Ундүртенче бүлек
Картлыкны бергә каршылау
1, 2. а) Кеше олыгая барганда, аңарда нинди үзгәрешләр була? б) Ни өчен Изге Язмалар язылган чордагы Алладан куркып яшәгән ир-атлар картлыкта канәгатьлек тапканнар?
ОЛЫГАЯ баруыбыз белән тормышыбыз да үзгәрә. Без инде үзебезне яшьләрчә тота алмыйбыз. Көзгегә карасак, битебездә яңа җыерчыклар, ә башыбызда яңа ак чәч бөртекләре күрәбез. Чәчебез дә сирәгәя бара. Бәлки, кайвакыт хәтеребез дә чуаладыр. Балалар өйләнгәч һәм кияүгә чыккач, алар белән мөнәсәбәтләр дә инде икенче, ә оныклар тугач, мөнәсәбәтләр кабат алмашына. Кайбер кешеләрнең пенсиягә чыкканнан соң тулысынча яшәүләре үзгәрә.
2 Чыннан да, картлык кеше өчен сынау булырга мөмкин (Вәгазьче 12:1—8). Әмма әйдәгез Изге Язмалар язылган чорда яшәгән Алла хезмәтчеләренең мисалларын карап чыгыйк. Алар ахыр чиктә үлемгә дучар булса да, гомер буена бу кешеләр акыл һәм аңлау туплаганнар, һәм бу аларга картлыкта зур канәгатьлек китергән (Яратылыш 25:8; 35:29; Әюб 12:12; 42:17). Ничек соң алар, олы яшьләренә карамастан, бәхетле булып калган? Алар Изге Язмаларда язылган һәм без бүген укый алган принциплар буенча яшәгәннәр, һәм бу аларга бәхет китергән (Мәдхия 118:105; 2 Тимутегә 3:16, 17).
3. Олы яшьтәге ир-атларга һәм хатын-кызларга Паул нинди киңәш биргән?
3 Титуска язган хатында рәсүл Паул олы яшьтәге кешеләргә акыллы киңәш биргән. Ул болай дип язган: «Өлкән яшьтәге ир-атларга әйт: алар тотнаклы, ихтирамга лаек, төпле булырга һәм иман, мәхәббәт, түземлектә нык торырга тиеш. Шулай ук өлкән яшьтәге хатын-кызларга да әйт: алар үзләрен чын иман итүчеләр кебек тотарга, гайбәт сөйләшмәскә, эчкечелеккә бирелмәскә һәм башкаларны яхшылыкка өйрәтергә тиеш» (Титуска 2:2, 3). Бу сүзләргә колак салу картлык китергән авырлыкларны курыкмыйча каршы алырга ярдәм итәчәк.
БАЛАЛАРЫГЫЗНЫҢ ҮЗ ТОРМЫШЛАРЫ БЕЛӘН ЯШӘВЕНӘ ИЯЛӘШЕГЕЗ
4, 5. Балалары өйдән башка җиргә киткәч, әти-әниләр нәрсә кичерә, һәм ничек кайберәүләр яңа шартларга ияләшә?
4 Тормыштагы яңа ролеңә ияләшергә кирәк. Балигъ булган балалар әти-әнисенең йортын калдырып, никахлашкач, нәкъ шундый яңа рольгә ияләшергә кирәк тә! Күп кенә әти-әниләр өчен бу — картлыкның якынлашуын күрсәтүче билге. Балаларның балигъ булулары ата-аналарны шатландырса да, алар еш кына кайгыралар: балалары үз тормышлары белән яши алсын өчен, алар барысын да эшләдеме. Һәм әти-әниләргә хәзер, бәлкем, йортларында балалары җитешмидер.
5 Әлбәттә, ата-аналар, балалары өйдән киткәннән соң да, аларның тормышлары белән кызыксынуларын дәвам итәләр. «Әгәр мин аларда барысы да яхшы икәне турындагы хәбәрне ешрак ала алсам, мин бәхетле булыр идем»,— дип әйтә бер әни кеше. Ә бер әти кеше болай дип сөйли: «Кызыбыз өйдән башка җиргә киткәч, безгә бик авыр иде. Гаиләбез ничектер бушап калды: без бит барысын да бергә эшләргә өйрәнгән идек». Ничек соң бу әтиләр һәм әниләр балаларның юклыгына ияләшкәннәр? Аларга башкалар турында кайгырту һәм аларга ярдәм итү булышкан.
6. Гаиләдәге мөнәсәбәтләргә дөрес карашлы булырга нәрсә ярдәм итә?
6 Балалары өйләнгәч яки кияүгә чыккач, әти-әниләренең роле үзгәрә. «Адәм баласы үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына багъланып, икәве бер тән булып яши башлыйдыр»,— дип әйтелә Яратылыш 2:24 тә. Алланың башчылык һәм тиешле тәртип принципларын тану әти-әниләргә барысына дөрес караш белән карарга ярдәм итәчәк (1 Көринтлеләргә 11:3; 14:33, 40).
7. Кызлары кияүгә чыгып туган йортны калдыргач, бер әти кеше нинди яхшы карашта булган?
7 Бер ир белән хатынга, ике кызлары кияүгә чыгып өйне калдыргач, тормышлары мәгънәсез булып күренгән. Башта әти кеше кияүләренә үпкәләп йөргән. Ләкин, башчылык принцибы турында уйланып, ул, ахыр чиктә, хәзер кияүләре үз гаиләләре өчен җаваплы икәнлеген аңлаган. Шуңа күрә кызлары киңәш сораганда, ул алардан ирләрегез моның турында нәрсә уйлый дип сорашкан һәм мөмкин булганынча кияүләренең фикерләрен хупларга тырышкан. Хәзер бу кияүләр аңа үзләренең дустына кебек карыйлар һәм киңәшләрен шатлык белән кабул итәләр.
8, 9. Балигъ булган балаларының үз тормышлары белән яши башлавына кайбер әти-әниләр ничек ияләшкән?
8 Әгәр яңа гына өйләнешкән балалар, Изге Язмаларга каршы килгәнне эшләмәсәләр дә, әмма шул ук вакыт әти-әниләренең иң яхшы дип санаганнары буенча эш итмәсәләр, нәрсә эшләргә? «Без аларга Йәһвәнең карашын аңларга ярдәм итәбез,— дип сөйли балалары өйләнешкән бер ирле-хатынлы,— ләкин без, аларның карары белән риза булмасак та, бәхәсләшмибез, ә аларга ярдәм итәргә һәм аларны дәртләндерергә тырышабыз».
9 Азиянең кайбер илләрендә аналарга улларының үз тормышлары белән яши башлаганына ияләшергә бик авыр. Әмма алар мәсихчеләрнең урнаштырылган тәртибенә һәм башчылык принцибына хөрмәт күрсәтсәләр, килен белән ызгышлар кими икәнен күрәләр. Бер мәсихче хатын улларының туган йортларыннан китүе аның өчен «тагын да зуррак рәхмәт чыганагы булды» дип саный. Улларының яңа вазифаларын уңышлы үти алганнарын күреп, ул бик нык шатлана. Бу үз чиратында шуны аңлата: аларга ире белән олыгая барган саен кичерергә туры килгән физик һәм психик авырлыклар җиңеләя.
МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕГЕЗНЕ ЯҢАРТЫГЫЗ
Картлыкны бергә каршылаганда, бер-берегезне яратуда ышандырыгыз.
10, 11. Урта яшьләрдә була торган кайбер капкыннардан сакланырга Изге Язмаларның нинди киңәше ярдәм итә ала?
10 Урта яшьләргә җитүләренә кешеләр төрлечә карый. Кайбер ир-атлар, яшьрәк күренергә тырышып, икенче төрле киенә башлый. Күп хатын-кызларны менопауза китерә торган үзгәрешләр борчый. Кызганычка каршы, яшьрәк булганнар белән флирт кылып, кайбер урта яшьтәге кешеләр тормыш иптәшләрендә рәнҗү һәм көнләшү хисе уята. Әмма Алладан куркып яшәгән ир-атлар мондый яшькә җиткәч, «аек» фикерле һәм тиешле булмаган теләкләрен басалар (1 Петер 4:7). Нәкъ шулай ук акыллы хатыннар да, ирләрен яратканга һәм Йәһвәгә яраклы булырга теләгәнгә, никахларын нык сакларга тырыша.
11 Лемуил патша Алла тарафыннан «игелекле хатын» турында мактау сүзләре язарга рухландырылган булган. Ул хатын «иренә яманлык кылмас, гомере буе игелекле булыр». Мәсихче ир, әлбәттә, хатынына урта яшьләрдә була торган кәеф үзгәрүләре белән көрәшү авыр икәнлеген аңлаячак. Мәхәббәт аны хатынын «мактарга» этәчәк (Гыйбрәтле хикәя 31:10, 12, 28).
12. Вакыт узу белән, ир белән хатын ничек якынлаша ала?
12 Балалар үстергәндә, аларның ихтыяҗлары турында кайгыртып, сез икегез дә әзерлек белән теләкләрегезне кире каккансыздыр. Хәзер, балалар үз тормышлары белән яши башлагач, үзегезнең ир белән хатын буларак тормышыгызга яңадан игътибар итәргә вакыт җитте. «Кызларым өйдән киткәч,— дип сөйли бер ир,— мин үз хатыныма кабат илтифат күрсәтә башладым». Икенче бер ир: «Без бер-беребезнең сәламәтлеге турында кайгыртабыз һәм зарядка ясарга кирәк икәнлеген бер-беребезнең исебезгә төшерәбез»,— дип әйтә. Үзләрен ялгыз хис итмәс өчен, алар җыелыштагы кешеләрне кунакка чакыралар. Әйе, башкалар белән кызыксынсаң, күп фатихалар алып була. Өстәвенә бу Йәһвәне шатландыра (Филиппуйлыларга 2:4; Еврейләргә 13:2, 16).
13. Картлыкны бергә каршы алган ир белән хатынның мөнәсәбәтләрендәге ачык сөйләшү һәм эчкерсезлек нинди роль уйный?
13 Аралашуыгыз җитәрлек булмаганга, арагызның ераклашуына юл куймагыз. Бер-берегез белән ачык сөйләшегез (Гыйбрәтле хикәя 17:27). Бер ир кеше: «Без бер-беребез турында кайгыртырга һәм ихтирамлы булырга тырышабыз, һәм бу безгә бер-беребезне яхшырак аңларга ярдәм итә»,— дип әйтә. Аның белән хатыны да ризалаша: «Олырак булгач, без бергә чәй эчү, сөйләшү һәм берәр нәрсә эшләүдән рәхәтлек таба башладык». Сезнең ачык булуыгыз һәм эчкерсезлегегез никах бәйләнешләрен ныгыта ала, аларны Шайтанның, никах таркатучының, һөҗүмнәренә каршы торырга сәләтле итә.
ОНЫКЛАРЫГЫЗГА ШАТЛАНЫГЫЗ
14. Тимутенең мәсихче булып үсүендә әбисе, күрәсең, нинди роль уйнаган?
14 Оныклар — картларның «таҗы» (Гыйбрәтле хикәя 17:6). Оныклар белән аралашу чыннан да шатлыклы, ягъни көч бирүче һәм яшәртеп җибәрүче булырга мөмкин. Изге Язмаларда Лоис исемле әби яхшы сүзләр белән искә алына, ул кечкенә оныгы Тимутегә үзенең кызы Әүникә белән иманы турында сөйләгән. Бу бала әнисе һәм әбисенең Изге Язмалардагы хакыйкатьне кадерләгәннәрен күреп үскән (2 Тимутегә 1:5; 3:14, 15).
15. Оныкларын тәрбияләүдә әби-бабайлар нәрсә эшли ала, әмма нәрсәне эшләмәскә тиеш?
15 Нәкъ шушы махсус өлкәдә әбиләр белән бабайлар бик күп эш башкара алалар. Әбиләр һәм бабайлар, сез үз балаларыгыз белән Йәһвә ниятләре турындагы белемнәрегезне уртаклаштыгыз инде. Хәзер сез бу белемнәрегезне чираттагы буынга да бирә аласыз! Кечкенә балалар әбисенең яки бабасының Изге Язмалар хикәяләрен сөйләвен тынып тыңлыйлар. Әлбәттә, сез әтинең үз балаларына Изге Язмалардагы хакыйкать орлыкларын салу бурычын үз өстегезгә алмаячаксыз (Икенчезаконлык 6:7). Сез аның тырышлыкларына ярдәм генә итәчәксез. Мәдхия җырлаучының: «Әй Алла, мин картайганчы, бик картайганчы, куәтеңне киләчәк бар нәселләргә белдергәнче, мине ташлама»,— дигән догасы сезнеке дә булсын (Мәдхия 70:18; 77:5, 6).
16. Әби-бабайлар, алар аркасында гаиләдә киеренке хәл килеп чыкмасын өчен, нәрсә эшли ала?
