Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwex 26 мәкалә
  • «Мин сезнең шалтыратуыгызны көттем»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Мин сезнең шалтыратуыгызны көттем»
  • Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
  • Охшаш мәкаләләр
  • Мин мул фатихалар күреп яшәдем
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Сораулар рамкасы
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Телефон аша вәгазьләү уңышлы була ала
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Бала һәм смартфон (2 нче өлеш). Баламны смартфонны акыллы кулланырга ничек өйрәтергә?
    Гаилә өчен ярдәм
Күбрәк карарга
Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
ijwex 26 мәкалә
Олы яшьтәге бер кеше тәрәзәгә карап тора. Янында телефоны тора.

«Мин сезнең шалтыратуыгызны көттем»

Эд һәм аның хатыны Дженни 2010 елда телефон аша беренче тапкыр вәгазьләп караганa. Дженни болай ди: «Миңа бу һич тә ошамады». Ул иренә хәтта: «Мин башка беркемгә дә шалтыратмыйм»,— дигән. Эд да охшаш хисләр кичергән. «Реклама агентлары шалтыратканда, бу миңа ошамый. Шуңа күрә үземнең дә таныш булмаган кешеләргә шалтыратасым килми иде»,— дип аңлата ул.

Йәһвә Шаһитләре, Гайсә Мәсихнең әмерен үтәп, кешеләргә яхшы хәбәрне сөйли (Маттай 24:14, 28:19, 20). Ләкин, пандемия КОВИД-19 башлангач, алар, өйдән өйгә вәгазьләүне туктатып, башка ысулларны куллана башладылар: алар күбесенчә хатлар һәм телефон аша вәгазьләделәр. Шул вакытта мәсихче очрашулар, шул исәптән вәгазь өчен очрашулар да, видеоэлемтә аша үткәрелде. Бер шундый очрашудан соң Эд, тәвәккәлләнеп, телефон аша вәгазьләргә булган. Ул нәрсә хис иткән? «Мин бик нык борчылдым, шуңа Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылдым, ә аннан соң шалтыраттым,— дип әйтә ул.— Миңа Тироун исемле ир-ат җавап бирде»b.

Тироун үз хатыны Эдит белән АКШтагы Кентукки штатындагы бер авылда яши. Тироун инде 80 нән узган һәм аның күзләре начар күрә. Әмма ул Изге Язмаларны телефон аша өйрәнергә ризалашкан һәм өйрәнү өчен басманы лупа ярдәмендә укыган.

Бер айдан соң Тироун белән Эдит җыелыш очрашуларына телефон аша тоташа башлаган. (Аларның интернетлары булмаганга, алар очрашуларны видеоэлемтә аша карый алмаган.) Ни өчен Тироуның хатыны Эдит та өйрәнүгә ризалашкан?

Эд белән Дженни, өйрәнү үткәргәндә, Эдитның тавышын ишетеп торган. Эдит үз иренә ярдәм итеп торган. Мәсәлән, ул иренә сорауларга җавап бирергә һәм Изге Язмалардан шигырьләрне табарга булышкан. Әмма ул үзе өйрәнергә ризалашмаган. Дженни болай ди: «Аның тавышы һәрвакыт моңсу иде. Без Эд белән моның сәбәбен аңламый идек».

Эд һәм Дженни телефон аша вәгазьли

Бер көн Дженни Эдит белән сөйләшергә булган. Шуңа күрә ул Эдтан телефонын сорап алган да болай дигән: «Тироун, сезнең яныгызда хатыныгыз бугай, мин аның тавышын ишетәм. Ул Изге Язмалардагы шигырьне укып чыга алмас идеме? Я, теләсә, шигырь буенча үз фикерен әйтә ала».

Берничә секундтан соң телефон аша Эдитның йомшак тавышы ишетелгән. «Сезнең белән күптәннән сөйләшәсем килгән иде. Мин Йәһвә Шаһите, әмма инде 40 ел җыелышка йөрмим»,— дигән ул.

Дженни моны ишетеп аптырап калган. «Син минем апа-кардәшем икән бит!» — дип әйткән ул. Шунда икесе дә елап җибәргән.

Эд Эдитка «Йәһвәгә кире кайт» дигән брошюраны биргән. Алдагы атналарда Эд белән Дженни Эдит кәефенең яхшы якка үзгәргәненә игътибар иткән. «Башта аның тавышында боегу сизелә иде, хәзер исә ул шатлыклырак булып китте»,— дип әйтә Эд. Эдит рухи яктан ныгыган һәм кабат шатлык белән вәгазьли башлаган. Ә аның ире, 2022 елның июлендә суга чумдырылу үткән.

Бер көн Эд Тироунга Яхья 6:44 не укыган һәм кешеләрне хакыйкатькә Йәһвә үзе җәлеп иткәнен аңлаткан. Тироун, моның белән ризалашып: «Мин сезнең шалтыратуыгызны көткән идем шул»,— дип әйткән. Бу сөйләшү Эдның телефон аша вәгазьләүгә карашын үзгәрткән. Эд белән Дженни үз куркуларын җиңә алганнар һәм алар моңа бик шат. «Әгәр дә без Йәһвә хакына, үзебез өчен әллә ни уңайлы булмаса да, адымнар ясасак, ул тырышлыкларыбызны, һичшиксез, фатихалар»,— дип әйтә Дженни.

a Йәһвә Шаһитләре вәгазьләгәндә кешенең шәхси мәгълүматын саклау турында законны исәпкә ала.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу