Якшәмбе, 31 август
Төшенүчән кешеләр исә аңлар (Дан. 12:10).
Пәйгамбәрлекләрне аңлар өчен, безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк. Бер мисал карап китик. Күз алдына китерегез, сез таныш булмаган җиргә килдегез һәм кайда барасын белмисез. Әмма сезгә куркасы юк, яныгызда бит бу җирне яхшы белгән дустыгыз бар. Ул сезнең кайда икәнегезне һәм кайсы юл кайда алып барганын бик яхшы белә. Йәһвәне дә шундый дус белән чагыштырып була. Ул безнең вакыт агымында кайда булганыбызны һәм киләчәктә безне нәрсә көтәчәген бик яхшы белә. Шуңа күрә пәйгамбәрлекләрне аңлар өчен, басынкылык белән Йәһвәдән ярдәм сорарга кирәк (Дан. 2:28; 2 Пет. 1:19, 20). Һәр яхшы ата-ана кебек, Йәһвә үз балаларына якты киләчәк тели (Ирм. 29:11). Әмма ата-аналардан аермалы буларак, Йәһвә киләчәктә ни буласын төгәл әйтә ала. Без алда нәрсә булачагын белә алсын өчен, ул үз Сүзенә пәйгамбәрлекләрне яздырткан да (Ишаг. 46:10). w23.08 8, абз. 3; 9, абз. 4
Дүшәмбе, 1 сентябрь
Таң атканда балкып торган яктылык кебек булыр (Лүк 1:78).
Аллаһы Гайсәгә кешелекнең бар проблемаларын хәл итәр өчен көч биргән. Могҗизалары ярдәмендә Гайсә кешеләр беркайчан да чишә алмаячак проблемаларны хәл итә алганын күрсәткән. Мәсәлән, ул безне мирас итеп алынган гөнаһтан азат итә ала. Ә гөнаһ — кешелек проблемаларының тамыры ул. Шулай ук аның безне гөнаһның нәтиҗәләреннән — чирләрдән һәм үлемнән — азат итәргә көче бар (Мат. 9:1—6; Рим. 5:12, 18, 19). Җирдә кылган могҗизалары Гайсәнең «һәртөрле авыруны» савыктырырга һәм хәтта үлгәннәрне терелтә алганын раслый (Мат. 4:23; Яхъя 11:43, 44). Шулай ук ул көчле давылларны контрольдә тота ала һәм явыз рухларны җиңә ала (Марк 4:37—39; Лүк 8:2). Йәһвәнең үз Улына шундый зур көч биргәне безне бик юата! Без Аллаһы Патшалыгы китерәчәк фатихаларның, һичшиксез, булачагына ышана алабыз. Гайсәнең җирдә кылган могҗизалары, аның Аллаһы Патшалыгында идарә иткәндә, зуррак дәрәҗәдә нинди эшләр башкарачагын аңларга булыша. w23.04 3, абз. 5—7
Сишәмбе, 2 сентябрь
Рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен дә тикшерә (1 Көр. 2:10).
Әгәр сез зур җыелышта хезмәт итәсез икән, бәлки, сезнең кулыгызны еш кына күрми калалардыр. Сезнең: «Бәлки, бирешергә дә, очрашуны тыңлап кына утырыргадыр»,— дигән уйлар туадыр. Әмма бирешергә ашыкмагыз. Һәр очрашуга берничә комментарий әзерләгез. Шулай эшләсәгез, очрашу башында сезне сорамасалар да, сезнең әле фикер алышу барышында җавап бирергә мөмкинлегегез туачак. «Күзәтү манарасы»ннан өйрәнү мәкаләсен әзерләгәндә һәр абзацның тема белән ничек бәйле икәнен күрергә тырышыгыз. Нәтиҗәдә, өйрәнү дәвамында сезнең комментарий бирерлек күп фикерләр булачак. Шулай ук тирән хакыйкатьләр каралган абзацларга җавап әзерләп була. Гадәттә, андый абзацларга комментарийлар сирәгрәк бирелә һәм, бәлки, сездән сорарлар. Әмма барыбер сездән берничә очрашу дәвамында сорамасалар, нәрсә эшләп була? Очрашу алдыннан өйрәнү үткәрүче кардәшкә килеп, нинди сорауга җавап бирергә теләгәнегезне әйтегез. w23.04 21, абз. 9; 22, абз. 10