«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» өчен чыганаклар
3—9 СЕНТЯБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯХЪЯ 1, 2
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Яхъя 1:1) Башлангычта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз илаһ булган.
nwtsty, Ях 1:1 гә аңлатмалар
Сүз: Грекча хо ло́гос. Монда титул буларак кулланыла; бу сүз шулай ук Ях 1:14 һәм Ач 19:13 тә дә очрый. Рәсүл Яхъя бу титулга Гайсә ия икәнен күрсәткән. Бу титул Гайсәгә, ул җирдә яшәгәнче, рухи зат булганда, җирдәге хезмәте вакытында, камил кеше булганда, кулланылган, һәм ул аны күккә күтәрелгәннән соң да йөртә. Аллаһының Сүзе буларак ул Барлыкка Китерүченең башка рухи улларына һәм кешеләргә белем һәм күрсәтмәләр тапшырган. Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясау акыллы булыр: Изге Язмаларда Йәһвәнең кешеләр белән сөйләшүе сурәтләнгәндә, ул моны үзе түгел, ә Сүз аша эшләгән (Яр 16:7—11; 22:11; 31:11; Чг 3:2—5; Хк 2:1—4; 6:11, 12; 13:3).
белән: Бу контекстта грек бәйлеге прос якында булу һәм дуслыкны аңлата. Ул шулай ук аерым шәхесләрне, бу очракта Сүз һәм бердәнбер хак Аллаһыны күрсәтә.
Сүз илаһ булган: Яки «Сүз илаһи [ягъни „илаһ кебек“] булган». Яхъяның бу сүзләре «Сүзнең» (грекча хо ло́гос; бу шигырьдәге Сүз дигән сүзгә аңлатманы кара), ягъни Гайсә Мәсихнең, үзлеген сурәтли. Сүз Аллаһының беренче булып барлыкка китерелгән Улы, һәм Аллаһы аның аша башка һәммә нәрсәне барлыкка китергән. Сүзнең бу үзенә бер аерым дәрәҗәсе аны «илаһ; илаһ кебек; илаһи; илаһи зат» итеп сурәтләргә нигез булып тора. Күп кенә тәрҗемәчеләр бу сүзтезмәне «Сүз Аллаһы булган» дип белдерә, шулай итеп алар Гайсәне Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга тиңли. Әмма Яхъяның «Сүз» Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы булган дип әйтәсе килмәгән; моңа җитди сәбәпләр бар. Беренчедән, ул моннан алдагы гади җөмләдә һәм аннан соңгы гади җөмләдә ап-ачык итеп «Сүз» «Аллаһы белән» булган дип язган. Икенчедән, грек сүзе тео́с 1 һәм 2 нче шигырьләрдә өч мәртәбә очрый. Беренче һәм өченче очракта грек телендә тео́с алдында билгелелек артикле тора, ә икенче очракта артикль юк. Күп галимнәр икенче тео́с алдында билгелелек артикленең булмавы мөһим дип әйтә. Бу контекстта артикль кулланылганда тео́с Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыны белдерә. Ә артикльнең булмавы аркасында тео́с сүзе икенче мәгънәгә ия була һәм «Сүзнең» үзлеген тасвирлый. Шуңа күрә Изге Язмаларның инглиз, француз һәм немец телләренә күп кенә тәрҗемәләрендә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге кебек, «Сүз» «илаһ; илаһи; илаһи зат; илаһ кебек» булган дип әйтелә. Моны Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең копт теленең саид һәм бохайр диалектларына борынгы тәрҗемәләре раслый. Алар, бәлки, б. э. III һәм IV гасырларында ясалган булгандыр. Бу тәрҗемәләрдә Ях 1:1 дәге беренче тео́с сүзе икенчесеннән аерылып тора. Бу сүзне шулай итеп тәрҗемә итү «Сүзнең» үзлеген, аның табигате Аллаһыныкы кебек булганын ассызыклый, ләкин аны үз Атасы Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһыга тиңләштерми. Кл 2:9 да да «Аллаһының асылы Мәсихтә бөтен тулылыгы белән гәүдәләнеп яши» дип әйтелә. Ә 2Пт 1:4 буенча, хәтта Мәсихнең варисташлары да «Аллаһы шикелле рухлар» булып китәчәк. Өстәвенә, Септуагинтада грек сүзе тео́с гадәттә «Аллаһы» дип тәрҗемә ителә торган эл һәм элохи́м дигән еврей сүзләренә тиң; аларның төп мәгънәсе «Көчле Зат; Кодрәтле Зат» дип санала. Бу еврей сүзләре чиксез кодрәтле Аллаһыны, башка илаһларны һәм кешеләрне белдерер өчен кулланыла. (Ях 10:34 кә аңлатманы кара.) «Сүзне» «илаһ», ягъни «көчле зат», дип атау Иш 9:6 дагы пәйгамбәрлеккә туры килә; анда Мәсих «Көчле илаһ» дип («Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы» дип түгел) аталачак һәм ул Патшалык гражданнары булып яшәргә хөрмәт бирелгән барлык кешеләргә «Мәңгелек ата» булачак дип алдан әйтелгән. Моны аның Атасы «Гаскәрләр Иясе Йәһвә» һичшиксез эшләячәк (Иш 9:7).
(Яхъя 1:29) Икенче көнне Яхъя, үзе янына килүче Гайсәне күреп, болай диде: «Менә ул — дөньяның гөнаһын юк итүче Аллаһы Бәрәне!
nwtsty, Ях 1:29 га аңлатма
Аллаһы Бәрәне: Гайсә суга чумдырылганнан соң аны чүлдә Иблис вәсвәсәләгән. Аннан кайтканнан соң, Чумдыручы Яхъя аның турында «Аллаһы Бәрәне» дип әйткән. Бу сүзтезмә монда һәм Ях 1:36 да гына очрый. (А7 кушымт. кара.) Гайсәне бәрән белән чагыштыру урынлы. Изге Язмалар буенча, кешеләр сарыкларны гөнаһлы булганнарын таныганга һәм Аллаһыга якынлашырга теләгәнгә китергән булган. Бу Гайсәнең камил кеше буларак тормышын кешелек өчен бирәчәк корбанының прообразы булып торган. «Аллаһы Бәрәне» дигән сүзтезмә Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмалардагы күп кенә өземтәне хәтерләтә алган. Чумдыручы Яхъя Еврей Язмаларын яхшы белгәнгә, аның сүзләре аста әйтелгәннәрнең берсен я берничәсен күрсәткәндер: Ибраһим үз улы Исхак урынына китергән сарык тәкәсе (Яр 22:13), коллыкта булган исраиллеләргә азат ителү өчен юл ачкан Мисырда чалынган Пасах бәрәне (Чг 12:1—13) яки һәр иртә һәм кич Иерусалимдагы Аллаһының мәзбәхендә корбанга китерелгән сарык тәкәсе (Чг 29:38—42). Шулай ук Яхъяның уенда, бәлки, Ишагыянең пәйгамбәрлеге булгандыр; анда Йәһвә: «Минем хезмәтчем»,— дип атаган кеше турында «аны, сарыкны алып баргандай, суярга алып бардылар» дип әйтелә (Иш 52:13; 53:5, 7, 11). Рәсүл Паул, көринтлеләргә беренче хатын язганда, Гайсәне «безнең Пасах бәрәнебез» дип атаган (1Кр 5:7). Рәсүл Петер Мәсихнең кыйммәтле каны турында «кимчелексез һәм тапсыз бәрәннең» каны дип әйткән (1Пт 1:19). Һәм Ачылыш китабында 25 тапкырдан күбрәк данлыклы Гайсә турында образлы рәвештә «Бәрән» дип әйтелә. (Менә кайбер мисаллар: Ач 5:8; 6:1; 7:9; 12:11; 13:8; 14:1; 15:3; 17:14; 19:7; 21:9; 22:1.)
10—16 СЕНТЯБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯХЪЯ 3, 4
«Гайсә самарияле хатын белән сөйләшә»
(Яхъя 4:6, 7) Анда Ягъкуб коесы бар иде. Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Сәгать алтылар иде. 7 Шунда, су алырга дип, сама́рияле бер хатын килде. Гайсә аңа: «Миңа эчәргә бирче»,— диде.
nwtsty, Ях 4:6 га аңлатма
арыган Гайсә: Изге Язмаларда монда гына Гайсә турында ул «арыган» дип әйтелә. Бу көндезге 12 ләр тирәсе булгандыр. Шул иртә Гайсә, күрәсең, Яһүдиядәге Үрдүн үзәненнән Самариядәге Сихар шәһәренә алып баручы юл буйлап 900 м я югарырак күтәрелгән. (Ях 4:3—5; А7 кушымт. кара.)
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Яхъя 3:29) Кәләш кияүнеке, әмма кияүнең тавышын ишетеп торучы аның янындагы чиксез куана. Шуңа күрә мин дә шатлык белән тулы.
nwtsty, Ях 3:29 га аңлатма
кияүнең... дусты: Изге Язмалар язылган чорда кияүнең якын дусты аның вәкиле булып эш иткән һәм туйны оештырыр өчен җаваплы булган. Ул кияү белән кәләшне ярәштерү өчен бөтен кирәкле чаралар күргән. Туй көнне туй я кияүнең йортына, я кияүнең атасы йортына төшкән; анда мәҗлес үткәрелгән булган. Бу мәҗлес вакытында кияүнең дусты кияүнең тавышын, ул кәләше белән сөйләшкәндә, ишетеп шатланган, чөнки дусты үз бурычын уңышлы үтәгәнен аңлаган. Чумдыручы Яхъя үзен «кияүнең... дусты» белән чагыштырган. Бу очракта Гайсә кияү булган, ә аның шәкертләре төркем буларак образлы кәләшен тәшкил иткән. Мәсихкә юл әзерләгәнгә, Чумдыручы Яхъя «кәләшнең» беренче әгъзаларын Гайсә Мәсих белән таныштырган (Ях 1:29, 35; 2Кр 11:2; Эф 5:22—27; Ач 21:2, 9). Кияүнең дусты үз эшен уңышлы башкарып, максатына ирешкән; хәзер инде ул игътибар үзәгендә булмаган. Шулай ук Чумдыручы Яхъя да үзе турында: «Мәсих үсәргә, ә мин кечерәергә тиеш»,— дип әйткән (Ях 3:30).
(Яхъя 4:10) Гайсә аңа болай дип җавап бирде: «Аллаһының юмарт бирелгән бүләген һәм синнән: „Миңа эчәргә бирче“,— дип сораучының кем икәнен белсәң, син үзең аңардан сорар идең, һәм ул сиңа тереклек суы бирер иде».
nwtsty, Ях 4:10 га аңлатма
тереклек суы: Бу грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз кулланылганда, агым суны, чишмә суын я чишмә-кое суын аңлата. Ул су чокырындагы торгын судан аерылып тора. Лв 14:5 тә «чишмә суы» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзтезмәсе сүзгә-сүз «тереклек суы» дигәнне аңлата. Ир 2:13 һәм 17:13 тә Йәһвә «тереклек суы чыганагы [яки „чишмәсе“]», ягъни тормыш бирүче символик су чыганагы, итеп сурәтләнә. Гайсә, самарияле хатын белән сөйләшкәндә, «тереклек суы» төшенчәсен күчмә мәгънәдә кулланган, ләкин башта ул хатын, күрәсең, аның сүзләрен туры мәгънәдә аңлаган. (Ях 4:11; Ях 4:14 кә аңлатманы кара.)
17—23 СЕНТЯБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯХЪЯ 5, 6
«Дөрес ниятләрдән чыгып Гайсә эзләреннән бар»
(Яхъя 6:9—11) «Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар, әмма шундый күп халык өчен ул нәрсә инде?» 10 Шунда Гайсә: «Кешеләргә утырырга кушыгыз»,— диде. Ул урында чирәм күп иде, һәм кешеләр шунда утырды. Ир-атлар саны 5 000 чамасы иде. 11 Гайсә, икмәкләрне алып, Аллаһыга рәхмәтләрен белдерде һәм утыручыларга өләште, балыклар белән дә шулай эшләгәннән соң, һәркем күпме теләде, шулкадәр бирде.
nwtsty, Ях 6:10 га аңлатма
Ир-атлар саны 5 000 чамасы иде: Бу могҗиза турында язганда, Маттай гына «хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда» дип өсти (Мт 14:21). Могҗизалы рәвештә тукландырылган халыкның тулаем саны 15 000 нән артык булгандыр.
(Яхъя 6:14) Кешеләр аның кылган могҗизаларын күреп: «Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр — чыннан да ул»,— дия башлады.
nwtsty, Ях 6:14 кә аңлатма
Пәйгамбәр: Б. э. беренче гасырында күп яһүдләр Кн 18:15, 18 дә искә алынган Муса кебек пәйгамбәр Мәсих булачак дип көткән. Бу контекстта дөньяга килергә тиеш дигән сүзтезмә, күрәсең, Мәсихнең килергә тиеш икәнен күрсәтә. Бу шигырьдә искә алынган вакыйгаларны Яхъя гына язган.
(Яхъя 6:25—27) Аны диңгезнең аръягында эзләп тапкач, алар аңардан: «Остаз, син монда кайчан килдең?» — дип сорадылар. 26 Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез мине могҗизалар күргәнгә түгел, ә туйганчы икмәк ашаганга эзлисез. 27 Бозыла торган ризык хакына түгел, ә мәңгелек тормыш бирүче бозылмый торган ризык хакына эшләгез. Андый ризыкны сезгә Адәм Улы бирәчәк, чөнки Ата, Аллаһы үзе, аны хуплаганын күрсәтеп, аңа мөһер сукты».
(Яхъя 6:54) Тәнемне ашаучы һәм канымны эчүче мәңгелек тормышка ия. Мин аны соңгы көндә терелтеп торгызачакмын.
nwtsty, Ях 6:27, 54 кә аңлатмалар
Бозыла торган ризык... мәңгелек тормыш бирүче бозылмый торган ризык: Гайсә кайбер кешеләрнең үз файдаларын эзләп кенә үзе һәм шәкертләре белән йөргәнен аңлаган. Физик ризык кешеләргә һәр көн яшәр өчен көч биреп торса да, Аллаһы Сүзендәге «ризык» кешеләргә мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Гайсә кешеләрне «мәңгелек тормыш бирүче... ризык» хакына эшләгез дип өндәгән, ягъни ул аларны рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен һәм белгәннәренә иман күрсәтер өчен тырышлыклар куярга чакырган (Мт 4:4; 5:3; Ях 6:28—39).
Тәнемне ашаучы һәм канымны эчүче: Контекст күрсәткәнчә, тәнне ашаучы һәм канны эчүчеләр моны күчмә мәгънәдә эшли: алар Гайсә Мәсихкә иман итә (Ях 6:35, 40). Гайсә бу сүзләрне б. э. 32 елында әйткән, димәк сүз Хуҗабызның кичке ашы турында бармаган; ул аны бер елдан соң гамәлгә керткән. Ул бу сүзләрне нәкъ «яһүдләрнең Пасах бәйрәме» алдыннан әйткән (Ях 6:4). Шуңа күрә бу аның тыңлаучыларына булачак бәйрәм турында һәм исраиллеләр Мисырны калдырып киткән төнне аларның тормышларын саклауда бәрән канының мөһимлеген хәтерләткәндер (Чг 12:24—27). Гайсә шуңа басым ясаган: шул рәвешчә аның каны аның шәкертләренә мәңгелек тормыш алуда мөһим роль уйнаячак.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Яхъя 6:44) Мине җибәргән Атам миңа җәлеп итмәсә, яныма беркем дә килә алмый. Мин шул кешене соңгы көндә терелтеп торгызачакмын.
nwtsty, Ях 6:44 кә аңлатма
җәлеп итмәсә: Монда кулланылган грек фигыле балык тоту ятьмәсен тартып чыгаруга карата кулланылса да (Ях 21:6, 11), ул Аллаһының кешеләрне ихтыярларына каршы җәлеп иткәнен аңлатмый. Бу фигыль шулай ук «җәлеп итү» дигәнне дә аңлатырга мөмкин, һәм Гайсә үз сүзләрен әйткәндә, Ир 31:3 не күздә тоткандыр. Анда Йәһвә үзенең борынгы халкына: «Сине үземә тугры мәхәббәт белән җәлеп иттем»,— дип әйткән. (Септуагинтада шул ук грек фигыле кулланыла.) Ях 12:32 дән күренгәнчә, Гайсә шул ук рәвешчә һәртөрле кешене үзенә җәлеп итә. Изге Язмалар буенча, Йәһвә кешеләргә ихтыяр иреге биргән. Аңа хезмәт итү турында әйткәндә, һәркемнең сайлавы бар (Кн 30:19, 20). Аллаһы хакыйкатьне кабул итәргә әзер кешеләрне үзенә назлы итеп җәлеп итә (Зб 11:5; Гс 21:2; Рс 13:48). Йәһвә моны Изге Язмалардагы хәбәр аша һәм үзенең изге рухы аша эшли. Ях 6:45 тә өземтә итеп китерелгән Иш 54:13 тәге пәйгамбәрлек Ата җәлеп иткән кешеләргә карата кулланыла. (Ях 6:65 белән чагыштыр.)
(Яхъя 6:64) Әмма арагызда ышанмаучылар да бар». Гайсә ышанмаучыларны һәм үзенә хыянәт итәчәк кешене баштан ук белә иде.
nwtsty, Ях 6:64 кә аңлатмалар
Гайсә... үзенә хыянәт итәчәк кешене... белә иде: Гайсә монда Яһүд Искариот турында әйткән. Гайсә 12 рәсүл сайлар алдыннан төне буе Атасына дога кылган (Лк 6:12—16). Димәк, башта Яһүд Аллаһыга тугры булган. Әмма Гайсә Еврей Язмаларындагы пәйгамбәрлекләрдән якын дусның үзенә хыянәт итәчәген белгән (Зб 41:9; 109:8; Ях 13:18, 19). Яһүд дөрес юлдан китә башлагач, йөрәкләрне һәм фикерләрне белгән Гайсә бу үзгәрешне күреп алган (Мт 9:4). Аллаһы, үзенең алдан күрү сәләтен кулланганга, Гайсәнең ышанычлы дусты хыянәтче булып китәчәк икәнен белгән. Ләкин Яһүд, аның дөрес юлдан китүе алдан билгеләнгәндәй, хыянәтче булып китәргә тиеш булган дип уйлау Аллаһының сыйфатларына һәм үткәндәге эшләренә туры килми.
баштан ук: Бу сүзтезмә Яһүднең туган көненә я аның рәсүл булып сайланган көненә (моны Гайсә төне буе дога кылганнан соң эшләгән) күрсәтми (Лк 6:12—16). Ә Яһүднең мәкерле эш итә башлаганын аңлата; Гайсә моны шунда ук күреп алган. (Ях 2:24, 25; Ач 1:1; 2:23; шулай ук Ях 6:70; 13:11 гә аңлатмаларны кара.) Бу шулай ук шуны да белдерә: Яһүднең эшләре аның фикер йөртүенең кинәт үзгәрүе нәтиҗәсендә булмаган, ә алдан уйланылган һәм планлаштырылган булган. Мәсихче Грек Язмаларында «баш» (грекча архе́) төшенчәсенең мәгънәсе, контекстка карап, төрле була. Мәсәлән, 2Пт 3:4 тә бу грек төшенчәсе кешелекнең башлануын күрсәтә. Ләкин күпчелек очракларда ул таррак мәгънәдә кулланыла. Мисал өчен, Петер изге рух «башта безгә иңгән кебек, аларга да [мәҗүсиләргә] иңде» дип әйткән (Рс 11:15). Петер үзенең туу көне я рәсүл булып чакырылган вакыт турында әйтмәгән. Ә б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме көне, ягъни изге рухның билгеле бер максат өчен иңдерелә башлавы, турында әйткән (Рс 2:1—4). «Баш» төшенчәсенең мәгънәсе контекстка карап ничек үзгәрә икәненә башка мисаллар: Лк 1:2; Ях 15:27; 1Ях 2:7.
24—30 СЕНТЯБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯХЪЯ 7, 8
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Яхъя 8:58) «Сезгә хак сүз әйтәм: мин әле Ибраһим туганчы бар идем»,— диде аларга Гайсә.
nwtsty, Ях 8:58 гә аңлатма
мин... бар идем: Каршы торучы яһүдләр Гайсәгә ташлар атарга теләгән, чөнки ул «Ибраһимны күрдем» дигән, ә аңа, алар әйткәнчә, «әле 50 яшь тә» булмаган (Ях 8:57). Гайсәнең җавабы аларга аның Ибраһим туганчыга кадәр күктә көчле рухи зат булганын белдерергә тиеш булган. Кайберәүләр бу шигырь Гайсәне Аллаһыга тиңли дип әйтә. Аларның сүзләре буенча, монда кулланылган грек сүзтезмәсе эго́ эйми́ (Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә «Мин бар» дип бирелгән) Септуагинтадагы Чыг 3:14 тә кулланыла һәм бу ике шигырьдә дә бертөрле тәрҗемә ителергә тиеш. (Ях 4:26 га аңлатманы кара.) Бу контекста эйми́ дигән грек фигыле белән белдерелгән гамәл Ибраһим туганчыга кадәр башланган һәм һаман да дәвам иткән булган. Шуңа күрә «Мин бар» дип түгел, ә «мин... бар идем» дип тәрҗемә итү дөрес, һәм күп кенә борынгы һәм хәзерге тәрҗемәләрдә «мин... бар идем» дигән сүзтезмәгә охшаш сүзләр кулланыла. Шулай ук Гайсәнең Ях 8:54, 55 тә язылган фикер йөртүе аның үзен Атасына тиңләргә тырышмаганын күрсәтә.