«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» өчен чыганаклар
2—8 АПРЕЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 26
«Пасах бәйрәме һәм Кичә. Охшашлыклар һәм аермалар»
(Маттай 26:17—20) Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә шәкертләр Гайсә янына килеп: «Синең өчен Пасах ризыгын кайда әзерлик?» — дип сорадылар. 18 Ул аларга болай диде: «Шәһәргә шундый-шундый кеше янына барып, аңа болай диегез: „Остаз: „Миңа билгеләнгән вакыт инде якын. Шәкертләрем белән Пасах бәйрәмен синең йортыңда үткәрермен“,— ди“». 19 Шәкертләр нәкъ Гайсә кушканча эшләде һәм Пасах бәйрәме өчен барысын әзерләде. 20 Кич җиткәч, Гайсә 12 шәкерте белән бергә табын янына утырды.
nwtsty, медиаматериал
Пасах ашы
Пасах ашы мондый мөһим ризыклардан торган: утта кыздырылган бәрән (хайванның бер сөяген дә сындырырга ярамаган) (1); төче икмәк (2); һәм ачы үләннәр (3) (Чг 12:5, 8; Сн 9:11). Мишна буенча, ачы үләннәр арасында латук салаты, цикорий, кресс-салат, эндивий яки тузганак була алган. Ачы үләннәр, күрәсең, исраиллеләргә Мисыр коллыгындагы ачы тормышларын хәтерләткән. Гайсә төче икмәкне үзенең камил тәненең символы итеп кулланган (Мт 26:26). Рәсүл Паул Гайсәне «безнең Пасах бәрәнебез» дип атаган (1Кр 5:7). Беренче гасырда Пасах ашында инде шәрабны да (4) кулланганнар. Гайсә шәрабны үзенең түгеләчәк канының символы итеп кулланган (Мт 26:27, 28).
(Маттай 26:26) Алар ашап утырганда, Гайсә икмәкне алды да рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып, аларга бирде. «Алыгыз, ашагыз, бу минем тәнемне аңлата»,— диде ул.
nwtsty, Мт 26:26 га аңлатма
аңлата: Грек сүзе эсти́н (сүзгә-сүз мәгънәсе «булып тора») монда «мәгънә йөртә; символлаштыра; белдерә; күрсәтә» дигәнне аңлата. Рәсүлләргә Гайсәнең нәрсә әйтергә теләгәне ап-ачык булган, чөнки бу очракта Гайсәнең камил тәне алар алдында булган, шуны ук алар ашаячак төче икмәк турында да әйтеп була. Шуңа күрә ул икмәк турыдан-туры Гайсәнең тәне була алмаган. Шуны да әйтергә кирәк: шул ук грек сүзе Мт 12:7 дә кулланыла, һәм күп Изге Язмаларда ул «мәгънә» дип бирелә.
(Маттай 26:27, 28) Ул шулай ук касәне алды, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аны аларга бирде һәм болай диде: «Бөтенегез дә аннан эчегез, 28 чөнки бу шәраб күпләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен түгеләчәк „килешү канымны“ аңлата.
nwtsty, Мт 26:28 га аңлатма
килешү канымны: Йәһвә һәм майланган мәсихчеләр арасындагы бу яңа килешү Гайсәнең корбаны аша гамәлгә кертелгән (Ев 8:10). Гайсә монда, Муса Синай тавы янында арадашчы буларак исраиллеләр белән Канун килешүен төзегәндә кулланган сүзтезмәгә охшаш сүзтезмә куллана (Чг 24:8; Ев 9:19—21). Бозаулар һәм кәҗәләр каны Исраил белән Аллаһы арасындагы Канун килешүен законлы иткән кебек, Мәсих каны да яңа килешүне гамәлгә керткән. Бу килешүне Йәһвә рухи Исраил белән б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә төзегән булган (Ев 9:14, 15).
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Маттай 26:17) Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә шәкертләр Гайсә янына килеп: «Синең өчен Пасах ризыгын кайда әзерлик?» — дип сорадылар.
nwtsty, Мт 26:17 гә аңлатма
Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә: Төче икмәк бәйрәме 15 нисанда, Пасах бәйрәменнән (14 нисан) соңгы көнне башланып 7 көнгә сузылган. (Ә15 кушымт. кара.) Әмма Гайсә көннәрендә Пасах бәйрәме бу бәйрәм белән үзара шулкадәр тыгыз бәйләнеп киткән ки, барлык 8 көнне, шул исәптән 14 нисанны да, кайчак «Төче икмәк бәйрәме» дип атаганнар (Лк 22:1). Бу контекстта «беренче көнендә» дигән сүзләрне «бер көн элек» дип тәрҗемә итеп була. (Ях 1:15, 30 белән чагыштыр; анда Мт 26:17 дәге синтаксик конструкциягә охшаш конструкция — «ул миннән элек бар иде» дигән сүзтезмә китерелә; бу сүзтезмәдә Мт 26:17 дә «беренче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе про́тос «элек» дип бирелгән.) Шуңа күрә төп нөсхәдәге грек текстның мәгънәсен һәм яһүдләрнең йоласын исәпкә алсак, шәкертләр Гайсәгә сорауны 13 нисанда биргән дигән нәтиҗә ясап була. 13 нисан көнне шәкертләр Пасах бәйрәме өчен барысын әзерләгән һәм «кич җиткәч» 14 нисан башында аны бәйрәм иткән (Мк 14:16, 17).
(Маттай 26:39) Ә үзе чак кына алгарак узды да йөзтүбән капланып дога кылды: «Әтием, мөмкин булса, бу касә мине читләтеп үтсен. Шулай да минем түгел, ә синең ихтыярың буенча булсын».
nwtsty, Мт 26:39 га аңлатма
бу касә... читләтеп үтсен: Изге Язмаларда «касә» сүзе еш кына образлы кулланыла һәм берәр кешегә карата Аллаһының ихтыярын я «билгеләнгән өлешне» күрсәтә. (Мт 20:22 гә аңлатманы кара.) Гайсәне көфер сүзләр әйтүдә һәм фетнә күтәрүдә гаепләп үтерергә тиеш булганнар. Моның Аллаһыга хурлык китерә алганын белеп, Гайсә, һичшиксез, бик борчылган, һәм бу аны, шушы «касә» үзен читләтеп үтсен дип, дога кылырга дәртләндергән.
9—15 АПРЕЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 27, 28
«„Барыгыз... шәкертләр... әзерләгез“. Ни өчен? Кайда? Ничек?»
(Маттай 28:19) Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз,
nwtsty, Мт 28:19 га аңлатмалар
бөтен халык кешеләренә: Сүзгә-сүз «бөтен халыкларга». Әмма контексттан күренгәнчә, бу сүзләр бар халыклардан булган кешеләрне аңлата, чөнки танучыларны суга чумдырыгыз дип бирелгән грек сүзтезмәсе «халыкларга» түгел, ә кешеләргә карый. «Бөтен халык кешеләренә» барырга бу боерык яңа булган. Гайсәнең хезмәтенә кадәр, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, төрле халык кешеләрен, алар Йәһвәгә хезмәт итәргә килгәндә, Исраилдә якты йөз белән каршы алганнар (1Пат 8:41—43). Әмма бу боерыгы белән Гайсә үз шәкертләренә яһүд булмаган кешеләргә дә вәгазьләргә кушкан. Шулай итеп ул шәкертләр булдыру эшенең бөтен дөньяга таралачагын ассызыклаган. (Мт 10:1, 5—7; Ач 7:9; Мт 24:14 кә аңлатманы кара.)
шәкертләр итеп әзерләгез: Монда кулланылган грек фигыле матете́уо укучылар я шәкертләр булдыру нияте белән «өйрәтегез» дип бирелергә мөмкин. (Бу фигыль Мт 13:52 дә «белем алган» дип тәрҗемә ителгән. Аны шулай ук «өйрәтелгән» дип тә тәрҗемә итеп була.) «Суга чумдырыгыз» һәм «өйрәтегез» дигән фигыльләр «шәкертләр итеп әзерләгез» дигән боерыкның үз эченә нәрсә алганын күрсәтә.
(Маттай 28:20) һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам».
nwtsty, Мт 28:20 гә аңлатма
өйрәтегез: Монда кулланылган грек сүзе «өйрәтү» үгет-нәсыйхәт бирү, аңлату, ышанычлы дәлилләр китерү һәм инандыруны үз эченә ала. (Мт 3:1; 4:23 кә аңлатмаларны кара.) Гайсә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтү — өзлексез процесс. Шәкертләрне ул өйрәткәннәрне өйрәтергә, аның өйрәткәннәрен үтәргә һәм аның үрнәгенә иярергә өйрәтергә кирәк (Ях 13:17; Эф 4:21; 1Пт 2:21).
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Маттай 27:51) Шунда гыйбадәтханәнең чаршавы өстән аска урталай ертылды, җир тетрәп куйды, һәм кыялар ярылды.
nwtsty, Мт 27:51 гә аңлатмалар
гыйбадәтханәнең: Грек сүзе нао́с монда үзәк бинаны аңлата; анда Изге һәм Иң изге урыннар булган.
чаршавы: Бу матур итеп бизәлгән пәрдә гыйбадәтханәдә Иң изге урынны Изге урыннан аерып торган. Яһүдләрнең ышанулары буенча, бу авыр чаршауның озынлыгы якынча 18 м, киңлеге 9 м, ә калынлыгы 7,4 см булган. Чаршауны урталай ертып, Йәһвә үз Улын үтерүчеләргә ачуын да белдергән һәм шулай ук күккә керү инде мөмкин икәнен дә күрсәткән. (Ев 10:19, 20; сүзлекне кара.)
(Маттай 28:7) Аның үледән терелгәне турында шәкертләренә тизрәк барып әйтегез. Аларга шулай ук: „Ул сездән алда Гәлилә́ягә бара. Аны шунда күрерсез“,— диегез. Мин сезгә моны әйтер өчен килдем.
nwtsty, Мт 28:7 гә аңлатма
Аның үледән терелгәне турында шәкертләренә... әйтегез: Бу хатыннар Гайсәнең үледән терелгәне турында хәбәр алган беренче шәкертләр булган. Аларга шулай ук бу хакта башка шәкертләргә дә хәбәр итәргә әйтелгән (Мт 28:2, 5, 7). Яһүдләрнең Изге Язмаларга нигезләнмәгән йоласы буенча, судларда хатын-кызларга шаһитлек бирергә рөхсәт ителмәгән. Йәһвәнең фәрештәсе исә, хатыннарга шушы шатлыклы вазифаны тапшырып, аларга хөрмәт күрсәткән.
16—22 АПРЕЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАРК 1, 2
«Синең гөнаһларың кичерелде»
(Марк 2:6—12) Анда берничә канунчы бар иде, һәм алар эчтән генә болай дип уйлап утыра иде: 7 «Ни өчен бу кеше шулай ди? Бу бит көфер сүз. Гөнаһларны бер Аллаһыдан башка кичерергә кемнең хакы бар?» 8 Әмма Гайсә, аларның уйларын эчтән генә белеп алып, аларга болай диде: «Ни өчен сез күңелегездән андый уйлар йөртәсез? 9 Паралич суккан кешегә: „Синең гөнаһларың кичерелде“,— дипме я: „Тор, носилкаңны ал да йөр“,— дип әйтү җиңелрәкме? 10 Ләкин сез Адәм Улының җирдә гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын белсен өчен...» Ул паралич суккан кешегә: 11 «Тор, носилкаңны ал да өеңә кайт»,— диде. 12 Шунда теге кеше торды да, носилкасын алып, барысы алдында чыгып китте. Бар кеше гаҗәпләнеп калды һәм Аллаһыны данлап: «Безнең мондый хәлне әле күргәнебез юк иде»,— диде.
nwtsty, Мк 2:9 га аңлатма
җиңелрәкме: Берәр кеше өчен гөнаһларны кичерә алам дип әйтү җиңелрәк булган, чөнки бу сүзләрне раслар өчен, күренеп торган дәлилләр кирәк булмас иде. Әмма «Тор... да йөр» дип әйтер өчен могҗиза кылырга кирәк булган. Һәм бу кешеләргә Гайсәнең гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын күрсәткән. Бу очрак һәм Иш 33:24 буенча, кешеләр гөнаһлы булганга авырый.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Марк 1:11) Шунда күкләрдән: «Син минем яраткан Улым, мин сине хуплыйм»,— дигән тавыш килде.
nwtsty, Мк 1:11 гә аңлатмалар
күкләрдән... тавыш килде: Яхшы хәбәрләрдә сурәтләнгәнчә, өч очракта кешеләргә Йәһвәнең тавышы ишетелгән, һәм бу — беренчесе. (Мк 9:7; Ях 12:28 гә аңлатмаларны кара.)
Син минем... Улым: Рухи зат булганда, Гайсә Аллаһының Улы булган (Ях 3:16). Кеше булып туганнан бирле, Гайсә, нәкъ Адәм камил булгандагы кебек, «Аллаһының улы» булган (Лк 1:35; 3:38). Әмма монда Аллаһының сүзләре Гайсәнең кем булуын күрсәтүдән күбрәкне аңлата кебек. Беррәттән изге рух та иңгәнгә, Аллаһы бу сүзләре белән, күрәсең, шуны күрсәткән: Гайсә исемле кеше аның рухи Улы булып туган, ягъни ул күктәге тормышка кайтырга өмет белән яңадан туган, һәм Аллаһының билгеләнгән Патшасы һәм Баш рухание булыр өчен изге рух белән майланган (Ях 3:3—6; 6:51). (Лк 1:31—33; Ев 2:17; 5:1, 4—10; 7:1—3 белән чагыштыр.)
мин сине хуплыйм: Яки «мин аннан канәгать; ул миңа рәхәтлек китерә». Шул ук сүзтезмә Мт 12:18 дә кулланыла; анда вәгъдә ителгән Мәсих турында сүз барган Иш 42:1 дән өземтә китерелә. Изге рухның иңүе һәм Аллаһының үз Улы турындагы сүзләре Гайсәне вәгъдә ителгән Мәсих итеп ап-ачык күрсәткән. (Мт 3:17; 12:18 гә аңлатмаларны кара.)
(Марк 2:27, 28) Шуннан соң ул болай диде: «Кеше Шимбә көне өчен түгел, ә Шимбә көне кеше өчен яратылган. 28 Шуңа күрә Адәм Улы — Шимбә көннең дә Хуҗасы».
nwtsty, Мк 2:28 гә аңлатма
Шимбә көннең... Хуҗасы: Гайсә бу сүзтезмәне үзенә кулланган (Мт 12:8; Лк 6:5). Шулай итеп ул, күктәге Атасы үзенә тапшырган эшне башкарыр өчен, Шимбә көненең үз карамагында булганын күрсәткән. (Ях 5:19; 10:37, 38 белән чагыштыр.) Шимбә көнне Гайсә үзенең кайбер иң күренекле могҗизаларын башкарган, шул исәптән авыруларны савыктырган (Лк 13:10—13; Ях 5:5—9; 9:1—14). Бу, күрәсең, ул Патшалыкта идарә иткәндә, кешеләргә нинди тынычлык китерәчәген күрсәткән. Ул вакыт Шимбә көнедәй тынычлык вакыты булачак (Ев 10:1).
23—29 АПРЕЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАРК 3, 4
«Шимбә көнне савыктыру»
(Марк 3:5) Ул аларның таш йөрәкле булуларына тирән кайгырып, аларны ачу белән күздән кичереп чыкты да теге кешегә: «Кулыңны суз»,— диде. Ул кеше кулын сузды, һәм аның кулы савыкты.
nwtsty, Мк 3:5 кә аңлатма
тирән кайгырып... ачу белән: Марк хәбәрендә генә Гайсәнең, бу очракта дини җитәкчеләрнең таш йөрәкле булуларын күргәч, кичергән хисләре турында языла (Мт 12:13; Лк 6:10). Гайсәнең хисләрен чагылдырган бу сүзләр тирән хисле Петернең сүзләренә нигезләнеп язылгандыр. («Марк китабына кереш сүз» кара.)
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Марк 3:29) Әмма изге рухка каршы көфер сүз әйтүче һичкайчан кичерелмәс, ул мәңгелек гөнаһта гаепле булыр».
nwtsty, Мк 3:29 га аңлатма
изге рухка каршы көфер сүз әйтүче: Аллаһыга я рухи нәрсәләргә каршы әйтелгән яла ягучы, зарарлы һәм хурлыклы сөйләм. Изге рух Аллаһының үзеннән иңә, шуңа күрә белә торып аның тәэсиренә каршы тору я аның тәэсирен кире кагу Аллаһыга каршы әйтелгән көфер сүзгә тиң булган. Мт 12:24, 28 һәм Мк 3:22 дә күрсәтелгәнчә, яһүд дине җитәкчеләре Гайсәдә, ул могҗизалар кылганда, Аллаһы рухының эш итүен күргән; шулай да алар бу көчне Шайтан Иблискә караткан.
мәңгелек гөнаһта гаепле: Күрәсең, беркайчан да кичерелмәс гөнаһны аңлата; андый гөнаһны капларлык корбан юк. (Бу шигырьдәге изге рухка каршы көфер сүз әйтүче дигән аңлатманы һәм параллель урында Мт 12:31 гә аңлатманы кара.)
МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Колагы булган тыңласын»
(Марк 4:9) Шунда ул: «Колагы булган тыңласын»,— дип өстәде
nwtsty, Марк 4:9 га аңлатма
Колагы булган тыңласын: Чәчүче турындагы мисалны сөйләр алдыннан Гайсә: «Тыңлагыз», — дигән (Мк 4:3). Ул бу мисалны шушы өндәү белән тәмамлаган: шулай итеп ул үз шәкертләренә бу киңәшне игътибар белән тыңлау никадәр мөһим икәненә басым ясаган. Охшаш өндәүне Мт 11:15; 13:9, 43; Мк 4:23; Лк 8:8; 14:35; Ач 2:7, 11, 17, 29; 3:6, 13, 22; 13:9 да табып була.
30 АПРЕЛЬ — 6 МАЙ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАРК 5, 6
«Гайсәнең үлгән якыннарыбызны терелтергә кодрәте бар»
(Марк 5:39—41) Өйгә кергәч, ул аларга: «Сез нигә шаулыйсыз һәм нигә елыйсыз? Бала үлмәгән, ул йоклый»,— диде. 40 Шунда алар аңардан мыскыллап көлә башлады. Әмма ул аларга чыгарга кушты һәм үзе белән кызның ата-анасын, шулай ук үз шәкертләрен алып, бала яткан җиргә керде. 41 Шуннан соң Гайсә баланың кулыннан тотып, аңа: «Талифа́ куми́»,— диде. Бу: «Кыз бала, тор!» — дигәнне аңлата.
nwtsty, Мк 5:39 га аңлатма
үлмәгән... йоклый: Изге Язмаларда үлем еш кына йокы белән чагыштырыла (Зб 13:3; Ях 11:11—14; Рс 7:60; 1Кр 7:39; 15:51; 1Тс 4:13). Гайсә бу кызны үледән терелтергә җыенган, һәм бу сүзләрне кешеләрне тирән йокыдан уятып булган кебек аларны үледән терелтеп булганын күрсәтергә теләгәнгә әйткәндер. Гайсәнең бу кызны үледән терелтергә көче Атасыннан булган, ә ул «үлеләрне терелтүче һәм әле үтәлмәгәнне инде үтәлгән дип атаучы» Аллаһы (Рм 4:17).
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Марк 5:19, 20) Әмма Гайсә аңа рөхсәт итмәде һәм: «Бар, өеңә, туганнарың янына кайт. Аларга Йәһвәнең үзең өчен башкарган бар эшләре һәм үзеңә күрсәткән шәфкате турында сөйлә»,— диде. 20 Теге кеше, китеп, Дека́полиста Гайсәнең аның өчен башкарган бар эшләре хакында игълан итә башлады, һәм бар халык таң калды.
nwtsty, Мк 5:19 га аңлатма
Аларга... сөйлә: Гайсә гадәттә үз могҗизалары турында сөйләмәскә кушкан (Мк 1:44; 3:12; 7:36), ләкин бу очракта ул шул кешегә булган хәл турында үз туганнарына сөйләргә күрсәтмә биргән. Гайсә, бәлки, кешеләр үзен ул өлкәдән китәргә сораганга һәм аларга үзе шаһитлек бирмәгәнгә шулай эш иткәндер; һәм бу шулай ук дуңгыз көтүенең кырылуы аркасында туа алган яман хәбәрләрнең таралуына юл куймас иде.
(Марк 6:11) Берәр җирдә сезне кабул итмәсәләр һәм тыңламасалар, аннан чыкканда, аларга кисәтү билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез».
nwtsty, Мк 6:11 гә аңлатма
аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез: Бу ишарә шәкертләрнең Аллаһыдан киләчәк хөкемнәр өчен җаваплы булмаганнарын күрсәтер иде. Охшаш сүзтезмә Мт 10:14; Лк 9:5 тә очрый. Марк һәм Лүк моңа аларга кисәтү билгесе итеп дигән сүзләр өстәгән. Паул белән Барнаб бу күрсәтмәне Писидиядәге Антиохта (Рс 13:51) кулланган, һәм Паул Көринттә моңа охшаш нәрсәне үз киемен кагып эшләгәндә, мондый аңлатма өстәгән: «Үз каныгызда үзегез гаепле булырсыз. Мин гаепле түгел» (Рс 18:6). Андый ишарәләр шәкертләргә инде билгеле булгандыр; мәҗүси ил аша үткән диндар яһүдләр яһүди җирләргә яңадан керер алдыннан сандалларыннан нәҗес дип санаган тузанны кагып төшергән. Әмма Гайсә, үз шәкертләренә андый күрсәтмәләр биргәндә, һичшиксез, башка нәрсәне күздә тоткан.