«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» өчен чыганаклар
5—11 ФЕВРАЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 12, 13
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Маттай 12:20) Ул сына башлаган камышны сындырып төшермәс, пыскып яткан филтәне сүндермәс. Ул гаделлекне урнаштырганчы шундый булыр.
nwtsty Мт 12:20 гә аңлатма
пыскып яткан филтәне: Борынгы вакытта өйне яктыртыр өчен, гадәттә җитен филтәсе булган һәм зәйтүн мае белән тутырылган кечкенә балчык савыт кулланылган. «Пыскып яткан филтә» дигән грек сүзтезмәсе төтен чыгарып торган филтәне белдерергә мөмкин. Ул пыскып яткан, чөнки аның ялкыны инде сүнә барган я гел юкка чыккан. Монда кулланылган Иш 42:3 тәге пәйгамбәрлектә Гайсәнең кызгануы турында әйтелгән; ул беркайчан да басынкы һәм боеккан кешеләрдә соңгы өмет чаткысын сүндермәгән.
12—18 ФЕВРАЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 14, 15
«Гайсә берничә кеше аша күп кешене тукландыра»
(Маттай 14:20, 21) Барысы да туенды. Шуннан соң калган икмәк сыныкларын җыйдылар. Бөтенесе 12 тулы кәрзин булды. 21 Ә барлык ашаучыларның саны, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, 5 000 гә якын ир-ат иде.
nwtsty Мт 14:21 гә аңлатма
хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда: Бу могҗиза турында язганда, Маттай гына хатын-кызларны һәм балаларны телгә ала. Могҗизалы рәвештә тукландырылган халыкның тулаем саны 15 000 нән артык булгандыр.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Маттай 15:7—9) Икейөзлеләр, Ишагыя́ сезнең турында дөрес пәйгамбәрлек иткән: 8 „Бу халык мине теле белән хөрмәт итә, күңелләре исә миннән ерак. 9 Алар кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәтә, шуңа күрә аларның гыйбадәт кылулары юкка гына“».
nwtsty Мт 15:7 гә аңлатма
икейөзлеләр: Башта грек сүзе хипокрите́с грек (соңрак Рим) актерларына карата кулланылган; алар тавыш көчәйтер өчен билгеләнгән зур битлекләр кигән. Бу сүзне соңрак күчмә мәгънәдә: икейөзлеләнеп я кыланып, чын ниятләрен я йөзен яшергән кешегә карата куллана башлаганнар. Гайсә монда «икейөзлеләр» дип яһүд дине җитәкчеләрен атый (Мт 6:5, 16).
(Маттай 15:26) Шунда Гайсә: «Икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау дөрес булмас иде»,— диде.
nwtsty Мт 15:26 га аңлатма
балалардан... көчекләргә: Муса кануны буенча, этләр нәҗес булганга, Язмаларда бу сүз еш кына тискәре мәгънәдә кулланыла (Лв 11:27; Мт 7:6; Фп 3:2; Ач 22:15). Әмма Марк (7:27) һәм Маттай хәбәрләрендә, Гайсәнең сөйләшүендәге чагыштыруны йомшартыр өчен, бу сүзнең кечерәйтелгән формасы кулланыла һәм «көчек» я «йорт эте» дигән мәгънә йөртә. Бәлки, бу шуны күрсәтәдер: Гайсә яһүд булмаган кешеләр үз йорт хайваннарына иркәләп дәшкән сүзне кулланган. Исраиллеләрне «балалар» белән, ә яһүд булмаганнарны «көчекләр» белән чагыштырып, Гайсә, күрәсең, ярдәм итү тәртибен күрсәтергә теләгән. Балалар һәм этләр булган йортта балаларны беренче булып ашатканнар.
19—25 ФЕВРАЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 16, 17
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Маттай 16:18) Һәм мин сиңа болай дим: син — Петер һәм мин бу кыяда үз җыелышымны төзиячәкмен, һәм аны Кабер капкалары җиңә алмаячак.
nwtsty Мт 16:18 гә аңлатма
син — Петер һәм мин бу кыяда: Грек сүзе пе́трос ир җенес формасында «кыяташ кисәге; таш» дигән мәгънә йөртә. Монда ул Петер дигән исем — Гайсә Шимунга биргән исемнең грек формасы — буларак кулланыла (Ях 1:42). Бу сүзнең хатын-кыз җенес формасы пе́тра монда «кыя» дип белдерелә һәм ташлы нигез, кыяташ я таш өеме дигәнне аңлатырга мөмкин. Бу грек сүзе шулай ук Мт 7:24, 25; 27:60; Лк 6:48; 8:6; Рм 9:33; 1Кр 10:4; 1Пт 2:8 дә дә очрый. Шунысы ачык: Петер үзен Гайсә үзенең җыелышын төзиячәк кыя дип санамаган, чөнки ул 1Пт 2:4—8 дә Гайсә турында Аллаһы үзе сайлаган «нигезнең... почмак ташы» дип әйткән. Рәсүл Паул да Гайсәне «нигез» һәм «рухи кыя» дип атаган (1Кр 3:11; 10:4). Димәк, Гайсә, күрәсең, сүз уйнату кулланган; асылда, ул болай дигән: «Мин Петер, Кыяташ Кисәге, дип атаган Шимун, син, Мәсихнең — мәсихче җыелышның нигезе булып хезмәт итәчәк „бу кыяның“ — чынлыкта кем икәнлеген аңладың».
җыелышымны: Бу экклеси́а дигән грек сүзенең беренче очравы. Ул ике грек сүзеннән: эк (мәгънәсе «...дән; эченнән») һәм кале́о (мәгънәсе «чакыру») сүзләреннән барлыкка килгән. Бу сүз берәр аерым максат я эшчәнлек өчен чакырылган халык төркемен аңлата. (Сүзлекне кара.) Бу контекстта Гайсә мәсихче җыелышның барлыкка килүен алдан әйтә. Бу җыелыш майланган мәсихчеләрдән тора; алардан, «тере ташлардан, рухи йорт салына» (1Пт 2:4, 5). Септуагинтада бу грек сүзе еш кына «җыелыш» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзенең тиңдәш сүзе буларак кулланыла; «җыелыш», гадәттә, Аллаһының бөтен халкын күрсәтә (Кн 23:3; 31:30). Рс 7:38 дә Мисырдан чакырып алынган исраиллеләр «җыелыш» дип атала. Шул ук рәвешчә «караңгылыктан» чакырып алынган һәм «дөньядан сайлап алынган» мәсихчеләр «Аллаһының... җыелышын» тәшкил итә (1Пт 2:9; Ях 15:19; 1Кр 1:2).
(Маттай 16:19) Мин сиңа күкләр Патшалыгының ачкычларын бирәчәкмен, һәм син җир йөзендә япкан бар нәрсә күкләрдә инде ябылган нәрсә булачак, һәм син җир йөзендә ачкан бар нәрсә күкләрдә инде ачылган нәрсә булачак».
nwtsty Мт 16:19 га аңлатма
күкләр Патшалыгының ачкычларын: Изге Язмалар буенча, букваль я образлы ачкычлар бирелгән кешеләргә күпмедер хакимлек тапшырылган булган (1Ел 9:26, 27; Иш 22:20—22). Шуңа күрә «ачкыч» сүзе хакимлекне һәм җаваплылыкны символлаштыра башлаган. Петер үзенә ышанып тапшырылган бу «ачкычларны» яһүдләргә (Рс 2:22—41), самариялеләргә (Рс 8:14—17) һәм мәҗүсиләргә (Рс 10:34—38) Аллаһы рухы алу һәм күктәге Патшалыкка керү мөмкинлеге ачар өчен кулланган.
