30 НЧЫ ҖЫР
Йәһвә — Атам, Яклаучым һәм Дустым
Бастырылган версия
1. Без яшәгән дөньяда
Күп газаплар, хәсрәтләр була.
Ләкин Аллам булыша
Миңа боекмаска.
КУШЫМТА:
Йәһвә мине онытмый,
Ул кадерли бар эшләремне.
Атам белән якын мин,
Ул күрә саф йөрәгемне.
Сиңа өмет баглыймын,
Коткаручым син һәм Яклаучым.
Беркайчан да калдырмассың,
Минем Дустым.
2. Хәзер тормыш авыррак,
Көч инде юк, сизелә картлык.
Әмма өмет җылыта:
Кире кайтыр яшьлек.
КУШЫМТА:
Йәһвә мине онытмый,
Ул кадерли бар эшләремне.
Атам белән якын мин,
Ул күрә саф йөрәгемне.
Сиңа өмет баглыймын,
Коткаручым син һәм Яклаучым.
Беркайчан да калдырмассың,
Минем Дустым.
(Зәб. 71:17, 18 дә кара.)