Җомга, 18 июль
Ул безне үз Аллаһысы һәм Атасы өчен патшалар һәм руханилар итте (Ачыл. 1:6).
Мәсихчеләрнең чикләнгән саны изге рух белән майланган һәм Йәһвә белән махсус мөнәсәбәтләргә ия. Бу 144000 мәсихче Гайсә белән бергә күктә руханилар булып хезмәт итәчәк (Ачыл. 14:1). Йәһвә аларны, алар әле җирдә яшәгәндә, изге рухы белән майлый һәм үз уллары итеп кабул итә. Изге урын шундый махсус мөнәсәбәтләрне аңлата (Рим. 8:15—17). Иң изге урын исә күкне аңлата, анда Йәһвә яши. Изге урынны Иң изге урыннан аерып торган «чаршау» Гайсәнең тәнен аңлата. Ул Гайсәгә рухи гыйбадәтханәнең баш рухание буларак, күккә керергә комачаулап торган. Тәнен кешелек өчен корбан буларак биреп, Гайсә бар майланган мәсихчеләргә күктәге тормышка юл ачкан. Аларга да күктәге әҗерләрен алыр өчен кеше тәннәрен калдырырга туры киләчәк (Евр. 10:19, 20; 1 Көр. 15:50). w23.10 28, абз. 13
Шимбә, 19 июль
Гидеон... турында сөйләп торырга вакытым җитмәс (Евр. 11:32).
Гидеон ифраимлылар үзен тәнкыйтьләгәндә, аларга йомшак җавап кайтарган (Хак. 8:1—3). Гидеонның аларга ачуы чыкмаган, ул басынкылык белән аларның ризасызлыкларын тыңлаган һәм туган хәлне йомшартырга тырышкан. Зирәк өлкәннәр дә тәнкыйтьне игътибар белән тыңлый һәм юашлык белән җавап бирә (Ягък. 3:13). Шулай итеп, алар җыелыштагы тынычлыкны саклый. Исраиллеләр Гидеонны Мидьянны җиңгәне өчен данлагач, ул игътибарны Йәһвәгә юнәлткән (Хак. 8:22, 23). Билгеләнгән ир-атлар Гидеонның үрнәгенә ничек иярә ала? Аларга казанышлары өчен Йәһвәне мактарга кирәк (1 Көр. 4:6, 7). Мәсәлән, берәр өлкәнне яхшы өйрәткәне өчен мактасалар, ул игътибарны Аллаһы Сүзенә һәм аның оешмасына юнәлтә ала. Өлкәннәр кайчак үзләренә артык игътибар җәлеп итмиме дип уйлана ала. w23.06 4, абз. 7, 8
Якшәмбе, 20 июль
Минем уйларым сезнең уйларыгыз белән бер түгел (Ишаг. 55:8).
Без догаларыбызга җавап алмыйбыз икән, безгә өч сорау турында уйланырга кирәк. Беренчесе: Минем үтенечем чыннан да урынлымы? Еш кына без үзебез өчен нәрсә иң яхшысы икәнен беләбез дип уйлыйбыз, әмма без ялгышырга мөмкин. Без сораган кайбер нәрсәләр Йәһвәнең ихтыярына туры килмәскә мөмкин (1 Яхъя 5:14). Шулай ук Йәһвәнең безнең проблеманы хәл итәр өчен яхшырак чишү юлы булырга мөмкин. Әйтик, ата-ана Йәһвәдән догада аларның баласы хакыйкатьтә калсын дип сорый ди, һәм бу үтенеч урынлы булып күренә. Әмма Йәһвә беркемне дә аңа хезмәт итәргә мәҗбүр итми. Ул барыбызның да, шул исәптән балаларның да, аңа теләп гыйбадәт кылуын тели (Кан. 10:12, 13; 30:19, 20). Бу ата-ана балаларында Йәһвәгә карата ярату үстерергә булышсын дип Йәһвәдән сораса, дөресрәк булыр иде (Гыйб. сүз. 22:6; Эфес. 6:4). w23.11 21, абз. 5; 23, абз. 12