Телефон аша вәгазьләү уңышлы була ала
1. Ни өчен телефон аша вәгазьләү — хезмәтебезнең мөһим өлеше булырга мөмкин?
1 Ни өчен безгә телефон аша вәгазьләү турында уйланырга кирәк? Чөнки бу — башкаларга котылуга китерүче төгәл белем алырга булышыр өчен тагын бер мөмкинлек (2 Пет. 3:9). Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне таратыр өчен төп юлыбыз — өйдән-өйгә вәгазьләү булса да, без өйдә булмаган кешеләрне очратыр өчен башка юлларны да теләп кулланабыз (Мат. 24:14; Лүк 10:1—7; Ачыл. 14:6).
2. Телефон аша вәгазь ничек үткәрелә?
2 Бу хезмәт ничек оештырылган? Өйдән-өйгә вәгазьләү оештырылган кебек, телефон аша вәгазьләү өчен дә участоклар бар. Телефон аша кеше берүзе яки ике-өч кешедән торган кечкенә төркем вәгазьли ала. Телефон аша вәгазьләү урыны тиешле булырга тиеш. Күпләр өстәл янына утырып һәм гадәттә өйдән-өйгә вәгазьләгәндә алган әйберләрен алып вәгазьли.
3. Телефон аша вәгазьләгәндә нәрсәне истә тотарга кирәк?
3 Телефон аша ничек вәгазьләргә? Телефон аша шаһитлек биргәндә, кереш сүзләребез гади булырга тиеш. Яңа вәгазьче кереш сүзләрне укый ала, ләкин сөйләм телен куллансын. «Изге Язма нигезендә сөйләшү» китабындагы, «Безнең патшалык хезмәтебез»дәге һәм «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактаттагы кереш сүзләр ярдәм итәргә мөмкин. Үз кереш сүзләреңне кулланганда, теманы сайла, сорау бир һәм сорауга җавап бирә торган берничә шигырь әзерлә. Гадәттә, өйдән-өйгә вәгазьләгәндә тәкъдим ителгән басманы тәкъдим итеп була. Шуны истә тот: дулкынланма һәм ашыкмыйча сөйләш. Әдәпле, сабыр бул һәм үзеңне дусларча тот, чөнки бу телефоннан сизелергә мөмкин. Кеше сөйләгәндә, аны тыңла, аннары әйткән фикере өчен рәхмәт белдер. Ирекле иганәләр турында әйтеп торма, чөнки кеше син телефон аша нәрсәдер сатасың дип сине дөрес аңламаска мөмкин.
4. Телефон аша вәгазьләү, билгеләнгән территорияне үтеп чыгар өчен, ничек ярдәм итәргә мөмкин?
4 Синең белән телефон аша сөйләшкән кеше — бәлки, авыру яки тыгыз эш графигы аркасында өйдән-өйгә вәгазьләгәндә очратып булмаган кешедер. Яки бу сак астындагы комплексларда яисә рөхсәтсез кереп булмаган фатирларда яшәүче кешедер. Шуңа күрә хезмәтебезне сыйфатлырак һәм тырышыбрак башкарыр өчен, телефон аша вәгазьләү — уңышлы мөмкинлек икәнен истә тот.