-
Без иманыбызны сатмадык2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
-
-
ИНДОНЕЗИЯ
Без иманыбызны сатмадык
Даньел Локолло
ТУУ ЕЛЫ: 1965
СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1986
КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: бу махсус пионер эзәрлекләүләр вакытында тугры булып калган.
1989 ЕЛНЫҢ 14 апрелендә мин Флорес утравындагы Маумере шәһәрендә җыелыш очрашуын үткәрә идем. Шунда кинәт кенә полицейскийлар өй ишеген бәреп керде дә мине һәм тагын өч кардәшне кулга алды.
Төрмә сакчылары безне байракка честь бирергә мәҗбүр итәргә тырышты. Без моны эшләүдән баш тарткач, алар безне кыйнады һәм биш көн кояш астында көйдергеч эсселектә тотты. Төнлә без кечкенә камераларда салкын цемент идәндә калтырап йокладык. Без пычрак һәм алҗыган идек, яралар сызлый иде. Төрмә начальнигы, без иманнан ваз кичсен өчен, күп тапкыр басым ясады, әмма без: «Үлсәк, үләбез, ләкин байракка честь бирмибез»,— дип җавап кайтара идек. Элек яшәгән бихисап күп тугры мәсихчеләр кебек, без дә «тәкъва булу өчен газап чигү» хөрмәтенә ия булдык (1 Пет. 3:14).
-
-
Без, җитәкчелеккә буйсынганга, исән калдык!2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
-
-
ИНДОНЕЗИЯ
Без, җитәкчелеккә буйсынганга, исән калдык!
Блазиус да Гомес
ТУУ ЕЛЫ: 1963
СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1995
КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: бу өлкән Малуку утрауларының берсендә — Амбон утравында дини конфликт вакытында Аллаһы сарыкларын кайгырткан.
1999 ЕЛНЫҢ 19 гыйнварында йортымнан якынча өч километр ераклыкта мөселманнар белән христианнар арасында конфликт башланды. Моның аркасында бөтен җирдә тәртипсезлек булдыa.
Үз гаиләмнең хәлен белгәннән соң, мин, кардәшләргә шалтыратып, аларның да хәлләрен белештем. Мин аларга тыныч калырга һәм куркыныч урыннарда йөрмәскә киңәш иттем. Соңрак өлкәннәр, кардәшләргә килеп китеп, аларны рухи яктан ныгыткан һәм кечкенә төркемнәргә бүленеп очрашулар үткәрергә дәртләндергән.
Филиал безгә куркыныч җирләрдә яшәгән вәгазьчеләргә үз җирләреннән качып китү яхшырак булыр дигән күрсәтмә тапшырырга кушты. Без бу күрсәтмәне берничә гаиләгә җиткердек. Бу күрсәтмәне тыңламаган бер абый-кардәшне коралланган кешеләр төркеме үтерде. Ләкин филиалның җитәкчелегенә буйсынган һәркем исән калды.
a Бу конфликт Малуку провинциясендә ике елдан артык дәвам ителгән. Дистәләгән мең кешегә үз йортларын калдырып качарга туры килгән.
-