«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» өчен чыганаклар
1—7 ОКТЯБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯХЪЯ 9—10
«Гайсә үз сарыкларын кайгырта»
(Яхъя 10:1—3) «Сезгә хак сүз әйтәм: сарык утарына капкадан түгел, ә башка юл белән керүче — карак һәм талаучы. 2 Ә капкадан керүче — сарыкларга көтүче. 3 Капка сакчысы аңа ача, һәм сарыклар аның тавышын тыңлый, ул сарыкларын исемнәре белән чакыра һәм аларны утардан алып чыга.
(Яхъя 10:11) Мин яхшы көтүче. Яхшы көтүче үз сарыклары өчен үз җанын бирә.
(Яхъя 10:14) Мин яхшы көтүче. Ата мине, ә мин Атаны белгән кебек,
nwtsty, медиаматериал
Сарык утары
Сарык утары, сарыкларны караклардан һәм ерткычлардан яклау өчен, киртәләп алынган урын булган. Көтүчеләр көтүләрен төнлә куркынычсыз урында — сарык утарында тоткан. Изге Язмалар язылган чорда сарык утарлары формалары һәм зурлыгы буенча төрле түбәсез корылмалар булган. Алар еш кына таш стена белән уратып алынган, һәм анда бер керү урыны булган (Сн 32:16; 1Иш 24:3; Сф 2:6). Яхъяның хәбәре буенча, сарык утарына «капкадан» кергәннәр, ә капканы «капка сакчысы» саклаган (Ях 10:1, 3). Гомуми утарларда берничә көтү төн үткәрә алган, һәм капка сакчысына, сарыкларны яклар өчен, уяу торырга кирәк булган. Иртән капка сакчысы көтүчеләргә капканы ачкан. Һәр көтүче, үз сарыкларын җыяр өчен, аларны чакырган, ә сарыклар үз көтүчесенең тавышын танып, аның янына җыелган (Ях 10:3—5). Гайсә, үз шәкертләрен ничек кайгыртачагын сурәтләр өчен, шул гамәлне искә алган (Ях 7—14).
(Яхъя 10:16) Минем бу утардан булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар минем тавышымны ишетәчәк, бер көтү һәм бер көтүче булачак.
nwtsty, Ях 10:16 га аңлатма
алып килергә: Яки «алып барырга». Монда кулланылган грек фигыле а́го, контекстка карап, «алып килергә» яки «алып барырга» дигәнне аңлатырга мөмкин. Якынча б. э. 200 елына караган бер грек кулъязмасында тамырдаш грек сүзе (сина́го) кулланыла; ул еш кына «җыярга» дип тәрҗемә ителә. Яхшы Көтүче буларак, Гайсә бу утардан (Лк 12:32 дә «кечкенә көтү» дип тә аталган) булган сарыкларны һәм башка сарыкларын җыя, җитәкли, яклый һәм тукландыра. Алар бер көтүче җитәкчелегендә бер көтү булып китә. Бу ачык мисал Гайсәнең шәкертләре шатланачак бердәмлекне ассызыклый.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Яхъя 9:38) Теге кеше: «Иман итәм, әфәндем»,— диде дә аңа сәҗдә кылды.
nwtsty, Ях 9:38 гә аңлатма
аңа сәҗдә кылды: Яки «баш иде; аның алдында йөзтүбән капланды; аңа тирән хөрмәт күрсәтте». Грек фигыле проскине́о берәр илаһка табынуны күрсәтер өчен кулланылганда, ул «табыну» дип тәрҗемә ителә (Мт 4:10; Лк 4:8). Әмма бу контекстта сукыр булып туган, ләкин савыккан кеше Гайсәне Аллаһының вәкиле итеп танып, аңа сәҗдә кылган. Ул аны Аллаһы я илаһ дип түгел, ә алдан әйтелгән «Адәм Улы», Аллаһы хакимлек биргән Мәсих дип санаган (Ях 9:35). Гайсәгә сәҗдә кылганда, ул моны, күрәсең, Еврей Язмаларында искә алынган кешеләр кебек эшләгән. Алар пәйгамбәрләрне, патшаларны я Аллаһының башка вәкилләрен очратканда, аларга сәҗдә кылган (1Иш 25:23, 24; 2Иш 14:4—7; 1Пат 1:16; 2Пат 4:36, 37). Күп очракларда кешеләр, Гайсәдә Аллаһы көчен һәм Аллаһы хуплавын күргәнгә, аңа сәҗдә кылып, рәхмәт белдергән (Мт 2:2; 8:2; 14:33; 15:25).
(Яхъя 10:22) Ул вакытта Иерусалимда Багышлау бәйрәме үтә иде. Кыш иде.
nwtsty, Ях 10:22 гә аңлатма
Багышлау бәйрәме: Бу бәйрәмнең еврей исеме Ханука (ханукка́), мәгънәсе «тантаналы ачылыш; багышлау». Ул кышкы кояш торгынлыгы алдыннан (бу шигырьдәге кыш дигән сүзгә аңлатманы һәм Ә15 кушымт. кара), 25 нче кислевта башланып, сигез көн дәвам иткән. Ул бәйрәм Иерусалимдагы гыйбадәтханә б. э. к. 165 елны Йәһвәгә яңа баштан багышлаганга, үткәрелгән. Чөнки Сурия патшасы Антиох IV Эпифан яһүдләр Аллаһысы Йәһвәне санга сукмаганын күрсәтеп, аның гыйбадәтханәсен нәҗесләгән булган. Мәсәлән, ул көндәлек яндыру корбаны китерелә торган бөек мәзбәх өстенә икенче бер мәзбәх төзегән. Б. э. к. 168 елны 25 кислевта, Йәһвәнең гыйбадәтханәсен тулысынча нәҗесләр өчен, Антиох шул мәзбәхтә корбанга дуңгыз китергән һәм дуңгыз шулпасын бөтен гыйбадәтханәгә бөркеп чыккан. Ул гыйбадәтханәнең капкаларын яндырган, руханиларның бүлмәләрен җимергән һәм алтын мәзбәхне, багышланган икмәкләр өстәлен һәм алтын шәмдәлне алып киткән. Аннары ул Йәһвәнең гыйбадәтханәсен мәҗүси илаһка — Зевска багышлаган. Ике ел үткәч, Яһүд Маккавей сугышып, шәһәрне һәм гыйбадәтханәне кире кайтарган. Гыйбадәтханә чистартылганнан соң, б. э. к. 165 елны 25 кислевта аны яңадан Йәһвәгә багышлаганнар; бу нәкъ, Антиох үзенең Зевс мәзбәхендә җирәнгеч корбанын китергәннән соң, өч ел үткәч булган. Шуннан соң көндәлек яндыру корбаннары Йәһвәгә яңадан китерелә башлаган. Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язмаларда Йәһвәнең Яһүд Маккавейга җиңү биргәне һәм гыйбадәтханәне яңадан торгызырга җитәкчелек биргәне турында турыдан-туры әйтелми. Әмма Йәһвә чит халыклар ир-атларын, мәсәлән Фарсы патшасы Кирны, гыйбадәт кылуга кагылышлы кайбер ниятләрен үтәр өчен кулланган булган (Иш 45:1). Шуңа күрә Йәһвә, үз ихтыярын үтәр өчен, үзенең багышланган халкыннан булган кешене кулланырга мөмкин дигән нәтиҗә ясау урынлы. Изге Язмалардан күренгәнчә, Мәсих турындагы, аның хезмәте һәм корбаны турындагы пәйгамбәрлекләр үтәлсен өчен, гыйбадәтханә бар булырга һәм эш итәргә тиеш булган. Шулай ук левилеләр дә, Мәсих кешелек өчен бөегрәк корбанны, үзенең тормышын китергәнчегә кадәр, корбаннар китерергә тиеш булганнар (Дн 9:27; Ях 2:17; Ев 9:11—14). Мәсих шәкертләренә Багышлау бәйрәмен үткәрергә әмер бирелмәгән (Кл 2:16, 17). Әмма беркайда да Гайсә я аның шәкертләре бу бәйрәмне үткәрүне хөкем иткән дип язылмаган.
8—14 ОКТЯБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯХЪЯ 11—12
«Гайсәдән үрнәк алып кызганучан бул»
(Яхъя 11:23—26) Гайсә аңа: «Бертуганың үледән тереләчәк»,— дип әйтте. 24 «Аның соңгы көндә, үледән терелү вакытында тереләчәген беләм»,— диде аңа Ма́рта. 25 Гайсә аңа болай дип әйтте: «Мин — терелү һәм тормыш. Миңа иман итүче, үлсә дә, тереләчәк. 26 Яшәүче һәм миңа иман итүче һәркем һичкайчан үлмәс. Моңа ышанасыңмы?»
nwtsty, Ях 11:24, 25 кә аңлатмалар
Аның... тереләчәген беләм: Марта монда Гайсә киләчәктәге, соңгы көндәге терелтү турында әйткән дип уйлаган. (Ях 6:39 га аңлатманы кара.) Аның бу тәгълиматка иман итүе аеруча игътибарга лаек булган. Ул яшәгән көннәрдә саддукейлар дип аталган кайбер дини җитәкчеләр, Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларда терелтү турында ачык әйтелсә дә, бу тәгълиматны кире каккан (Дн 12:13; Мк 12:18). Ә фарисейлар җанның үлемсез булганына ышанган. Әмма Марта Гайсәнең терелтү өмете турында өйрәткәнен һәм хәтта аның кешеләрне, алар Лазар кебек берничә көн үле булмаса да, терелткәнен белгән.
Мин — терелү һәм тормыш: Гайсәнең үлеме һәм үледән терелтелүе үлеләр өчен кабат яшәргә юл ачкан. Гайсә терелтелгәннән соң, Йәһвә аңа үлеләрне терелтергә дә һәм шулай ук аларга мәңгелек тормыш бирергә дә көч биргән. (Ях 5:26 га аңлатманы кара.) Ач 1:18 дә Гайсә үзен «яшәүче» дип атый һәм үзендә «үлем белән Кабер ачкычлары бар» дип әйтә. Шуңа күрә Гайсә яшәүчеләрнең һәм үлеләрнең өмете булып тора. Ул каберләрне ачарга һәм үлеләрне, я күкләрдә үзенең хакимдәшләре итеп, я үзенең күктәге хөкүмәте җитәкчелегендәге яңа җирдә терелтергә вәгъдә биргән (Ях 5:28, 29; 2Пт 3:13).
(Яхъя 11:33—35) Мәрьямнең һәм аның белән бергә килгән яһүдләрнең елауларын күргәч, Гайсә эчтән генә авыр итеп ыңгырашып куйды һәм көенеп: 34 «Сез аны кайда салдыгыз?» — дип сорады. Алар аңа: «Хуҗабыз, әйдә, үзең күрерсең»,— диделәр. 35 Гайсәнең күз яшьләре ага башлады.
nwtsty, Ях 11:34—35 кә аңлатмалар
елауларын: «Елау» дигәнне аңлаткан грек сүзе еш кына кычкырып елауны күрсәтә. Шул ук фигыль Гайсәгә карата, ул Иерусалимның җимерелүе турында алдан әйткәндә кулланыла (Лүк 19:41).
эчтән генә: Сүзгә-сүз «рухында». Монда грек сүзе пне́ума, күрәсең, этәргеч көч мәгънәсендә кулланыла; бу көч кешенең образлы йөрәгеннән чыга һәм аны билгеле бер рәвештә сөйләргә я эш итәргә этәрә. (Сүзлектән «Рух» кара.)
авыр итеп ыңгырашып куйды һәм көенеп: Бу ике грек сүзенең бергә кулланылуы Гайсәнең ул очрактагы көчле хис-тойгыларын сурәтли. «Авыр итеп ыңгырашып куйды» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле (эмбрима́омаи) гадәттә көчле хис тоюны аңлата, ләкин бу контекстта ул Гайсәнең шулкадәр тирән дулкынланудан ыңгырашып куйганын күрсәтә. «Көенеп» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе (тара́ссо) сүзгә-сүз аптырап калуны аңлата. Бер белгеч әйткәнчә, бу контекстта ул «кешене күңел тынычсызлыгы сизәргә этәрү; авырту китерү я кайгыга төшерү» дигәнне белдерә. Шул ук фигыль Ях 13:21 дә Гайсәнең Яһүд тарафыннан сатылачагы турындагы фикергә карата карашын сурәтләр өчен кулланыла. (Ях 11:35 кә аңлатманы кара.)
күз яшьләре ага башлады: Монда кулланылган сүз (дакри́о) «күз яшьләре» дигәнне аңлаткан грек исеменең фигыль формасы; ул, мәсәлән, мондый шигырьләрдә кулланыла: Лк 7:38; Рс 20:19, 31; Ев 5:7; Ач 7:17; 21:4. Монда игътибар, күрәсең, кычкырып елауга түгел, ә күбрәк күз яшьләрнең агуына бирелә. Мәсихче Грек Язмаларында бу грек фигыле монда гына кулланыла, һәм ул Ях 11:33 тә (аңлатманы кара), Мәрьям белән яһүдләрнең елауларын сурәтләр өчен, кулланылган фигыльдән аерылып тора. Гайсә Лазарны үледән терелтергә җыенганын белсә дә, кайгыга баткан яраткан дусларын күргәч, бу аны бик нык хәсрәтләндергән. Дусларын яратканга һәм кызганганга, аның күз яшьләре ага башлаган. Бу хәбәр ачыктан-ачык шуны күрсәтә: Гайсә Адәмнән мирас итеп алынган үлем аркасында үз якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклаша ала.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Яхъя 11:49) Аларның берсе — ул елны баш рухани булып хезмәт итүче Каяфә́с — аларга болай диде: «Сез бернәрсә дә белмисез
nwtsty, Ях 11:49 га аңлатма
баш рухани: Исраил мөстәкыйль халык булганда, баш рухани үз вазифасын гомер буе үтәгән (Сн 35:25). Әмма римлылар Исраилне яулап алгач, Рим куйган җитәкчеләрнең баш руханины билгеләргә һәм төшерергә хакимлеге булган. (Сүзлектән «Баш рухани» кара.) Римлылар билгеләгән Каяфәс яхшы дипломат булган һәм, үзенә кадәр хезмәт иткән баш руханилар белән чагыштырганда, үз вазифасын күпкә озаграк үтәгән. Ул якынча б. э. 18 елында билгеләнеп, якынча б. э. 36 елына кадәр баш рухани булган. Ул елны, ягъни б. э. 33 елында, баш рухани булып Каяфәс хезмәт иткән дип әйтеп, Яхъяның, күрәсең, Каяфәс баш рухани булып хезмәт иткән елларга Гайсә җәзалап үтерелгән ел да кергән дип әйтәсе килгән. (Каяфәс йортының кайда урнашканын белер өчен Ә12 кушымт. кара.)
(Яхъя 12:42) Шулай да күп кенә башлыклар аңа иман итә башлады, ләкин үзләрен синагогадан куып чыгарырлар дип куркып, фарисейлар аркасында аны танымады.
nwtsty, Ях 12:42 гә аңлатмалар
башлыклар: Монда «башлыклар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе, күрәсең, яһүдләрнең югары суды, ягъни Югары киңәшмәнең, әгъзаларын күрсәтә. Бу төшенчә Ях 3:1 дә Никәдимгә — бу судның әгъзасына — карата кулланыла. (Ях 3:1 гә аңлатманы кара.)
синагогадан куып чыгарырлар: Яки «синагогадан чыгарырлар». Грек сыйфаты апосина́гогос Ях 9:22; 12:42 һәм 16:2 дә генә кулланыла. Куып чыгарылган кешедән читләшкәннәр һәм җирәнгәннәр. Яһүдләр җәмгыятеннән чыгарылу гаиләгә зур авырлыклар китерер иде: яһүдләр алардан читләшер һәм матди кыенлыклар туар иде. Башлыча белем бирер өчен кулланылган синагогалар җирле судларны үткәрү урыннары итеп тә кулланылган. Андый судларның камчылау җәзасы бирергә һәм синагогадан куарга вәкаләте булган (Мт 10:17 гә аңлатманы кара.)
15—21 ОКТЯБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯХЪЯ 13—14
«Мин сезгә үрнәк калдырдым»
(Яхъя 13:5) Шуннан соң ул ләгәнгә су салды һәм шәкертләрнең аякларын юып, билендәге сөлге белән сөртә башлады.
nwtsty, Ях 13:5 кә аңлатма
шәкертләрнең аякларын юып: Борынгы Исраилдә сандаллар иң киң таралган аяк киеме булган. Алар аякка баулар белән бәйләп куелган яссы табаннан гына торган, шуңа күрә тузанлы я пычрак юллардан һәм кырлардан йөргән кешеләрнең аяклары һичшиксез пычранган. Шунлыктан кеше гадәттә берәр йортка керер алдыннан сандалларын салган, ә кунакчыл хуҗа үз кунагының аяклары юылсын өчен кайгырткан. Изге Язмаларда бу гадәт турында кат-кат әйтелә (Яр 18:4, 5; 24:32; 1Иш 25:41; Лк 7:37, 38, 44). Гайсә, үз шәкертләренә басынкы булуда һәм бер-берсенә хезмәт итүдә мөһим сабак бирер өчен, шул йоланы кулланып, аларның аякларын юган.
(Яхъя 13:12—14) Аларның аякларын юып бетергәч, ул өс киемен киеп, табын янына утырды да аларга болай диде: «Сезгә нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? 13 Сез мине „Остаз“, „Хуҗа“ дип атыйсыз, һәм сез хаклы: бу нәкъ шулай да. 14 Шулай итеп, мин, Хуҗагыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш.
nwtsty, Ях 13:12—14 кә аңлатма
тиеш: Яки «бурычлы». Монда кулланылган грек сүзе еш кына финанс эшләренә карата кулланыла, һәм аның төп мәгънәсе «берәүгә бурычлы булу; берәүгә нәрсәдер әҗәтле булу» (Мт 18:28, 30, 34; Лк 16:5, 7). Монда һәм башка контекстларда ул киңрәк мәгънәдә, нәрсәдер эшләргә бурычлы булу мәгънәсендә кулланыла (1Ях 3:16; 4:11; 3Ях 8).
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Яхъя 14:6) Моңа Гайсә болай диде: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми.
nwtsty, Ях 14:6 га аңлатма
Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш: Гайсә — юл, чөнки аның аша гына Аллаһыга догада мөрәҗәгать итеп була. Шулай ук ул кешеләр өчен Аллаһы белән татулашыр өчен «юл» (Ях 16:23; Рм 5:8). Гайсә — хакыйкать, чөнки ул хакыйкатьне сөйләгән һәм аның буенча яшәгән. Ул шулай ук күп кенә пәйгамбәрлекләрне үтәгән; бу аның Аллаһы ниятенең үтәлешендә төп роль уйнаганын күрсәтә (Ях 1:14; Ач 19:10). Шушы пәйгамбәрлекләр «Гайсә аша... „әйе“ булды», ягъни үтәлде (2Кр 1:20). Гайсә — тормыш, чөнки йолымы аша ул кешелеккә «чын тормышка», ягъни «мәңгелек тормышка», ия булырга мөмкинлек биргән (1Тм 6:12, 19; Эф 1:7; 1Ях 1:7). Ул шулай ук оҗмахта мәңге яшәү өмете белән терелтеләчәк миллионлаган кеше өчен дә «тормыш» булып китәчәк (Ях 5:28, 29).
(Яхъя 14:12) Сезгә хак сүз әйтәм: миңа иман итүче кеше дә мин кылган эшләрне башкарачак. Ул тагын да бөегрәк эшләр башкарачак, чөнки мин Атам янына барам.
nwtsty, Ях 14:12 гә аңлатма
тагын да бөегрәк эшләр: Гайсәнең үз шәкертләре башкарачак могҗизалы эшләр үзе башкарган могҗизалы эшләрдән бөегрәк булачак дип әйтәсе килмәгән. Ул басынкылык белән аларның вәгазьләү һәм өйрәтү эшләренең күләме үзенекеннән зуррак булачак икәнен таныган. Аның шәкертләре үзенә караганда күбрәк территорияләрдә, күбрәк кешеләргә һәм күбрәк вакыт дәвамында вәгазьләячәк. Гайсәнең сүзләре ап-ачык шуны күрсәтә: ул шәкертләреннән үзе башлаган эшне дәвам итәчәк дип көткән.
22—28 ОКТЯБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯХЪЯ 15—17
«Сез дөньяныкы түгел»
(Яхъя 15:19) Сез дөньяныкы булсагыз, аныкы булганга дөнья сезне яратыр иде. Ләкин сез дөньяныкы түгел, һәм мин сезне дөньядан сайлап алдым, шуңа күрә дөнья сезне нәфрәт итә дә.
nwtsty, Ях 15:19 га аңлатма
дөнья: Бу контекстта грек сүзе ко́смос Аллаһы хезмәтчеләре булмаган кешелек дөньясын — Аллаһыдан читләшкән бозык кешеләр җәмгыятен күрсәтә. Яхшы хәбәр бәян итүчеләрдән Яхъя гына Гайсәнең үз хезмәтчеләре дөньяныкы түгел дип әйткәнен язган. Шул ук фикер тагын ике мәртәбә Гайсәнең, үзенең тугры рәсүлләре белән булганда, кылган соңгы догасында чагылган (Ях 17:14, 16).
(Яхъя 15:21) Алар моның барысын сез минем шәкертләрем булганга эшләр, алар бит мине Җибәрүчене белми.
nwtsty, Ях 15:21 гә аңлатма
минем шәкертләрем булганга: Сүзгә-сүз «минем исемем аркасында». Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шулай ук кешене үзен, аның дәрәҗәсен һәм үзе турында нәрсә әйткәнен аңлата. (Мт 6:9 га аңлатманы кара.) Гайсәнең исеме турында әйткәндә, ул шулай ук аңа Атасы биргән хакимлекне һәм дәрәҗәне белдерә (Мт 28:18; Фп 2:9, 10; Ев 1:3, 4). Гайсә монда ни өчен бу дөнья кешеләре аның шәкертләрен эзәрлекләячәк икәнен аңлата: алар бит аны Җибәрүчене белми. Аллаһыны белү аларга Гайсәнең исеме нәрсә аңлата икәнен аңларга һәм танырга ярдәм итәр иде (Рс 4:12). Гайсәнең исеме аның Аллаһы билгеләгән Хаким, патшаларның Патшасы буларак дәрәҗәсен аңлата; аңа бөтен кешеләр, мәңгелек тормышны алыр өчен, буйсынуларын күрсәтеп, баш ияргә тиеш (Ях 17:3; Ач 19:11—16; шулай ук Зб 2:7—12 белән чагыштыр).
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Яхъя 17:21—23) Моны алар бөтенесе бер булсын өчен эшлим. Әти, син минем белән, ә мин синең белән бердәмлектә торган кебек, алар да безнең белән бердәмлектә торсыннар, шулчак дөнья минем синең тарафтан җибәрелгәнемә ышаныр. 22 Без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен, мин аларга син миңа биргән данны бирдем. 23 Алар камил бердәмлектә булсыннар өчен, шулай ук дөнья минем синең тарафтан җибәрелгән булуымны һәм аларны мине яраткандай яратуыңны белсен өчен, мин алар белән, ә син минем белән бердәмлектә торасың.
nwtsty, Ях 17:21—23 кә аңлатмалар
бер: Яки «бердәмлектә». Гайсә үзенең чын шәкертләре «бер» булсын дип дога кылган; алар моны, ул үзе һәм аның Атасы, хезмәттәшлек итеп һәм фикерләрдә бердәм булып, «бер» булган кебек, бергә бердәмлектә эш башкарып, эшләргә тиеш (Ях 17:22). Мәсихче хезмәтчеләр арасындагы андый бердәмлекне Паул 1Кр 3:6—9 да сурәтли: алар бер-берсе һәм Аллаһы белән хезмәттәшлек итә. (1Кр 3:8 һәм Ях 10:30; 17:11 гә аңлатмаларны кара.)
камил бердәмлектә: Яки «тулысынча бердәм». Бу шигырьдә Гайсә камил бердәмлекне Атаның яратуы белән бәйли. Бу Кл 3:14 тәге мондый сүзләргә туры килә: «Ул [мәхәббәт] — бердәмлекнең камил бәйләнешләре». Бу камил бердәмлек чагыштырмача. Ул кешеләрнең бар үзенчәлекләре юкка чыга, ягъни алар сәләтләре, гадәтләре һәм вөҗданнары буенча охшаш булып китә дигәнне аңлатмый. Ә Гайсә шәкертләренең эшчәнлектә, ышануларда һәм тәгълиматларда бердәм булуларын белдерә (Рм 15:5, 6; 1Кр 1:10; Эф 4:3; Фп 1:27).
(Яхъя 17:24) Әти, син миңа биргән кешеләрнең минем белән бергә шул ук урында булуларын һәм син миңа биргән данны күрүләрен телим, чөнки син мине әле дөнья яратылганчы сөйдең.
nwtsty, Ях 17:24 кә аңлатма
дөнья яратылганчы: «Яратылу» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Ев 11:11 дә «балага узар өчен» дип бирелгән. Монда «дөнья яратылу» дигән сүзтезмәдә ул, күрәсең, Адәм белән Хауваның балалар тудыра башлаганын белдерә. «Дөнья яратылуын» Гайсә Һабил белән бәйли; Һабил, күрәсең, йолып алынуга лаек беренче кеше булган, һәм аның исеме «дөнья яратылганнан бирле» беренче булып «тормыш төргәгенә» язылган (Лк 11:50, 51; Ач 17:8). Гайсәнең Атасына догада әйткән бу сүзләре шуны да раслый: Адәм белән Хаува әле балага узганчы күп еллар элек Аллаһы үзенең Улын сөйгән.
29 ОКТЯБРЬ — 4 НОЯБРЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯХЪЯ 18—19
«Гайсә хакыйкать турында шаһитлек биргән»
(Яхъя 18:37) Шунда Пилат аңардан: «Димәк, син — патша?» — дип сорады. Гайсә аңа болай дип җавап бирде: «Син үзең мине патша дисең. Мин хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен тудым һәм шуның өчен дөньяга килдем. Хакыйкать ягында торучы һәркем минем тавышымны тыңлый».
nwtsty, Ях 18:37 гә аңлатмалар
хакыйкать: Гайсә монда гомумән хакыйкать турында түгел, ә Аллаһының ниятләренә кагылышлы хакыйкать турында әйткән. Аллаһы ниятенең төп өлеше бу — «Давыт токымыннан булган Гайсәнең» Аллаһы Патшалыгында Идарәче һәм Баш рухани булып хезмәт итүе (Мт 1:1). Гайсә аңлатканча, үзенең кешелек дөньясына килүенең, җирдә яшәвенең һәм хезмәт итүенең төп сәбәбе — шул Патшалык турында игълан итү булган. Фәрештәләр дә Гайсәнең Яһүдиядәге Бәйтлеһемдә — Давыт туган шәһәрдә тууына кадәр һәм тууы вакытында охшаш хәбәр игълан иткән (Лк 1:32, 33; 2:10—14).
шаһитлек бирер өчен: Мәсихче Грек Язмаларында «шаһитлек бирү» (мартире́о) һәм «шаһит» (мартири́а; ма́ртис) дип тәрҗемә ителгән грек сүзләре киң мәгънәле. Ике төшенчә дә төп мәгънәдә, берәр нәрсәне үз күзләре белән күргән я белгән кешенең мәгълүмат бирүе мәгънәсендә кулланыла, ләкин алар шулай ук «игълан итү; раслау; берәр кем я берәр нәрсә турында яхшыны сөйләү» дигән фикерне дә үз эченә алырга мөмкин. Гайсә үзе нык инанган хакыйкатьләр турында шаһитлек биреп һәм игълан итеп кенә калмаган, ә шулай ук үз Атасының пәйгамбәрлек сүзенең һәм вәгъдәләренең хак булганнарын расларлык итеп яшәгән (2Кр 1:20). Аллаһының Патшалыкка һәм Мәсих-Хакимгә карата нияте турында нечкәлекләренә кадәр алдан әйтелгән булган. Гайсәнең корбан үлеме белән тәмамланган җирдәге бөтен тормышы аның үзе турындагы бөтен пәйгамбәрлекләрне, шул исәптән Канун килешүендәге булган «күләгәне», ягъни прообразларны үтәгән (Кл 2:16, 17; Ев 10:1). Димәк, Гайсә сүзләре һәм эшләре белән «хакыйкать турында шаһитлек» биргән дип әйтеп була.
(Яхъя 18:38а) Пилат аңардан: «Нәрсә ул хакыйкать?» — дип сорады.
nwtsty, Ях 18:38а га аңлатма
Нәрсә ул хакыйкать?: Пилатның соравы, күрәсең, нәкъ Гайсә сөйләгән «хакыйкать» турында түгел, ә гомумән алганда хакыйкать турында булган (Ях 18:37). Аның соравы эчкерсез булган булса, Гайсә аңа җавап бирер иде. Ләкин Пилат, мөгаен, бу сорауны шикләнеп һәм мыскыллап кына биргән; әйтерсең лә ул болай дигән: «Хакыйкать? Нәрсә ул? Андый нәрсә юк!» Чынлыкта, Пилат җавапны хәтта көтеп тә тормаган, ә яһүдләр янына чыгып киткән.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Яхъя 19:30) Гайсә ачыган шәрабны татыгач: «Тормышка ашты!» — диде дә, башын иеп, үлде.
nwtsty, Ях 19:30 га аңлатма
үлде: Яки «сулаудан туктады». Сүзгә-сүз «рухын бирде». «Рух» (грекча пне́ума) дигән төшенчә монда «сулыш» яки «яшәү көче» дигәнне аңлатырга мөмкин. Моны параллель урында Мк 15:37 һәм Лк 23:46 да экпне́о (сүзгә-сүз «сулыш чыгару») дигән грек фигыленең кулланылганы раслый; анда бу сүз «үлде», ә искәрмәдә «соңгы сулыш алды» дип тәрҗемә ителгән. Кайберәүләр фаразлаганча, «бирде» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсен куллану шуны аңлата: Гайсә, бөтен нәрсә инде тормышка ашканга, үз теләге белән яшәү өчен көрәшен туктаткан. Ул үз ирке белән «үз җанын үлемгә биргән» (Иш 53:12; Ях 10:11).
(Яхъя 19:31) Бу көн Әзерләнү көне булганга, яһүдләр гәүдәләрне Шимбә көнгә җәфалану баганасында калдырмас өчен (ә ул бөек Шимбә көне иде), Пилаттан аларның аякларын сындырып гәүдәләрен алып куюын сорадылар.
nwtsty, Ях 19:31 гә аңлатма
ул бөек Шимбә көне иде: Пасахтан соң икенче көн 15 нисан атнаның нинди көне генә булмасын, һәрвакыт Шимбә көне булган (Лв 23:5—7). Бу Шимбә көне атнаның гади шимбә көненә (еврей атнасының җиденче көне; ул җомга көненең кояш батуыннан шимбә көненең кояш батуына кадәр дәвам иткән) туры килсә, ул «бөек» Шимбә көне булган. Андый шимбә Гайсә үлеме көненнән соң булган, ә ул җомга көне үлгән. Б. э. 31—33 елларында 14 нисан җомгага туры килгән ел б. э. 33 елы булган. Шуңа күрә бу шуны раслый: Гайсә б. э. 33 елының 14 нисанында үләргә тиеш булган.