркемебез өчен җаваплы җыелыш бездән якынча 85 километр ераклыктагы Джвари шәһәрендә урнашкан иде. Шуңа күрә, төркемебезгә басмаларны алып килер өчен, миңа һәр ай Джварига йөрергә кирәк иде. 1992 елда, Советлар Союзы таркалгач, Абхазия автоном регионы Грузиядән аерылмакчы булды. Шунда сепаратистлар белән Грузия армиясе арасында сугыш купты. Бу күп авырлыклар тудырды.

Гизо Нармания һәм Игорь Очигава

Гизо Нармания һәм Игорь Очигава

Бу ике абый-кардәш Абхазиядәге сугыш вакытында, үз имандашларына ярдәм итәр өчен, бер-берсе белән хезмәттәшлек иткән.

Гизо: Мин әле сугыш купканчы, бер ел алдарак, суга чумдырылдым. Миңа ул вакытта 21 яшь иде. Сугыш башлангач, кардәшләр башта куркуга калды һәм ничек вәгазьләргә икәнен белмәде. Әмма Игорь, яхшы көтүче буларак, безне дәртләндереп җибәрде. Ул безгә: «Нәкъ хәзер кешеләр юатуга мохтаҗ. Хезмәтебезне дәвам итсәк кенә, без рухи яктан нык булып кала алачакбыз»,— дип әйтте. Шуңа күрә, саклык чараларын күреп, без күршеләребез белән һәр көн Аллаһы Сүзендәге юаныч хәбәрен уртаклаштык.

Игорь: Сугыш аркасында, без Джварига басмалар артыннан гадәти юл белән бара алмадык. Шул җирләрдә туып үскәнгә күрә, мин чәй плантацияләре һәм таулар арасыннан үткән куркынычсыз юлны таба алдым. Шулай да безгә коралланган кешеләрне очрату я миналарга басу куркынычы яный иде. Минем кардәшләремнең тормышын куркыныч астына куясым килми иде, шуңа күрә мин аена бер тапкыр шул юлдан берүзем йөрдем. Йәһвәнең ярдәме белән мин рухи ризыкны һәрчак вакытында китерә алдым. Басмалар безгә рухи яктан үлмәскә булышты.

Ткуарчалда сугыш булмаса да, тиздән шәһәребезне камауга алдылар, һәм без сугыш белән бәйле авырлыклар кичерә башладык. Кыш якынлашкан арада бездә ризык бетә башлады, һәм без, исән калырбыз микән, дип борчыла идек. Әмма, Джваридагы кардәшләребезнең үзебез өчен ярдәм оештырганнары турында ишеткәч, без бик шатландык.

Гизо: Бер көнне Игорь гаиләмнән, сезнең йортыгызны кардәшләр әзерләгән ризыкны саклау һәм тарату урыны итеп кулланып булмыймы, дип сорады. Ул ризыкны Джваридан китермәкче булды. Моның өчен аңа берничә контроль-пропуск пункты аша үтәргә туры килер иде һәм коралланган кешеләр белән юлбасарларны очрату куркынычы яный иде. Шуңа күрә без аның турында бик борчылдык (Яхъя 15:13).

Берничә көннән соң Игорь исән-сау гына кайтып җиткәч һәм машина тулы ашамлыклар китергәч, шатлыгыбыз эчебезгә сыймады! Бу ризык белән без кыш буе тукландык. Шул авыр вакытларда без үз күзләребез белән чын мәсихче мәхәббәтнең мәңгелек булуын күрдек (1 Көр. 13:8).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу