Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Титул бите/Нәшрият бите
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Титул бите/Нәшрият бите

      Барлык кешеләр өчен китап

      2007 елда бастырылган

      Бу басма ирекле иганәләр ярдәмендә бастырыла. Аны бастыру — Изге Язмалардагы аң-белемне бөтен дөнья буенча тарату эшенең бер өлеше.

      Инҗил өземтәләре «Инҗил», Зәбур өземтәләре «Зәбур» китабыннан, ә калганнары — рус телендәге Синодаль тәрҗемәдән алынган. Башка тәрҗемәләр: АМТ — архимандрит Макарий тәрҗемәсе (рус); ЯД — Изге Язмалар — Яңа Дөнья тәрҗемәсе (ингл.)

      [Иллюстрация турында мәгълүматлар]

      3 нче бит Генрих Гейне: Archive Photos;

      4 нче бит телескоплар: © Gianni Tortoli, Science Source/Photo Researchers;

      5 нче бит Галилейдән сорау алу: Erich Lessing/Art Resource, NY;

      6 нчы бит British Library/Gutenberg Bible рөхсәте белән; текст җыю станогы: Courtesy American Bible Society рөхсәте белән; 9 бит чүлмәк: Bibelmuseum, Münster;

      11 нче бит Роберт Моффат: Culver Pictures;

      12 нче бит Адонайрам Джадсон: гравюра John C. Buttre/Dictionary of American Portraits/Dover;

      13 нче бит Роберт Моррисон: Corbis-Bettmann;

      15 нче бит Телль-Даннан табылган ватык: HUC, Tel Dan Excavations; фото: Zeev Radovan;

      16, 17 нче битләр рельеф: Copyright The Trustees of the British Museum, British Museum Press;

      18 нче бит Җир: NASA photo;

      29 нче бит Бабыл: WHO photo by Edouard Boubat

  • Бу китапны укырга кирәк
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Бу китапны укырга кирәк

      Бер университетның профессоры яшь хатынга: «Изге Язмаларны чынга алырга кирәкми»,— дип әйткән.

      Хатын аңардан: «Ә сез аны үзегез укыдыгызмы?» — дип сораган.

      Бу сораудан соң профессор нәрсә әйтергә белмәгән һәм укымаганын таныган.

      «Ничек соң сез бер дә укымаган китап турында алай дип әйтә аласыз?»

      Бу хатын хак иде. Профессор Изге Язмаларны башта укып чыгарга, ә аннан соң үз фикерен әйтергә хәл иткән.

      ИЗГЕ ЯЗМАЛАР китабы Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм пәйгамбәрләр китапларыннан тора. Тулаем алганда бу — 66 кечкенә китап җыентыгы. Күп кешеләр Изге Язмаларны «кешелек тарихына иң зур йогынты ясаган» китап дип саный1. Чыннан да, ул бөтен дөньяда танылган сәнгать, әдәбият һәм музыка әсәрләрен иҗат иткән кешеләргә бик нык тәэсир иткән һәм төрле законнар чыгаруда зур роль уйнаган. Аны әдәби стиле өчен мактаганнар, ә белемле күп кешеләр аны югары бәяләгән. Ул кешеләрнең, аларның җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карамастан, тормышын бик нык үзгәрткән һәм үз укучыларында Аллаһыга карата искиткеч тугрылык үстергән. Ә кайберәүләр, аны укып чыгар өчен генә дә, үз гомерләрен куркыныч астына куйганнар.

      Әмма Изге Язмаларга шикләнеп караучылар да бар. Бу китапны үзләре укып чыкмаса да, алар аның турында билгеле бер фикердә тора. Алар аның әдәби һәм тарихи әһәмиятен таныйдыр да, әмма: «Ничек инде мең еллар элек язылган китапта бүгенге тормыш өчен файдалы киңәшләр булсын ди?» — дип гаҗәпләнәләр. Әйе, без «информация гасырында» яшибез: без бүгенге вакыйгалар һәм хәзерге заман техникасы турында өр-яңа хәбәрләр, тормышта берәр кыенлык туса, белгечләр киңәшен таба алабыз. Ә Изге Язмаларда бүгенге тормыш өчен файдалы киңәшләр бармы?

      Бу брошюра андый сорауларга җавап бирер өчен бастырылган. Аның максаты сезгә берәр дини карашны яки тәгълиматны көчләп тагу түгел, юк. Бу брошюрадан сез тарихка зур йогынты ясаган китап — Изге Язмалар сезнең игътибарыгызга лаек икәнен күрерсез. Мәгариф өлкәсендә эшләгән кешеләр 1994 елда бер отчет бастырганнар. Бу отчетта Изге Язмалар көнбатыш культурасына бик тирән үтеп кергән дип әйтелгән, һәм хәтта: «Изге Язмаларның тәгълиматлары һәм хәбәрләре белән таныш булмаган кеше культура ягыннан надан»,— дип язылган2.

      Кеше Аллаһыга иман итмәсә дә, аңа Изге Язмаларны укырга кирәк. Бу брошюраны укып чыккач, сез, бәлки, бу сүзләр белән килешерсез.

      [3 нче биттәге рамка/иллюстрация]

      «Минем күзләрем бер китап укыганда ачылды. Бу нинди китап? Бер борынгы, гади, табигать кебек тыйнак, табигый бер китап... һәм... ул китап дип, ягъни Изге Язмалар дип атала» (Генрих Гейне, XIX гасырдагы немец язучысы)3.

  • Ялган яктан күрсәтелгән китап
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Ялган яктан күрсәтелгән китап

      «Җир үзе дә әйләнә һәм әле тагын Кояш тирәсендә дә әйләнә дигән теория ялган һәм Изге Язмаларга каршы». Бу сүзләр Рим-католик чиркәвенең Индексы Җыелышы 1616 елда кабул ителгән декретта язылган1. Изге Язмалар чыннан да фәнгә каршы киләме? Ә, бәлки, аны ялган яктан күрсәтәләрдер?

      КЫШ. 1609 ел. Галилео Галилей әле генә телескоп ясаган. Ул аның аша күккә карагач, Юпитерның дүрт Ае барлыгын күрә. Ул вакытта кешеләр бар планеталар һәм йолдызлар Җир тирәсендә әйләнә дип уйлаган. Әмма Галилейнең ачышы бу теорияне какшата. Моңа кадәр, 1543 елда, Польша астрономы Николай Коперник барлык планеталар да Кояш тирәсендә әйләнә дигән теория чыгарган, һәм Галилей бу чыннан да фәнни хакыйкать икәнен раслаган.

      Ләкин католикларның теологлары бу теория ялган дип аңа каршы чыкканнар, чөнки чиркәүләр күп гасырлар Җирне Галәмнең үзәге дип санаган2. Ни өчен? Бу теологлар Зәбурдагы Җирнең «нигезләре нык беркетелгән, ул гомер-гомергә авышмас» дигән сүзләрне турыдан-туры аңлатканнар (Мәдхия 103:5). Галилейне Римга чакырганнар һәм инквизиция аңардан сорау алган. Шуннан соң ул үз ачышларыннан баш тарткан һәм бар гомерен өйдә, сак астында уздырган.

      Галилей үлеп, якынча 350 ел узгач, 1992 елда, Католик чиркәве Галилей хаклы булган дип таныган3. Димәк ул дөресен әйткән. Ләкин бу Изге Язмаларда дөрес язылмаган дигәнне аңлатамы?

      Изге Язмалар өзекләренең чын мәгънәсе

      Галилей Изге Язмалар хак дип ышанган. Ул вакытта Изге Язмаларның кайбер өзекләрен үзенчә аңлаганнар. Галилей, аның фәнни ачышлары бу аңлауга каршы килә башлагач, теологлар бу өзекләрнең чын мәгънәсен аңламый дигән нәтиҗәгә килгән. Ул «ике хакыйкать беркайчан да бер-берсенә каршы килми» дип язган4. Галилей төгәл фәнни терминнар Изге Язмаларның гади сүзләренә каршы түгел дигән. Әмма теологлар моның белән ризалашмаган. Алар Изге Язмаларда Җир турында әйтелгән бар сүзләрне сүзгә-сүз кабул итәргә кирәк дип ышанган. Нәтиҗәдә, алар Галилей ачышларын да кабул итмәгән һәм Изге Язмаларны да дөрес аңламаган.

      Мәсәлән, Инҗилдә «җирнең дүрт почмагы» дигән сүзләр бар. Әмма бу сүзләрне язган кешеләр, әлбәттә, Җирне квадрат дип санамаган! (Ачылыш 7:1). Изге Язмалар гади тел белән язылган, һәм анда еш кына образлы әйтемнәр кулланыла. Шуңа күрә Изге Язмаларда Җирнең «дүрт почмагы», ныклы «нигезе», «баганаларның нигезе» һәм «нигез ташы» бар дип әйтелгәндә, бу аны фәнни яктан сурәтләү түгел. Бу аны төрле чагыштырулар кулланып сурәтләү. Без дә сөйләшкәндә шулай әйтәбезa (Ишагыйя 51:13; Әюб 38:6, АМТ).

      Биограф Л. Геймонат «Галилео Галилей» дигән китабында: «Изге Язмалар турында фикер йөртеп, фәнне чикләргә теләүче тар карашлы теологлар Изге Язмаларның үзенә шик тудыра»,— дип язган5. Әйе, алар аркасында шик туган. Әмма фәнне Изге Язмаларда әйтелгәннәр аркасында түгел, ә теологлар Изге Язмаларны үзенчә аңлатканга күрә чикләгәннәр.

      Бүген дә иске карашлы дини кешеләр Изге Язмаларны бозып аңлаталар: Җир алты көндә яратылган диләр (Яратылыш 1:3—31). Моны фән дә, Изге Язмалар үзе дә расламый. Изге Язмаларда «көн» дип әйтелгәндә төрле озынлыктагы вакыт күздә тотыла. Без сөйләшкәндә дә бу сүзне шулай кулланабыз. Изге Язмаларда «көн» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «озакка сузылган вакытны» аңлатырга мөмкин6. Шуңа күрә барлыкка китерүнең һәр көне 24 сәгать булган дип әйтер өчен Изге Язмаларда дәлилләр юк. Иске карашлы кешеләр Изге Язмаларны ялган яктан күрсәтәләр. (2 Петер 3:8 не дә карагыз.)

      Теологлар Изге Язмаларны еш кына бозып аңлатканнар. Тарихтан моңа күп мисаллар китереп була. Христиан динен тотучылар Аллаһы Сүзендә әйтелгәнне ничек ялган яктан күрсәтәләр? Әйдәгез моны белик.

      Дин аны ялган яктан күрсәтә

      Изге Язмалар буенча яшибез һәм аны хөрмәт итәбез дип әйткән кешеләрнең эшләре еш кына бу китапны үзен хурлый. Үзләрен христианнар дип атаучылар Ходай хакына бер-берсен үтергәннәр һәм үтерәләр дә. Әмма Инҗилдә Мәсих шәкертләре «бер-берсен яратырга» тиеш дип әйтелә (Яхъя 13:34, 35; Маттай 26:52).

      Кайбер руханилар кешеләрнең эшләп тапкан акчаларын алдап алалар һәм Инҗилдә: «Бушлай алдыгыз, бушлай бирегез»,— дигән сүзләр буенча эш итмиләр (Маттай 10:8; 1 Петер 5:2, 3).

      Әйе, Изге Язмалардан өземтә китергән яки аның буенча яшим дигән кешеләрнең сүзләре һәм эшләренә карап, бу китапның үзе турында дөрес нәтиҗә ясап булмый. Шуңа күрә эчкерсез кеше бу китапта әйтелгәнне һәм нәрсә бу китапны шулкадәр гаҗәеп итә икәнен үзе карап чыгарга теләр.

      [Искәрмә]

      a Мәсәлән, хәтта астрономнар да Кояш, йолдыз һәм йолдызлыклар «чыга» һәм «бата» диләр. Әмма кешегә бу Җир әйләнгәнгә күрә генә шулай күренә.

      [4 нче биттәге иллюстрация]

      Галилейнең ике телескобы

      [5 нче биттәге иллюстрация]

      Галилей инквизиторлар алдында

  • Иң киң таралган китап
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Иң киң таралган китап

      «Изге Язмалар — иң күп укыла... иң киң таратыла торган китап. Ул башка китапларга караганда күбрәк телләргә тәрҗемә ителгән» («The World Book Encyclopedia»)1.

      КИТАПНЫ кеше белән чагыштырып була. Ул туа, таныла башлый, картая һәм үлә. Үлмәгән берничә классик әсәр генә бардыр. Күп очракларда китапханә — бу искергән, укылмаган һәм, асылда, үле китаплар «зираты».

      Ләкин Изге Язмалар классик әсәрләрдән дә аерылып тора. Ул 3 500 ел элек языла башласа да, үзенең кыйммәтлеген югалтмаган. Ул иң киң таратылган китапa. Ел саен якынча 60 миллион Изге Язмаларның тулы китабы яки аның өлешләре таратыла. 1455 елларда хәреф җыеп бастырылган беренче басма чыга. Ул станокны немец Иоганн Гутенберг уйлап чыгара. Шул вакыттан алып якынча 4 миллиард Изге Язмалар китабы яки аның өлешләре бастырылган. Башка андый китап юк!

      Изге Язмаларны шулай ук иң күп телләргә тәрҗемә иткәннәр: ул тулысынча яки өлешчә 2 100 дән артык телдә яки диалектта бастырылганb. Җирдә яшәүче кешеләрнең 90 проценты, аның өлешләрен булса да, үз туган телендә укый ала2. Бу китап өчен ил чикләре, раса һәм этник аермалары юк.

      Бәлки, бу саннар сездә Изге Язмаларны тикшереп чыгарга теләк уятмас. Шулай да алар аша шуны күрәбез: бар кешеләр Изге Язмаларга мохтаҗ. Һичшиксез, кешеләргә бик кирәк булган һәм иң күп телләргә тәрҗемә ителгән китап тикшереп чыгуга лаеклы.

      [Искәрмәләр]

      a «Мао Цзэдун хезмәтләреннән өземтәләр» дигән кызыл тышлы брошюра икенче урында тора дип санала: якынча 800 миллион брошюра сатылган яки таратылган.

      b Бу саннар Изге Язмаларның Берләшкән Җәмгыятьләре бастырган саннарга нигезләнгән.

      [6 нчы биттәге иллюстрация]

      Гутенбергның латин телендәге Изге Язмалары. Бу хәреф җыеп бастырылган беренче басма

  • Бу китап ничек сакланган?
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Бу китап ничек сакланган?

      Борынгы китаплар янган, дымлылык аркасында юкка чыккан яки күгәреп бозылганнар. Изге Язмаларның кулъязмаларына да бу зыян китергән. Әмма күп гасырлар дәвамында ул сакланып калган һәм дөньяда иң киң таралган китап булып киткән. Бу яктан ул борынгы әсәрләрдән бик нык аерылып тора. Әйдәгез, аның тарихын игътибар белән карап чыгыйк.

      ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ сүзләрен ташка уеп та һәм балчык такталарга да язмаганнар. Аның сүзләрен папируска (Мисырдагы үсемлек) һәм пергаментка (хайван тире) язганнар. Ә бу бик тиз бозыла торган материаллар.

      Кая соң аның беренче кулъязмалары? Алар инде әллә кайчан, күпчелеге әле борынгы Исраилдә череп юкка чыккандыр. Галим Оскар Парет болай дип язган: «Язу өчен кулланылган ике материалга [папирус белән тирегә] дымлылык, төрле кортлар зыян китерә алган һәм алар күгәреп бозылган. Кәгазь, хәтта иң яхшы тире дә, ачык һавада яки дымлы бүлмәдә тиз бозыла»1.

      Димәк, беренче кулъязмалар юк. Алайса Изге Язмаларда язылган сүзләр безнең көннәргә кадәр ничек сакланган?

      Төгәл күчерүчеләр

      Беренче кулъязмалар язылганнан соң аларны күчереп яза башлаганнар. Борынгы Исраилдә Изге Язмаларны күчерү хәтта һөнәр дә булып киткән (Езра 7:6; Мәдхия 44:2). Әмма бу кулъязмалар да тиз бозыла торган материалларга язылган. Алар яңартылып торган һәм беренче кулъязмалар юкка чыккач, алардан күчереп язганнар. Шулай итеп берничә гасыр эшләгәннәр. Күчереп язучылар хаталар ясамаганмы һәм Изге Язмаларның тексты үзгәрмәгәнме? Булган дәлилләргә нигезләнеп: «Юк»,— дип әйтә алабыз.

      Оста күчереп язучылар үз эшләрен төгәл үтәгәннәр. Алар языласы сүзләргә тирән курку-хөрмәт белән караган һәм үз эшләрен җиренә җиткереп эшләгәннәр. «Күчереп язучы» дип тәрҗемә ителгән софе́р дигән еврей сүзе санау яки язу дигән мәгънә йөртә. Никадәр төгәл алар үз эшләрен үтәгән? Мәсәлән, масоретлар мисалын карап чыгыйкa. «Алар... Тәүрат текстының уртасында нинди хәреф, һәрбер китап текстының уртасында нинди җөмлә тора икәнен һәм Еврей Язмаларында [еврей] алфавитының һәрбер хәрефе ничә тапкыр очрый икәнен санап чыгарганнар»,— дип сөйли галим Томас Хартуэлл Хорн3.

      Күчереп язучылар үз эшләрен оста башкарганнар һәм төрлечә тикшереп чыкканнар. Мәсәлән, текстның бер генә хәрефен дә төшереп калдырмас өчен, алар сүзләрне дә һәм хәтта хәрефләрне дә санап чыкканнар. Бу бик күп көч таләп иткән, чөнки Еврей Язмаларында 815 140 хәреф бар һәм масоретлар моны белгән!4 Андый тырышлык белән күчереп язылган текст төгәл булган.

      Әмма күчереп язучыларның да кимчелекләре булган. Изге Язмалар гасырлар буе күчерелеп язылса да, ул төгәл сакланганмы? Төгәл сакланганына нинди дә булса дәлилләр бармы?

      Ышанычлы дәлилләр

      Изге Язмалар безнең көннәргә үзгәрмичә килеп җиткән. Моңа ышанычлы дәлилләр бар. Мәсәлән, безнең көннәрдә Еврей Язмаларының яки аның өлешләренең 6 000 гә якын, ә Грек телендәге Мәсихче Язмаларның (Инҗилнең) 5 000 нән артык кулъязмасы бар. Еврей Язмаларының 1947 елда табылган кулъязмалары Изге Язмаларның төгәл күчерелгәнен исбатлый. Бу кулъязмаларны «хәзерге заманның иң зур табылдыгы» дип атыйлар5.

      1947 елның башында бәдәви малае көтү көткәндә Үле диңгез янында тау куышлыгын күрә. Аның эченә кергәч, ул берничә балчык чүлмәк таба. Күбесе буш була, әмма берсенең авызы ныклап ябыштырылган була, ә эченә киндергә әйбәтләп төрелгән күн төргәк — Изге Язмаларның Ишагыйя китабы салынган була. Төргәк яхшы сакланган, ләкин кайбер урыннарына ямау салынган була. Бу малай шушы борынгы төргәккә бөтен дөнья игътибар итәчәк дип күз алдына да китерә алмагандыр.

      Ни өчен бу кулъязмага шундый зур игътибар бирелгән? 1947 елга кадәр иң борынгы тулы Еврей Язмаларының кулъязмалары якынча б. э. Х гасырында язылган булган. Әмма табылган төргәк б. э. к. II гасырда язылган дип исәпләнәb. Бу мең елдан артык вакытка борынгырак дигән сүз! Галимнәр бу төргәкне ул вакытка инде булган кулъязмалар белән чагыштырып караганнарc.

      Галимнәр шул Ишагыйя китабының 53 нче бүлеген Х гасырда язылган масорет тексты белән чагыштырганнар. Нинди нәтиҗәгә алар килгән? Бер китапта болай дип әйтелә: «Ишагыйянең 53 нче бүлегендәге 166 сүздә 17 хәреф кенә шик тудыра. Аларның 10 сы — текст мәгънәсен бер дә бозмый торган грамматика мәсьәләсе, 4 се — кечкенә стиль үзгәрешләре (мәсәлән теркәгеч). Калган 3 хәреф — бу „яктылык“ сүзе. Бу сүз 11 нче шигырьгә өстәлгән һәм мәгънәне чак кына үзгәртә... Шулай итеп, кулъязма мең ел күчереп язылса да, 166 сүзнең берсе генә (3 хәреф) шик тудыра; һәм бу сүз өземтәнең мәгънәсен чак кына үзгәртә» («A General Introduction to the Bible»)7.

      Андый кулъязмаларның эчтәлеген анализлап инде күп еллар эшләгән профессор Миллар Бэрроус болай ди: «Ишагыйя төргәге һәм масорет тексты арасындагы күп кенә аермаларны... күчереп язганда керә торган хаталар белән аңлатып була. Ул хаталарны исәпкә алмаганда, [Ишагыйя төргәге] урта гасыр кулъязмалары белән гаҗәеп туры килә. Бу кулланыштагы текстның төгәл булуын күрсәтә»8.

      Инҗил дә төгәл күчереп язылган. Мәсәлән, XIX гасырда Синай кодексы табылган. Ул б. э. IV гасырында юка пергаментка ясалган һәм берничә йөз ел элегрәк ясалган Инҗил кулъязмалары төгәл икәнен күрсәткән. Шулай ук Файюм районында (Мисыр) Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәр өзеген табалар. Ул б. э. II гасырының беренче яртысында папируска язылган. Димәк аны, Яхъя Яхшы хәбәрне язганнан соң, якынча 50 ел узгач күчереп язганнар. Бу өзек коры комда сакланган һәм аның тексты күпкә соңрак ясалган кулъязмалар текстына туры килә9.

      Шулай итеп, күчереп язучылар үз эшләрен чынлап та төгәл башкарган дип әйтә алабыз. Әмма алар да хата ясаган. Кимчелексез кулъязма юк. Үле диңгез янында табылган Ишагыйя китабының да кимчелеге бар. Әмма бу очракта да галимнәр хаталарны табып төзәтә алганнар.

      Хаталар ничек төзәтелгән?

      Әйтик, 100 кешегә бер озын документны күчереп язарга кушалар ди. Әлбәттә, аларның кайберләре хата ясар, әмма хаталар бертөрле булмаячак. 100 документны чагыштырсак, хаталарны табып була, һәм төп документның текстын, без аны беркайчан күрмәгән булсак та, төгәл ачыклап була.

      Нәкъ шулай ук Изге Язмаларны күчереп язучылар да бертөрле хата ясамаганнар. Бүген текстологлар Изге Язмаларның меңләгән кулъязмасын чагыштырып хаталарны тапканнар һәм төп текстны билгели алганнар. Алар шулай ук нинди төзәтүләр кертергә кирәк икәнен язып куйганнар. Шундый зур эш башкарып алар кулъязмалар язылган телләрдәге төп текстны ачыклаганнар, һәм бу текстларга галимнәрнең күпчелеге дөрес дип санаган сүзләр кертелгән. Кайбер кулъязмаларда башкарак язылса, бу аермалар искәрмәләрдә күрсәтелә. Текстологлар төзәткән басмалар Изге Язмаларны бүгенге телләргә тәрҗемә итәр өчен кулланыла.

      Шуңа күрә Изге Язмаларның берәр тәрҗемәсен укыганда, сез ул тәрҗемә Изге Язмаларның еврей һәм грек телләрендәге төгәл текстларына нигезләнеп ясалган дип ышана аласызd. Изге Язмалар, меңләгән еллар күчереп язылса да, сакланган һәм бу, һичшиксез, таң калдыра. Күп еллар буе Британия музеенда эшләгән Фредерик Кеньон болай дип әйткән: «Изге Язмалар тексты шик тудырмый. Моны нык ышаныч белән әйтеп була. [...] Дөньядагы борынгы китапларның берсе турында да алай дип әйтеп булмый»10.

      [Искәрмәләр]

      a Масоретлар («гореф-гадәт саклаучылар») б. э. VI—X гасырларында яшәгән. Алар Еврей Язмаларын күчереп язганнар. Алар ясаган копияләр масорет текстлары дип атала2.

      b «Б. э. к.» — «безнең эрага кадәр» дигәнне, «б. э.» — «безнең эра» дигәнне аңлата.

      c Эмануэл Товның китабында болай дип әйтелә: «1QIsaa [Үле диңгез янында табылган Ишагыйя төргәге] радиоуглерод методы б. э. к. 202—107 елларда (палеография датасы буенча: б. э. к. 125—100 елларда) язылган икәнен күрсәтте... Соңгы елларда камилләштерелгән палеографик ысул төгәл елны исәпләп чыгарга булыша. Моның өчен ел сугылган тәңкәләрдәге һәм язмалардагы хәрефләрнең формаларын һәм хәреф язылышын чагыштыралар. Бу ысул чагыштырмача төгәл» («Textual Criticism of the Hebrew Bible»)6.

      d Әлбәттә, кайбер тәрҗемәчеләр алай эшләми.

      [8 нче биттәге иллюстрация]

      Изге Язмалар оста күчереп язучылар ярдәмендә сакланып калган

      [9 нчы биттәге иллюстрация]

      Үле диңгез янында табылган Ишагыйя китабы (фотосы күрсәтелгән) мең ел соңрак ясалган масорет тексты белән тулысынча диярлек туры килә

  • Тере телләрдә «сөйләүче» китап
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Тере телләрдә «сөйләүче» китап

      Китап язылган тел үлсә, китап та үлә. Бүген Изге Язмалар язылган борынгы телләрдә бик әз кеше генә укый ала. Әмма Изге Язмалар үлмәгән. Ул кешеләр сөйләшкән телләрдә «сөйләргә өйрәнгәнгә» сакланып калган. Аны төрле телләрдә сөйләргә «өйрәткән» тәрҗемәчеләр кайвакыт бик зур авырлыклар белән очрашкан.

      ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА 1 100 дән артык бүлек һәм 31 000 нән артык шигырь бар. Шуңа күрә аны тәрҗемә итү җиңел эш түгел. Әмма үз эшләренә чын күңелдән бирелгән күп кенә тәрҗемәчеләр бу эшкә теләп тотынганнар. Аларның күпләре авырлыклар кичерергә һәм хәтта үз эшләре өчен үләргә дә әзер булган. Изге Язмаларны төрле телләргә тәрҗемә итүнең тарихы — ул чыдамлылык һәм тапкырлык турындагы искиткеч хикәя. Әйдәгез, аның кечкенә өлешен карап чыгыйк.

      Тәрҗемәчеләрнең авырлыклары

      Берәр телнең алфавиты булмаса, бу телгә ничек тәрҗемә итәргә? Изге Язмаларны тәрҗемә иткән кешеләр нәкъ шундый кыенлык белән очрашкан. Мәсәлән, б. э. IV гасырында яшәгән Ульфила Изге Язмаларны алфавиты булмаган гот теленә тәрҗемә итәргә теләгән. Башта ул грек һәм латин алфавитына нигезләнеп 27 хәрефтән торган гот алфавитын төзегән. Һәм б. э. 381 елына Изге Язмаларның зур өлешен тәрҗемә иткән.

      Күренекле галимнәр, лингвистлар Кирилл (чын исеме Константин) һәм абыйсы Мефодий (икесе дә грек) IX гасырда славян телендә сөйләшүче кешеләр өчен Изге Язмаларны тәрҗемә итәргә теләгәннәр. Ләкин бүгенге славян теленә нигез салган борынгы славян теленең алфавиты булмаган. Шуңа күрә алар тәрҗемә ясар өчен алфавит төзегәннәр. Һәм Изге Язмалар славян илләрдә яшәүче күп санлы кешеләр белән «сөйләшә» башлаган.

      Вильям Тиндаль XVI гасырда Изге Язмаларны инглиз теленә тәрҗемә итәргә тели, әмма чиркәү һәм дәүләт аңа каршы чыга. Оксфордта белем алган Тиндаль «авыл малае» аңлый алырлык тәрҗемә ясарга ниятли1. Әмма эшен тәмамлар өчен аңа Германиягә качарга туры килә. Анда 1526 елда аның инглиз теленә тәрҗемә ителгән «Инҗил» китабы бастырыла. Китапларны Англиягә алып кайткач, хакимият кешеләре шундый ярсулана ки, хәтта аларны халык алдында яндыра башлый. Хыянәтчеләр Тиндальне сата, аны тоталар һәм буып үтергәч, гәүдәсен яндыралар. Үлеме алдыннан ул: «Ходаем, Англия короленең күзләрен ач!» — дип кычкыра2.

      Изге Язмаларны тәрҗемә итү эше дәвам иткән, аны туктатып булмаган. XIX гасырның башына аның өлешләре якынча 68 телдә «сөйләргә өйрәнгән». Ә 1804 елда Британия һәм Чит ил Изге Язмалар Җәмгыяте оешу белән бу китап тагы да күбрәк яңа телләрдә «сөйләшә» башлаган. Күп яшьләр башка илләргә миссионер булып китәргә һәм күпләр Изге Язмаларны тәрҗемә итәргә теләгән.

      Африка телләрен өйрәнү

      1800 елда Африкада алфавиты булган бер дистә генә тел булгандыр. Калганнарына — алфавитсыз йөзләгән телләргә — берәрсе алфавит уйлап тапканга хәтле көтәргә туры килгән. Миссионерлар килгәч, телне дәреслекләрсез һәм сүзлекләрсез өйрәнгәннәр. Аннан соң алар, бу телләрдә алфавит төзеп, кешеләрне, алар үз туган телләрендә Изге Язмаларны укый алсын өчен, укырга өйрәткәннәр3.

      Андый миссионерларның берсе Роберт Моффат исемле Шотландия кешесе булган. 1821 елда 25 яшьлек Моффат Африканың көньяк өлешенә тсвана телендә сөйләшүче кешеләрдән бер төркем җыйган. Бу телнең алфавиты булмаган, һәм телне өйрәнер өчен Моффат кешеләр белән аралашкан, алар арасында яшәр өчен вакыт-вакыт ил буйлап сәяхәт иткән. Соңрак ул моның турында болай дип язган: «Кешеләр бик мөлаем иде. Ялгышсам, көләләр иде. Беркем дә сүзләремне дә, җөмләләремне дә төзәтмәде. Ә әйткәнемне төгәл кабатлап, башкаларны көлдертә иде»4. Шулай да Моффат телне үзләштереп алфавит төзегән.

      Моффат 1829 елда, сигез ел тсвана телен өйрәнгәннән соң, Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрне тәрҗемә иткән. Аны бастырыр өчен ул үгез җиккән арбада 960 километр үткән һәм корабльдә Кейптаунга киткән. Анда губернатор аңа хөкүмәтнең бастыру станогы белән файдаланырга рөхсәт биргән, ләкин китапны Моффатның үзенә, хәрефләрне җыеп, бастырырга туры килгән. Лүк китабы 1830 елда чыккан һәм тсвана халкы Изге Язмаларның өлешен үз туган телендә беренче тапкыр укый алган. 1857 елда Моффат тсвана теленә Изге Язмаларны тулысынча тәрҗемә иткән.

      Лүк китабын үз туган телләрендә алгач, кешеләр нәрсә эшләгән? Моффат болай дип яза: «Лүк китабын алыр өчен кайбер кешеләр йөзәрләгән километр үтеп киләләр иде. [...] Күпләр китапны күкрәкләренә кысып елыйлар иде. Мин аларга: „Күз яшьләрегез белән китапны бозачаксыз“,— дип әйткәч кенә елаудан туктый иделәр»5.

      Африкада яшәүче кайбер халык язып-укуның кирәклеген күрмәсә дә, Моффат кебек үз эшләренә чын күңелдән бирелгән тәрҗемәчеләр аларга андый мөмкинлек биргәннәр. Әмма тәрҗемәчеләр аларга тагы да кыйммәтлерәк бүләк бирдек дип санаган: кешеләр үз туган телләрендә Изге Язмаларны укый алган. Бүген Изге Язмаларны тулысынча яки аның өлешләрен 600 дән артык Африка телендә укып була.

      Азия телләрен өйрәнү

      Африкада бер авырлык булса, кайбер телләргә алфавит төзергә кирәк булса, башка илләрдә башка төрле кыенлык туган: Изге Язмаларны язулары катлаулы булган телләргә тәрҗемә итәргә туры килгән. Мондый авырлык белән, мәсәлән, Азия телләренә тәрҗемә итүчеләр очрашкан.

      XIX гасыр башында Вильям Кэри һәм Джошуа Маршман Һиндстанга китеп, язулары булган күп телләрне өйрәнгәннәр. Алар китап бастыручы Вильям Уорд ярдәмендә Изге Язмаларның өлешләрен 40 телгә тәрҗемә итеп бастырганнар6. Язучы Дж. Херберт Кейн болай дип язган: «Ул [Вильям Кэри] [бенгаль теленең] матур сөйләм стилен уйлап чыгарган. Һәм шулай итеп иске классик формасын алыштырган. Тел укучылар өчен аңлаешлы һәм җиңел укыла торган булып киткән»7.

      Кушма Штатларда туып-үскән Адонайрам Джадсон Бирма иленә киткән һәм 1817 елда Изге Язмаларны бирма теленә тәрҗемә итә башлаган. Ул көнчыгыш телләрен өйрәнү бик авыр дип язган: «Бу кешеләр җирнең икенче ягында яши, алар башкача фикер йөртә һәм үз фикерләрен башкача аңлата. Аларның хәрефләрен һәм сүзләрен безнең күргәнебез дә юк иде. Шулай ук сүзлекләр һәм тәрҗемәчеләр дә юк. Һәм мондагы укытучылар ярдәм итә башлаганчы, безгә бу телдә нәрсә булса да аңларга өйрәнергә кирәк. Әйе, чыннан да зур эш!»8.

      Джадсон якынча 18 ел тырышып хезмәт иткән. Изге Язмаларның бирма телендәге соңгы өлеше 1835 елда бастырып чыгарылган. Ләкин Бирмада яшәү өчен ул бик зур бәя түләгән: тәрҗемә иткәндә аны шпион дип гаепләгәннәр һәм ул черки тулы төрмәдә ике елга якын вакыт үткәргән. Ул иреккә чыккач аның хатыны һәм яшь кызы бизгәк чире белән авырып киткән һәм үлгәннәр.

      1807 елда Кытайга 25 яшьлек егет килә. Аның исеме Роберт Моррисон. Ул Изге Язмаларны язуы иң катлаулы дип саналган кытай теленә тәрҗемә итәргә керешә. Китер алдыннан ул ике ел дәвамында кытай телен өйрәнсә дә, аны начар белә. Моррисонга Кытайдагы бер закон комачаулый. Бу закон буенча, Кытайда яшәүчеләргә чит ил кешеләрен телгә өйрәтү тыелган булган. Законны бозсаң — үлем. Изге Язмаларны Кытай теленә тәрҗемә иткән чит ил кешесе үлем җәзасына лаек җинаять кылучы булып саналган.

      Моррисон куркуга бирешмәгән һәм саклык күрсәтеп телне өйрәнүен дәвам иткән һәм аны бик тиз үзләштергән. Ике ел эчендә ул Ост-Һинд Компаниясендә тәрҗемәче булып урнашкан. Компаниядә эшләсә дә, ул үзен куркыныч астына куеп Изге Язмаларны тәрҗемә итү эшен дәвам иткән. 1814 елда, Кытайда 7 ел яшәгәннән соң, Моррисон тәрҗемә иткән Инҗил инде бастырыр өчен әзер булган9. Биш елдан соң ул Вильям Милн ярдәме белән Еврей Язмаларын тәмамлаган.

      Шулай итеп Изге Язмалар иң күп кеше белгән телдә «сөйли» башлаган! Соңрак сәләтле тәрҗемәчеләр Аллаһы Сүзен Азиянең башка телләренә дә тәрҗемә иткән. Бүгенге көндә Изге Язмаларның өлешләре Азиядәге 500 дән артык телдә бар.

      Ни өчен Тиндаль, Моффат, Джадсон һәм Моррисон кебек кешеләр үз гомерләрен куркыныч астына куеп еллар буе эшләгәннәр? Ни өчен алар таныш булмаган, ә кайвакыт алфавитсыз халыклар хакына тырышкан? Һичшиксез, дан алыр өчен яки үзләренә файда булсын өчен түгел. Алар Изге Язмалар — бу Аллаһы Сүзе һәм бу китап кешеләр белән аларның туган телләрендә «сөйләшергә» тиеш дип ышанган.

      Сез Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе дип саныйсызмы? Бу сорауга сез, бәлки, «әйе», ә бәлки «юк» дип җавап бирерсез. Әмма бу тугры тәрҗемәчеләр күрсәткән фидакарьлек рухы бик сирәк очрый дип ризалашырсыз. Һичшиксез, андый эшләргә дәртләндерүче китап игътибарга лаек.

      [10 нчы биттәге иллюстрация]

      Тиндаль Изге Язмаларны тәрҗемә итә

      [11 нче биттәге иллюстрация]

      Роберт Моффат

      [12 нче биттәге иллюстрация]

      Адонайрам Джадсон

      [13 нче биттәге иллюстрация]

      Роберт Моррисон

  • Бу китапның эчтәлеге
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Бу китапның эчтәлеге

      Китапханәгә беренче тапкыр кергән кеше андагы китаплар санын күргәч, югалып калырга мөмкин. Әмма аңа китаплар урнашкан тәртип кыскача гына аңлатып бирелгәч, ул кирәкле китапны тизрәк эзләп табар. Нәкъ шулай ук Изге Язмаларның эчтәлеген белсәң, кирәкле урынны тизрәк таба алырсың.

      ГРЕК телендә библи́а дигән сүз татар теленә Изге Язмалар дип тәрҗемә ителгән. Бу грек сүзе «папирус төргәкләре» яки «китаплар» дигәнне аңлата1. Изге Язмалар б. э. к. 1513 елдан алып б. э. 98 елына кадәр, якынча 1 600 ел язылган. Аны 66  китаптан торган «китапханә» дип атап була.

      Беренче 39 китап, Изге Язмаларның якынча дүрттән өч өлеше, Еврей Язмалары дип атала, чөнки күбесенчә шул телдә язылган. Гадәттә бу китаплар өч төркемгә бүленә: 1) Яратылыштан алып Эстерга кадәр 17 китап — тарихи; 2) Әюптән алып Сөләйман Җырларының Җырларына кадәр 5 китап — шигъри; 3) Ишагыйядән алып Малахийгә кадәр 17 китап — пәйгамбәрлекләр. Еврей Язмаларында Җир белән кешелек тарихының башы һәм борынгы Исраил халкының тууыннан алып б. э. к. V гасырга кадәр тарихы турында язылган.

      Изге Язмаларның калган 27 китабы — бу Инҗил. Ул шул вакыттагы халыкара тел булган грек телендә язылган. Инҗил китаплары мондый тәртиптә урнашкан: 1) 5 тарихи китап: Яхшы хәбәрләр һәм Рәсүлләр китабы; 2) 21 хат; 3) Ачылыш китабы. Инҗилдә Гайсә Мәсихнең тәгълиматлары һәм хезмәте, шулай ук беренче мәсихчеләрнең хезмәте турында язылган.

  • Бу китап ышанычка лаекмы?
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Бу китап ышанычка лаекмы?

      «Изге Язмаларда тарихи хезмәтләр белән чагыштырганда дөреслек күбрәк» (танылган инглиз галиме Исаак Ньютон)1.

      ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА язылган сүзләргә ышанып буламы? Анда әйтелгән кешеләр, урыннар һәм вакыйгалар чынмы? Чын булса, аны намуслы кешеләр төгәл язган икәненә дәлилләр булырга тиеш. Һәм андый дәлилләр чыннан да бар. Аларның күпләре җирдә, археологлар казу эшләре алып барганда табылган, ә тагы да күбрәк дәлилләр китапның үзендә бар.

      Казып алынган «дәлилләр»

      Археологлар Изге Язмаларда искә алынган илләр булган урыннарда борынгы заман калдыкларын тапканнар, һәм бу китапның тарихи һәм географик төгәллеген раслаган. Бу дәлилләрнең кайберләрен генә карап чыгыйк.

      Кыю яшь көтүче, соңрак Исраил патшасы һәм пәйгамбәр булып киткән Давыт Изге Язмаларны укыган кешеләргә яхшы таныш. Аның исеме бу китапта 1 138 тапкыр, ә «Давыт йорты» (аның нәселе дигәнне аңлата) дигән сүзләр 25 мәртәбә очрый (1 Патшалык 16:13; 20:16). Әмма Давытның чыннан да яшәгәненә дәлилләр башка чыганакларда булмаган. Давыт пәйгамбәр чыннан да яшәгәнме?

      1993 елда профессор Авраам Биран җитәкчелегендәге археологлар искиткеч ачыш ясый. Моның турында Израильнең бер газетасында хәбәр ителә («Israel Exploration Journal»). Израильнең төньяк өлешендә, Телль-Дан дип аталган борынгы калкулыкта, археологик эзләнүләр алып барылганда базальт таш табалар. Ташка уелып «Давыт йорты» һәм «Исраил патшасы» дип язылган була2. Бу таш, күрәсең, б. э. к. IX гасырда Исраилнең көнчыгыштагы дошманнар — арамейлар куйган җиңү ташының өлеше. Ни өчен бу ташка язылган сүзләр шулкадәр мөһим?

      Бер журналда мәкалә бастырыла һәм анда: «Беренче мәртәбә „Давыт“ исеме Изге Язмаларда түгел, ә борынгы язмаларның берсендә табылды»,— дип әйтеләa3 («Biblical Archaeology Review»). Бу мәкалә профессор Биран һәм аның хезмәттәше профессор Иосиф Навех отчетына нигезләнеп бастырыла. Табылган язманың тагын кайбер якларына игътибар итик. «Давыт йорты» дигән сүзләр бер сүз белән язылган. Лингвистика профессоры Ансон Рейни болай ди: «Гадәткә кереп киткән исемнәргә кагылышлы сүзләр күп очракларда... бергә языла. Һичшиксез, „Давытның йорты“ дигән әйтем б. э. к. IX гасырның уртасында сәяси атама һәм географик исем булган»5. Шулай итеп, Давыт патша һәм аның нәселе, күрәсең, борынгы заманда яхшы билгеле булган.

      Изге Язмаларда шулай ук Ассириянең бөек шәһәре — Ниневә турында әйтелә. Андый шәһәр чыннан да булганмы? Әле XIX гасыр башында Изге Язмаларны тәнкыйтьләүчеләр юк дигәннәр. Ләкин 1849 елда Остин Генри Лэйярд Куюнжик шәһәрендә Синахериб патша сараеның хәрабәләрен казып тапкан. Бу шәһәр борынгы Ниневә шәһәренең өлеше булып чыккан. Шуңа күрә тәнкыйтьләүчеләр сүзсез калган. Әмма тагын күп нәрсәләр ачылган. Бер бүлмәнең стеналары яхшы сакланган һәм анда рельеф ясалган: яхшы ныгытылган шәһәр яулап алына һәм җиңгән патша алдыннан әсирләр үтә. Патша өстендә шундый язма бар: «Дөнья падишаһы, Ассирия патшасы Сенахериб, нимеду-тәхеткә менеп утырды һәм Лахиста (Ла-ки-су) (алынган) байлыкларны тикшерде»6.

      Бу рельеф һәм язуны Британия музеенда күреп була, һәм ул Изге Язмаларның 4 Патшалык 18:13, 14 тә язылган хәбәргә туры килә. Анда Сенахериб яһүд шәһәре Лахисны яулап алды дип әйтелә. Лэйярд болай дип язган: «Бу ачышлар ясалганчы, беркем дә Ниневә урынын билгеләп торучы урында, туфрак белән чүп астында, [Яһүд патшасы] Хизәкыйя белән Синахериб сугышы турында язма табылыр дип күз алдына да китерә алмаган иде. Бу язуларны шул вакытта Сенахериб үзе төзегән, һәм алар Изге Язмалардагы сүзләр төгәл икәнен раслый»7. Әйе, бу ачыш чыннан да мөһим!

      Археологлар шулай ук керамика, бина хәрабәләре, кызыл балчыктан ясалган такталар, тәңкәләр, документлар, һәйкәлләр һәм язмалар казып чыгарган. Алар да Изге Язмаларның төгәл булуын исбатлый. Археологлар шулай ук Ибраһим пәйгамбәр яшәгән сәүдә һәм дин үзәген — халдейларның Ур шәһәрен тапканнар (Яратылыш 11:27—31)8. XIX гасырда җирдән Набонид елъязмалары казып алынган. Анда б. э. к. 539 елда Бөек Кирның Бабыл шәһәрен яулап алуы турында әйтелә. Моның турында Данил китабының 5 нче бүлегендә язылган9. Борынгы Тессалуникә шәһәрендәге аркага язылган сүзләр арасында шәһәр башлыкларының исемнәре язылган (кайбер өлешләре Британия музеенда саклана). Аларны «политарх» дип атаганнар. Бу сүз классик грек әдәбиятында билгеле булмаган, әмма бу сүзне Лүк кулланган10 (Рәсүлләр 17:6, (ЯД) искәрмә). Шулай итеп бу һәм башка яклар Лүкнең төгәл итеп язганын раслаган. (Лүк 1:3 не дә карагыз.)

      Әмма археологлар кайвакыт үз хезмәттәшләре белән килешми. Ә инде Изге Язмалар белән килешү турында әйтеп тә торасы юк. Шулай да Изге Язмаларның үзендә бу китап ышанычка лаек икәнен күрсәтүче дәлилләр бар.

      Яшеренмәгән хәбәрләр

      Лахисны яулап алу турындагы язмада тарихчылар Синахерибның җиңүләре, уңышлары һәм яхшы сыйфатлары турында гына яза. Әмма гадел тарихчылар җиңелүләр, уңышсызлыклар һәм кимчелекләр турында да язарлар иде. Мондый гаделлек тарихчыларның кайберләренә генә хас.

      Ассирия тарихчылары турында Даниел Лакенбилл болай дип яза: «Патша данны яратканга, алар еш кына тарихны үзгәрткәннәр»11. Мәсәлән Ассирия патшасы Ашшурнасирпалның елъязмаларындагы сүзләренә игътибар итик: «Мин мәһабәт, мин бөек, мин олы дәрәҗәле, мин куәтле, мин хөрмәтле, мин данлыклы, мин күренекле, мин көчле, мин батыр, мин арысландай кыю, һәм мин гайрәтле!»12 Сез мондый елъязмаларда язылган тарихның төгәл булуына ышаныр идегезме?

      Ә Изге Язмаларны язучы кешеләр, киресенчә, бернәрсәне дә яшермичә язганнар. Мәсәлән, Исраилнең юлбашчысы Муса абыйсы Һарунның, апасы Мәрьямнең, туганнары Надаб һәм Абиһу, үз халкының кимчелекләре һәм үз хаталары турында яшермичә язган (Чыгыш 14:11, 12; 32:1—6; Левиләр 10:1, 2; Саннар 12:1—3; 20:9—12; 27:12—14). Ә Давыт патшаның җитди хаталары турында нәрсә әйтелгән? Алар турында әле Давыт патша булып идарә иткәндә язып куелган булган (2 Патшалык, 11 нче, 24 нче бүлекләр). Инҗилнең бер китабын язган Маттай рәсүлләр кем бөегрәк дип бәхәсләшкән һәм Гайсәне кулга алган төнне аны ташлап киткәннәр дип яза. Ул үзе алар арасында булган! (Маттай 20:20—24; 26:56). Инҗилдәге хатларны язган ирләр кайбер мәсихче җыелышларда авырлыклар — әхлаксызлык, каршылыклар бар дип таныганнар һәм моның турында яшермичә язганнар (1 Көринтлеләргә 1:10—13; 5:1—13).

      Әйе, язучылар гадел булган һәм яшермичә язганнар, бу аларның дөреслекне яратканнарын күрсәтә. Әгәр алар Изге Язмаларда үз якыннары, үз халкы һәм хәтта үзләре турында дөреслекне язганнар икән, без аларның сүзләренә ышанырга тиеш түгелме?

      Төп-төгәл

      Судта шаһитның дөрес сөйләвен еш кына кечкенә фактлар аша ачыклап була. Әгәр кечкенә фактлар бер-берсе белән туры килсә, димәк шаһит дөресен сөйли. Ә җитди аермалар булса, димәк ул ялганлый. Әмма кимчелексез, бар фактлар да туры килә торган хикәя дә шикләр тудырырга мөмкин.

      Ә Изге Язмаларны язган «шаһитләр» турында нәрсә әйтеп була? Аларның язганнары бер-берсе белән бәйле, кечкенә нәрсәләрдә дә туры килә. Әмма алар моны юри эшләмәгән, юкса бу шик уятыр иде. Язучылар еш кына белмичә туры китереп язганнар. Моңа кайбер мисалларны карап чыгыйк.

      Инҗилдә Маттай: «Гайсә Петернең өенә килде һәм аның каенанасының кызышып авырып ятуын күрде»,— дип язган (Маттай 8:14). Маттай кызык, әмма бик мөһим булмаган кечкенә якны әйтеп китә: Петернең хатыны булган. Паул да моны искә ала: «[Безнең] башка рәсүлләр, Раббының энеләре һәм Кифасb кебек, иманлы хатыныбызны үзебез белән сәяхәткә алырга хакыбыз юкмы?» (1 Көринтлеләргә 9:5). Паул бу сүзләрне язганда нигезсез гаепләүләрдән үзен яклый (1 Көринтлеләргә 9:1—4). Ул Петер хатынлы кеше икәнлеген сүз уңаеннан гына искә ала. Шунсы ачык күренеп тора: аның максаты Маттай язганны раслау булмаган.

      Инҗил язуда катнашкан Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя Гайсә кулга алынган төнне аның бер шәкерте кылыч алып иң баш руханиның хезмәтчесенә суга һәм аның колагын чабып өзә дип язганнар. Әмма Яхъя генә: «Ул хезмәтченең исеме Мәлик иде»,— дип яза (Яхъя 18:10, 26). Ни өчен ул гына бу кешенең исемен атый? Бу бүлектә Яхъя «иң баш рухани белән яхшы мөнәсәбәттә булган» дип әйтелә. Бу кечкенә як турында башка бер җирдә дә әйтелми. Яхъя иң баш руханиның гаиләсенә дә, аның хезмәтчеләренә дә таныш булган, һәм ул да аларны белгән (Яхъя 18:15, 16). Шуңа күрә Яхъя хезмәтченең исемен искә ала, ә башкалар, ул кеше белән таныш булмаганга, искә алмый.

      Кайвакыт бер хәбәрдә әйтелмәгән нәрсә башка бер хәбәрдә китерелә. Мәсәлән, Маттай Гайсә яһүд синедрионы каршында торганда аңа кайберәүләр сугып: «„Әй, Мәсих, пәйгамбәрлек итеп әйт безгә: Сиңа кем сукты?“ — диделәр»,— дип яза (Маттай 26:67, 68). Суккан кеше Гайсә алдында басып торган, ни өчен соң ул «пәйгамбәрлек итеп әйт» дип сорый? Маттай моны аңлатмый. Әмма Марк белән Лүк Маттай искә алмаган якны ачыклыйлар: Гайсәгә сугар алдыннан аның битен каплаганнар (Марк 14:65; Лүк 22:64). Маттай үз хәбәрендә бар якларны да исәпкә алырга тырышмаган.

      Яхъя язган Яхшы хәбәрдә Гайсә сөйләгәнне тыңларга зур халык төркеме килде дип әйтелә. «Гайсә күзләрен күтәрде һәм Үзенә таба күп халыкның килүен күреп, Филипкә: „Аларны ашату өчен икмәкне кайдан сатып алырбыз икән?“ — диде» (Яхъя 6:5). Ни өчен Гайсә Филипкә сорау биргән? Яхъя моны аңлатмый. Әмма Лүк бу вакыйга Гәлиләя диңгезенең төньяк ярындагы Бәйтсайда шәһәре янында булган дип яза. Алдарак Яхъя: «Бәйтсайда шәһәреннән булган Филип»,— дип язган булган (Яхъя 1:44; Лүк 9:10). Шуңа күрә Гайсә ул якларда яшәгән кешедән — Филиптән сораган. Әйе, язучыларның хәбәрләре кечкенә нәрсәләрдә дә туры килә. Алар моны юри эшләмәгән.

      Кайвакыт Изге Язмаларны язган кеше кечкенә нәрсәләрне төшереп калдыра, һәм бу шул язучыга ышанычны ныгыта. Мәсәлән, Патшалыкның 3 нче китабында Исраилдәге бик көчле корылык турында әйтелә: хәтта патша да үз атларын һәм үгезләрен саклап калыр өчен җитәрлек су һәм үлән таба алмаган (3 Патшалык 17:7; 18:5). Ләкин шул ук хикәядә Ильяс пәйгамбәр Кармил тавына, якынча 1 000 квадрат метр җирне әйләндереп алган чокырны тутырыр өчен, (корбан китергәндә кулланыр өчен) су китерергә куша (3 Патшалык 18:33—35). Корылык вакытында суны кайдан алганнар? Бу хәбәрне язган кеше моны аңлатмаган. Әмма Исраилдә яшәгән һәрбер кеше Кармил тавы Урта диңгез ярында урнашкан икәнен белә, һәм хәбәрдә бу искә алына (3 Патшалык 18:43). Шулай итеп, якында гына диңгез суы булган. Башка яклардан төгәл булган бу китапны берәр оста ялганчы уйлап чыгарган булса, ничек ул шундый хата ясар иде?

      Изге Язмаларга ышанып буламы? Археологлар җитәрлек борынгы калдыклар казып чыгарган, һәм алар Изге Язмаларда әйтелгән кешеләр, урыннар һәм вакыйгалар чыннан да булган икәнен күрсәтә. Әмма Изге Язмаларның үзендә дә дәлилләр күп. Аны язган кешеләр барысын да, хәтта үзләре турында да яшермичә һәм арттырмыйча язганнар. Аларның хәбәрләре төгәл, бер-берсе белән туры килә һәм бу аларның «шаһитлекләре» дөрес икәнен исбатлый. Андый дәлилләр Изге Язмалар чыннан да ышанычка лаек китап икәнен күрсәтә.

      [Искәрмәләр]

      a Бу ачыштан соң профессор Андрэ Лемэрдан мондый хәбәр килгән: 1868 елда табылган Меса стелласындагы (Моавит ташы дип тә атала) бер җөмлә төзәтелгәндә анда да «Давыт йорты» искә алына4.

      b «Петер» семит телендә «Кифа» дип языла (Яхъя 1:42).

      [15 нче биттәге иллюстрация]

      Телль-Данда табылган таш

      [16 нчы биттәге иллюстрация]

      Стенага ясалган Ассирия рәсеме: Лахисны яулап алу. Моның турында 4 Патшалык 18:13, 14 тә әйтелә

  • Изге Язмалар Һәм фән. Алар бер-берсенә каршымы?
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Изге Язмалар Һәм фән. Алар бер-берсенә каршымы?

      Дин фәнне үзенең дошманы дип санаган чаклар да булган. Үткән гасырларда кайбер теологлар үзенчә Изге Язмаларны аңлатканнар һәм фәнни ачышлар бу аңлатуны шик астына куйса, фәнгә каршы чыкканнар. Фән чыннан да Изге Язмаларның дошманымы?

      ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ язган кешеләр шул көннәрдәге киң таралган фәнни карашлар белән риза булса, Изге Язмаларда фән ягыннан күп хаталар булыр иде. Әмма язучылар бүгенге фән карашыннан чыгып караганда дөрес, ә ул көннәрдәге карашларга каршы килгән берничә фикер язганнар.

      Җирнең формасы нинди?

      Бу сорау меңләгән еллар кешеләрне борчыган. Борынгы заманда кешеләр Җир яссы дип уйлаган. Мәсәлән, Бабыл шәһәрендә яшәүчеләр Галәмне тартма я бүлмә дип, ә Җир аның идәне дип ышанган. Һиндстандагы Веда диненең башлыклары Җир яссы һәм аның бер ягында гына кешеләр яши дип уйлаганнар. Азиядәге бер кабилә кешеләре Җирне зур бер чәй подносы дип санаган.

      Греция философы Пифагор б. э. к. VI гасырда Ай белән Кояш шар кебек булганга, Җир дә шар булырга тиеш дигән теория чыгарган. Аристотель (б. э. к. IV гасыр) аның белән килешеп, Ай тотылышлары вакытында Җиргә урак сыман күләгә төшкәнгә, Җир шар формасында дигән.

      Әмма аннан соң да (өске өлешендә генә кешеләр яшәгән) яссы Җир турындагы караш тулысынча юкка чыкмаган. Кайберәүләр Җирнең түгәрәк булуын, ягъни антиподлар турындагы тәгълиматны кабул итә алмаганa. Б. э. IV гасырының христиан апологеты Лактанций көлеп болай дип язган: «Кешеләр баштүбән йөри... Игеннәр һәм урманнар аска үсә, яңгыр һәм боз өскә җиргә ява. Нинди акылсыз кеше моңа ышаныр?»2.

      Теологлар авыр хәлгә эләккән. Антиподлар булса, аларны билгеле цивилизациядән киң диңгез яки экватордагы үтеп чыга алмаслык тропик пояс аерып торырга тиеш дигән теорияләр туган. Әмма кайдан килеп чыккан анда кешеләр? Кайбер теологлар аптырашка калган һәм антиподлар юк дигән. Алар, Лактанций кебек, Җир шар кебек була алмый дип ышанганнар!

      Шулай да Җирнең шар булуы исбат ителгән һәм киң танылган булган. Ләкин XX гасырда гына — космонавтика гасырында гына — кешеләр космоска очып үз күзләре белән Җирнең шар булуын күрә алдыларb.

      Ә Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Б. э. к. VIII гасырда кешеләр Җир яссы дип ышанганда, Ишагыйя пәйгамбәр: «Ул [Аллаһы] җир түгәрәге өстендә утыручы»,— дигән гади сүзләр язган (Ишагыйя 40:22). Грек философлары берничә гасыр үткәч кенә Җир шардыр дигән теория чыгарачак, ә кешеләр космостан Җирнең шар булуын күргәнче әле мең еллар үтәчәк. «Түгәрәк» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе хуг «шар» дигән мәгънә дә йөртә3. Башка тәрҗемәләрдә бу сүзләр «җир шарының өстендә» («Douay Version») һәм «түгәрәк җирнең өстендә» («Moffatt»), дип тәрҗемә ителгәнc.

      Ишагыйя Җир турында киң таралган мифлар буенча язмаган. Ул киләчәктәге фәнни ачышлар үзгәртә алмаячак сүзләр язган.

      Җирне нәрсә тотып тора?

      Борынгы заманда кешеләр Галәм турында уйланганда, мондый сорауларга да җавап эзләгәннәр: «Җир нәрсә өстендә тора? Кояш, Ай һәм йолдызларны нәрсә тота?» Алар Исаак Ньютон ачкан һәм 1687 елда бастырган гравитация законын әле белмәгәннәр. Җир, Кояш, Ай һәм йолдызлар бушлыкта бер нәрсәгә дә эленмичә тора. Моны белмәгәнгә күрә кешеләр еш кына Җирне, Айны, Кояшны һәм йолдызларны берәр нәрсә тотып тора дип уйлаганнар.

      Мәсәлән, бер борынгы теория буенча, Җир үзен әйләндереп алган суда йөзеп йөри дип уйлаганнар. Моны, күрәсең, утрауда яшәүчеләр уйлап чыгарган. Индуслар Җирнең бер-берсе өстендә урнашкан берничә нигезе бар дип уйлаганнар: җир дүрт фил өстендә, филләр зур ташбака өстендә, ташбака зур елан өстендә тора, ә боҗралар ясап уралган елан Галәмнең суларында йөзеп йөри. Ә б. э. к. V гасырда яшәгән грек философы Эмпедокл Җир давыл өстендә урнаша һәм давыл йолдызларны, планеталарны һәм Кояшны хәрәкәткә китерә дип уйлаган.

      Кешеләргә иң зур йогынты Аристотель карашы ясаган. Ул Җирнең шар булуы турында теорияне уйлап чыгарса да, Җир бушлыкта эленеп тора алмый дигән. Үзенең «Күк турында» дигән фәнни хезмәтендә ул Җир су өстендә тора алмый дигән: «Су да, табигате буенча, [Җир кебек] асылынып тора алмый, ул һәрвакыт берәр нәрсә өстендә тора»4. Алайса Җир нәрсә өстендә «тора»? Аристотель карашы буенча, Кояш, Ай һәм йолдызлар пыяла кебек сфераларга беркетелгән. Сфералар бер-берсенә урнашкан, ә алар уртасында Җир. Ул бер урында тора. Сфералар әйләнгәнгә күрә Кояш, Ай һәм планеталар күк буенча хәрәкәт итә.

      Аристотель сүзләре дөрес кебек күренгән. Кояш, Ай һәм башкалар берәр нәрсәгә беркетелгән булмаса, ничек өстә тора алырлар иде? Тирән хөрмәт ителгән Аристотельнең карашы 2 000 ел буе дөрес дип саналган. Чиркәү аның тәгълиматларын XVI һәм XVII гасырларда «дини канун дәрәҗәсенә кадәр күтәргән» дип әйтелә бер энциклопедиядә («The New Encyclopædia Britannica»)5.

      Телескоплар уйлап табылгач астрономнар Аристотель теориясен шик астына куя башлаганнар. Әмма И. Ньютон планеталар бушлыкта урнашкан һәм аларны күзгә күренми торган көч — гравитация үз орбиталарында тотып тора дип аңлатканчы, Җир нәрсәгә эленеп тора дигән сорауга җавап таба алмаганнар. Ньютон теориясе акылга сыймаслык булган. Аның кайбер хезмәттәшләренә космос — бу вакуум һәм аның зур өлешендә бернәрсә дә юк дигән тәгълиматка ышану авыр булганd6.

      Моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? 3 500 ел элек Изге Язмаларда Җир «һичнәрсәсез» эленеп тора дип ап-ачык әйтелгән булган (Әюб 26:7). Борынгы еврей телендәге кулъязмада бу урында «берни түгел» (бели-ма́х) дигән сүз «бернәрсәсез» дигән мәгънә йөртә7. Инглиз телендәге бер тәрҗемәдә «буш киңлектә» дигән сүзләр кулланыла («Contemporary English Version»).

      Әйе, Җир — бушлыкта эленеп торучы планета. Изге Язмалар язылган көннәрдә күп кешеләр аны андый итеп күз алдына китермәгән. Әмма Изге Язмаларда фәнни яктан дөрес караш язылган булган. Андый караш күп гасырлар үткәч кенә кабул ителгән.

      Изге Язмалар һәм медицина. Алар бер-берсенә каршымы?

      Бүгенге медицина ярдәмендә без күп нәрсәләр беләбез. Мәсәлән, авырулар ничек тарала һәм чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен беләбез. XIX гасырда медицина зур уңышларга ирешкән һәм кешеләр антисептиклар куллана башлаганнар. Алар төрле инфекцияләрдән саклый башлаган һәм бу искиткеч нәтиҗәләргә китергән. Инфекция эләгү һәм вакытсыз үлүчеләр саны шактый кимегән.

      Әмма борынгы врачлар авырулар ничек тарала икәнен һәм чирләмәс өчен санитариянең мөһимлеген дә аңлап бетермәгәннәр. Аларның чирләрне дәвалаулары бүгенге көндәге дәвалау белән чагыштырганда хәтта зарарлы да булган!

      Безнең көннәргә кадәр сакланган медицина белән бәйле документларның берсе — бу «Эберс Папирусы». Анда якынча б. э. к. 1550 елда мисырлыларның медицина буенча киңәшләре язылган. Аңарда 700 гә якын дару турында әйтелә. Алар «крокодил тешләсә», «аяк бармагындагы тырнак авыртса» һәм башка төрле чирләрдән савыгырга булыша8. Бер китапта: «Ул табибләрнең белемнәре бары тик тәҗрибәгә генә нигезләнгән һәм күбрәк сихерләүгә бәйле булган, алар фәнни түгел»,— дип әйтелә («The International Standard Bible Encyclopaedia»)9. Даруларның күбесе файдасыз, ә кайберләре хәтта сәламәтлек өчен куркыныч та булган. Мәсәлән, яраны дәвалар өчен даруны кеше тизәген һәм башка нәрсәләрне кушып ясарга кирәк дип әйтелгән бу документларда10.

      Дарулар турында мисырлыларның бу язулары да һәм Муса Канунын үз эченә алган Тәүрат та бер чорда язылган булган. Муса б. э. к. 1593 елда туып, Мисырда үскән һәм фиргавен гаиләсендә тәрбияләнгән (Чыгыш 2:1—10). Ул «мисырлыларның барлык гыйлемнәренә» өйрәтелгән булган (Рәсүлләр 7:22). Муса Мисыр «табибләре белән» дә таныш булган (Яратылыш 50:1—3). Муса язган Канунда мисырлылар уйлап чыгарган файдасыз һәм хәтта куркыныч дарулар искә алынамы?

      Юк. Киресенчә, анда кешеләргә әле билгеле булмаган гигиена кагыйдәләре язылган булган. Мәсәлән, гаскәрләр берәр урында тукталса, алар шул урыннан читтәрәк тизәкләрне күмеп куярга тиеш булган (Канун 23:13). Бу аларны төрле чирләрдән саклаган, су пычранмаган, чебеннәр дизентерия һәм аңа бәйле башка чирләрне таратмаган. Бүген санитария кагыйдәләре үтәлмәгән илләрдә андый чирләрдән миллионлаган кеше үлә.

      Муса Канунында Исраилне йогышлы авыруларның таралуыннан саклаган гигиенаның башка кагыйдәләре дә булган. Мәсәлән, кеше йогышлы авыру белән авырса яки аңарда андый авыруның билгеләре булса, бу кешене карантинга япканнар (Левиләр 13:1—5). Берәр авырудан үлгән хайванга тигән киемнәрне яки савыт-сабаны куллану алдыннан я юганнар, я юк иткәннәр (Левиләр 11:27, 28, 32, 33). Мәеткә кагылган һәрбер кеше пычрак дип саналган һәм киемнәрен һәм тәнен юып чистарынырга тиеш булган. Ул 7 көн пычрак дип саналган һәм башкаларга кагылмаска тиеш булган (Саннар 19:1—13).

      Исраилгә күрше халык табибләре андый гигиена кагыйдәләрен үтәмәгән. Әмма бу кагыйдәләр акыллы булган икәнен күрәбез. Әмма мең еллар үткәч кенә кешеләр авырулар ничек тарала икәнен белер. Ә андый авырулардан саклый торган акыллы киңәшләр Изге Язмаларда күптән инде язылган булган. Муса исраиллеләр 70, 80 яшькә кадәр яшәгәннәр дип яза. Моңа шаккатасы да юкe (Мәдхия 89:10).

      Шулай итеп, Изге Язмаларда язылган карашлар фәнни яктан төгәл. Моның белән сез дә килешәсездер. Ләкин Изге Язмаларда фән исбат итә алмый торган башка хәбәрләр да бар. Алар Изге Язмаларны фәнгә каршы куямы?

      Исбат итеп булмаганны кабул итү

      Берәр карашны исбат итеп булмаса, бу караш дөрес түгел дияргә ашыкмагыз. Кешеләр җитәрлек фактлар таба алмаганга һәм аларны дөрес аңлата алмаганга фән бар нәрсәне дә аңлата алмый. Кайбер нәрсәләрне берничек тә исбатлап булмый, чөнки дәлилләр сакланып калмаган, алар аңлашылмый яки табылмаган; төгәл нәтиҗә ясар өчен фән һәм тикшерү түбән дәрәҗәле. Ә бәлки, Изге Язмаларда язылганны раслар өчен фәнни дәлилләр юктыр.

      Мәсәлән, Изге Язмаларда рухи затлар яшәүче күзгә күренми торган патшалык турында әйтелә. Фән аның барлыгын исбат итә алмый, әмма юклыгына да дәлилләр китерә алмый. Изге Язмаларда шулай ук могҗизалар турында да әйтелә. Кайбер кешеләр Нух көннәрендәге Туфанның булуын исбатлаучы геологик дәлилләр әз ди (Яратылыш, 7 нче бүлек). Димәк, Туфан булмаганмы? Вакыт һәм төрле үзгәрешләр тарихи вакыйгалар калдырган эзне юкка чыгара. Шуңа күрә меңләгән еллар дәвамындагы геологик үзгәрешләр аркасында Туфан турындагы дәлилләрнең күбесе юкка чыккан дип әйтеп була, шулай бит?

      Әйе, Изге Язмалардагы кайбер хәбәрләрне фән алар бар яки юк дип исбат итә алмый. Әмма без моңа гаҗәпләнергә тиешме? Изге Язмалар — бу фәнни китап түгел. Ул хакыйкать китабы. Аны намуслы һәм гадел кешеләр язган икәнен без инде белдек. Алар фәнгә кагылышлы фикерләр язганда, төгәл язганнар. Аны язучылар уйдырма гына булган борынгы «фәнни» карашларга иярмәгән. Шулай итеп фән Изге Язмаларга каршы түгел. Изге Язмаларда әйтелгәнне алдан ук тискәре уйларга бирешмичә җентекләп карап чыгарга кирәк.

      [Искәрмәләр]

      a «Антипод — Җир шарының бер-беренә капма-каршы ике ягында яшәүчеләр» («Аңлатмалы сүзлек»)1.

      b Фәнни тел белән әйткәндә Җир — ул сфероид: полюслары бераз кысылган.

      c Шар гына һәр яктан түгәрәк булып күренә. Диск ешрак озынча булып күренер иде.

      d Ньютон көннәрендәге кешеләр Галәм сыеклык, ягъни космик «шулпа» белән тутырылган дип ышанган. Бу сыеклык әйләнгәнгә планеталар да әйләнә дип ышанган кешеләр.

      e Европа илләрендә, Кушма Штатларда 1900 елда гомер озынлыгы 50 яшьтән дә әзрәк булган. Хәзер кешеләр авыруларны дәваларга өйрәнгәнгә түгел, ә санитария һәм тормыш шартлары яхшырганга күрә күбрәк яши.

      [18 нче биттәге иллюстрация]

      Изге Язмаларда «җирнең түгәрәге» дип әйтелгән. Кешеләр мең еллар үткәч кенә космостан Җирнең шар булуын күргән

      [20 нче биттәге иллюстрация]

      Исаак Ньютон планеталар үз орбиталарында гравитация ярдәмендә кала дип әйткән

      [21 нче биттәге өстәмә сүзләр]

      Берәр карашны исбат итеп булмаса, бу ул дөрес түгел дигәнне аңлатмый

  • Хәзерге тормыш өчен файдалы киңәшләр
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Хәзерге тормыш өчен файдалы киңәшләр

      Безнең көннәрдә кешеләр киңәшләр язылган китапларны аеруча ярата. Гадәттә андый китаплар искерә, үзгәртелә яки алмашка башка китап куллана башлыйлар. Ә Изге Язмалар турында нәрсә әйтеп була? Аның соңгы китабын якынча 2000 ел элек язганнар. Әмма Изге Язмалар үзгәрмәгән: аңа заманына карап төзәтүләр кертелмәгән. Бу китапта безнең көннәр өчен файдалы киңәшләр бармы?

      КАЙБЕР кеше: «Юк»,— дип әйтер. Мәсәлән, д-р Илай Чесен Изге Язмалар искергән дип саный һәм үз карашын болай дип аңлата: «Беркем дә бүген химия дәресләрендә 1924 елда бастырылган химия дәреслеген кулланырга кирәк дип әйтмәс»1. Бер яктан карасаң, ул дөресен әйтә. Чөнки безнең көннәрдә кешеләр психик сәламәтлек һәм кеше тәртибе турында инде күп белә. Шуңа күрә шундый сорау туа: андый борынгы китапта бүгенге тормышка файда китерә ала торган киңәшләр бармы?

      Искерми торган принциплар

      Әйе, заманнар үзгәрде. Шулай да безнең көннәрдә дә кешеләр яратуга һәм назга мохтаҗ. Алар бәхетле булырга һәм максатлы тормыш алып барырга тели. Аларга экономик авырлыкларны җиңеп чыгарга, гаиләне бәхетле итәргә һәм үз балаларын әхлак ягыннан дөрес тәрбияләр өчен киңәшләр кирәк. Изге Язмаларда бу яклардан иң яхшы киңәшләр бар (Вәгазьче 3:12, 13; Римлыларга 12:10; Көлессәйлеләргә 3:18—21; 1 Тимутегә 6:6—10).

      Изге Язмаларда бирелгән киңәшләрдә кеше табигатен тирән аңлау чагыла. Андагы кайбер принципларны карап чыгыйк. Алар хәзерге тормышта файдалы һәм һәр заманда кулланырлык.

      Гаилә өчен файдалы киңәшләр

      Гаилә — «кеше җәмгыятенең борынгы һәм төп өлеше; ул буыннар арасындагы элемтәне саклый». Әмма безнең көннәрдә гаилә аяныч хәлдә. «Бүгенге дөньяда күп гаиләләр авырлыклар аркасында көчкә яши, бу авырлыклар хәтта гаиләне таркатырга тора» («UN Chronicle»)2. Изге Язмаларда гаилә тормышына кагылышлы нинди киңәшләр бар?

      Беренчедән, Инҗилдә ир белән хатын өчен киңәшләр бирелгән. Мәсәлән, ирләргә болай дип әйтелә: «Ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы — үзен ярата. Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта» (Эфеслеләргә 5:28, 29). Ә «хатын исә ирен хөрмәт итсен» дип әйтелә Инҗилдә (Эфеслеләргә 5:33).

