4 нче жыр
Патшалык хезмәтчеләре, алга!
1. Алга, вәгазьләп Патшалыкны
бар кешегә бар илдә.
Ихлас яратып юашларны,
юнәлтик туры юлга.
Безнең киемебез тиешле
хезмәтебезне данларга.
безгә ул һәрчак бик кадерле;
мактау — Йәһвә Аллабызга.
Кушымта
2. Яңалар, алга омтылыгыз,
бүләкне истә тотып.
Үткән эшләрне онытыгыз,
Язмалардан көч табып.
Алла хәбәрен таратабыз,
будөньяга иярмибез.
Дөнья юлларыннан качабыз,
Алла хезмәтчеләре без.
Кушымта
3. «Калдык» белән «башка сарыклар»
бергәләп бара алга.
Иратлар, хатыннар, карт, яшьләр —
хакыйкать белән бергә.
Хезмәтебезне данларга без телибез,
чөнки ул изге,
шатлык анда гел без табабыз;
бар җирдә данлыйк Йәһвәне.
Кушымта
Эй, алга!
Һәркайда Патшалыкны сез вәгазьләгез.
Әй, алга!
Йәһвә ягында тугры булып торыгыз.