Дүшәмбе, 1 сентябрь
Таң атканда балкып торган яктылык кебек булыр (Лүк 1:78).
Аллаһы Гайсәгә кешелекнең бар проблемаларын хәл итәр өчен көч биргән. Могҗизалары ярдәмендә Гайсә кешеләр беркайчан да чишә алмаячак проблемаларны хәл итә алганын күрсәткән. Мәсәлән, ул безне мирас итеп алынган гөнаһтан азат итә ала. Ә гөнаһ — кешелек проблемаларының тамыры ул. Шулай ук аның безне гөнаһның нәтиҗәләреннән — чирләрдән һәм үлемнән — азат итәргә көче бар (Мат. 9:1—6; Рим. 5:12, 18, 19). Җирдә кылган могҗизалары Гайсәнең «һәртөрле авыруны» савыктырырга һәм хәтта үлгәннәрне терелтә алганын раслый (Мат. 4:23; Яхъя 11:43, 44). Шулай ук ул көчле давылларны контрольдә тота ала һәм явыз рухларны җиңә ала (Марк 4:37—39; Лүк 8:2). Йәһвәнең үз Улына шундый зур көч биргәне безне бик юата! Без Аллаһы Патшалыгы китерәчәк фатихаларның, һичшиксез, булачагына ышана алабыз. Гайсәнең җирдә кылган могҗизалары, аның Аллаһы Патшалыгында идарә иткәндә, зуррак дәрәҗәдә нинди эшләр башкарачагын аңларга булыша. w23.04 3, абз. 5—7
Сишәмбе, 2 сентябрь
Рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһы зирәклегенең тирәнлекләрен дә тикшерә (1 Көр. 2:10).
Әгәр сез зур җыелышта хезмәт итәсез икән, бәлки, сезнең кулыгызны еш кына күрми калалардыр. Сезнең: «Бәлки, бирешергә дә, очрашуны тыңлап кына утырыргадыр»,— дигән уйлар туадыр. Әмма бирешергә ашыкмагыз. Һәр очрашуга берничә комментарий әзерләгез. Шулай эшләсәгез, очрашу башында сезне сорамасалар да, сезнең әле фикер алышу барышында җавап бирергә мөмкинлегегез туачак. «Күзәтү манарасы»ннан өйрәнү мәкаләсен әзерләгәндә һәр абзацның тема белән ничек бәйле икәнен күрергә тырышыгыз. Нәтиҗәдә, өйрәнү дәвамында сезнең комментарий бирерлек күп фикерләр булачак. Шулай ук тирән хакыйкатьләр каралган абзацларга җавап әзерләп була. Гадәттә, андый абзацларга комментарийлар сирәгрәк бирелә һәм, бәлки, сездән сорарлар. Әмма барыбер сездән берничә очрашу дәвамында сорамасалар, нәрсә эшләп була? Очрашу алдыннан өйрәнү үткәрүче кардәшкә килеп, нинди сорауга җавап бирергә теләгәнегезне әйтегез. w23.04 21, абз. 9; 22, абз. 10
Чәршәмбе, 3 сентябрь
Йосыф... Йәһвә фәрештәсе кушканча эшләде: хатынын үз өенә алып кайтты (Мат. 1:24).
Йосыф Йәһвәнең җитәкчелегенә теләп буйсынган, менә ни өчен ул яхшы ир була алган. Ким дигәндә, өч тапкыр Аллаһы аңа гаиләсенә кагылышлы күрсәтмәләр биргән. Зур үзгәрешләр ясарга туры килсә дә, ул һәрчакта да Йәһвәгә кичектермичә буйсынган (Мат. 1:20; 2:13—15, 19—21). Аллаһының күрсәтмәләрен тотып, Йосыф Мәрьямне яклаган һәм аның турында кайгырткан. Моның аркасында Мәрьям аны ныграк ярата һәм хөрмәт итә башлаган булса кирәк. Ирләр, Йосыфтан үрнәк алып, гаиләгезне кайгыртыр өчен, Изге Язмалардан киңәшләр эзләгез. Аларны хәтта үзгәрешләр ясарга кирәк булса да, кулланыгыз. Шулай эшләп, сез пар канатыгызга мәхәббәтегезне күрсәтерсез һәм никахыгызны ныгытырсыз. Вануатуда яшәүче 20 елдан артык никахта булган бер апа-кардәш болай ди: «Ирем Йәһвәдән җитәкчелек эзләгәндә һәм аның буенча эш иткәндә, мин аны күбрәк хөрмәт итә башлыйм. Мин үземне якланган итеп хис итәм һәм аның карарларына ышанычым тагы да арта». w23.05 21, абз. 5