      Бу киңәшләрне кулланган кеше нәрсә эшләячәк? Хатынын үз тәнен кебек яраткан ир хатынын нәфрәт итмәячәк һәм үзен аның белән тупас тотмаячак. Андый ир хатынын кыйнамый, мыскылламый, аның хисләрен исәпкә ала. Ул аны үз-үзен кебек кадерли һәм хөрмәт итә (1 Петер 3:7). Шуңа күрә аның хатыны аны ярата һәм үзенең никах аша якланганын сизә. Үзен шулай тотып әти кеше үз балаларына да яхшы үрнәк бирә: алар хатын-кызлар белән үзләрен дөрес тотарга өйрәнәләр. Ә үз ирен хөрмәт иткән хатын, аны әрләп яки кимсетеп, аның дәрәҗәсен төшермәячәк. Андый ир гаиләдәгеләр аңа ышана, аны хуплый һәм кадерли икәнен сизә.

      Безнең көннәрдә бу киңәшләр файдалымы? Кызык, әмма гаиләләрне өйрәнгән белгечләр моңа охшаш нәтиҗәләр ясыйлар. Гаиләләргә киңәшләр бирү программасын җитәкләгән бер белгеч болай ди: «Гаиләдә ир белән хатын бер-берсен чын күңелдән яратып яшәсә, бу гаилә бәхетле. [...] Бу мөнәсәбәтләр нык булганда балалар, күрәсең, үзләрен имин хис итәләр»3.

      Әгәр Изге Язмалардагы киңәшләрне гаилә буенча күп санлы белгечләрнең киңәшләре белән чагыштырсак, шуны күрербез: Аллаһы Сүзендәге киңәшләр файдалырак. Әле күптән түгел генә күп белгечләр никах уңышлы булмаса, моны хәл итәр өчен тиз һәм иң уңай юл — бу аерылышу дип өйрәтә иде. Ә бүген аларның күпләре кешеләрне ничек булса да үз никахларын саклап калырга өнди. Ләкин алар шактый зур зыян китергәннән соң гына моңа өйрәтә башладылар.

      Ә Изге Язмаларда никахка кагылышлы акыллы, үзгәрми торган киңәшләр бар. Анда кайбер билгеле очракларда аерылышу рөхсәт ителә дип әйтелә (Маттай 19:9). Әмма җитди сәбәпсез аерылышу рөхсәт ителми (Малахий 2:14—16, АМТ). Анда тормыш иптәшеңә хыянәт итү хөкем ителә (Еврейләргә 13:4). Никахлы кешенең билгеле бурычлары бар, моның турында Изге Язмаларда: «Шуңа күрә, ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм икесе дә бер тән булыр»a,— дип әйтелә (Маттай 19:5, 6; Яратылыш 2:24). 

      Изге Язмалардагы никах турындагы киңәш безнең көннәрдә дә файдалы. Ир белән хатын бер-берсен яратса, хөрмәт итсә һәм никах — бу махсус мөнәсәбәтләр икәнен аңласа, никах та һәм гаилә дә сакланып калыр.

      Ата-аналар өчен файдалы җитәкчелек

      Берничә дистә ел элек күп кенә ата-аналар балалар тәрбияләү буенча «алдынгы карашларга» бирелеп, балага «барысы да рөхсәт ителә» дип саныйлар иде8. Алар балага чик кую аларга зыян китерергә һәм аларның үз көчләренә ышануны какшатырга мөмкин дип курыккан. Бала тәрбияләү буенча киңәшчеләр ата-аналар үз балаларын йомшак кына төзәтергә тиеш дип өйрәткән. Әмма хәзер аларның күпләре җәзага карашларын үзгәрткән, ә ата-аналар җәзаны бирергәме яки юкмы дип аптырап йөри.

      Әмма Изге Язмаларда балалар тәрбияләү буенча ачык, акыллы киңәшләр язылган булган. Инҗилдә якынча 2000 ел элек: «Аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез»,— диелгән булган (Эфеслеләргә 6:4). «Үгет-нәсыйхәт» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «тәрбияләү, өйрәтү» дигәнне аңлата9. Әти-әни үз баласына андый үгет-нәсыйхәт биреп, үз яратуын күрсәтә дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 13:24). Балаларга әхлак турында төгәл җитәкчелек һәм яхшылык белән яманлык турында аңлаешлы аңлатма бирелсә, алар бәхетле булып үсә. Җәза алганда, балалар әти-әниләренең алар турында кайгыртканын сизә һәм үзләренең хаталарын күрә ала.

      Әмма ата-аналар «әдәпкә утырту чыбыгын», ягъни аларга бирелгән хакимиятне беркайчан да кирәгеннән артык кулланмаска тиешb (Гыйбрәтле сүзләр 22:​15; 29:15). «Аталар, балаларыгыз өметсезлеккә бирелмәсен өчен, аларны ярсытмагыз»,— дип әйтелә Инҗилдә (Көлессәйлеләргә 3:21). Изге Язмаларда шулай ук кыйнап тәрбияләү һәрвакыт та уңышлы түгел икәне күрсәтелә. Гыйбрәтле сүзләр 17:10 да: «Акыллы кешегә бер шелтә сүзе дә уңай тәэсир ясар; акылсыз кешене исә йөз мәртәбә суктырсаң да файдасы булмас»,— дип әйтелә. Анда баланы киләчәктәге начар эшләрдән коткарып калу өчен дә аңа җәза бирергә киңәш ителә. Канун 11:19 да ата-аналар балаларны әхлак ягыннан өйрәтер өчен һәрбер уңайлы очракны кулланыгыз дип әйтелә (Канун 6:6, 7 не дә карагыз.)

      Шулай итеп, Изге Язмаларда ата-аналарга һәркайсы заманда да кулланырлык киңәш бирелә: балаларны ярату белән тәрбияләргә һәм эзлекле булырга. Тәҗрибә шуны күрсәтә: бу киңәш чынлап та уңышлыc.

      Кешеләрне бер-берсеннән аерган киртәләрне җимерәбез

      Безнең көннәрдә кешеләр раса, милләт һәм этник төркемнәргә карап бүленгән. Моның аркасында дөньядагы сугышларда күп кеше үлгән. Тарихка күз салсак, шундый нәтиҗәгә килербез: төрле раса һәм милләт кешеләренең бер-берсен аермыйча, тиешле мөнәсәбәт күрсәтеп тату яшәүләре бик шикле. «Моны хәл итәр өчен йөрәгебезне үзгәртергә кирәк»,— дип әйткән Африканың бер дәүләт эшлеклесе11. Әмма кеше йөрәген үзгәртү җиңел түгел. Шулай да Изге Язмаларның хәбәре кеше күңеленә бик нык тәэсир итә һәм башка кешеләрне тиң күрергә өйрәтә. Ничек? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

      Инҗилдә Аллаһы «бер кешедән барлык халыкларны бар итте» дип әйтелә. Димәк, бер милләт икенчесеннән өстенрәк түгел (Рәсүлләр 17:26). Изге Язмаларда чынлыкта бер генә раса — кеше токымы — бар дип әйтелә. Инҗилдә «Аллаһыга... охшарга тырышыгыз» һәм «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль»,— диелә (Эфеслеләргә 5:1; Рәсүлләр 10:34, 35). Изге Язмаларда язылганны җитди караш белән кабул иткән һәм аның җитәкчелеге буенча яшәргә тырышкан кешеләрне бу китаптагы белемнәр берләштерә. Ул аларга нык тәэсир итә, кешеләрне бер-берсеннән аерган киртәләрне җимерә. Бер мисал карап чыгыйк.

      Гитлер Европада сугыш алып барганда, мәсихчеләрнең бер төркеме — Йәһвә Шаһитләре — гаепсез кешеләрне үтерергә ризалашмаган. Алар Аллаһыга яраклы булырга теләгәнгә башка кешеләргә каршы «кылыч күтәрмәгәннәр» (Ишагыйя 2:3, 4; Михей 4:3, 5). Алар Изге Язмаларның бер милләт икенчесеннән югары түгел дигән сүзләренә чын күңелдән ышанган (Гәләтиялеләргә 3:28). Йәһвә Шаһитләре сугышларда катнашудан баш тарткан, шуңа күрә концлагерьларга ябылган кешеләр арасында алар беренчеләр булган (Римлыларга 12:18).

      Әмма: «Без Изге Язмалар буенча яшибез»,— дигән кешеләрнең барысы да андый карашта тормый. Икенче бөтендөнья сугышы бетеп күп тә үтми бер христиан рухание, немецлар протестанты Мартин Нимёллер болай дип яза: «[Сугышлар] өчен Аллаһыны гаепләгән кеше Аллаһы Сүзендә язылганнарны белми, яки белергә теләми. [...] Христиан чиркәүләре гасырлар буе сугышларны, гаскәрләрне һәм коралны фатихаларга ризалашкан, һәм үзләренең дошманнарын юк итәр өчен, бу христианнарча булмас да, дога кылганнар. Моңа Аллаһы түгел, ә без һәм ата-бабаларыбыз гаепле. Һәм без, бүгенге христианнар, секта дип аталган Изге Язмаларны Тикшерүчеләр [Йәһвә Шаһитләре] каршында оятка калдык, чөнки алар кешеләргә атарга һәм хәрби хезмәткә ризалашмаганга күрә, меңләп концлагерьларга һәм [хәтта] үлемгә барган»12.

      Йәһвә Шаһитләрен безнең көннәрдә дә бердәм кардәшлек итеп таныйлар. Алар гарәпләр белән еврейләрне, хорватлар белән сербларны, хуту белән тутсиларны берләштерде. Әмма Йәһвә Шаһитләре шуны таный: мондый бердәмлек алар башкалардан яхшырак булганга түгел, ә аларга Изге Язмаларның хәбәре тәэсир иткәнгә мөмкин (1 Тессалуникәлеләргә 2:13).

      Психик яктан сәламәт булыр өчен киңәшләр китабы

      Кешенең физик сәламәтлегенә еш кына аның психик һәм эмоциональ сәламәтлеге тәэсир итә. Мәсәлән, фәнни тикшерүләр ярдәмендә кешенең ачуы чыкса бу аңа зыян китерә икәне ачыкланган. Дьюк университетының тәртип өйрәнү буенча медицина үзәгенең җитәкчесе Редфорд Уильямз үз хатыны Вирджиния Уильямз белән «Ачу үтерә» дигән китап язган13. Китапның бер өзегендә болай дип әйтелә: «Булган мәгълүматларның күпчелеге шуны күрсәтә: тату яшәргә яратмаучы кешеләр йөрәк-кан тамырлары авыруларына (һәм башка авыруларга да) дучар булырга мөмкин. Моның сәбәпләре: дуслар белән әз аралашу, ачу чыкканда физик яктан ярсу һәм сәламәтлек өчен зарарлы гадәтләргә юл кую».

      Мондый фәнни эзләнүләр әле бастырылганчы, мең еллар элек, Изге Язмаларда гади, ләкин ап-ачык сүзләр язылган булган. Алар хисләребез һәм сәламәтлегебез бер-берсе белән бәйле икәнен күрсәтә: «Күңел сабырлыгы — тәнгә сихәт, ә көнчелек — сөякләр өчен черек» (Гыйбрәтле сүзләр 14:30; 17:22). Зәбурда: «Ачуыңнан тыел, ярсуыңны ташла»,— дигән киңәш язылган (Мәдхия 36:8). Ә башка бер урында: «Рухыңны үч-ачу вәсвәсәсенә дәртләндермә»,— диелгән (Вәгазьче 7:9).

      Ачу чыкканда үзеңне ничек кулда тотарга? Изге Язмаларда: «Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер һәм бүтәннәрнең яман эшләренә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәте белән үзенә ихтирам яулар»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 19:11). «Акыл» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «сәбәбен белү» дигәнне аңлата14. «Эшләр алдыннан уйла»,— дигән акыллы киңәш бар. «Ни өчен кеше алай дип әйтте һәм ни өчен алай эшләде?» Моның сәбәбен аңларга тырышу кешегә сабыр булырга һәм ачуын тыярга ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 14:29).

      Инҗилдә: «Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм... бер-берегезне кичерегез»,— дигән тагын бер яхшы киңәш язылган (Көлессәйлеләргә 3:13). Ачу чыгар өчен сәбәп һәрвакыт табылып тора. «Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез» — бу башкаларның безгә ошамаган якларын түзеп тору, «кичерегез» — үпкәләмәскә дигәнне аңлата. Үпкәләп йөргәнче оныту акыллырак; ачу саклап йөрсәң, тагы да авыррак кына булачак. («Кешеләр белән тату яшәр өчен киңәшләр» дигән рамканы кара.)

      Бүген төрле киңәшләр һәм җитәкчелек бөтен яклардан «явып» кына тора. Әмма иң яхшы киңәшләр Изге Язмаларда язылган. Алар тормышта файда китерә, ә зыян беркайчан да китермәячәк. Андагы акыллылык «һичшиксез дөрес» икәнен күрәбез (Мәдхия 92:5). Бу киңәшләр вакыт узу белән дә үзгәрми. Изге Язмаларның соңгы китабы язылганнан соң якынча 2000 ел үтсә дә, аның сүзләре әле дә кулланырлык һәм аларны һәркайсы кеше, милләтенә һәм расасына карамастан, уңышлы куллана ала. Бу китапта кешеләрне үзгәртә торган көч бар (Еврейләргә 4:12). Шуңа күрә аны уку һәм аның принципларын куллану тормышыгызны яхшы якка үзгәртә ала.

      [Искәрмәләр]

      a «Кушылыр» дип тәрҗемә ителгән дава́к дигән еврей сүзе «берәрсе белән назлы бәйләнештә булуны һәм тугрылыкны аңлата»4. Маттай 19:5 тә «кушылыр» дигән сүз грек телендә «ябышу», «цементлашу», «ныклап берләшү» дигән мәгънә йөрткән сүз белән бәйле5.

      b Борынгы заманда «чыбык» (еврей телендә ше́вет) дигән сүз көтүче куллана торган «таяк» яисә «юл таягы» дигәнне аңлаткан10. Бу шигырьдә чыбык — бу ата-аналар хакимлеге. Ата-аналар балаларына җитәкчелекне шәфкатьсезлек белән түгел, ә ярату белән бирәчәк дигән мәгънә йөртә. (Мәдхия 22:4 не дә карагыз).

      c «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапның «Балагызны сабый чактан ук тәрбияләгез», «Гаиләгездәге үсмернең бәхетле булуына булышыгыз», «Гаиләдә фетнәче» һәм «Гаиләгезне зыянлы тәэсирдән саклагыз» дип исемләнгән бүлекләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

      [23 нче биттәге рамка]

      Нинди гаиләләр бәхетле?

      Берничә ел элек педагог һәм гаиләләр буенча бер белгеч киң тикшерү үткәргән: гаилә мәсьәләләре буенча 500 дән артык киңәшчегә: «Нинди гаиләләр бәхетле?» — дигән сорау бирелгән. Шунсы кызык: бәхетле гаиләләрнең күпчелеге Изге Язмаларда күп еллар элек бирелгән киңәшләрне тотып яши.

