Шимбә, 30 август
Башкаларны... [Аллаһыдан] кабул иткән юаныч белән юатыгыз (2 Көр. 1:4).
Йәһвә газаплар кичергән кешеләрне юатып, аларга көч өсти. Без «рәхимлелек Аллаһысы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы» Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз? Безгә башкаларны юатырга дәртләндерүче сыйфатлар үстерергә кирәк. Нинди сыйфатлар турында сүз бара? «Бер-берегезне... дәртләндереп торыгыз» дигән киңәш буенча көн дә эш итәр өчен, безгә кызгану хисе һәм бер-беребезнең хәленә керә белү, бер-беребезне туганнарча ярату һәм игелек сыйфатлары кирәк (1 Тис. 4:18; Көл. 3:12; 1 Пет. 3:8). Бу сыйфатлар шәхесебезнең өлеше булып китсә, без башкаларны, һичшиксез, юатырбыз. Гайсә әйткәнчә: «Күңелдә ни булса, авыздан шул чыга бит. Яхшы кеше үзенең яхшылык хәзинәсеннән яхшылык чыгара» (Мат. 12:34, 35). Әйе, кардәшләребезне юату — мәхәббәтнең мөһим чагылышы. w23.11 10, абз. 10, 11
Якшәмбе, 31 август
Төшенүчән кешеләр исә аңлар (Дан. 12:10).
Пәйгамбәрлекләрне аңлар өчен, безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк. Бер мисал карап китик. Күз алдына китерегез, сез таныш булмаган җиргә килдегез һәм кайда барасын белмисез. Әмма сезгә куркасы юк, яныгызда бит бу җирне яхшы белгән дустыгыз бар. Ул сезнең кайда икәнегезне һәм кайсы юл кайда алып барганын бик яхшы белә. Йәһвәне дә шундый дус белән чагыштырып була. Ул безнең вакыт агымында кайда булганыбызны һәм киләчәктә безне нәрсә көтәчәген бик яхшы белә. Шуңа күрә пәйгамбәрлекләрне аңлар өчен, басынкылык белән Йәһвәдән ярдәм сорарга кирәк (Дан. 2:28; 2 Пет. 1:19, 20). Һәр яхшы ата-ана кебек, Йәһвә үз балаларына якты киләчәк тели (Ирм. 29:11). Әмма ата-аналардан аермалы буларак, Йәһвә киләчәктә ни буласын төгәл әйтә ала. Без алда нәрсә булачагын белә алсын өчен, ул үз Сүзенә пәйгамбәрлекләрне яздырткан да (Ишаг. 46:10). w23.08 8, абз. 3; 9, абз. 4
Дүшәмбе, 1 сентябрь
Таң атканда балкып торган яктылык кебек булыр (Лүк 1:78).
Аллаһы Гайсәгә кешелекнең бар проблемаларын хәл итәр өчен көч биргән. Могҗизалары ярдәмендә Гайсә кешеләр беркайчан да чишә алмаячак проблемаларны хәл итә алганын күрсәткән. Мәсәлән, ул безне мирас итеп алынган гөнаһтан азат итә ала. Ә гөнаһ — кешелек проблемаларының тамыры ул. Шулай ук аның безне гөнаһның нәтиҗәләреннән — чирләрдән һәм үлемнән — азат итәргә көче бар (Мат. 9:1—6; Рим. 5:12, 18, 19). Җирдә кылган могҗизалары Гайсәнең «һәртөрле авыруны» савыктырырга һәм хәтта үлгәннәрне терелтә алганын раслый (Мат. 4:23; Яхъя 11:43, 44). Шулай ук ул көчле давылларны контрольдә тота ала һәм явыз рухларны җиңә ала (Марк 4:37—39; Лүк 8:2). Йәһвәнең үз Улына шундый зур көч биргәне безне бик юата! Без Аллаһы Патшалыгы китерәчәк фатихаларның, һичшиксез, булачагына ышана алабыз. Гайсәнең җирдә кылган могҗизалары, аның Аллаһы Патшалыгында идарә иткәндә, зуррак дәрәҗәдә нинди эшләр башкарачагын аңларга булыша. w23.04 3, абз. 5—7