16 Кызганычка каршы, кайвакыт әби-бабайлар үз оныкларын шулхәтле артык иркәли, хәтта әти-әниләре белән каршылыклар туа. Әмма сезнең эчкерсез игелегегез ярдәмендә оныкларга, бәлкем, берәр нәрсә турында әти-әнисенә сөйләргә теләмәгәндә, сезгә сөйләп бирү җиңелрәктер. Кайвакыт оныклар үзләренә бар нәрсәдә ирек бирүче әби-бабай әти-әнисе ягына түгел, ә аларның ягына басар дип өметләнәләр. Андый очракта нәрсә эшләргә? Акыллылык күрсәтеп, оныкларыгызга әти-әнисенә барысын да ихластан сөйләп бирергә киңәш бирегез. Алар шулай итеп Йәһвәне сөендерәчәк дип аңлатыгыз (Эфеслеләргә 6:1—3). Кирәк булса, оныкларыгызга шундый ярдәм тәкъдим итә аласыз: алдан ук әти-әнисе белән сөйләшеп, аларны сөйләшүгә әзерләү. Оныкларыгызга еллар буе белгәннәрегезне ачыктан-ачык сөйләгез. Намуслы һәм эчкерсез булуыгыз аларга файда китерә ала.
ЯШЕГЕЗГӘ ИЯЛӘШЕГЕЗ
17. Олы яшьтәге мәсихчеләргә мәдхия җырлаучы кебек нәрсәгә тәвәккәл булырга кирәк?
17 Еллар узу белән кеше кинәт шуны сизә башлый: хәзер инде ул башта эшләгәнне яки эшләргә теләгәнне башкара алмый. Кешенең үз картаюына карашы нинди булырга тиеш? Әйе, үзеңне һаман да 30 яшьлек итеп санап була, ләкин көзге гел икенчене күрсәтә. Өметсезлеккә бирелмәгез. Мәдхия җырлаучы Йәһвәдән: «Картайгач та, мине ташлама; егәрем [көчем] кими башлагач, мине калдырма»,— дип үтенгән. Мәдхия җырлаучы кебек тәвәккәл булырга кирәк. Ул: «Мин һәрвакыт Сиңа өмет тотармын һәм Сине төрлечә мактармын»,— дигән (Мәдхия 70:9, 14).
18. Рухи яктан җитлеккән мәсихчеләр, пенсиягә чыккач, ничек итеп вакытларын тагын да файдалырак куллана алалар?
18 Күп кешеләр, пенсиягә чыкканнан соң, Йәһвәне тагын да күбрәк мактар өчен алдан ук әзерләнәләр. «Кызым мәктәп бетергәч башкарачак эшләремне алдан ук планлаштырып куйдым,— дип әйтә пенсиягә чыккан бер әти кеше.— Мин тулы вакытлы хезмәт башларга хәл иттем, иркенрәк булыр өчен һәм Йәһвәгә тулырак хезмәт итәр өчен, үзем алып барган эшне саттым. Мин Аллага җитәкчелек бирсен дип дога кылдым». Әгәр сез дә пенсиягә чыгарга җыенасыз икән, Бөек Барлыкка Китерүчебезнең мондый сүзләре сезгә юату булсын: «Сезнең картлыгыгызга кадәр мин шундый ук булырмын һәм сезнең ак чәчләрегезгә кадәр Мин сезне күтәреп йөриячәкмен» (Ишагыйя 46:4).
19. Олыгайган кешеләргә нинди киңәш бирелә?
19 Пенсионер тормышына ияләшү, бәлки, авырдыр. Рәсүл Паул олы яшьтәге ир-атларга «тотнаклы» булырга киңәш биргән. Моның өчен үзеңне кулда тотарга кирәк, югыйсә тыныч тормыш эзләү омтылышына бирелергә мөмкин. Пенсиягә чыккач, режим һәм дисциплина, бәлкем, элеккегә караганда, тагын да күбрәк кирәктер. Шуңа күрә эшегез күп булсын, «күрсәткән хезмәтегезнең Раббы алдында бушка булмаячагын белеп, һәрвакыт Аның эшен бар көчегезне куеп башкарыгыз» (1 Көринтлеләргә 15:58). Башка кешеләргә күбрәк ярдәм итегез (2 Көринтлеләргә 6:13). Күп мәсихчеләр моны эшли, алар, яшьләре мөмкин иткәненчә, ашкынып яхшы хәбәрне вәгазьлиләр. Картаюыгызга карамастан, «иман, мәхәббәт, түземлектә нык торыгыз» (Титуска 2:2).
ТОРМЫШ ИПТӘШЕҢ ҮЛСӘ
20, 21. а) Бу дөнья төзелешендә ир белән хатынны иртәме, соңмы нәрсә аера? б) Ханна тол калган кешеләргә нинди яхшы үрнәк калдырган?
20 Кызганычка каршы, бу дөнья төзелешендә иртәме, соңмы ир белән хатынны үлем аера. Тол калган мәсихчеләр аларның яраткан кешеләре хәзер йокы хәлендә икәнен беләләр һәм алар белән яңадан очрашачакларына ышаналар (Яхъя 11:11, 25). Әмма шулай да тормыш иптәшеңне югалту авыр. Ничек бу кайгыны кичерергә?a
21 Изге Язмаларда әйтелгән берәр кешенең мисалы турында уйлану бик зур ярдәм итә бу очракта. Ханна ире белән нибары җиде ел яшәп, тол хатын булып калган, ә Изге Язмаларда аның турында әйтелгәндә, аңа инде 84 яшь булган. Һичшиксез, ул ирсез калгач бик нык кайгырган. Нәрсә аңа көч биргән? Ул көне-төне гыйбадәтханәдә Йәһвәгә хезмәт иткән (Лүк 2:36—38). Әлбәттә, аның үз тормышын дога кылып һәм хезмәт итеп алып барганлыгы аңа тол хатын буларак кичергән кайгы һәм ялгызлык хисен «дәваларга» ярдәм иткән.
22. Ничек кайбер тол хатыннар һәм ирләр ялгызлыкны җиңә?
22 «Минем өчен иң авыры — сөйләшергә кешең булмавы,— дип сөйли 10 ел элек тол булып калган 72 яшьлек бер хатын.— Ирем мине һәрвакыт игътибар белән тыңлый иде. Без җыелыш турында һәм Аллага хезмәт итүебез турында фикер алыша идек». Башка бер тол хатын: «Вакыт дәваласа да, минемчә болай дип әйтү дөресрәк булыр: кешегә „дәваланырга“ ничек итеп ул үз вакытын куллана — шул ярдәм итә. Син хәзер кешеләрне дә яхшырак аңлыйсың һәм аларга күбрәк ярдәм дә итә аласың». Аның белән 67 яшьлек тол ир-ат ризалаша: «Башкаларны юату үзеңә кайгы белән көрәшергә ярдәм итә».
АЛЛА ОЛЫ ЯШЬТӘГЕ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕН КАДЕРЛИ
23, 24. Олы яшьтәгеләргә, аеруча тол ирләр белән тол хатыннарга, Изге Язмаларда нинди искиткеч юату бар?
23 Үлем яраткан иреңне яки хатыныңны алып китсә дә, Йәһвә һәрвакыт тугры булып кала һәм аңа өмет баглап була. Борынгы заманда яшәгән Давыт патша болай дип җырлаган: «Гомеремнең бар көннәрендә дә Ходай өендә торуны, Ходайның матурлыгын күрүне, Аның изге йортына йөрүне генә Ходайдан сорадым, бары тик шуны гына эзлим» (Мәдхия 26:4).
24 «Чыннан да ялгыз булган тол хатыннарга хөрмәт күрсәт»,— дип өнди рәсүл Паул (1 Тимутегә 5:3). Бу сүзләрдән соң бирелгән киңәш шуны күрсәтә: якын туганнары булмаган һәм хөрмәткә лаеклы тол хатыннар кирәкле ярдәмне җыелыштан ала ала. «Хөрмәт күрсәтү» бу аларны кадерләү дигәнне дә аңлата. Йәһвәнең тол хатыннарны һәм ирләрне кадерли икәнен һәм һәрвакыт аларга ярдәм итәчәк икәнен белү аларны юата ала! (Ягъкуб 1:27).
25. Олы яшьтәге мәсихчеләр өчен нинди максат әле дә әһәмиятле булып кала?
25 «Картларны бизәгән матурлык — чаларган баш»,— дип әйтелә Алланың рухландырылган Сүзендә. «Агарган чәч — кешенең тугры юлда казанып алган шөһрәтле таҗы» (Гыйбрәтле хикәя 16:31; 20:29). Шуңа күрә Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куюыгызны дәвам итегез һәм моны сез никахта яки яңадан ялгыз яшисезме — моңа карамастан башкарыгыз. Шул чакта тормышыгыз Аллага инде хәзер яраклы булачак, һәм сезнең олы яшькә хас булган газапларсыз дөньяда мәңге яшәргә өметегез булачак (Мәдхия 36:3—5; Ишагыйя 65:20).
a Бу сораулар «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә» дигән брошюрада күбрәк карала. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.