Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Эш урыннарында вәгазьлибез
Ни өчен бу мөһим? Бүген күп кенә кешеләр көне буе эшли. Шуңа күрә аларга Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне эш урыннарына килеп җиткерү җиңелрәк. Эш урыннарында вәгазьләү күп шатлык һәм яхшы җимешләр китерә, чөнки барысы да үз урыннарында эшли һәм һәр кешене потенциаль клиент дип санаганга үзләрен әдәпле генә тота. Уңышка ирешер өчен, вәгазьчеләргә акыл белән эш итәргә һәм әдәпле киенергә кирәк (2 Көр. 6:3). Шуңа күрә хезмәт күзәтчесе эш урыннары никадәр еш эшкәртелә һәм бу хезмәттә кем катнаша икәнен җентекләп күзәтергә тиеш.
Бу айда болай эшләп кара
Гаилә белән гыйбадәт кылу кичегездә эш урыннарында кулланырлык кыска кереш сүзләрне әзерлә. Аларны бу хезмәттә катнашканда кулланып була.