Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 82 мәкалә
  • Үз вакытымны ничек дөрес кулланырга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үз вакытымны ничек дөрес кулланырга?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен үз вакытыңны дөрес куллану мөһим?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Эшне озакка сузмыйча башкарырга өйрәнер өчен нәрсә эшләргә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Дистанцион укуда ничек уңышка ирешергә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Хәлдән таймас өчен нәрсә эшләп була?
    Яшьләрнең сораулары
  • Ничек вакытны акыллы кулланырга?
    Уяныгыз! 2014
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 82 мәкалә
Яшүсмер малай вакытны акылсыз кулланганына тәүбә итә: башта ул футбол уйнады, аннары телевизор карады, хәзер аның дәресләрен ясарга вакыты да калмады

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Үз вакытымны ничек дөрес кулланырга?

  • Ни өчен үз вакытыңны дөрес куллану мөһим?

  • Нәрсә эшләп була?

  • Яшьтәшләрең сөйли

Ни өчен үз вакытыңны дөрес куллану мөһим?

  • Вакыт акча кебек ул. Аны бушка әрәм итсәң, кирәк чакта ул балмаячак. Ләкин вакытыңны акыллы куллана белсәң, синең яраткан эшләр белән шөгыльләнергә вакытың калыр.

    Изге Язмалардагы принцип: «Ялкау кеше күп нәрсә тели, тик аның һичнәрсәсе юк. Ә тырыш кешенең җаны тук булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 13:4).

    Нәтиҗә: вакытны акыллы куллана белү сине ирегеңнән мәхрүм итми, киресенчә, иреклерәк итә.

  • Вакытны акыллы кулланырга өйрәнсәң, зуррак булгач, җиңелрәк булачак. Мәсәлән, синең бу яктан уңышлы булуың сиңа эшне югалтмаска булышыр. Нәтиҗәдә, нинди эш бирүче эшкә көн дә соңга калып килүче кешене үзендә тотасы килер?

    Изге Язмалардагы принцип: «Кечкенә нәрсәдә тугры булган зур нәрсәдә дә тугры булыр» (Лүк 16:10).

    Нәтиҗә. Вакытыңны ничек куллануыңннан синең нинди кеше булуың күренә.

Әлбәттә, вакытны куллана белү җиңелләрдән түгел. Кайбер киртәләргә игътибар итик.

1 нче киртә: дуслар

«Дусларым кич утыруымны үтенсә, мин буш вакытым булмаса да барыбер ризалашам. Мин: „Өйгә кайткач та эшләремне эшләп бетерергә өлгерермен“,— дип уйлап куям. Кайчак өлгермим шул, нәтиҗәдә, ачы җимешләр урам» (Синтия).

2 нче киртә: вакытны урлаган нәрсәләр

«Телевизор тузансуырткыч сыман. Төрле шоулар белән киноларны үз эченә тарта, аларны караудан туктап булмый» (Айви).

«Планшет күп вакыт ала. Зарядкасы бетүе генә мине туктата. Шуннан соң гаеп хисе туа» (Мари).

3 нче киртә: эшне озакка сузу гадәте

«Мин дәресләремне һәм эшлисе эшемне озакка сузам. Минем вакытым кирәкмәгән эшкә китә, ә кирәк эшкә вакытым калмый да. Бу бик акыллы түгел шул» (Бет).

Яшүсмер малай вакытны акыллы кулланганына шатлана: башта ул укыды, аннары дәресләрен ясады һәм шуннан соң футбол уйнарга да вакыты калды

Вакытны акыллы куллана белү сине ирегеңнән мәхрүм итми, киресенчә, иреклерәк итә

Нәрсә эшләп була?

  1. Башкарасы эшләрнең исемлеген төзе. Исемлеккә өйдәге эшеңне һәм дәресләреңне язып куй һәм аларга атнага күпме вакыт китәчәген билгелә.

    Изге Язмалардагы принцип: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10).

  2. Буш вакытта башкарасы килгән нәрсәләр исемлеген төзе. Буш вакытыңны ничек уздырачаксың? Мәсәлән, социаль челтәрләрдә утырып һәм телевизор карап күпме вакыт үткәрәчәксең? Боларга атнага күпме вакыт китәчәген шулай ук язып куй.

    Изге Язмалардагы принцип: «Үзегезне зирәк тотыгыз, вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз» (Көләсәйлеләргә 4:5).

  3. План кор. Төзегән ике исемлегеңә кара. Мөһим эшләр төшеп калмадымы? Буш вакытың артык күп түгелме?

    Киңәш: һәр көнне нәрсә эшләргә кирәклеген язып куй, һәрбер эшне бетергәч, берәр билге куй.

    Изге Язмалардагы принцип: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).

  4. Язганың буенча эш ит. Бәлки, сиңа берәр мөһим эш эшләр өчен социаль челтәрләрдә утырудан ваз кичәргә туры килер. Шулай эшләсәң, синең буш вакытың күбрәк булып, аннан күбрәк шатлык алырсың.

    Изге Язмалардагы принцип: «Эшчән булыгыз, ялкауланмагыз» (Римлыларга 12:11).

  5. Үзеңне бүләклә, әмма ашыкма. «Исемлегемнән ике эшне эшләсәм,— ди Тара исемле яшь хатын,— эчемнән: „15 минут телевизор карасам була, ә аннары эшкә кайтырмын“,— дип уйлап куям. 15 минут ярты сәгатькә сузыла, ә ярты сәгать бер сәгатькә сузыла. Мин абайларга да өлгермим: телевизор карап ике сәгать үтә!»

    Нәрсә эшләп була? Ял итүне көннең бер өлеше дип түгел, ә эшне эшләп бетергәнең өчен алган әҗер дип сана.

    Изге Язмалардагы принцип: «Кеше өчен... тырыш хезмәте белән җанына рәхәтлек китерүдән яхшырак нәрсә юк» (Вәгазьче 2:24).

Яшьтәшләрең сөйли

Чеене

«Мин үзем өчен бер исемлек төзедем, шунда мин эшлисе эшләремне язып барам. Мин хәтта ял итү вакытын да язып куям, миңа көч җыярга кирәк бит. План миңа барысын да ачык итеп күрергә булыша: кайчан үз-үземә карата җитдирәк булырга, ә кайчан сыгылмалы булырга кирәк» (Чеене).

Самуэл

«Башкарып чыга алмаган нәрсәләрне мин икенче урынга куярга өйрәндем. Моны эшләү авыр булса да, миңа сәбәпне башкаларга аңлатасы юк иде, алар минем шул эшкә бар игътибарымны бирә алмаганымны аңлый иде» (Самуэл).

Бруклин

«Графигым тыгыз булганда, мин йоклауны һәм күнегүләр ясауны киметтем. Әмма берәр өстәмә сәгать йокласам һәм күнегәләр ясасам, киләсе көнне үземне бәхетлерәк хис итәм һәм зуррак уңышларга ирешәм. Сәламәтлек турында уйлау мөһим» (Бруклин).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу