Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • hdu 18 мәкалә
  • Аллаһыга якынлаштыра торган җырлар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһыга якынлаштыра торган җырлар
  • Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сәхнә артына күз салыйк
  • «Алар миңа ярдәм итә»
  • Шатлык белән җырлап, Йәһвәне макта
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
  • Өйрәнүгә кагылышлы киңәшләр
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Җырлардан нәрсәгә өйрәнеп була?
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2020)
  • Йәһвә Аллаһыга җырлыйбыз!
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күбрәк карарга
Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
hdu 18 мәкалә
Апа-кардәш үз телефоны аша җыр тыңлый.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Аллаһыга якынлаштыра торган җырлар

1 НОЯБРЬ, 2021

Музыка — Йәһвәнең искиткеч бүләге. Ул безнең күңел кылларыбызны тибрәтә, кәефебезне күтәрә һәм безне рухландыра. Бу сүзләрне аеруча безнең телевидениебездәге җырлар турында әйтеп була. Әмма бу җырларда тагы да мөһимрәк нәрсә бар: алар безне Йәһвәгә якынлаштыра.

2014 елдан башлап 70 тән артык җыр иҗат ителде, һәм хәзер, ким дигәндә, аларның берсен 500 дән артык телдә тыңлап була! Мөгаен, сезгә бу җырларның ничек иҗат ителгәнен белү кызык булыр.

Сәхнә артына күз салыйк

Безнең җырларыбыз Җитәкче советның Укыту комитеты карамагындагы аудио- һәм видеоязма бүлегенең музпроект төркеме ярдәмендә иҗат ителә. Бу төркемдә 13 кардәш эшли. Алар үзләре музыка яза, аңа үзгәрешләр кертә, яздыру графикларын төзи һәм башка эшләр башкара. Моннан тыш, Укыту комитеты, бу эшкә ярдәм итәр өчен, бөтен дөньядан булган штаттан тыш хезмәтчеләрне, шул исәптән композиторларны, музыкантларны һәм җырчыларны, катнаштыруны хуплады. Бу абый һәм апа-кардәшләр үз сәләтләрен Йәһвә өчен куллана һәм үзләренең эшләре өчен башкаларның соклануларын көтми.

Кардәшләр музыка яздыру студисендә. Алар компьютерлар һәм башка җиһазлар куллана.

Безнең җырларыбыз ничек иҗат ителә? Башта Укыту комитеты җырга Изге Язмалардан нигез булып торучы шигырь сайлый һәм аның эмоциональ халәте нинди булачагын билгели. Шуннан соң музыкаль төркем җырның көен һәм сүзләрен язучыны билгели. Җыр әзер булгач, Укыту комитеты бу язманы тыңлап карый һәм үз тәкъдимнәрен кертә. Аннары музыкаль төркем җырны җиренә җиткерә һәм аның соңгы версиясен әзерли. Бу җырлар төрле урыннарда яздырыла, шул исәптән филиалларда да, өйдәге студияләрдә дә.

Абый-кардәшнең барабаннарда уйнаганын яздыралар.

Кардәшләребез җырларны иҗат итү һәм яздыру өчен махсус аудио җайланмаларны, ноталар язу программаларын, аудио китапханәләрне һәм башка коралларны куллана. Шулай ук музыка кораллары, микшер пультлары, тавыш көчәйтү җайланмалары, колонкалар һәм микрофоннар кулланыла. Бер микрофонның бәясе якынча 100 дән алып 1 000 АКШ долларына кадәр җитә. 2020 елда җырлар яздырыр өчен алынган җайланмаларга 116 000 доллар сарыф ителде.

Яздыру студисендәге микрофоннар һәм башка җиһазлар.

Акчалар дөрес кулланылсын өчен нинди чаралар күрелә? Бәйтелдә зур музыкаль төркем оештыру урынына без бу эшкә штаттан тыш хезмәтчеләрне катнаштырабыз. Өстәвенә, берәр студиядә зур оркестр җыеп аны турыдан-туры яздырмыйлар. Кардәшләребез музыканы заманча җайланмалар ярдәмендә үзләре иҗат итә.

«Алар миңа ярдәм итә»

Абый һәм апа-кардәшләребез җырларыбызны яратып тыңлый. Германиядә яшәүче Тара болай дип сөйли: «Җырларыбыз миңа борчылган чакларымда тынычланырга ярдәм итә. Аларны туган телемдә тыңлаганда, миңа Йәһвә мине кочаклый сыман тоела». Ә менә Казахстаннан булган Дмитрийның сүзләре: «Җырларыбызны тыңлаган вакытта миңа аларның эчтәлеге турында борчыласы юк. Алар йөз процент Изге Язмалардагы принципларга нигезләнгән. Җырларыбыз миңа уйларымны рухи нәрсәләргә юнәлтергә ярдәм итә».

Көньяк Африка Республикасында яшәүче Делия җырларыбызның үзенә ничек тәэсир иткәне турында болай дип әйтә: «Алар миңа ярдәм итә. Миңа моңсу булганда я авырлыкларым туганда, нәкъ минем ситуациягә туры килгән җыр табыла. Еш кына беренче ноталардан ук кәефем күтәрелә».

Кайбер җырлар тыңлаучыларның йөрәкләрен аеруча яулап алды. Көньяк Африка Республикасында яшәүче Лерато болай ди: «„Бу көн бик якын!“ һәм „Яңа дөньяда“ дигән җырларны тыңлап мин әнием белән очрашачак мизгелләрне, әниемнең минем каршыма йөгереп килүен күз алдыма китерәм».

Безнең бер җырыбыз Шри-Ланкада яшәүче бер кызга ярдәм иткән. Бу кыз болай дип сөйли: «Укытучым бөтен класс алдында мине Йәһвә Шаһите булуым аркасында мыскыл итте. Мин бик курыктым һәм нәрсә әйтергә дә белмәдем. Өйгә кайткач, әнием миңа „Өйрәнәбез“ дигән җырны тыңларга тәкъдим итте. Бу җыр тикшерү үткәрергә һәм әзерләнергә кирәк икәнен күрсәтте. Киләсе көнне мин укытучым белән сөйләштем. Ул мине тыңлады һәм хәзер Йәһвә Шаһитләренең ышануларын яхшырак аңлый дип әйтте. Йәһвәнең оешмасы безгә шундый искиткеч җырлар бүләк итте. Моның өчен рәхмәт әйтәсем килә!»

Җырларны иҗат итү белән бәйле чыгымнарыбыз ничек каплана? Сезнең бөтендөнья эшенә бирелгән иганәләр ярдәмендә каплана. Аларның күбесе donate.jw.org сайты аша ясала. Юмарт иганәләрегез өчен рәхмәт сезгә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу