ИНДОНЕЗИЯ
Без, җитәкчелеккә буйсынганга, исән калдык!
Блазиус да Гомес
ТУУ ЕЛЫ: 1963
СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1995
КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: бу өлкән Малуку утрауларының берсендә — Амбон утравында дини конфликт вакытында Аллаһы сарыкларын кайгырткан.
1999 ЕЛНЫҢ 19 гыйнварында йортымнан якынча өч километр ераклыкта мөселманнар белән христианнар арасында конфликт башланды. Моның аркасында бөтен җирдә тәртипсезлек булдыa.
Үз гаиләмнең хәлен белгәннән соң, мин, кардәшләргә шалтыратып, аларның да хәлләрен белештем. Мин аларга тыныч калырга һәм куркыныч урыннарда йөрмәскә киңәш иттем. Соңрак өлкәннәр, кардәшләргә килеп китеп, аларны рухи яктан ныгыткан һәм кечкенә төркемнәргә бүленеп очрашулар үткәрергә дәртләндергән.
Филиал безгә куркыныч җирләрдә яшәгән вәгазьчеләргә үз җирләреннән качып китү яхшырак булыр дигән күрсәтмә тапшырырга кушты. Без бу күрсәтмәне берничә гаиләгә җиткердек. Бу күрсәтмәне тыңламаган бер абый-кардәшне коралланган кешеләр төркеме үтерде. Ләкин филиалның җитәкчелегенә буйсынган һәркем исән калды.
a Бу конфликт Малуку провинциясендә ике елдан артык дәвам ителгән. Дистәләгән мең кешегә үз йортларын калдырып качарга туры килгән.