Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 91 мәкалә
  • Ни өчен шулхәтле күп христиан диннәре бар?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен шулхәтле күп христиан диннәре бар?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Тормышыгыздагы иң мөһим чагыштыру
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Чын динне ничек табарга?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Бар «мәсихчеләр» дә — чын мәсихчеләрме?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Аллаһы хуплаган дин
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 91 мәкалә
Төрле христиан диннәренең чиркәүләре

Ни өчен шулхәтле күп христиан диннәре бар?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Кешеләр Гайсә Мәсих тәгълиматларына нигезләнергә тырышып төрле «христиан» диннәр оештыра. Ләкин Изге Язмаларда бер генә чын мәсихчеләр дине бар дип әйтелә. Андый нәтиҗә ясар өчен мондый өч сәбәп бар:

  1. Гайсә «хакыйкатькә» өйрәткән дип әйткән булган, һәм беренче мәсихчеләр үз диннәренә «хакыйкатькә» кебек караганнар (Яхъя 8:32; 2 Петер 2:2; 2 Яхъя 4; 3 Яхъя 3). Димәк, кешеләр Гайсә тәгълиматларына каршы килгән карашларны тарата икән, алар чын мәсихчеләр динен тотмый.

  2. Изге Язмаларда мәсихчеләр «сүздә бердәм булырга» тиеш дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 1:10). Әмма күп кенә христиан диннәре хәтта мәсихче булу нәрсәне аңлатканы турында төрлечә фикер йөртә. Андый диннәрнең барысы да дөрес була алмый (1 Петер 2:21).

  3. Гайсә пәйгамбәрлек иткәнчә, күпләр үзләрен мәсихчеләр дип атарлар, ләкин аның күрсәтмәләренә буйсынудан баш тартканнары өчен ул аларны кире кагачак (Маттай 7:21—23; Лүк 6:46). Аның сүзләре буенча, дин җитәкчеләре үз максатларына ирешер өчен чын гыйбадәт кылуны бозып, кайбер кешеләрне алдаячак (Маттай 7:15). Башкалар исә чын булмаган христиан динен сайлаячак, чөнки анда алар Изге Язмалардагы хакыйкатьне түгел, ә үзләре ишетергә теләгәнне ишетәчәк (2 Тимутигә 4:3, 4).

Бодай һәм чүп үләне турындагы мисалында Гайсә чын мәсихче диненә бөек мөртәтлек үтеп керәчәк икәнен күрсәткән (Маттай 13:24—30, 36—43). Озак вакыт дәвамында чын мәсихчеләрне һәм ялган мәсихчеләрне бер-берсеннән аеру мөмкин булмаска тиеш булган. Гайсә пәйгамбәрлек иткәнчә, рәсүлләр үлгәннән соң мөртәтлек чәчәк аткан (Рәсүлләр 20:29, 30). Мөртәтләрнең тәгълиматлары бер-берсеннән аерылып тора. Бар ялган мәсихчеләр дә «хакыйкатьтән читләшкән» (2 Тимутигә 2:18).

Гайсә шулай ук чын һәм ялган мәсихчеләрнең аермасы ахыр чиктә күренер дип әйткән булган. Бу безнең вакытларда — «дөнья төзелешенең тәмамлануында» үтәлә (Маттай 13:30, 39).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу