Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • rk 12 кисәк 28-29 б.
  • Чын иманлы булуыгызны күрсәтеп яшәгез!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Чын иманлы булуыгызны күрсәтеп яшәгез!
  • Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
  • Охшаш мәкаләләр
  • Чын иман нәрсә ул?
    Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
  • Син яхшы хәбәргә иман итәсеңме?
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • «Безнең иманыбызны арттырчы»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Йәһвәнең вәгъдәләренә иман иткәнегезне күрсәтегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
Күбрәк карарга
Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
rk 12 кисәк 28-29 б.

УНИКЕНЧЕ КИСӘК

Чын иманлы булуыгызны күрсәтеп яшәгез!

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ үз хезмәтчеләрен аларның иманнары сыналачак дип кисәтә. Аның Сүзендә болай дип әйтелә: «Уяу булыгыз, сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри» (1 Петер 5:8). Шайтан сезнең иманыгызны җимерер өчен, нәрсә эшләргә мөмкин?

Ир кеше Изге Язмаларны укый, башка ир кеше аңардан читләшә

Сезнең мондый хәлгә эләккәнегез бармы?

Ул башкаларны, хәтта сезнең якыннарыгызны да, куллана ала. Алар Изге Язмаларны өйрәнүегезне туктатыр өчен, сезгә басым ясарга мөмкин. Моның турында Гайсә: «Кеше өчен өйдәгеләре дошман булыр»,— дип алдан әйткән (Маттай 10:36). Туганнарыгызның һәм дусларыгызның ниятләре яхшыдыр, әмма алар Аллаһы Сүзендәге гаҗәеп хакыйкатьләрне белми. Я алар башкалар нәрсә әйтер дип курка торгандыр. Әмма Изге Язмаларда: «Кешедән курку — тозак корыр; ә Раббыга таянучы хәвефсез булыр»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 29:25). Изге Язмалар өйрәнүегезне кеше күңелен табар өчен туктатсагыз, бу Аллаһыга ошармы? Әлбәттә, ошамас! Әмма чын иман буенча эш иткәндә, Аллаһы безгә ярдәм итә. «Без иманнан баш тартып һәлак булучылардан түгел, юк, без иманда торабыз һәм коткарылачакбыз» (Еврейләргә 10:39).

Брошюра башында китерелгән Думәс мисалын искә төшерик. Башта Думәснең хатыны аның иманыннан мыскыллап көлгән. Әмма соңрак ул үзе дә Аллаһы Сүзен өйрәнә башлаган. Сез дә бирешмичә дөрес булганны эшләвегезне дәвам итсәгез, якыннарыгызны һәм дусларыгызны үз үрнәгегез буенча эш итәргә дәртләндерә аласыз. Күп кенә очракларда чын иман күрсәткән кеше үз туганына тирән хөрмәт күрсәтеп, шулай ук «пакь һәм тәкъва» тормыш алып барып, аны «берсүзсез Аллаһы янына алып килә» (1 Петер 3:1, 2).

Шайтан, шулай ук, кешеләрне аларның Изге Язмаларны өйрәнергә вакытлары юк дип уйларга этәрә. Ул, сез ишеткән сүз «уңыш бирмәсен» өчен, тормыш мәшәкатьләренең — акча турында борчылу һәм авырлыкларыбызның — «сүзне басып китүен» бик теләр иде (Марк 4:19). Андый басымга бирешмәгез! Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3). Чыннан да, Оҗмахта мәңге яшәр өчен, Аллаһы һәм Гайсә, Мәсих, турында күбрәк белем алырга кирәк!

Ир кеше дога кыла

Аллаһыга ярдәм сорап дога кылыгыз

Мисыр патшасының сараенда яшәгән Мусаны искә төшерегез. Ул бай, атаклы, дәрәҗәле кеше була алыр иде. Тик Муса «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуга караганда Аллаһы халкы белән бергә газаплар кичерүне» сайлаган. Ни өчен? Ул «күзгә күренми торган Аллаһыны күргән кебек» какшамас торган (Еврейләргә 11:24, 25, 27). Әйе, Муса Аллаһыга нык ышанган. Ул үзе турында түгел, ә Аллаһы ихтыярын үтәү турында уйлаган, һәм Аллаһы аны мул итеп фатихалаган. Аңардан үрнәк алсагыз, Аллаһы сезне дә фатихалаячак.

Сезне үз корбаны итәр өчен, Шайтан сезгә төрлечә һөҗүм итәргә мөмкин. Әмма аңа бирешмәгез. Аллаһы Сүзендә безгә мондый киңәш бирелә: «Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар» (Ягъкуб 4:7). Сез аңа ничек каршылык күрсәтә аласыз?

Изге Язмалар өйрәнүегезне дәвам итегез. Аллаһы Сүзен һәр көн укыгыз. Андагы тәгълиматларны өйрәнегез. Аның киңәшләрен тотыгыз. Шулай эшләп сез, «Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланачаксыз» һәм бу сезгә Шайтан һөҗүмнәренә каршы торырга булышачак (Эфеслеләргә 6:13).

Чын иманлы кешеләр белән аралашыгыз. Изге Язмаларны укыган, өйрәнгән һәм аның буенча яшәгән кешеләрне табарга тырышыгыз. Андый кешеләр бер-берсен «мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерә... бер-берсенә көч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп тора». Алар сезгә иманыгызны ныгытырга булышачак (Еврейләргә 10:24, 25).

Төрле яшьтәге дуслар рәхәтләнеп үзара аралаша

Чын иманлы кешеләр белән аралашыгыз

Йәһвәгә якын килегез. Аллаһыга ярдәм сорап дога кылыгыз һәм аңа өметләнеп яшәгез. Һич тә онытмагыз: Аллаһы сезгә ярдәм итәргә тели. «Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:6, 7). «Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк» (1 Көринтлеләргә 10:13).

Шайтан Аллаһыны хурлый: кеше сынаулар белән очрашса, Аллаһыга хезмәт итүен ташлаячак ди ул. Әмма сезнең Шайтанның ялганчы булуын расларга мөмкинлегегез бар! «Зирәк бул,— дип әйтә Аллаһы,— һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын» (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Чын иманлы булуыгызны күрсәтеп яшәргә тәвәккәл булыгыз!

Сез ничек җавап бирер идегез?

  • Шайтан иманыгызны ничек җимерергә тырыша?

  • Муса чын иманлы булуын ничек күрсәткән?

  • Иман сыналганда тугры булып калыр өчен, нәрсә эшләргә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу