Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 74 мәкалә
  • Хәлдән таймас өчен нәрсә эшләп була?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хәлдән таймас өчен нәрсә эшләп була?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен шулай була
  • Ни өчен бу мөһим
  • Нәрсә эшләп була
  • Кереш сүзләр
    Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Ничек мин йокыны туйдыра алам?
    Яшьләрнең сораулары
  • Үз вакытымны ничек дөрес кулланырга?
    Яшьләрнең сораулары
  • Дистанцион укуда ничек уңышка ирешергә?
    Яшьләрнең сораулары
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 74 мәкалә
Яшь кеше техника, спорт, күңел ачулар һәм мәктәптәге дәресләр аркасында стресс кичерә

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Хәлдән таймас өчен нәрсә эшләп була?

Хәлдән тая барганыңны сизәсең икән, бу мәкаләдәге киңәшләр сиңа, һичшиксез, булышачак.

  • Ни өчен шулай була

  • Ни өчен бу мөһим

  • Нәрсә эшләп була

  • Яшьтәшләрең сөйли

Ни өчен шулай була

  • Күп эш йөкләнү. «Нәрсә турында гына сүз бармасын,— ди Джули исемле яшь хатын-кыз,— яхшырак эшләү, яхшы якларыбызны күрсәтү, югары максатлар кую һәм уңышка ирешү турындамы — безне көчебездән килгәнне эшләргә өндиләр. Мондый басымга чыдау бер дә җиңел түгел!»

  • Техника. Смартфоннар, планшетлар һәм башка электрон җайланмаларны кулланып, без челтәрдә тәүлек буе утыра алабыз, әмма хәбәрләр, СМСлар укый-укый безнең стресс кичерүебез һәм хәлдән таюыбыз бар.

  • Аз йоклау. «Яшьләр мәктәпкә һәм эшкә иртә тора, ә күңел ачкач, соң ята, нәтиҗәдә, алар котылгысыз хәлгә эләгә»,— дип әйтә Миранда исемле яшь хатын-кыз. Ахыр чиктә шундый тормыш алып баручылар хәлдән тая.

Ни өчен бу мөһим

Изге Язмаларда тырыш булу мактап телгә алына (Гыйбрәтле сүзләр 6:6—8; Римлыларга 12:11). Әмма ул тормышыбызда башка эшләр башкарырга көч калмаслык һәм сәламәтлеккә зыян килерлек дәрәҗәдә эшләргә өндәми.

«Бермәл мин, өстемә шулкадәр күп эш өелгәнгә, көне буе авызыма берни дә капмаганымны аңладым. Берәр эшкә ризалашканчы, уйларга кирәк икән. Сау-сәламәтлегемне какшатасым килми шул» (Эшли).

Изге Язмаларда: «Тере эткә дә бит үле арысланга караганда яхшырак»,— диелә (Вәгазьче 9:4). Бар көчеңне куеп эшләрлек хәлдә булсаң, үзеңне арыслан кебек көчле дип уйларга мөмкин — кимендә хәзер. Ләкин үзеңне хәлдән тайдырсаң, син үз сәламәтлегеңә зур зыян китерергә мөмкин.

Нәрсә эшләп була

  • «Юк» дияргә өйрән. Изге Язмаларда: «Тыйнакларга зирәклек хас»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 11:2). Тыйнак кеше үзенең мөмкинлекләре чикле икәнен ничек таный, ул булдыра алмаганны эшләмәс.

    «Иң беренче чиратта „юк“ дип әйтә белмәүче кеше хәлдән таячак, ул һәрбер эшкә ризалаша. Аны тыйнак дип атап булмый. Иртәме, соңмы, ул хәлдән таячак» (Джордан).

  • Яхшылап ял ит. Изге Язмаларда: «Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак»,— диелә (Вәгазьче 4:6). Йокыны ризык белән чагыштырып була: йокы вакытында кеше тәне һәм баш мие кирәкле матдәләр белән туклана. Әмма күп кенә яшүсмерләр бу факты кире кагып, йокыга кирәк кадәрге 8—10 сәгать вакытны бүлеп куймый.

    «Бервакыт минем графигым бик тыгыз иде, һәм мин йокыга вакыт жәлли идем. Әмма бер сәгатькә күбрәк йоклаганда, мин, уянгач, үземне күпкә яхшырак һәм бәхетлерәк хис итәм» (Бруклин).

  • График төзе. Изге Язмаларда: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә»,— дип язылган (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Яшь чакта вакытыңны дөрес кулланырга һәм эшләреңне дөрес планлаштырырга өйрәнсәң, син гомер буе уңышлы булырсың.

    «Көндәлек дәфтәрне куллану стресстан азат итә. Эшлисе эшләреңне язып барсаң, графигыңны кирәк чакта үзгәртү әллә ни авыр булмас. Шулай эшләү хәлдән таюдан яклый» (Ванесса).

Яшьтәшләрең сөйли

Джанна

«Кайберәүләр күп акча эшләргә тырышканга хәлдән тая. 1 Тимутигә 6:8 дә булганына канәгать булырга киңәш ителә. Безгә кирәкмәгән әйберләрне алыр өчен каты эшләр урынына гади тормыш алып бару акыллырак» (Джанна).

Вейлон

«Атналык график төзү бик зур ярдәм булып тора. Ансыз мин өстемә өстәмә эш алыр идем. Ә алган булсам, тиз арыр идем һәм эшемне эшләп бетерә алмас идем» (Вейлон).

Кара

«Бәлки, син һәрбер кешенең чакыруын кабул итәргә гадәтләнгәнсеңдер. Берәр кемнең чакыруын кире каксаң, үземне шатлыктан мәхрүм итәм, дип уйлыйсыңдыр. Әмма үз тәҗрибәмнән чыгып, мин шуны әйтә алам: ял итә белсәң, син бәхетлерәк булырсың һәм арыганлыктан якланырсың» (Кара).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу