AspctStyle/stock.adobe.com
Гайсә пәйгамбәр сугышларны туктатачак
Җирдә яшәгәндә Гайсә пәйгамбәр кешеләрне бик нык яратканын күрсәткән. Аның яратуы шулкадәр көчле булган ки, ул хәтта кешеләр хакына үз тормышын корбан иткән (Маттай 20:28; Яхъя 15:13). Тиздән ул кешеләрне яратканын кабат күрсәтәчәк. Ул — Аллаһы Патшалыгының Патшасы һәм үз хакимлеген кулланып «ул бөтен җирдә сугышларны туктатачак» (Зәбур 46:9).
Гайсәнең башкарачак эшләре турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә:
«Ярдәм сорап ялварган ярлыны, мескен кешене һәм ярдәмчесе булмаган һәркемне ул коткарыр. Мескен һәм ярлы кешене ул кызганыр, ярлыларның җаннарын коткарыр. Ул аларны изүдән һәм җәбер-золымнан йолып калыр» (Зәбур 72:12—14).
Гайсәнең безнең хакка башкарган һәм тиздән башкарачак эшләре өчен рәхмәтле булуыбызны без ничек күрсәтә алабыз? Мәсәлән, «Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр» турында күбрәк белем алып (Лүк 4:43). Шул хәбәрне Гайсә вәгазьләгән дә. «Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?» дигән мәкаләне укыгыз.