26 ФЕВРАЛЬ — 4 МАРТ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 18, 19
«Үзең абынма һәм башкаларны абындырма»
(Маттай 18:6, 7) Әмма берәрсе миңа иман итүче бу кечеләрнең берсен иманнан ваз кичәргә этәрсә, аны, муенына тегермән ташы бәйләп, тирән диңгезгә батырсалар, аның өчен яхшырак булыр иде. 7 Дөньяга кайгы, чөнки ул иманнан ваз кичәргә этәрә! Әлбәттә, иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр булачак, әмма андыйларга кайгы!
nwtsty Мт 18:6, 7 гә аңлатмалар
тегермән ташы: Яки «ишәк тәгәрәтеп йөртә торган тегермән ташы». Сүзгә-сүз «ишәк тегермәне». Күрәсең, диаметры 1,2—1,5 м җиткән андый тегермән шулкадәр авыр булган, аны ишәккә тәгәрәтеп йөртергә туры килгән.
иманнан ваз кичәргә этәрә: Яки «киртәләр куя». Монда «иманнан ваз кичәргә этәрә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ска́ндалон берәр тозакны аңлаткан дип санала; кайберәүләр бу сүз җим беркетү өчен тозактагы чыбыкны белдергән дип уйлый. Киң мәгънәдә ул берәр кешенең абынуына я егылуына сәбәп булган теләсә нинди комачаулыкны аңлата башлаган. Символик мәгънәдә кулланылганда, ул берәүне ялгыш юлдан барырга, әхлакый яктан абынырга я егылырга, ягъни гөнаһ кылырга, этәргән берәр гамәлгә я шартка карый. Бу сүзнең тамырдаш фигыле скандали́зо Мт 18:8, 9 да «гөнаһ кылуга тартса» дип тәрҗемә ителгән, аны шулай ук «абыну ташы булса» дип тә тәрҗемә итеп була.
nwtsty медиа материал
Тегермән ташы
Тегермән ташлары ашлык тарттырыр өчен һәм зәйтүн җимешеннән май сыгып чыгарыр өчен кулланылган. Аларның кайберләре кечкенә булган, һәм аларны кеше кул белән әйләндерә алган. Башкалары исә шулкадәр зур булган, аларны берәр хайванга әйләндерергә туры килгән. Күрәсең, нәкъ шундый зур тегермән ташын филистилеләр Шимшонга әйләндерергә кушкан (Хк 16:21). Хайваннар әйләндергән тегермәннәр Исраилдә генә түгел, ә шулай ук Рим империясенең күпчелек төбәкләрендә кулланылган.
Өске һәм аскы тегермән ташлары
Рәсемдәге кебек, зур тегермән ташын йорт хайваны, мәсәлән, ишәк әйләндергән, һәм ул ашлык тарттырыр я зәйтүн җимешләрен сытар өчен кулланылган. Өске тегермән ташының диаметры 1,5 метрга җитә алган, һәм аны тагы да зуррак аскы таш өстендә тәгәрәткәннәр.
(Маттай 18:8, 9) Кулың яки аягың сине гөнаһ кылуга тартса, аны чабып ташла. Мәңгелек утка ике куллы яки ике аяклы килеш ыргытылганчы, тормышка гарип яки аксак килеш керүең яхшырак. 9 Күзең сине гөнаһ кылуга тартса, аны алып ташла. Утлы Гәһәннәгә ике күзле килеш ыргытылганчы, тормышка бер күзле килеш керүең яхшырак.
nwtsty Мт 18:9 га аңлатма
Гәһәннә: Бу төшенчә ге хинно́м дигән еврей сүзләреннән барлыкка килгән; мәгънәсе «Һинном үзәне». Ул борынгы Иерусалимнан көнбатыш һәм көньякка таба сузылган. (Ә12 кушымт., «Иерусалим һәм аның тирә-ягы» дигән картаны кара.) Гайсә көннәренә бу үзән чүп-чар яндыру урыны булып киткән, шуңа күрә «Гәһәннә» сүзе тулы юк ителүнең яраклы символы булган.
nwtsty Сүзлек
Гәһәннә
Евр. ге хинно́м («җәһәннәм» сүзе шуннан килеп чыккан). Борынгы Иерусалимның көньяк-көнбатышында урнашкан Һинном үзәненең грек исеме (Ир 7:31). Пәйгамбәрлек буенча, бу үзән мәетләр ташланачак урынга әйләнергә тиеш булган (Ир 7:32; 19:6). Хайваннарны я кешеләрне Гәһәннәгә тере килеш яндыру я җәфалау өчен ташлаганнарына бернинди дә дәлил юк. Шуңа күрә бу урын кеше җаннары утта мәңге җәфаланган күренмәс урынны символлаштыра алмый. Гайсә һәм аның шәкертләре Гәһәннә сүзен мәңгелек «икенче үлем» җәзасының, ягъни мәңгелек юк ителүнең, символы итеп кулланган (Ач 20:14; Мт 5:22; 10:28).
(Маттай 18:10) Шул кечеләрнең берсенә дә түбәнсетеп карамагыз, чөнки сезгә шуны әйтәм: аларның фәрештәләре күктәге Атамның йөзен һәрвакыт күреп торалар.
nwtsty Мт 18:10 га аңлатма
Атамның йөзен... күреп торалар: Яки «Атам янында була алалар». Рухи затлар гына Аллаһының йөзен күрә ала, чөнки аларның Аллаһы янында булырга мөмкинлеге бар (Чг 33:20).
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Маттай 18:21, 22) Шуннан соң аның янына Пете́р килде һәм: «Хуҗам, кардәшем миңа каршы гөнаһ кылып торса, мин аны ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җиде тапкырмы?» — дип сорады. 22 Гайсә аңа болай диде: «Сиңа шуны әйтәм: җиде тапкыр түгел, ә 77 тапкыр.
nwtsty Мт 18:22 гә аңлатма
77 тапкыр: Сүзгә-сүз «70 тапкыр 7». Бу грек сүзтезмәне ике төрле аңлап була: я «70 һәм 7» (77 тапкыр), я «70 не 7 гә тапкырлау» (490 тапкыр). Септуагинтада Яр 4:24 тә шундый ук сүзләр белән «җитмеш җиде тапкыр» дигән еврей сүзтезмәсе тәрҗемә ителгән, һәм бу «77 тапкыр» дип тәрҗемә ителүнең дөреслеген раслый. Ничек кенә булмасын, 7 санын кабатлау «чиксез» я «чиге булмаган» дигәнгә тиң булган. Петер әйткән 7 тапкырны 77 гә үзгәртеп, Гайсә үз шәкертләренә кичерүгә шартлы чикләр куймаска киңәш иткән. Ә Бабыл Талмудында (Йома 86ә) әйтелә: «Кеше, гөнаһ кылып торса, беренче, икенче һәм өченче тапкыр кичерелә, ә дүртенче тапкыр кичерелми».
(Маттай 19:7) Алар аңардан: «Ник соң, алайса, Муса аерылышу кәгазе язарга кушкан һәм аерылышырга рөхсәт иткән?» — дип сорады.
nwtsty Мт 19:7 гә аңлатма
аерылышу кәгазе: Яки «азат итү кәгазе». Аерылышырга булган ир-аттан рәсми кәгазь әзерләргә һәм, бәлки, өлкәннәр белән киңәшләшергә таләп итеп, Канун аңа андый җитди карары турында яңадан уйланырга вакыт биргән. Канунның максаты, күрәсең, дуамал аерылышуларга юл куймау һәм хатыннарны күпмедер дәрәҗәдә хокук яктан яклау булган (Кн 24:1). Ләкин Гайсә көннәрендә дини җитәкчеләр аерылышуны җиңеләйткән. Беренче гасырда яшәгән тарихчы Иосиф Флавий, үзе аерылышкан фарисей, аерылышу «һәртөрле сәбәптән (һәм андый сәбәпләр бик күп булырга мөмкин)» рөхсәт ителгән дигән.
nwtsty медиа материал
Аерылышу кәгазе
Б. э. 71 я 72 елына караган бу аерылышу кәгазе арамей телендә язылган булган. Ул Яһүдия чүлендәге корыган елга юлы Вади-Мураббаатның төньяк ягында табылган булган. Анда язылганча, яһүдләр фетнәсенең алтынчы елында, Масада шәһәрендә яшәгән Наксан улы Йосыф Йонафан кызы Мириам белән аерылышкан.