Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 11/12 4-6 б.
  • Телефон аша вәгазьләү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Телефон аша вәгазьләү
  • Безнең изге хезмәтебез 2012
  • Охшаш мәкаләләр
  • Телефон аша вәгазьләү уңышлы була ала
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Содом һәм Гоморраның юк ителүе
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Петер Гайсәдән ваз кичә
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Муса пәйгамбәргә махсус эш бирелә
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2012
km 11/12 4-6 б.

Телефон аша вәгазьләү

Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне таратыр өчен төп юлыбыз өйдән-өйгә вәгазьләү булса да, без башка уңышлы ысул белән дә кулланабыз: телефон аша вәгазьлибез. Кайбер җирләрдә вәгазьчеләр керә алмаган йортлар бик күп, һәм анда телефон аша вәгазьләү аеруча уңышлы ысул булып тора (Лүк 10:5—7; Рәс. 5:42; 20:20).

Бу вәгазь төрен мөмкинлекләре чикле булган һәм вакытларын күбесенчә өйдә үткәргән кардәшләр ярата. Һәм башка вәгазьчеләр бу тугры кардәшләр белән хезмәттәшлек итүдә шатлык таба (Рим. 1:11, 12). Һава торышы бик начар булганда да телефон аша вәгазьләп була. Һәрхәлдә, вәгазьчеләр вакытларын яхшырак куллансын өчен, төркем кечкенә булырга тиеш.

Телефон аша вәгазьләр өчен кереш сүзләр һәм киңәшләр 5—6 нчы битләрдә китерелә. Синең территорияңдә уңышлы булган яки сиңа кулланырга уңайлы булган кереш сүзләрне язып барыр өчен, бу битләрдә урын калдырылган. Андый кереш сүзләрне язар өчен битләрнең копиясен ясасаң, яхшы булыр иде. Өстәл артына утырып һәм кереш сүзләр белән киңәшләр кәгазен өстәлгә куеп сиңа вәгазьләргә җайлырак булыр.

Телефон аша шаһитлек бирергә сиңа тагын нәрсә булышачак? Вәгазьгә әзерләнгәндә сиңа нәрсә кирәк булыр икәнен карап чык:

◼ Изге Язмалар;

◼ «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус);

◼ «Бар милләт кешеләре өчен яхшы хәбәр» (рус);

◼ Изге Язмаларны өйрәнү өчен басма;

◼ таратыр өчен брошюралар һәм «Безнең патшалык хезмәтебез»;

◼ төрле трактатлар һәм брошюралар;

◼ җыелыш очрашуына чакыру;

◼ язулар, каләм я карандаш.

САКЛАРГА

ТЕЛЕФОН АША ВӘГАЗЬЛӘР ӨЧЕН КЕРЕШ СҮЗЛӘР ҺӘМ КИҢӘШЛӘР

КАЙБЕР ИСКӘ ТӨШЕРҮЛӘР

◼ Каушамаска тырыш. Табигый итеп сөйлә. Ихтирамлы, сабыр бул һәм үзеңне дусларча тот.

◼ Әкрен, ашыкмыйча һәм кеше сине ишетерлек итеп сөйлә.

◼ Кеше сине күргәндәй елмаеп сөйләш һәм ишарәләр куллан.

◼ Кирәкмәгән паузалар булмасын.

◼ Кешене тыңла һәм үз фикерен әйткәне өчен рәхмәт әйт.

◼ Ул сиңа сорау бирсә, бу сорауны кабатла, шул чакта синең белән вәгазьләгән кардәш сиңа Изге Язмаларда, «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) китабында я башка басмада җавапны табарга ярдәм итәр. (Трубканы гына кулланып сөйләш.)

◼ Ирекле иганәләр турында әйтмә, чөнки кешеләр әйбер саталар я телефон аша ниндидер уңайлыклар тәкъдим итәләр дип уйларга мөмкин. Кеше белән очрашкач, син безнең хезмәтебез тулысынча ирекле иганәләр белән тәэмин ителә дип әйтә аласың.

КЕРЕШ СҮЗЛӘР

◼ «Исәнмесез. Минем исемем... Мин сезгә килә алмаганга күрә шалтыратам. Мин якында гына яшим. [Син яшәгән урам я квартал исемен әйтә аласың.] Бер сорау буенча фикерегезне беләсем килә иде...»

◼ «Исәнмесез. Минем исемем... Бу тирәдә ирекле рәвештә хезмәт итеп, мин кешеләргә Изге Язмалар буенча сорауларга җавап табарга булышам. Сезнең кайчан да булса уйлаганыгыз бармы..?»

◼ «Исәнмесез. Минем исемем... Мин бернәрсә дә сатмыйм. Мин якында гына яшим, ... урамында. Монда яшәгән күп кешеләрне ... борчый». Кешеләрне борчыган җирле яңалыкларның берсен искә ал.

◼ [Үз вариантыңны язып куй.]

[Шуннан соң кереш сүзеңә нигезләнеп сөйләшүне дәвам ит. Син «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) китабыннан, «Безнең патшалык хезмәтебез»дән я син әзерләгән материалдан укый аласың.]

◼ [Үз вариантыңны язып куй.]

Изге Язмалар өйрәнүен беренче килүдә тәкъдим иткәндә...

◼ «Исәнмесез. Минем исемем... Мин якында гына яшим, ... урамында. Мин түләүсез Изге Язмалар өйрәнүен үткәрәм, һәм минем хәзер вакытым бар. Без сезнең белән Изге Язмаларыгыз буенча кайбер сорауларны карап чыга алыр идек, мәсәлән... [«Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) китабыннан кешене кызыксындыра алган 2—3 сорауны укы.] Кайсы сорау сезне кызыксындыра? [Җавапны тыңла.] Бу сорауларга җавапны Изге Язмалардан табып була. Мин сезгә Изге Язмаларга нигезләнгән берәр брошюраны бушлай китерә алыр идем».

Кеше җавап бирергә ашыкмаса, син болай дип әйтә аласың:

◼ «Мин сезгә икенче тапкыр шалтырата алам. Без бу сорау буенча Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнне карап чыгарбыз. Шул вакытта шалтыратсам, сезгә уңайлы булырмы?»

[Үз вариантыңны язып куй.]

Кеше болай дип әйтсә...

«СЕЗ КАЙСЫ ДИННӘН?»

◼ «Мин Йәһвә Шаһите». Аннары кереш сүзләрең буенча сөйләшүне дәвам ит.

«СЕЗ МИНЕМ ТЕЛЕФОН НОМЕРЫМНЫ КАЙДАН БЕЛДЕГЕЗ?»

◼ «Телефон справочнигыннан». Аннары кереш сүзләрең буенча сөйләшүне дәвам ит.

◼ «Мин якын тирәдә яшәгән кешеләргә шалтыратам». Аннары кереш сүзләрең буенча сөйләшүне дәвам ит.

◼ «Мин бу телефон номеры кемнеке икәнен белмичә шалтыратам». Аннары кереш сүзләрең буенча сөйләшүне дәвам ит.

«МИН „ШАЛТЫРАТЫРГА КИРӘКМӘГӘН КЕШЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕНӘ“ КЕРӘМ».

◼ «Мин бернәрсә дә сатмыйм, шуңа күрә миндә андый исемлек юк». Аннары кереш сүзләрең буенча сөйләшүне дәвам ит.

Кеше Йәһвә Шаһитләре аңа бүтән шалтыратмасын дип сораса...

◼ «Ярар, мин моны язып куярмын. Без сезне хөрмәт итәбез һәм үтенечегезне исәпкә алырбыз». Аннары кереш сүзләрең буенча сөйләшүне дәвам ит. Кешенең исемен, датаны язып куй һәм бу мәгълүматны участок карточкасы белән бир.

Автоответчик эшләсә...

◼ «Кызганыч, сез өйдә юк. Минем исемем... Мин сезне Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкка чакырыр өчен шалтыратам. Аның исеме...

[Дата һәм вакыт] .

[Адрес] .

Очрашуда акча җыю юк».

◼ «Минем исемем... Мин ирекле рәвештә хезмәт итәм һәм кешеләргә борчыган сорауларына Изге Язмалардан җавапны табарга ярдәм итәм. Мин сезгә соңрак шалтыратырмын».

◼ [Үз вариантыңны язып куй.]

ЙОМГАКЛАУ

◼ «Миндә бер басма бар. Бу басмадан сез моның турында күбрәк белерсез. Мин аны сезгә бушлай бирергә бик шат булырмын».

◼ «Мин сезнең белән сөйләшергә бик шат булдым. Икенче тапкыр бу тема буенча сөйләшер өчен мин сезгә (хатыным/ирем белән) килә алыр идем. Без мондый сорауны карап чыгар идек».

◼ «Мин сезнең белән сөйләшергә бик шат булдым. Әйдәгез, мин сезгә икенче тапкыр шалтыратыйм, һәм без Изге Язмалар буенча бу сорауны карап чыгарбыз. Шул вакытта шалтыратсам, сезгә уңайлы булырмы?»

◼ [Үз вариантыңны язып куй.]

Кеше аңа килүеңне теләмәсә, болай дип әйтеп була:

◼ «Теләсәгез, мин бу басманы сезгә җибәрә алам».

◼ «Сөйләшүебезне дәвам итәр өчен, сезгә тагын шалтыратып буламы? Шул вакытта шалтыратсам, сезгә уңайлы булырмы?»

◼ «Мин сезнең белән сөйләшергә шат булдым. Сезне Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкка чакырасым килә.

[Дата һәм вакыт] .

[Адрес] .

Очрашуда акча җыю юк».

◼ [Үз вариантыңны язып куй.]

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу