52 НЧЕ ҖЫР
Мәсихче багышлану
Бастырылган версия
1. Йәһвә Алла, яраттың син
Чиксез зур Галәмне.
Җирдә, күктә бар нәрсәләр —
Синең иҗат эшең.
Өреп яшәү сулышы, син
Тормыш бирдең безгә.
Безнең Атабыз Йәһвә Алла
Лаек хөрмәткә, данга.
2. Гайсә, Йәһвә теләгәнчә,
Суга чумдырылган;
«Үтәрмен син әйткәннәрне»,—
Диеп вәгъдә биргән.
Йәһвә рухы иңгәннән соң,
Мәсих хезмәт иткән.
Тугры, тыңлаучан булып калып,
Безгә ул үрнәк биргән.
3. Сине, Йәһвә, без данлыйбыз,
Изге халкың булып.
Үзебездән без баш тарттык,
Сиңа багышланып.
Безнең хакка син биргәнсең
Бердәнбер Улыңны.
Яшибез, Йәһвә, синең өчен,
Мактыйбыз эшләреңне.
(Мат. 16:24; Марк 8:34; Лүк 9:23 дә кара.)