Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 1.7. 4-5 б.
  • Акча турында уйлану борчу тудыра

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Акча турында уйлану борчу тудыра
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ГАЙСӘНЕҢ КИҢӘШЕ БУЕНЧА ЭШ ИТҮ
  • Бар мәшәкатьләрегезне Йәһвәгә йөкләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Борчылу
    Уяныгыз! 2016
  • Мин борчылуны ничек җиңә алам?
    Яшьләрнең сораулары
  • Ир-атларның борчылулары. Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Төрле темалар
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 1.7. 4-5 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | БОРЧЫЛУ. АНЫ ҖИҢҮ ЮЛЛАРЫ

Акча турында уйлану борчу тудыра

«Инфляция аркасында илебездә ризык бәясе артык күтәрелде һәм дефицит була башлады,— ди Пол исемле ике балалы ир кеше.— Без чиратта сәгатьләр буе басып торсак та, еш кына ризык җитми иде. Кешеләр ачлыктан ябыгып бетте, ә кайберәүләр урамда аңнарын югалта иде. Кирәк-яракларның бәясе шактый артты, башта миллионларга, ә аннары миллиардларга кадәр җитте. Ахыр чиктә акчабыз бәясен югалтты. Минем банктагы счетым, страховкам һәм пенсиям кыйммәтсезләнде».

Буш кибет киштәләренә карап, Пол үз гаиләсен ничек ашатырга микән дип уйлый

Пол

Пол үз гаиләсе ачлыктан үлмәсен өчен, «сәламәт акыл [«зирәклек», ЯД]... сакларга» кирәк икәнен белгән (Гыйбрәтле сүзләр 3:21). «Мин электрик идем. Әз түләсәләр дә, һәр эшкә тотына идем,— ди ул.— Кайберәүләр миңа ризык я хуҗалык товарлары белән түли иде. Дүрт сабын бирсәләр, мин икесен үземә ала идем, ә икесен сата идем. Вакыт узгач мин 40 чеби сатып ала алдым. Чебиләр үскәч, мин аларны саттым да, 300 чеби сатып алдым. Соңрак 50 сен 2 зур капчык кукуруз онына алмаштырдым. Без һәм тагын берничә гаилә аны озак вакыт ашады».

Пол андый чакларда шулай ук Аллаһыга таяну акыллы икәнен белгән. Аллаһы әмерләрен үтәсәк, ул безгә булышачак. Гайсә пәйгамбәр ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү турында менә нәрсә әйткән: «Бүтән кайгырып йөрмәгез. ...Күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә» (Лүк 12:29—31).

Кызганычка каршы, Аллаһының иң явыз дошманы — Шайтан — кешеләрнең күпчелеген бәхетләре үз теләкләрен канәгатьләндерүдән тора дип ышандырган. Алар гел ихтыяҗлары турында — кайвакыт ихтыяҗларны теләкләр белән бутап — уйлый һәм кирәксез әйберләр ала. Күпләр бурычка бата һәм, шулай итеп, ачы тәҗрибәдә «бурычлы кеше бурычка бирүченең колына әверелер» дигән сүзләрнең хаклыгына инана (Гыйбрәтле сүзләр 22:7).

Кайчак кешеләр уйламыйча эш итә. «Күп кенә күршеләребез гаиләләреннән һәм дусларыннан башка чит илгә яхшырак тормыш эзләргә китте,— дип сөйли Пол.— Кайберләре чит илгә законсыз рәвештә китте һәм эш таба алмыйча интекте. Аларга еш кына полициядән яшеренергә һәм төннәрне урамда үткәрергә туры килде. Алар үзләре турында кайгыртуны Аллаһы кулына тапшырмады. Ләкин безнең гаиләбез Аллаһы ярдәме белән бу авыр вакытларны бергә кичерергә булды».

ГАЙСӘНЕҢ КИҢӘШЕ БУЕНЧА ЭШ ИТҮ

Пол сүзен дәвам итә: «Гайсә болай дигән: „Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек“. Шуңа күрә мин көн дә исән калыр өчен Аллаһыдан: „Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир“,— дип үтендем. Аллаһы безне чыннан да, Гайсә пәйгамбәрнең вәгъдәсе буенча, ярдәмсез калдырмады. Кайчак безнең сайлавыбыз булмады. Бер көнне мин нәрсә сатылганын белмичә чиратка бастым. Чиратым килеп җиткәч, йогурт сатканнарын күрдем. Аны яратмасам да, ризыктан баш тартасы килмәде. Ул кичне без йогурт ашадык. Авыр вакытлар булса да, гаиләмнең ач килеш йокларга ятканы булмады. Шуның өчен мин Аллаһыга бик рәхмәтле»a.

Аллаһы: «Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам»,— дип вәгъдә иткән (Еврейләргә 13:5).

«Хәзер безнең хәлебез яхшырды. Ләкин без үз тәҗрибәбездә шуңа инандык: борчылуны басар өчен Аллаһыга таянудан яхшырак нәрсә юк. Без бер дә шикләнмибез: Йәһвәнеңb ихтыярын үтәп яшәсәк, ул безне беркайчан да калдырмас. Без Зәбур 33:19 дагы: „Татыгыз, Ходайның ничек изгелекле икәнен күрерсез, Аңа өмет тотучы кеше сәгадәтле“,— дигән сүзләрнең хаклыгына инандык. Әгәр дә андый хәл кабат туса, без нәрсә эшләргә икәнен инде беләбез.

Пол үз хатыны һәм кызы белән гади аш ашар алдыннан дога кыла

Аллаһы ярдәме белән тугры кешеләр «көнлек икмәксез» калмый

Без бер гади хакыйкатьне аңладык: кеше эшсез һәм акчасыз исән кала ала, әмма ризыксыз исән кала алмый. Без Аллаһының: „Җирдә, тау өсләрендә ашлык мул булыр“,— дигән вәгъдәсен үтәячәген түземсезлек белән көтәбез. Ә әлегә „ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса, моңа канәгать булырбыз“. Безгә Изге Язмаларның мондый сүзләре көч өсти: „Байлык яратмыйча тормыш итегез, булганына канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: „Мин сине беркайчан да калдырмам һәм беркайчан да ташламам“,— дигән. Шуңа күрә без кыюлык белән: „Йәһвә — минем ярдәмчем, курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?“ — дип әйтә алабыз“»c.

Пол һәм аның гаиләсе кебек, «Аллаһы юлында йөрер өчен» чын иман күрсәтергә кирәк (Яратылыш 6:9). Экономик авырлыкларыбыз бармы, юкмы, Полның иманы һәм зирәклеге безнең өчен үрнәк.

Ләкин борчылуыгыз никахтагы проблемалар белән бәйле булса нишләргә?

a Маттай 6:11, 34 укыгыз.

b Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.

c Зәбур 71:16; 1 Тимутигә 6:8; Еврейләргә 13:5, 6 укыгыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу