panitan/stock.adobe.com
Гайсә пәйгамбәр ярлылыкны бетерәчәк
Җирдә яшәгәндә, Гайсә пәйгамбәр кешеләрне бик нык яратканын күрсәткән. Ул аеруча ярлы кешеләрне һәм бәла-каза кичерүчеләрне кызганган (Маттай 9:36). Ул хәтта башкалар хакына үз тормышын корбан иткән (Маттай 20:28; Яхъя 15:13). Тиздән ул кешеләрне яратканын кабат күрсәтәчәк. Ул — Аллаһы Патшалыгының Патшасы һәм үз хакимлеген кулланып ул җир йөзендәге ярлылыкны бетерәчәк.
Гайсәнең тиздән башкарачак эшләре Изге Язмаларда шигъри тел белән болай итеп сурәтләнә:
«Ул халыкның мескен кешеләрен якласын, ярлыларның улларын коткарсын» (Зәбур 72:4).
Гайсәнең безнең хакка башкарган һәм тиздән башкарачак эшләре өчен рәхмәтле булуыбызны без ничек күрсәтә алабыз? Мәсәлән, «Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр» турында белем алып (Лүк 4:43). Җирдә яшәгәндә Гайсә нәкъ шул Патшалык турында сөйләп йөргән. Шулай ук «Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?» дигән мәкаләне укыгыз.