      Бу гаиләләрдә фикер алышалар һәм ызгышларны җайга сала беләләр. Алар: «Татулашмыйча йокларга ятма»,— дигән сүзләр буенча яши6. Әле 1 900 ел элек Изге Язмаларда: «Хәтта ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын»,— дигән киңәш бирелгән булган (Эфеслеләргә 4:26). Ул вакытта көн кояш батканда башланган һәм икенче көнне батканда тәмамланган. Шулай итеп, күп еллар элек Изге Язмаларда акыллы киңәш язылган булган: бер көн бетеп икенчесе башланганчы, бар туган каршылыкларны тиз генә җайга салыгыз.

      Бәхетле гаиләләр «өйдән чыгар алдыннан да, йоклар алдыннан да каршылыкларга китерә алган темаларга кагылмыйлар,— дип яза автор.— Мин „тиешле вакытта“ дигән сүзләрне кат-кат ишетә идем»7. Андый гаиләләр Изге Язмаларда 2 700 ел элек: «Әдәпле [«тиешле вакытта», ЯД] әйтелгән сүз —ялтыравык көмеш савыттагы алтын алма кебек»,— дип язылган сүзләр буенча эшли (Гыйбрәтле сүзләр 15:23; 25:11). Борынгы заманда көмеш подносларга алма формасындагы алтын нәкышләр ясалган. Бу кыйммәтле һәм матур савыт булган. Тиешле вакытта әйтелгән сүзләр дә матур һәм кадерле. Киеренке хәл туганда дөрес сүзләрне сайлап һәм тиешле вакытта әйтсәк, бу бик зур файда китерергә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 10:19).

      [24 нче биттәге өстәмә сүзләр]

      Изге Язмаларда гаилә тормышына кагылышлы ачык һәм акыллы киңәшләр бар

      [25 биттәге иллюстрация]

      Йәһвә Шаһитләре концлагерьларга ябылган кешеләр арасында беренчеләр булган

      [26 нчы биттәге рамка]

      Кешеләр белән тату яшәр өчен киңәшләр

      «Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз; күңелегездән әйткәнегездә яткан урыныгызда үкенегез» (Мәдхия 4:5). Кешегә үпкәләгән булсак, тавыш күтәрмәс өчен, сүзләрдә сак булырга кирәк.

      «Әдәпсезнең сүзләре кеше җанын үткен кылычтай телгәли, ә акыллы кешенең сүзләре йөрәккә дәва булып ята» (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Әйтер алдыннан уйлагыз. Уйламыйча әйтелгән сүзләр башкаларны «телгәләргә» һәм дуслыкны бозарга мөмкин.

      «Йомшак җавап ярсуны басар, мәсхәрәле сүз исә ачуны кузгатыр» (Гыйбрәтле сүзләр 15:1). Йомшак җавап бирер өчен сабырлык кирәк, әмма бу еш кына туган кыенлыкларны җайга сала һәм тынычлык китерә.

      «Җәнҗалның башлануы — су ташкыны кебек, аны зураеп киткәнче вакытында туктату зарур» (Гыйбрәтле сүзләр 17:14). Үзегезне кулда тота алмаячаксыз икәнен сизсәгез, киеренке хәлгә китерә алган хәлдән качыгыз.

      «Рухыңны үч-ачу вәсвәсәсенә дәртләндермә; чөнки үч-ачу ахмаклар йөрәгенә оялый» (Вәгазьче 7:9). Башта хисләр туа, аннан соң гына бу тиешле эшкә китерә. Тиз үпкәләүчән кеше акылсыз, чөнки бу уйламыйча әйтелгән сүзләргә һәм эшләргә китерергә мөмкин.

  • Пәйгамбәрлекләр китабы
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Пәйгамбәрлекләр китабы

      Кешеләр киләчәк белән кызыксына. Алар, мәсәлән һава торышы, экономика хәле турында белергә тели. Әмма еш кына аларның өметләре акланмый. Изге Язмаларда күп кенә пәйгамбәрлекләр бар. Аларга ышанып буламы? Аларны алдан язып куелган тарих дип атап буламы? Яки алар пәйгамбәрлекләр итеп күрсәтелгән тарихмы?

      «БЕР күрәзәче икенчесенә карап көлмичә ничек түзеп тора микән?» — дип сораган Римның дәүләт эшлеклесе Катон (б. э. к. 234—149 еллар)1. Хәтта безнең көннәрдә дә күп кешеләр киләчәкне алдан әйтүчеләргә, астрологларга һәм башка күрәзәчеләргә ышанмый. Чөнки аларның әйткәннәре еш кына ачык әйтелмәгән һәм аларның сүзләрен төрлечә аңлатып була.

      Ә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр турында нәрсә әйтеп була? Алар шик тудырамы? Аларга ышанып буламы?

      Фактларга нигезләнгән фаразлау гына түгел

      Белемле кешеләр киләчәкне, бәлки, вакыйгаларга нигезләнеп төгәл билгеләргә тырышадыр да, әмма алар хаталар ясый. «Һәрбер җәмгыять фаразланган вакыйгалар белән дә очраша һәм күп санлы мөмкин булган киләчәк вакыйгалар белән дә очраша. Аңа шулай ук күрергә теләгән вакыйгалар арасындагы каршылыклар белән очрашырга туры килә»,— дип әйтелә бер китапта («Future Shock»). «Әлбәттә, беркем дә киләчәкне тулысынча „белә“ алмый. Без үз фаразларыбызны берәр тәртипкә кертеп тирәнәйтә генә алабыз. Без шулай ук аларның үтәлеше никадәр төгәл булыр микән дип исәпли генә алабыз»,— дип әйтелә шул китапта2.

      Ләкин Изге Язмаларны язучы кешеләр киләчәк турында язганда «фараз» «никадәр төгәл булыр микән дип исәпләп» тормаганнар. Аларның әйткәннәре ачык һәм әйткәннәрен бер генә төрле аңлатып була. Күп пәйгамбәрлекләр гаҗәеп ачык, төгәл әйтелгән һәм еш кына кеше фаразлаганны акламаган. Мисал итеп Изге Язмалардагы борынгы Бабыл шәһәре турындагы пәйгамбәрлекне карап чыгыйк.

      «Юк итүче себерке белән себереп чыгарылачак»

      Борынгы Бабыл «патшалыкларның иң матуры» булган (Ишагыйя 13:19). Бу шәһәр зур булып төрле якларга үсеп барган һәм сәүдә юлындагы бик мөһим урында торган. Бу юл Фарсы култыгыннан Урта диңгезгә кадәр үткән һәм шәһәр Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы элемтәдә зур урын биләп торган.

      Бабыл иленең башкаласы — Бабыл шәһәре б. э. к. VII гасырларга җиңеп булмаслык ныгытма кебек күренгән. Ул Евфрат елгасы ярында урнашкан булган. Елганың сулары шәһәрнең киң һәм тирән арыклары аша үткән, шулай ук төрле каналлар төзелгән булган. Шәһәрнең ике катлы куәтле стеналары, сакчылар өчен манаралары булган. Анда яшәүче халык бер дә курыкмыйча яшәгән. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк.

      Әмма б. э. к. VII гасырда, Бабыл үз данының иң югары ноктасына җиткәнче, Ишагыйя пәйгамбәр Бабыл «юк итү себеркесе белән себереп чыгарылачак» дип язган булган (Ишагыйя 13:19; 14:22, 23). Ул хәтта ничек бу булачак икәнен дә аңлаткан: дошманнар шәһәрне уратып алган елгаларны «киптерәчәк» һәм шәһәр яклаусыз калачак. Ишагыйя шәһәрне яулап алучының исемен дә язган: бу Фарсы иленең бөек патшасы Кир булган. Бу патша алдында «ишекләр ачыла һәм капкалар ябылмый» дип язган Ишагыйя (Ишагыйя 44:27—45:2).

      Әйе, җитди пәйгамбәрлек. Әмма ул үтәлгәнме? Тарихка игътибар итик.

      «Сугышсыз»

      Ишагыйя бу пәйгамбәрлекне язганнан соң 200 ел үтә һәм б. э. к. 539 елның 5 нче октябрь төнендә Мидия-Фарсы гаскәрләре Бабыл янына килә. Аларның җитәкчесе Бөек Кир була. Әмма бабыллылар бер дә борчылмый. Грек тарихчысы Геродот (б. э. к. V гасыр) сүзләре буенча, алар ризыкны күп елларга җитәрлек итеп әзерләп куйган була3. Аларны шулай ук Евфрат елгасы һәм Бабылның калын стеналары саклап тора. Әмма Набонид елъязмасында язылганча, шул ук төнне «Кирның гаскәрләре Бабылга сугышсыз кергәннәр»4. Ничек?

      Геродот моны болай итеп аңлата: шәһәрдәге кешеләр «бәйрәм булганга биеп күңел ачканнар»5, ә шул вакыт Кир Евфрат елгасының суын башка якка борып җибәргән. Шәһәр стеналары янында үткән елга сулары кимегән һәм Кир гаскәрләре елга аша стеналар ягына үткән: су ботларына кадәр генә җиткән. Геродот сүзләре буенча, алар шәһәргә «су янына алып баручы» ачык калдырылган капка аша кергәннәр6. (Данил 5:1—4; Иремия 50:24; 51:31, 32 не карагыз). Ксенофонт (б. э. к. якынча 431 — 352 еллары) һәм башка тарихчылар Кир Бабылны тиз яулап алган дип язганнар. Моны шулай ук археологлар тапкан чөй язулы такталар да раслый7.

      Шулай итеп Ишагыйянең Бабыл турындагы пәйгамбәрлеге үтәлгән. Ә бәлки бу пәйгамбәрлек тә булмагандыр? Бәлки ул Бабыл яулап алынганнан соң гына язылгандыр? Дөресен генә әйткәндә, бу сорауны Изге Язмаларның башка пәйгамбәрлекләре турында да биреп була.

      Пәйгамбәрлек итеп күрсәтелгән тарихмы?

      Ишагыйя һәм Изге Язмаларны язган башка пәйгамбәрләр тарихта булган вакыйгаларны, аларны пәйгамбәрлек итеп күрсәтеп, язган булсалар, алар бик оста алдакчылар булыр иде. Әмма алдаудан аларга ни файда? Чын пәйгамбәрләр аларны сатып алып булмый дип бөтен халык алдында әйткәннәр (1 Патшалык 12:3; Данил 5:17). Изге Язмаларны язган кешеләр (ә аларның күбесе пәйгамбәр булган) ышанычка лаеклы, һәм үткән бүлекләрдән алар хәтта үз ялгышлары турында сөйләргә әзер икәнен күрдек һәм моңа ышандырырлык дәлилләр китердек. Андый кешеләр булган вакыйгаларны пәйгамбәрлек итеп күрсәтер идеме? Моңа ышану бик кыен.

      Башка якларга да игътибар итәргә кирәк. Күп пәйгамбәрлекләрдә халыкның руханилары, җитәкчеләре кискен рәвештә хөкем ителә. Мәсәлән, Ишагыйя үз көннәрендәге исраиллеләрне — башлыкларны да һәм халыкны да әхлаксыз тәртипләре өчен шелтәләгән (Ишагыйя 1:2—10). Башка пәйгамбәрләр руханиларның гөнаһларын кыюлык белән фаш иткән (Софония 3:4; Малахий 2:1—9). Нәрсәгә дип аларга үз халкын хөкем итеп пәйгамбәрлек уйлап чыгарырга? Нәрсә дип руханиларга андый хәйләгә юл куярга?

      Пәйгамбәрләр, алар гади генә алдакчылар булса, бар кешеләрне дә ничек алдый алыр иде? Исраилдә кешеләр укымышлы булган, балаларны яшь чактан ук укырга һәм язарга өйрәткәннәр (Канун 6:6—9). Аларга Изге Язмаларны үзләренә укырга кушканнар (Мәдхия 1:2). Шимбә көнне гыйбадәтханәдә Изге Язмаларны кычкырып укыганнар (Рәсүлләр 15:21). Изге Язмаларны яхшы белгән укымышлы халык үзен алдарга рөхсәт итәр идеме? Моңа ышану бик кыен.

      Ишагыйя Бабылның җимерелүе турында башка төрле якларны да ачыклый. Аларның берсен пәйгамбәрлек үтәлгәннән соң берничек тә язып булмаган.

      «Анда беркайчан да яшәүче булмаячак»

      Бабыл җимерелгәч аның белән нәрсә булган? «Анда беркайчан да яшәүче булмаячак, һәм буыннардан буыннарга беркем тормаячак. Һәм гарәп кешесе үз чатырларын анда куймаячак, һәм көтүчеләр үз көтүләре белән анда ял итмәячәк»,— дип язган Ишагыйя (Ишагыйя 13:20). Бик яхшы урнашкан шәһәр турында мәңгегә ташландык хәлдә калачак дип алдан әйтү сәер булып күренгәндер. Бәлки Ишагыйя бу сүзләрне Бабыл җимерелгәннән соң язгандыр?

      Кир Бабылны яулап алганнан соң, анда әле күп гасырлар, әз булса да, кешеләр яшәгән. Шуны искә төшерик: Үле диңгез янында табылган төргәкләр арасында б. э. к. II гасырда күчереп язылган Ишагыйя китабы булган. Шул ук гасырда парфиялеләр Бабылны яулап алганнар. Рәсүл Петер б. э. I гасырында Бабылга, яһүдләр яшәгән җиргә барып кайткан (1 Петер 5:13). Әмма ул вакытка Үле диңгез янында табылган Ишагыйя китабының төргәге инде 200 ел язылган булган, әмма Бабылда кешеләр әле яшәгәнa.

      Пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, Бабыл «хәрабәләр өеме» генә булып калган (Иремия 51:37). Иероним исемле галим (б. э. IV гасыры) сүзләре буенча, ул яшәгән вакытта Бабыл буйлап «төрле ерткычлар» азык эзләп йөргән9. Бүген дә Бабылда беркем яшәми.

      Ишагыйя Бабылның ташландык хәлен күрмәгән. Әмма аның: «Анда беркайчан да яшәүче булмаячак»,— дигән сүзләре үтәлгән. Моңа дәлил булып Багдадтан (Ирак) якынча 80 километр көньякта урнашкан бөек шәһәрнең хәрабәләре тора. Туристларны кызыктырыр өчен бу шәһәрне яңадан торгызып була, ләкин Бабылның «улын да, оныгын да» беркайчан да кайтарып булмаячак (Ишагыйя 13:20; 14:22, 23).

      Димәк, Ишагыйя төгәл пәйгамбәрлек язып биргән. Һәм ул киләчәктә бер шәһәрдә генә үтәлгән. Ишагыйя шулай ук тарихны да, аны пәйгамбәрлек итеп күрсәтер өчен, күчереп утырмаган. Үзегез уйлап карагыз: куәтле Бабыл яулап алынгач, бер алдакчы Бабылда беркем дә яшәмәячәк дип «пәйгамбәрлек» яза. Нәрсәгә бу аңа кирәк? Ул бит Бабылда кешеләр яшәмәсен өчен бернәрсә дә эшли алмый.

      Бабыл җимерелүе турындагы пәйгамбәрлек — бу Изге Язмалардан алынган бер мисал гынаb. Күп кешеләр Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен күреп, бу китап кешеләрдән югарырак булган Чыганактан бирелгәненә ышана. Сез бу пәйгамбәрлекләр китабын тикшереп чыгарга кирәк дип ризалашырсыз. Бүгенге күрәзәчеләрнең «пәйгамбәрлекләре» белән Изге Язмаларның ачык, гадел, һәм төгәл пәйгамбәрлекләре арасында гаять зур аерма бар. Бу һичшиксез.

      [Искәрмәләр]

      a Еврей Язмалары китапларының, шул исәптән Ишагыйя китабының да б. э. I гасырына кадәр язылып беткәненә ышанычлы дәлилләр бар. Тарихчы Иосиф Флавий (б. э. I гасыры) сүзләре буенча, Еврей Язмаларының каноны б. э. I гасырына кадәр күп ел элек билгеләнгән булган8. Өстәвенә грек Септуагинтасы — Еврей Язмаларының грек теленә тәрҗемәсе — б. э. к. III гасырда тәрҗемә ителә башлаган һәм б. э. к. II гасырга тәмамланган.

      b Изге Язмаларның башка пәйгамбәрлекләре һәм аларның үтәлеше турында тарихи фактларны «Изге Язмалар: Аллаһы сүзе яки кеше сүземе?» (рус) дигән китапның 117—133 нче битләреннән укып чыга аласыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

      [28 нче биттәге өстәмә сүзләр]

      Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә ышанып буламы? Яки алар оста ялганмы?

      [29 нчы биттәге иллюстрация]

      Борынгы Бабыл хәрабәләре

  • Бу китап сезнең өчен
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Бу китап сезнең өчен

      Сөләйман пәйгамбәр якынча 3 000 ел элек: «Күп китап төзү-язуның иге-чиге юк»,— дип әйткән (Вәгазьче 12:12). Бу сүзләр аеруча безнең көннәрдә урынлы, чөнки ел саен классик әсәрләрдән тыш меңләгән яңа китаплар бастырыла. Әйе, укыр өчен китап күп. Алайса, ни өчен сезгә Изге Язмаларны укырга кирәк?

      КҮП кеше китапны күңел ачу яки берәр нәрсәне белер өчен, яки бу ике максаттан чыгып укый. Изге Язмаларны да шул ук максат белән укып була. Ул күңелне күтәрә ала, хәтта кызык булып та китәргә мөмкин. Әмма Изге Язмаларда бернинди китап та бирә алмаган белем бар (Вәгазьче 12:9, 10).

      Кешеләр электән үк үткән заманнар, хәзерге көннәр һәм киләчәк турында уйланган. Изге Язмаларда нәкъ шуның турында язылган. Күп кешеләр мондый сорауларга җавап эзли: «Без кайдан барлыкка килдек? Ни өчен яшибез? Тормышны ничек бәхетле итәргә? Җир шарында тормыш һәрчак булачакмы? Киләчәктә безне нәрсә көтә?».

      Бу брошюрада китерелгән дәлилләр Изге Язмалар төгәл һәм ышанычка лаек икәнен күрсәтә. Без бу китаптагы файдалы киңәшләр бүгенге көндә мәгънәле һәм бәхетле тормыш алып барырга ярдәм итә икәнен карап чыктык. Изге Язмаларда безнең көннәрдә кулланырлык киңәшләр булганга күрә, аның үткән вакыйгалар турындагы сүзләре һәм киләчәк турындагы пәйгамбәрлекләре, әлбәттә, игътибар белән тикшереп чыгуга лаеклы.

      Ничек күбрәк файда алырга?

      Изге Язмаларны укый башлаган күп кешеләр аның берәр җире аңлашылмаса, укуларын ташлаганнар. Сез дә андый хәлгә эләккән икәнсез, сезгә кайбер киңәшләр ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

      Кайберәүләр укуларын Инҗилдәге Гайсә турында язылган Яхшы хәбәрләрдән башлый. Мәсәлән, Таудагы вәгазьне укыйлар, андагы акыллы киңәшләргә игътибар итәләр. Ул киңәшләрдә кеше табигатенең тирән аңлавы чагылган һәм тормышыбызны яхшыртыр өчен киңәшләр бирелгән (Инҗил, Маттай 5—7 нче бүлекләрне карагыз).

      Берәр теманы сайлап тикшерү үткәрсәк, бу да белгәннәребезне киңәйтергә булыша. Мәсәлән, Изге Язмаларда җан, күк, җир, яшәү һәм үлем, шулай ук Аллаһы Патшалыгы һәм аның эшләре турында тикшерү үткәргәч, сез бик нык гаҗәпләнерсезa. Йәһвә Шаһитләре сезгә андый тикшерүне түләүсез үткәрергә ярдәм итәр. Андый өйрәнү үтәргә теләгегез булса, 2 нче биттә китерелгән берәр адрес буенча языгыз.

      Китерелгән дәлилләрне карап чыкканнан соң, күп кешеләр Изге Язмалар Аллаһы тарафыннан бирелгән һәм Аллаһы исеме «Йәһвә» дигән нәтиҗәгә килгәннәр (Яратылыш 2:4, искәрмә). Сез Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе булуына шикләнәсезме? Бу китапны тикшереп чыгырга теләгегез бармы? Һичшиксез, тикшереп чыккач һәм уйлангач, шулай ук андагы акыллы киңәшләрнең файдалы булуын күргәч, сез Изге Язмалар чыннан да барлык кешеләр өчен, димәк, сезнең өчен дә икәнен күрерсез.

      [Искәрмә]

      a «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китап инде күп кешеләргә андый өйрәнү үтәргә ярдәм итте. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

  • Бүлек һәм чыганак исемлеге
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Бүлек һәм чыганак исемлеге

      Бу китапны укырга кирәк

      1. The New Encyclopædia BritannicaMicropædia. 1987 Vol. 2 p. 194.

      2. Emerging Trends. November 1994 p. 4.

      3. Goldman Solomon. The Book of Books: An Introduction. 1948 p. 219.

      Ялган яктан күрсәтелгән китап

      1. White Andrew Dickson. A History of the Warfare of Science With Theology in Christendom. 1897 Vol. I pp. 137 138.

      2. Geymonat Ludovico. Galileo Galilei: A Biography and Inquiry Into His Philosophy of Science. 1965 p. 86.

      3. New Scientist. November 7 1992 p. 5.

      4. Galileo Galilei p. 68.

      5. Galileo Galilei p. 70.

      6. Wilson William. Wilson’s Old Testament Word Studies. 1978 p. 109.

      Иң киң таралган китап

      1. The World Book Encyclopedia. 1994 Vol. 2 p. 279.

      2. Scriptures of the World. Edited by Liana Lupas and Erroll F. Rhodes. 1993 p. 5.

      Бу китап ничек сакланган?

      1. Paret Oscar. Die Überlieferung der Bibel. 1950 S. 70 71.

      2. The Encyclopedia of Judaism. Edited by Geoffrey Wigoder. 1989 p. 468.

      3. Horne Thomas Hartwell. An Introduction to the Critical Study and Knowledge of the Holy Scriptures. 1856 Vol. I p. 201.

      4. An Introduction to the Critical Study and Knowledge of the Holy Scriptures pp. 201 202.

      5. Biblical Archaeology Review. December 1975 p. 28.

      6. Tov Emanuel. Textual Criticism of the Hebrew Bible. 1992, p. 106.

      7. Geisler Norman L. and Nix William E. A General Introduction to the Bible. 1968 p. 263.

      8. Burrows Millar. The Dead Sea Scrolls. 1978, p. 303.

      9. Metzger Bruce M. Recently Published Greek Papyri of the New Testament. 1949, pp. 447 448.

      10. Sir Frederic Kenyon. Our Bible and the Ancient Manuscripts. 1958 p. 55.

      Тере телләрдә «сөйләүче» китап

      1. Demaus R. William Tyndale—A Biography. 1871 p. 63.

      2. William Tyndale—A Biography p. 482.

      3. Christianity in Africa as Seen by Africans. Edited by Ram Desai 1962 p. 27.

      4. Moffat Robert. Missionary Labours and Scenes in Southern Africa. 1842 pp. 458 459.

      5. Walters William. Life and Labours of Robert Moffat. 1882 p. 145.

      6. Neill Stephen. A History of Christian Missions. Revised 1987 pp. 223 224.

      7. Kane J. Herbert. A Concise History of the Christian World Mission. Revised 1987 p. 166.

      8. The Book of a Thousand Tongues. Edited by Eugene A. Nida revised 1972 p. 56.

      9. McClintock John and Strong James. Cyclopedia of Biblical Theological and Ecclesiastical Literature. Reprinted 1981 Vol. VI p. 655.

      Бу китапның эчтәлеге

      1. Theological Dictionary of the New Testament. Edited by Gerhard Kittel 1983 Vol. I p. 617.

      Бу китап ышанычка лаекмы?

      1. Watson Richard. Two Apologies. 1820 p. 57.

      2. Israel Exploration Journal. 1993 Vol. 43 Nos. 2 3 pp. 81 90 93.

      3. Biblical Archaeology Review. March/April 1994 p. 26.

      4. Biblical Archaeology Review. May/June 1994 p. 32.

      5. Biblical Archaeology Review. November/December 1994 p. 47.

      6. Ancient Near Eastern Texts. Edited by James B. Pritchard 1974 p. 288.

      7. Sir Austen Henry Layard. Nineveh and Babylon. 1882 pp. 51 52.

      8. Archaeological Encyclopedia of the Holy Land. Edited by Avraham Negev 1972 p. 329.

      9. Ancient Near Eastern Texts pp. 305 306.

      10. Cobern Camden M. The New Archeological Discoveries. 1918 p. 547.

      11. Luckenbill Daniel D. Ancient Records of Assyria and Babylonia. 1926 Vol. I p. 7.

      12. Ancient Records of Assyria and Babylonia p. 140.

      Изге Язмалар һәм фән. Алар бер-берсенә каршымы?

      1. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Татарстан китап нәшрияты, 1977, I том, 60 бит.

      2. Лактанций. Божественные наставления. М., 1783, книга третия, глава 24.

      3. Gesenius’s Hebrew and Chaldee Lexicon to the Old Testament Scriptures. Translated by Samuel P. Tregelles 1901 p. 263.

      4. Аристотель. О небе. Пер. А. В. Лебедева. М., 1981, книга вторая, глава тринадцатая, 294a, 294b.

      5. The New Encyclopædia Britannica, Macropædia. 1995 Vol. 16 p. 764.

      6. Engdahl Sylvia Louise. The PlanetGirded Suns. 1974 p. 41.

      7. Klein Ernest. A Comprehensive Etymological Dictionary of the Hebrew Language for Readers of English. 1987 p. 75.

      8. The New Encyclopædia Britannica, Micropædia. 1995 Vol. 4 p. 342.

      9. The International Standard Bible Encyclopaedia. Edited by James Orr. 1939 Vol. IV p. 2393.

      10. Deines H. von Grapow H. Westendorf W. Grundriss der Medizin der alten Ägypter IVl Übersetzung der medizinischen Texte. 1958 No. 541.

      Хәзерге тормыш өчен файдалы киңәшләр

      1. Chesen Eli S. Religion May Be Hazardous to Your Health. 1973 p. 83.

      2. Хроника ООН. Октябрь 1994, том XXXI, № 1, с. 43, 48.

      3. Curran Dolores. Traits of a Healthy Family. 1983 p. 36.

      4. Theological Wordbook of the Old Testament. Edited by R. Laird Harris 1988 Vol. 1 pp. 177, 178.

      5. The New International Dictionary of New Testament Theology. Edited by Colin Brown 1976 Vol. 2 pp. 348 349; Vine W. E. An Expository Dictionary of New Testament Words. 1962 p. 196.

      6. Traits of a Healthy Family p. 54.

      7. Traits of a Healthy Family p. 54.

      8. Criativa. May 1992 p. 123.

      9. The New International Dictionary of New Testament Theology. 1978 Vol. 3 p. 775.

      10. Theological Wordbook of the Old Testament. Vol. 2 p. 897.

      11. Report of the Seminar on the political, historical, economic, social and cultural factors contributing to racism, racial discrimination and “apartheid”. United Nations Centre for Human Rights Geneva Switzerland 1991 p. 13.

      12. Niemöller Martin. Ach Gott vom Himmel sieh darein—Sechs Predigten. 1946 S. 27 28.

      13. Williams Redford and Williams Virginia. Anger Kills. 1993 p. 58.

      14. Theological Wordbook of the Old Testament. Vol. 2 p. 877.

      Пәйгамбәрлекләр китабы

      1. Цицерон. О дивинации. Пер. с лат. М. И. Рижского. М., 1985, книга вторая, XXIV.

      2. Toffler Alvin. Future Shock. 1970 pp. 394 396.

      3. Геродот. История. Пер. и прим. Г. А. Стратановского. М., 1993, книга первая, 190.

      4. Ancient Near Eastern Texts p. 306.

      5. История, книга первая, 191.

      6. История, книга первая, 191.

      7. Ксенофонт. Киропедия. Изд. подгот. В. Г. Борухович и Э. Д. Фролов. М., 1976, книга седьмая, глава V, 33.

      8. Иосиф Флавий. О древности иудейского народа. Против Апиона. Пер. с греч. маг. евр. слов. Я. И. Израэльсона и канд. вост. яз. Г. Г. Генкеля. СПБ, 1898, книга первая, глава VIII, с. 9—11.

      9. Творения блаженного Иеронима Стридонского. Киев, 1910, книга 13, часть 7, Исаия XIII, 21, 22.

  • Соңгы бит
    Барлык кешеләр өчен китап
    • Соңгы бит

      Нинди китап...

      •Бөтен дөньядагы сынлы сәнгать, әдәбият һәм музыка шедеврларын иҗат итүгә йогынты ясаган, шулай ук хокук турындагы фән үсешенә өлеш керткән?

      •меңләгән еллар дәвамында кулдан күчереп язылганнан соң да, безнең көннәргә кадәр үзгәрешсез сакланган?

      •кешеләрдә фидакарьлек рухы уяткан һәм алар, аны тәрҗемә итәр өчен, кыенлыклар кичерергә һәм үз гомерләрен куркыныч астына куярга әзер булган?

      •2 250 дән артык телгә тәрҗемә ителгән һәм кешелекнең 90 проценты аны үз туган телендә укый ала?

      •гасырлар үткәннән соң гына ачылган фәнни хакыйкатьләр турында әйтеп бирә?

      •барлык раса һәм милләт кешеләренә үз тормышларын яхшыртырга булышучы искерми торган принциплар китабы?

      •үтәлешләре тарих белән расланган төгәл пәйгамбәрлекләр чыганагы?

      Әллә мондый китап тикшерүгә лаек түгелме?

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу