8 нче җыр
Раббыны искә алу кичәсе
1. Йәһвә — күктәге Атабыз син.
Шундый изге синең Кичең!
Ундүртенче нисанда күренгән даның,
Мәхәббәт, акыл һәм көчең.
Коткарылу бәрәнен ашап,
Исраил азат ителгән.
Йәһвә пәйгамбәрлеге үтәлсен өчен,
Соңрак Раббы каны түгелгән.
2. Аллаһы алдына җыелдык
Изге исемен данларга.
Гайсә Мәсих аша, Аның безгә биргән
Яратуы өчен мактарга.
Мәсихнең искә алу кичен
Акыл, йөрәктә саклыйбыз.
Раббыбыз күрсәткән юл буенча барып,
Мәңгелек тормышка атлыйбыз.
(Лүк 22:14—20; 1 Көр. 11:23—26 ны да кара.)