Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yb16 146-150 б.
  • Вәгазь эше үз көчен җыя

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Вәгазь эше үз көчен җыя
  • 2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Өстәмә исемнәр
  • Патшалык Залларына ихтыяҗ
2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
yb16 146-150 б.
Йәһвә Шаһитләре Джакарта базарында вәгазьли

Джакарта базарында вәгазьләү

ИНДОНЕЗИЯ

Вәгазь эше үз көчен җыя

Христиан дөньясының башлыклары, Йәһвә Шаһитләренә дин иреге бирелгәне турында ишеткәч, ачудан үзләренә урын таба алмаган. Җиде протестант чиркәвеннән 700 дән артык рухани һәм халык җитәкчеләре, үз очрашуларын Джакартада үткәреп, хөкүмәтне Йәһвә Шаһитләрен яңадан тыярга өндәгән. Ләкин, моңа карамастан, хөкүмәт басымга бирешмәгән.

2002—2015 елларда Индонезиядә хезмәт иткән вәгазьчеләр белән пионерлар санын күрсәтүче таблица

Ил буенча эшчәнлегебез рөхсәт ителгәне турында хәбәр таралгач, күп кызыксынган кеше, филиалга хат язып, Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларга заказ биргән я өйрәнү турында сораган. 2003 елда Искә алу кичәсенә 42 000 нән артык кеше килгән булган (бу сан Индонезиядәге вәгазьчеләрнең саныннан ике тапкыр күбрәк). Якынча 10 000 кеше, шул исәптән Дин эшләре буенча департаменттан югары дәрәҗәле бер чиновник, Джакартада үткән конгресска килгән. Ул, төрле яшьтәге кешеләрнең үз Изге Язмаларыннан шигырьләрне күзәтеп утыруларын күреп, бик гаҗәпләнгән. Ул, Йәһвә Шаһитләре турында без ялгыш карашыбызны төзәтәчәкбез, дип кардәшләребезне ышандырган.

Эшчәнлегебез рөхсәт ителгәч, миссионерлар да Индонезиягә кайта алган. Сөләйман утрауларыннан Йозеф һәм Херавати Нойхардтa, Тайвань утравыннан Эса белән Вилхелмина Тархонен һәм Райнер белән Феломена Тайхман, шулай ук Япониядән Билл белән Нина Перри исемле миссионерлар иң беренче булып кайтканнар. Соңрак Индонезиягә Галаадтан яңа миссионерлар да килгән. Аларны Төньяк Суматра, Калимантан, Төньяк Сулавеси һәм ерак урнашкан башка утрауларга җибәргәннәр.

Юлианус Бениг

«Мин кардәшләргә өйрәтү һәм чыгышлар ясау сәләтләрен яхшыртырга булышканыма сөенәм» (Юлианус Бениг)

2005 елда филиалның җитәкчелеге астында Индонезиядә ике яңа теократик мәктәп үткәрелә башлаган. Хезмәтне яхшырту мәктәбенең (бүген Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе дип атала) бер укытучысы Юлианус Бениг болай дип әйткән: «Мин кардәшләргә өйрәтү һәм чыгышлар ясау сәләтләрен яхшыртырга булышканыма сөенәм. Бу мәктәптә укып, алар оешма өчен тагы да файдалырак булып китә». Мәктәпне тәмамлаган күп кенә кардәшләр бүген махсус пионерлар я район күзәтчеләре булып хезмәт итә. Күчеп йөрүче күзәтчеләр өчен мәктәпнеңb беренче сыйныфын тәмамлаган кардәшләрнең күбесе эшчәнлегебез тыелган вакытларда укыган булган. Шуңа күрә яңа мәктәп аларга, эшчәнлегебез инде рөхсәт ителгәч, үз хезмәтләрен яхшырак башкарырга һәм яңа шартларга җайлашырга ярдәм иткән. Бу мәктәпнең беренче сыйныфында укыган район күзәтчесе Понсо Прасойоболай дип әйткән: «Мәктәп миңа башкаларга игътибарлырак булырга һәм үз вазифаларымны тагы да зуррак җаваплылык белән башкарырга ярдәм итте. Бу мәктәп рухымны күтәрде һәм мине бик дәртләндерде!»

Патшалык Залларына ихтыяҗ

25 ел дәвам ителгән тыелу вакытында Индонезиядәге җыелышларның күбесе үз очрашуларын кардәшләрнең йортларында үткәргән. Аз гына җыелышлар Патшалык Залын төзи алган. Яңа биналар төзер өчен рөхсәт алу да мөмкин булмаган диярлек. Күп җыелышлар барлыкка килгәнгә, Патшалык Залларына ихтыяҗ үскән. Бу ихтыяҗны канәгатьләндерер өчен, филиалда Патшалык Залларын төзү бүлеге барлыкка килгән (бүген Филиалның төзү-проектлаштыру бүлеге дип атала).

Бу программа буенча иң беренче Заллар Ниас утравында (Төньяк Суматра) төзелгән булган. «Гунангситоли» җыелышында күп еллар хезмәт иткән Хаогоаро Геа кардәш болай дип сөйли: «Безнең җиребездә яңа Патшалык Залы төзеләчәк икәнлеген ишеткәч, без куандык. Филиал җиде ирекле хезмәтчене җибәрде, һәм алар бу төзү эшендә җитәкчелек итте. Залыбыз 2001 елда инде төзелеп бетте». Төзү комитетының әгъзасы Фаонасохи Лаоли болай ди: «Элек без кечкенә йортларда җыела идек, һәм кешеләр, горурланып, Йәһвә Шаһитләренә өстән аска карый иде. Ләкин Патшалык Залын төзегәч, очрашуларыбызга 20 кеше түгел, ә 40 кеше килә башлады. 12 ай эчендә килүчеләрнең саны биш тапкыр үсте. Патшалык Залыбыз — безнең өлкәдә иң матур бина. Хәзер кешеләр Йәһвә Шаһитләренә хөрмәт белән карый».

Ике катлы Патшалык Залы (Бандунг, Көнбатыш Ява)

Бандунгтагы Патшалык Залы

2006 елда кардәшләр Бандунг шәһәрендә (Көнбатыш Ява) беренче Патшалык Залын төзер өчен җир эзли башлаган. «12 айдан соң урын табылды,— дип әйтә төзү комитетында хезмәт иткән өлкән Сингап Панджайтан.— Ләкин безгә Йәһвә Шаһите булмаган ким дигәндә 60 кешедән рөхсәт алырга кирәк булды, шуннан соң гына хөкүмәт безгә төзергә рөхсәт итәр иде. 76 күрше, шул исәптән элек безгә каршы торган дәрәҗәле бер хатын-кыз, бу төзелешне хуплады. Залның төзелүе тәмамлангач, без күршеләрне һәм Бандунг шәһәренең мэрын ачык ишекләр көненә чакырдык. Мэр болай дип әйтте: „Бу гыйбадәт кылу урыны чиста һәм пөхтә. Ул башка бар чиркәүләр өчен үрнәк булып тора!“» Бу ике катлы Патшалык Залы 2010 елда багышланган булган.

2001 елдан алып Индонезиядә 100 дән артык Патшалык Залы төзелгән булган, ләкин әле күп кенә Заллар төзисе бар.

a Херавати Нойхардтның тәрҗемәи хәле «Уяныгыз!» (рус) журналында, 2011 елның февраль аендагы чыгарылышта бастырылган булган.

b Бүген бу мәктәп Район күзәтчеләре һәм аларның хатыннары өчен мәктәп дип атала.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу