Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yb17 130-131 б.
  • Сез элек кайда булдыгыз соң?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез элек кайда булдыгыз соң?
  • 2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Охшаш мәкаләләр
  • Руханилар ярсый, Шаһитләр тынычлык саклый
    Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
  • Гасырлар буе яшерен торган хәзинә
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Мин Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен үз күзләрем белән күрдем!
    2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Чын мәсихче мәхәббәт мәңгелек
    2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
Күбрәк карарга
2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
yb17 130-131 б.

ГРУЗИЯ

Сез элек кайда булдыгыз соң?

Артур Герехелиа

  • ТУУ ЕЛЫ: 1956

  • СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1991

  • КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: суга чумдырылганнан соң нибары сигез ай үткәч, ул, үз йортын һәм уңышлы бизнесын калдырып, ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченгән.

Артур Герехелиа

ӨЛКӘННӘР миннән, үз хезмәтеңне киңәйтергә телисеңме, дип сораганда, мин яңа гына суга чумдырылган кардәш идем. 1992 елның 4 маенда мин ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченергә теләүчеләр өчен үткәрелгән махсус очрашуга бардым. Киләсе көнне мин башка бер кардәш белән Аджария районындагы порт шәһәре Батумига күчендем.

Беренче тапкыр Батумида вәгазьләгәндә, мин бик борчылдым һәм: «Ничек кешеләр белән сөйләшүләр башларга?» — дип уйландым. Мин мөрәҗәгать иткән беренче хатын болай дип әйтте: «Сез элек кайда булдыгыз соң?» Аның сүзләре мине гаҗәпләндерде. Ул Йәһвә Шаһитләре турында белем алырга шулкадәр нык теләгән иде ки, хәтта киләсе көнне үк Изге Язмаларны өйрәнә башлады.

Батумига киткәнче, безгә кызыксынган кешеләрнең адресларын бирделәр. Бу шәһәрне яхшы белмәгәнгә, без урамда кешеләрдән теге я бу адрес кайда дип сорый идек. Күпләр безгә булыша алмады, чөнки моңа кадәр урам исемнәре үзгәртелгән булган. Шулай да алар үзләре хәбәребез белән кызыксынды. Озакламый без 10—15 кешедән торган төркемнәр белән Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрә идек.

Батумига күченүебездән соң нибары дүрт ай гына үтсә дә, җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә инде 40 тан артык кеше йөри иде. Шуңа күрә без үз-үзебездән: «Бу яңа кешеләр турында кем кайгыртыр?» — дип сорый идек. Соңрак, Грузия армиясе белән Абхазиянең сепаратистлары арасындагы сугыш аркасында, элекке җыелышымның бар кешесе Батумига күченде. Бер көн эчендә тәҗрибәле өлкәннәре һәм пионерлары булган җыелыш барлыкка килде!

Изге Язмаларны өйрәнүче төркем
    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу