Сулда: Olena Yefremkina/stock.adobe.com; уртада: lunamarina/stock.adobe.com; уңда: Rido/stock.adobe.com
УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Бүгенге көндә кемгә ышанып була? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Бүгенге көндә ышанычка лаек дип саналган кешеләр еш кына үзләрен намуссыз тота. Моның аркасында аларга ышанган кешеләрнең өметләре өзелә. Күпләр мондый кешеләргә ышанычларын инде югалткан:
үз мәнфәгатьләрен халыкныкыннан өстенрәк куйган сәяси лидерларга;
акны кара итеп, караны ак итеп күрсәткән массакүләм мәгълүмат чараларына;
кешеләрнең ихтыяҗлары турында кайгыртмаган галимнәргә;
кешеләрне Аллаһы турында өйрәтүгә караганда, күбрәк сәяси эшләрдә катнашкан дин җитәкчеләренә.
Кешеләр башкаларның сүзләренә саклык белән караганда, дөрес эш итә. Изге Язмаларда да мондый кисәтү бар:
«Түрәләргә дә, һичнинди адәм улына да таянма, чөнки алар коткара алмый» (Зәбур 146:3).
Кемгә чыннан да ышанып була?
Изге Язмалардан күренгәнчә, Гайсә Мәсих ышанычка лаек. Кемдер аны гасырлар элек яшәгән яхшы кеше генә дип саный. Әмма аны патша итеп Аллаһы үзе билгеләгән. Изге Язмаларда Гайсә турында: «Ул... Патша булып идарә итәр, һәм аның Патшалыгының ахыры булмас»,— дип язылган (Лүк 1:32, 33). Гайсә — Аллаһы Патшалыгының патшасы, ә бу хөкүмәт инде хәзер күктән идарә итә (Маттай 6:10).
Ни өчен Гайсәгә ышанып булганын белер өчен, «Аллаһы Патшалыгының Патшасы кем?» һәм «Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак?» дигән мәкаләләрне укыгыз.